Конспект НОД

Халикова Чулпан Нуриахметовна

"Без һөнәрләр өйрәнәбез"  темасына уртанчылар төркемендә

сөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Максат:  балаларның  һөнәрләр турындагы белемнәрен тикшерү,арттыру,камилләштерү,схема буенча сөйләргә өйрәтү.

Бурычлар:

1.     Балаларның һөнәрләр турындагы күзаллауларын камилләштерү,сүзлек байлыгын арттыру,активлаштыру;диалогик һәм монологик сөйләм формаларын камилләштерү.

2.     Күзәтүчәнлекне ,танып белү үзенчәлеген,сөйләм телен үстерүне камилләштерү.

3.     Кеше хезмәтенә карата мәхәббәт,хөрмәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә әш: хирург,күз табибы (окулист),теш табибы (стамотолог).

УМК: Син кем? Исәнмесез,саубулыгыз. Син нишлисен? Хәерле көн. Бу нәрсә?

Җиһазлау: туп,төрле һөнәр ияләренең рәсемнәре,табиб киеме,терәк схема,һәр балага биремнәр,каләмнәр.

Шәхси эш: Кайбер балаларнын авазларын төзәтү,сүзләрнең дөрес әйтелешенә,җөмләләрнең дөрес төзелешенә игътибар итү.

Шөгыль барышы.Балалар булмәгә кереп түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче:Балалар, карагыз эле безгә күпме кунак килгән.Әйдәгез алар белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче:Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаеп,хәерле иртә теләп шөгылебезне башлыйк.Мин сезгә хәзер шигырь укыйм,сез игьтибар белән тыңлагыз.

                                           Һөнәрләр.

Минем әни кием тегә,ул бит минем-тегүче,

Саматның әнисе балалар бакчасында-тәрбияче,

Әминәнең әнисе ипи  кибетендэ-сатучы,

Ә Алсуның апасы-мәктәптә укытучы,

Эшли Гөлиянең әнисе табиб булып,

Ә Хәлилнең –шәфкать туташы булып.

Тәмле ашлар пешерә ашханәдә пешекче,

Алмазның әнисен мактый олысы вә кечесе,

Малай- кызы,абый-апасы:чәч матурлый барысы,

“Чәчтарашханәдә” чәч кисүченең эше була монысы.(Э.Хөснуллина).

-Йәгез әле,нәрсә турында булды бу шигырь?( балаларның җаваплары).

Тәрбияче:Нәрсә сон ул һөнәр?Әгәр дә кеше нинди дә булса бер һөнәр сайлаган икән,димәк ул шул өлкәдә белем алган.Кеше уз һөнәрен яратып башкарса гына зур унышларга ирешә ала.

Тәрбияче:Әйтегез әле сез нинди һөнәрләр беләсез?Әти-әниләрегез кайларда эшлиләр?(Балаларның җаваплары).

Тәрбияче:Рәхмәт сезгә балалар,кайсы һөнәр ияләре кайда эшли икән,әйдәгез уйлап карыйк.Туп белән уен”Кем кайда эшли?”(Укытучы-мәктәптә,тәрбияче-балалар бакчасында һ.б).

Тәрбияче:Хәзер парлашып басыйк та бер-беребезгә сораулар бирик.Мәсәлән:мин үскәч сатучы булырга телим,ә син кем булырга телисен?(бер-берсенә сораулар бирәләр).

Тәрбияче:Рәхмәт,диалогларыгыз бик ошады.Әйдәгез хәзер өстәл артына утырыйк һәм биремнәрне эшлик.Эшләр өчен кайсы һөнәр иясенә нәрсә кирәк?(энә кайчы-тегүчегә,чүмеч-пешекчегә,дару-табибка,товар-сатучыга).

Тәрбияче:Биремне төгәл үтәдегез,рәхмәт,ял итәр вакыт та җитте.

Ял минуты.

Утырып бераз ардык,ял итәргә уйладык,

Туган шәһәребез буйлап,сәяхәткә кузгалдык,

Уң якта биек йортлар,сулда гүзәл биналар,

Бигрәк матур безнен шәһәр!

Саклап яшик без аны!(Шигырь сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар).

Тәрбияче:Ишетәсезме,кемдер ишек шакый түгелме?(Бер бала табиб булып киенеп керә).

Табиб:Хәерле иртә,балалар!Мин балалар табибы (педиатр) булам.Хәзер мин сезнең сәләмәтлегегзне тикшереп карыйм.(Берничә баланы тыңлап карый,тамакларын тикшерә,температураларын үлчи).

-Сез,сау-сәләмәт.Әйтегез әле,сез еш йөрисезме шифаханәгә?(Җаваплар).Шифаханәдә балалар табибыннан башка тагын кемнәр эшли?(Балаларның җаваплары:хирург,күз табибы (окулист),теш табибы (стамотолог).

Табиб:Сәләмәтлегегез турында гел кайгыртып торыгыз,сәләмәт булыгыз,мин хәзер сезгә витаминнар өләшәм.

Тәрбияче:Без бүген нәрсә турында сөйләштек инде балалар?

Балалар:Һөнәрләр турында.

Тәрбияче:Үсә тошкәч тагын да күп һөнәр ияләре турында белерсез әле балалар.Сез мина бүген бик тә ошадыгыз,рәхмәт сезгә.