Консультации.

Халикова Чулпан Нуриахметовна

                      Сөйләм теле аңлаешлы булсын.

Балаларда дөрес сөйләм тәрбияләү өчен,балалар бакчасы хезмәткәрләренең һәм ата-аналарның бергә эшләве кирәк.Гаиләдә,балалар бакчасында әдәби тел үрнәге ишетүче балаларның теле дә тизрәк ачыла сөйләме дә дөрес була.Балаларны сөйләмгә өйрәткәндә баланың авазларны дөрес әйтүләре төп роль уйный.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар еш кына аерым авазларны дөрес әйтмиләр,шулай ук күп кенә балалар кайбер авазларны төшереп калдыралар яки урыннарын алмаштырып әйтәләр.Ә кайбер балаларның сөйләме тиз һәм аңлаешсыз була.Сөйләм вакытында бала авызын тиешенчә ачмый,авазлар арикуляциясе көчсез. Моны галимнәр сөйләм органнарының акырын үсеше белән аңлаталар.Сөйләгәндә сөйләм органнарындагы вак мускуллар хәрәкәтләренең төгәл һәм тиз үтәлүе бик әһәмиятле.Мондый сыйфатлар тора-бара формалаша.Бала сөйләгәндә өзек-өзек,шаулы,туктаусыз сулыш ала.Авазларны әйткәндәге җитешсезлекләр балага тискәре тәэсир итәләр.Мәсәлән:бала үз эченә йомыла,кырыслана,тынычсызлана, кызыксынучанлыгы кими,шулай ук сөйләме аңлаешсыз,тыңлаучы балалар өчен кызыксыз була.Балаларның сөйләме камил,төгәл,аңлаешлы булсын өчен,фонетик нормаларны сөйләмдә үзләштерү һәм ныгыту кирәк:

1.Сүздәге авазларны тыңлаучы җиңел аера алырлык дәрәҗәдә ачык һәм дөрес итеп әйтү.(Мәсәлән(о)-тор,кино,(ы)-сыр,ашамлык,(в)-вагон)һәм башка охшаш авазлар буталмаслык итеп әйтү.

2.Сүзләрне орфоэпик яктан дөрес әйтү.

а)авазларны чиратлаштыру(актив-актиф);

б)ассимиляцияләү(умбер,көмбагыш,умбиш һ.б.)

в)иренләштерү(бороч,төтөн һ.б.)

г)сүз басымын дөрес кую;Басымны дөрес әйтмәү сүзнең мәгънәсен боза,аны аңлауны читенләштерә.

3.Сөйләмнең тавыш көчен,темпын,тонын,интонацияне(аһәңне),дикцияне,басымнарны,паузаларны,сөйләм тою зирәклеген булдыру.(Яңгыр ява.Янгыр ява?Яңгыр ява!)

Аваз-минималь таркалмас сөйләм берәмлеге.Авазларны дөрес әйтү балаларның сөйләм аппараты әгъзалары эшчәнлегенә бәйле.Өйрәнелгән авазларны ачык,төгәл итеп әйтүне ныгыту,сөйләм үстерү дәресләрендә комплекслы эш алып барганда гына уңышлы була.Кайбер очракларда бала барлык авазларны ачык итеп әйтә,ләкин аерым сүзләрне әйткәндә хаталар җибәрә.Тәрбиячеләр балаларның сүзләрнең әйтүдәге типик үзенчәлекләрен белергә тиеш:кече яшьтә балаларга сүзләрне кыскарту,авазларның һәм иҗекләрнең урыннарын алмаштыру,төшереп калдыру,авазлар өстәү хас.Бу үзенчәлекләрне белү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүзләрне әйтүдәге хаталарын тизрәк төзәтергә ярдәм итә.Сөйләм үстерү дәресләрендә вакытның бер өлеше бер авазны яки охшаш авазларны дөрес әйтә белүне ныгыруга юнәлтелә.Калын һәм нечкә сузыкларны,тартыкларны чагыштырып әйтергә өйрәтү кирәк.Мондый эшләр 4-5 яшьлек балаларга туган телнең барлык авазларын үзләштерүдә һәм дөрес әйтүне ныгытуда ярдәм итә.Комплекслы эшнең башка формалары да зур әһәмияткә ия.Алар дәрестән тыш вакытларда:сүзле,җырлы,хәрәкәтле,үстерелешле,дидактик уеннарда,балаларның бәйрәм иртәләрендә алып барылалар.

