Инновационная деятельность на базе КФУ

Хафизова Фарида Фавасимовна

                   Эшчәнлекле метод – белем алуда төп ысул булып тора. Балага белемне әзер килеш биреп түгел, аңа уку, танып-белү эшчәнлегендә  белемнәрне үзләштерергә ярдәм итеп укыту  -  эшчәнлекле метод дип атала. “Чын укытучы укучысына мең еллар хезмәт көче куелган әзер бинаны күрсәтми, ә төзелеш материалын эшкәртүгә юнәлеш бирә, аның белән бергә бинаны төзи һәм төзергә өйрәтә” дигән Адольф Дистервег.  Проектлар методын кулланганда нәкъ менә укучыларга материал әзер килеш бирелми, ә укучылар үзләре мәгълүматны эзлиләр, табалар, анализлыйлар һәм нәтиҗә ясыйлар. презентациялиләр. Укытучы теманы сайларга булыша, эш барышында юнәлеш бирә. Укучыларны проект эшенә өйрәтү максатыннан чыгып, мин класстан тыш эшчәнлек өчен түбәндәге эш программасын төзедем. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Яңа Кормаш төп  гомуми белем бирү мәктәбе

2 нче сыйныф өчен

класстан тыш эшчәнлек буенча эш программасы

  “Яшь тикшерүче”(«Юный исследователь»)

 (проект эшчәнлеге  юнәлеше)

“Перспектив башлангыч мәктәп” УМКсы

Төзүче: I квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы

Хафизова Фәридә Фәвәсим кызы

2015 ел.

ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ:

1. АҢЛАТМА ЯЗУЫ ................................................................................................................................................................................................................  3 - 7

2. ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘЛЕК ПРОГРАММАСЫН ӨЙРӘНГӘННӘН СОҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘР .......................    7 – 8         

3. ТЕМАТИК ПЛАН ................................................................................................................................................................................................................  9 - 13

4. ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ .....................................................................................................................................................................................  14 - 16

5. МЕТОДИК ТӘЭМИН ИТЕЛЕШ ,  ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ ....................................................................................................................................   17 - 18

   

1. АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Белем  көндәлек тәҗрибәнең кечкенә бөртекләреннән төзелә.

Д.И.Писарев

Башлангыч классларда белем бирүнең төп бурычлары төрле фәннәргә өйрәтүдә тормышка аша, ләкин ул фәннәрнең һәркайсы үзенчәлеккә ия.Замана баласының тәңрибә туплау дәрәҗәсе күп кенә дәрәҗәдә виртуаль, ул әйләнә-тирә белән аралашудан бигрәк,  мәгълүмат бирү чараларыннан, ягъни телевизордан, интернеттан күбрәк файдалана.  

       Эшчәнлекле метод – белем алуда төп ысул булып тора. Балага белемне әзер килеш биреп түгел, аңа уку, танып-белү эшчәнлегендә  белемнәрне үзләштерергә ярдәм итеп укыту методы эшчәнлекле метод дип атала. “Чын укытучы укучысына мең еллар хезмәт көче куелган әзер бинаны күрсәтми, ә төзелеш материалын эшкәртүгә юнәлеш бирә, аның белән бергә бинаны төзи һәм төзергә өйрәтә” дигән Адольф Дистервег.

       Укытуның нигезендә  белемнәрне үзләштерү ята.  Без балаларны дөнья картинасы белән таныштырырга телибез, үз тәҗрибәләрен тәртипкә китерү өчен аны кулланырга өйрәтәбез. Белем бирү вакытында балалар, алган белемнәрен тормышта очрый торган конкрет  биремнәрдә куллана өйрәнәләр.

       «Проект» сүзе астында нәрсә ята?

       «Проект» термины белем бирү чикләреннән еракка китә. Гадәти тормышта бу термин , проект итәрлек уртак билгеләргә ия булган эшчәнлекнең төрле  төрләренә әйтелә:

1)  конкрет максатка ирешүгә юнәлгәнлекләре;

2) бер-берсе белән бәйле хәрәкәтләрнең юнәлгәнлеге;

3) вакытның чикләнгәнлеге һәм баш, бетем өлешләренең булуы;

4) һәр эшчәнлек кабатланмас һәм уникаль.

