Гайсина Суфия Искандаровна

         "Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе" осталык дәресендә Г. Тукай иҗатын бәяләү, тезмә әсәрләргә классик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү, Г. Тукай иҗаты аша яшәү кыйбласын һәм гомумкешелек кыйммәтләрен билгеләү күз алдында тотыла.

      Әдәбият фәненең төп вазифасы - хәзерге тормышта тәнкыйди фикер йөртүче, иҗади шәхес тәрбияләү. Укытучы буларак,  безне “Бу дәрестә мин укучыларга нинди белем бирдем? Алар үзләре нәрсәне эзләп таптылар? Алдагы дәресләр шул белемнең дәвамы була аламы?” дигән сораулар борчырга тиеш. Белемнең асылы – фикерләргә өйрәтү ул.

     Коммуникатив  эшчәнлекнең үсешендә тәнкыйди фикерләү үсеше технологиясе укучыда сөйләмгә кызыксыну уяту, мотивация тудыру, аңлап, белеп сөйләргә һәм үз-үзенә рефлексия ясый белергә өйрәтә.  Дәрестә  тәнкыйди  фикерләү ысулларын куллану аларның фикерләү куәтен үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, иң мөһиме - укучы дөрес сорау куярга һәм аңа җавап бирергә өйрәнә.

Добавить запись

Защита от спам-роботов