Без балалар бакчасындагы тәрбиячеләр балаларның грамматик яктан дөрес сөйләменә аеруча нык игътибар итәбез,даими күзәтеп торабыз.Төп максат итеп баланың авазларны дөрес итеп әйтүенә,җөмләләрне дөрес төзеп,үзенең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә,эчтәлекле һәм бәйләнешле итеп,ашыкмыйча һәм каушамыйча сөйли белүенә ирешүне куябыз.Бала сөйләм культурасын бакчада һәм гаиләдә,өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән көндәлек аралашу вакытында үзләштерә.Әгәр тирә-юндәге кешеләр,бигрәктә гаилә әгъзалары дөрес сөйләшсә,балалар да грамматик яктан дөрес сөйләргә тизерәк һәм җиңелерәк өйрәнәләр.Зурларның дөрес итеп сөйләшүләре баланың аңы үсүгә,тәҗрибәсе артуга,яңа сүзләрне,әйбер исемнәрен тиз отып алуына уңай йогынты ясый. Болар,балаларның лексикасын баетуда һәм сөйләмнәрен формалаштыруда бик әһәмиятле чыганак булып тора.Балаларның бер-берсе белән аралашуына,әңгәмәдә катнашуларына,алар арасында дуслык мөнәсәбәте урнаштыруга җитди игътибар кирәк.Авазларны дөрес әйтүне ныгыту буенча эш бербөтен система булып торырга тиеш.Гаиләдә һәм балалар бакчасында авазларны әйтә белүне ныгытуны дөрес,эзлекле,нигезле,бәйләнешле алып барганда гына эш уңышлы була.Шундый очракта гына балаларыбыз чиста,матур,аңлаешлы итеп туган телебездә сөйләшәчәкләр.

 

Балалар тәрбияләүдә уеннарның әһәмияте.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы  балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң  әһәмиятлесе - уеннар.

  Уен ярдәмендә балаларда  зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

  Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

  Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр 1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) өстәл уеннары;

3) сүзле уеннар.

  Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль  предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.

  Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем- атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

  Мәсәлән, “Нәрсә нинди була?” дигән уенны алыйк. “Нәрсә биек була?” дигән сорауга бала: агач, багана, кеше дип җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Кайсы биегрәк- агачмы, әллә кешеме?”-дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә, “биеклек” сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлый.                                                                        

   Предмет белән уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә.

  Кечкенә төркем балаларына үзлекләре белән бер-берсеннән нык аерылып тора торган предметлар бирелә. Курчаклар белән уен вакытында балаларда культура- гигиена күнекмәләре, әхлак сыйфатлары формалаша.

  Мәсәлән “ Алсу курчак уянган “ дидактик уены вакытында бала киемнәрнең исемнәрен әйтергә өйрәнү белән беррәттән, киенү эзлеклеген дә өйрәнә, курчакка карата кайгыртучанлык хисләре дә формалаша .

  Табигый материаллар белән уеннар да балаларда кызыксыну, уйныйсы килү теләге уята. Үсемлек орлыклары, яфраклар, чәчәкләр, төрле ташлар - барысы да уеннар оештырганда кулланыла. “Бу кайсы агачтан?”; “Бизәкне төзе”, “Яфракларны зурлыклары буенча урнаштыр” һ.б. уеннарын прогулка вакытларында уйнатырга була.

   II төркем - өстәл уеннары - боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

   Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан- балаларга башта иң гади биремнәр бирелә, мәсәлән, “Бертөрле шапканы тап” , “Бияләйләрнең парын тап”. Соңыннан бирем катлаулана бара: бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера. Мәсәлән, барлык предметлы рәсемнәр арасыннан  “2 самолетны тап” , яисә “2алманы тап” (Бу очракта самолетлар яки алмалар төрле формада, төрле төстә ясалган була).

  Картиналарны гомуми билгеләренә карап сайлап алу яки предметларны классификацияләү максатыннан, “ Бакчада ниләр үсә?” , “ Нәрсә башта, нәрсә соңыннан?” уеннарын уйнатырга була.

  Картиналарның санын, урнашуын, составын истә калдыру максатыннан “ Нинди картина яшеренгән?”  дигән уенны алырга була. Бу очракта бала картинаның эчтәлеген истә калдырырга тиеш була.  Уен хәтерне яхшыртырга ярдәм итә.

   Кисәкләрдән картиналар төзү балаларның логик фикерләүләрен үстерүгә булышлык итә. Кечкенә төркемнәрдә картина 2-4 өлешкә, ә уртанчылар, зурлар төркемнәрендә 8-10 өлешкә бүленә. Кечкенә төркемнәргә бер предметтан торган рәсем бирелә, ә зурларга таныш булган сюжетлы рәсемнәр кулланыла.

   III төркем сүзле уеннар.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә  туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык  тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

  I төркемгә предметларның, күренешләрнең төп билгеләрен аерырга ярдәм итүче уеннар керә. Мәсәлән, “ Әйе, юк” , “Уенчык кибете” , “Радио”, “Җавабын тап” уеннары.