      Профессиональ эшчәнлектә  проектларның төрле юнәлешләрдә булуы мөмкин:

– эксперименталь

– информацион-аналитик

– диагностик

– фәнни

– методик

– белем бирү, һ.б.лар

   Укучыларның проект эшчәнлеген  профессиональ проект эшчәнлеге дип карарга була.

   Дәрестән тыш эшчәнлектә проект эше нинди үзенчәлекләргә ия?

Белем бирүдә өстәмә игътибар итү кирәк булган, төп максатлар булып түбәндәгеләр тора :

1) коммуникатив күнекмәләр формалаштыру (партнерларча аралашу);

2) эш урынын оештыру һәм эш вакытын дөрес файдалану күнекмәләре формалаштыру;

3) мәгълүмат белән эшләү ( җыю, системалаштыру, саклау, куллану ) күнекмәләре формалаштыру;

4) үзеңнең мөмкинлекләреңне бәяләү, үзеңнең кызыксынуларыңны тану һәм аңлап сайлап алу күнемәләре формалаштыру;

     Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында мәгълүмат белән эшләү өстәмә көч таләп итә. Бу вакытта берничә ысул кулланып була :

 1) бер үк тема буенча берничә проект өстендә эшләү ( бер үк тема буенча төрле мәгълүмат эзләргә этәргеч бирә);

 2) бер коллектив мәгълүмати проект төзү – энциклопедия яки тематик картотека төзү;

     Нәтиҗәдә, дәрестән тыш проект эшчәнлеге ике компонентлы булып оештырыла.

     Беренче  компонент – тема өстендә эшләү  – бу балалар  инициативасы белән эшләнә торган, укытучы  координаторлыгында эшләнүче һәм проектта тормышка ашырыла торган танып-белү эшчәнлеге.  

     Икенче компонент – проект өстендә эшләү –  бу иҗади эш белән төгәлләнүче, махсус укытучы тарафыннан оештырылган һәм укучылар белән мөстәкыйль  эшләнгән гамәлләр комплексы.

     Иҗади эшләрнең төп төрләре булып эшләнмәләр һәм  мероприятияләр тора. Проектка мисаллар : рәсемнәр, коллажлар, макетлар ясау, спектакльләр һәм концертлар кую

Проект эшчәнлегенең төп этаплары :

1. Тема сайлау.

2. Мәгълүмат җыю.

3. Проект сайлау.

4. Проектны тормышка ашыру.

5. Презентацияләр

    Мәгълүмат җыю.

    Балалар төрле мәгълүмат чараларыннан кулланып, кызыклы мәгълүматлар туплыйлар, алар текст, рәсем, ксерокопия рәвешендә булырга мөмкиннәр. Укытучы аны табарга, сакларга һәм кулланырга өйрәтә. Бу этапта укытучының төп бурычы булып  - укучыларны мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат җыярга  өйрәтү тора. Мәгълүмат чаралары булып  аерым предметлар ( китаплар, класс китапханәләре, фильмнар), оешмалар ( музейлар, китапханәләр), аерым кешеләр ( ата-аналар, укытучылар) тора ала.  

    Тема сайлау.

     Тема өстендә эшләү тема сайлаудан башлана. Тема барлык кешегә дә берәү генә булганга, укучыларның кызыксынулары буенча подтемаларга бүленерлек итеп киңрәк  алына. Тема сайлау өчен укытучы юнәлеш бирә, ә подтемаларны укучылар үзләре сайлап алалар.Алардан мәгълүмати проект эше эшләнә, бу структураны укытучы тактада схема рәвешендә сызып күрсәтә, аңлата.

    Проект сайлау.

    Мәгълүмат җыйганнан соң укытучы проектны тормышка ашырырга тәкъдим итә.  Ул укучыларга, өйрәнеләчәк тема буенча күп төрле проектлар күрсәтә, укучыларга үзләренә проект сайларга куша. Класста берничә проект берьюлы эшләнсә бигрәк тә яхшы була. Проектлар исемлеге төзелә, җирле шартларга игътибар итәргә кушыла. Коллектив проектларда укучылар үзләре сайлаган тема аспектлары буенча “белгечләр” була алалар. Әлбәттә, тема өстендә эшләгәндә, эшчәнлек төрен сайлаганда, укучыларда бу вакытта нинди күнекмәләр бар, шуңа игътибар ителә.