  II төркемгә балаларның каршы кую, чагыштыру күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән уеннар керә. Мәсәлән, “Охшаган-охшамаган”, “Алай буламы, юкмы?” уеннары III төркемгә предметларны төрле билгеләре буенча гомумиләштерү, төркемнәргә аеруга юнәлтелгән уеннар керә. “Кемгә нәрсә кирәк?”, “Бер сүз белән әйт” , “3 предметны ата” уеннары.

   Игътибарлылыкны, түземлелекне, зирәклекне үстерүгә юнәлтелгән уеннар  4 нче төркемне  тәшкил итә. Болар “Ватык телефон”, “Буяулы”,” Очты-очты”, “Ак карага тимәскә” һ.б. уеннар.

   Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.

   Дидактик уеннар белән җитәкчелек итү зур педагогик осталык, такт таләп итә. Ул 3 төрле юнәлештә алып барыла: дидактик уенга әзерлек, уеннны үткәрү һәм анализ. Уенны башлаганчы, балаларда уйнау теләге, кызыксындыру тудырырга кирәк. Моңа төрле алымнар белән, мәсәлән, табышмаклар, санамышлар, сюрпризлар кулланып ирешергә була.

   Дидактик уеннар аша бала күп яңа информация ала. Аз әзерлекле, актив булмаган балалар башта уенны читтән генә күзәтәләр “болельщик” ролендә булалар, әкренләп уенга катнашып китәләр. Әгәр дә уеннарда ярыш элементлары керсә, мәсәлән, “кем күбрәк сүз әйтә”, “кем беренче” уеннарында, аларга йомгак ясаган вакытта аеруча игътибарлы, гадел булырга кирәк. Бу очракта җиңүчене билгеләгәндә фишкалар куллану бик уңайлы.

   Димәк, уенга дөрес җитәкчелек итү әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең балалар уенына төптәнрәк уйлап, саклык белән якын килүләрен таләп итә. Тәрбия эше никадәр яхшы оештырылган булса, уен шулкадәр күп төрлерәк һәм матуррак була; шулай ук балаларның төрле яктан үсешенә ярдәм итә.

   Дидактик уеннарны оештырганда тәрбияче төп дидактик принципларга нигезләнә. Болар эзлеклелек принцибы, кабатлау һәм күрсәтмәлелек принциплары.

   Дидактик уеннарның мәҗбүри структур элементлары бар. Болар 1) өйрәтү һәм тәрбияви максаты; 2) уен хәрәкәтләре; 3) уен кагыйдәләре. Уен вакытында балаларның нинди белемнәре үзләштерелергә, ныгытырга тиеш, нинди акыл эшчәнлеге үстерелергә тиеш, нинди кешелек сыйфатлары формалаштырылырга тиеш менә шулардан чыгып уенның дидактик максатын билгеләргә була.

   Мәсәлән, барыбызга да таныш булган “Уенчык кибете” уенын дидактик максатын болай билгеләргә була: “ Балаларның уенчыклар, аларның үзлекләре, кулланылышы турындагы белемнәрен ныгыту, сөйләм телен үстерү, предметларның мөһим сыйфатларын билгеләү; күзүтүчәнлек, ихтирамлылык, активлык тәрбияләү.

   Уен кагыйдәләрнең төп максаты: балаларның хәрәкәтен, тәртибен оештыру. Кагыйдәләрне саклау балалардан аерым ихтияр көче, иптәшләре белән аралашу сәләтен, уңышсыз нәтиҗәгә ирешкәннән соң туган кире кичерешләрнең җиңә алуны таләп итә, тотнаклылык тәрбияли.

   Тәрбия эшендә дидактик уеннарны кулланган вакытта, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек формалаштырырга кирәк.

   Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.

   Дидактик уеннарның блаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

   Эстетик тәрбия хакында да шуны әйтергә була. Уенчыкларны тәртип белән урнаштыру, курчакларны пөхтә итеп киендерү, уен урынын җыештыру эстетик зәвыкны үстерә.

   Ритмлы хәрәкәтләр, кызып-кызып яшь тәнне физик яктан чыныктыра. Кыскысы, педагоглар тарафыннан дөрес юнәлеш бирелгәндә, уен, балаларны акыл һәм физик яктан дөрес тәрбияләүгә, бер үк вакытта аларны тормышка әзерләүгә дә ярдәм итә.

   Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәбез:

-баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;

-уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә,реңим моментларына кертү;

-һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.

    Балаларның уенын оештыруда педагогларга берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.

1.    Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.

2.    Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.

3.    Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.

4.    Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.

5.    Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез

6.    Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.

7.    Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.

8.    Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!