    Кечкенә группаларда эш. Эшләнмәләр, коллажлар, макетлар һ.б лар

    Шәхси эшчәнлек. Барлыкка киләсе  продукт – бер кешенең эш нәтиҗәсе. Алга таба шундый шәхси эшләрне берләштереп, мәсәлән күргәзмә оештырып, коллектив эш барлыкка китерергә мөмкин.

    Проектны тормышка ашыру.

    Бу этапта укучылар үзләре әзерләгән проектларын алып киләләр. Зурлар, бала үзе проектны яклап чыгачагына ышанмаганда гына, ярдәм итәләр.  Ләкин берничек тә бу эш зурлар эше булырга тиеш түгел.

Һәр укучы түбәндәге хокукларга ия :

– бер проектта да катнашмаска;

– бер үк вакытта берничә проектта төрле рольләрдә катнашырга мөмкин ;

– теләсә кайсы проекттан теләсә кайсы вакытта чыгарга мөмкин;

–теләсә нинди вакытта үзенең яңа проектын башларга мөмкин;  

Презентацияләр

Һәр проект уңышлы төгәлләнергә , укучы аның нәтиҗәсен күреп, горурлык хисе кичерергә тиеш. Проект өстендә эшләү тәмамлангач, балага үзенең эше турында сөйләү, нәрсә килеп чыкканын күрсәтү мөмкинлеге бирергә һәм мактарга кирәк. Нәтиҗәләрне күрсәткәндә ата-аналар да катнашса, бигрәк тә яхшы. Кайбер проектлар үзеннән-үзе презентацияләнә, мәсәлән курчак театры, концерт, спектакльләр, тере газеталар.Ә эшләнмәләр ясау белән төгәлләнә торган проектка презентацияне махсус әзерләргә кирәк

Проектлар ниндиләр була?

Универсаль проектлар бар, алар буенча теләсә нинди темага эш башларга була. Бу проектларны күрсәтү һәм эшләнмәләр әзерләүгә бүләргә була.Икесен берләштерергә дә була, мәсәлән, курчак театры, кием модельләре күрсәтү.  

Күрсәтү төренә:

– спектакльләр ;

– концертлар;

– телдән журнал ( телетапшырулар);

– викториналар һәм уеннар ( телеуеннар);

– кием үрнәкләре күрсәтү.

Эшләнмәләр әзерләүгә:

– тематик рәсем,  скульптура, эшләнмәләр күргәзмәләре;

– газеталар, журналлар, китаплар, картотекалар (мәгълүмати проектлар);

– видеожурналлар яки видеофильмнар;

– макетлар;

– модельләр ;

– тегү  һәм кулинар әйберләр;

– уенчыклар.

       Курс программасы эзләнү эшчәнлеге белән кызыксынган кече яшьтәге мәктәп балалары өчен төзелгән. Укучыларда максат кую һәм оештыру күнекмәләре, шулай ук креатив сыйфатлар – аңлы булу, каршылыкларга түзү, критикалылык, үз фикерең булуны формалаштыра.  

       Курс программасының актуальлеге шунда күренә, уку-эзләнү эшчәнлеген оештыру өчен кирәк булган күнекмәләр, киләчәктә урта һәм югары звеноларда да кулланылачак. Програма хәзерге вакытта актуаль булган компетентлык, шәхескә юнәлгәнлек, эшчәлекле методларны үз эченә ала.  

Төп максат :  иҗади эшкә күбрәк сәләтләре булган укучыларны табу һәм аларның танып-белү кызыксынуларын, интеллектуаль, иҗади һәм коммуникатив  сәләтләрен үстерү.

Бурычлар:  

  • Укучыларны эзләнү эшчәнлегенең структурасы, мәгълүмат эзләү юллары белән таныштыру ;
  • Укучыларны, тырышлык һәм мөстәкыйльлек таләп итә торган,  уку мәсьәләсен чишүгә мотивлаштыру ;
  • Фәнни хезмәтне оештыру, сүзлекләр һәм энциклопедияләр белән эшләү күнекмәләре булдыру;
  • Эзләнү эшчәнлегенә карата кызыксыну тәрбияләү;

       «Яшь тикшерүче» курсы  үстерешле  характерга ия. Дәресләр теоретик һәм  практик өлешләргә бүленә. Проект эшчәнлеге   төркем белән эшләүне яки   индивидуаль эшне күз алдында тота.

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен проектлы-эзләнүле эшчәнлек аерым үзенчәлекләргә ия:

  • Эчтәлегенә һәм яшь үзенчәлекләренә карап практик юнәлгәнлек;
  • Кече яшьтәге мәктәп балаларының психологик үзенчәлекләренә карап, күп очракта проектлар кыска сроклы була;
  • Проект эшчәнлеге күп вакыт мәктәптә яки өйдә үткәрелә, балаларны куркыныч астына куючы объектларда өлкәннәрдән башка бару булмый;
  • Балаларда коммуникатив күнекмәләр, төркемнәрдә эшләгәндә эшне бүлү, үз фикереңне әйтә белү күнекмәләре формалаштырыла;
  • Проект эшчәнлеге вакытында  төрле мәгълүмат чаралары белән эшләү, эзләү, анализлау, мәгълүматны бәяләү кебек күнекмәләр булдырыла;  
  • Проект эшчәнлегендә укучылар үзләренең гаилә членнары белән хезмәттәшлек итәләр,  ә бу гаилә һәм мәктәп бердәмлегенә китерә;
  • Укучыларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә;

Программаның төп  принциплары:

Системалылык принцибы

Дәрестән тыш эшчәнлекне уку  процессы белән бәйләү аша мәсьәләләрне чишү;

Гуманлылык принцибы

Бала шәхесенә хөрмәт.Баланың сәләтләрен үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру.  

Таяну принцибы

Балаларның кызыксынуларын һәм теләкләрен искә алу, аларга таяну.

Өлкәннәр һәм балаларның бердәм эшчәнлеге принцибы

Эзләнү эшчәнлегенең һәр этабында (планлаштыру, фикер алышу, күрсәтү) ата-аналарны тарту.

Кире бәйләнеш принцибы

Һәр дәресне рефлексия белән тәмамлау. Укучылар белән бергә нәрсә барып чыкты, нәрсә чыкмаганлыгы турында сөйләшү, аларның фикерен өйрәнү, кәефләрен һәм перспективаларын билгеләү.

Уңышка ирешү принцибы

Өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә уңышка ирешү кирәк. Уңышка ирешү дәрәҗәсен кешенең үз-үзен ничек хис итүе, аның башкаларга, әйләнә-тирәгә  мөнәсәбәте күрсәтә. Әгәр укучының гомуми эшкә керткән өлеше бәяләнсә, алдагы эшләнәчәк эшләрдә ул тагы да активрак булачак һәм уңышка ирешәчәк.

Стимуллаштыру принцибы

Моның эченә кызыксындыру һәм бүләкләү керә.

Курс программасы 34 сәгатькә планлаштырылган (1-4 класслар), атнага 1 сәгать бирелә. Курс  уку планында дәрестән тыш эшчәнлекнең проект эшчәнлеге юнәлешенә керә.  Практик эшләрнең нигезендә  уку-эзләнү проектларын эшләгәндә төрле биремнәрне үтәү тора. “Яшь тикшерүче” программасы күп кенә уку предметлары, математика, әдәби уку, әйләнә-тирә, технология, рәсем белән бәйләнештә алып барыла.

Нәтиҗәдә, укучылар белергә тиеш:

  • Проект эшчәнлеген оештыруда төп этапларны  ( тема сайлау, мәгълүмат җыю, проектны сайлау, проект өстендә эш,  презентация);
  • Эзләнү эшенең максатын, объектын һәм гипотезасын аңлау;
  • Төп мәгълүмат чыганакларын (китаплар, өлкән иптәшләре һәм ата-аналар, видео курслар, интернет ресурслар);
  • Файдаланылган әдәбият исемлеген дөрес итеп язуны;
  • Әйләнә-тирәне танып-белүнең ысулларын (күзәтүләр, экспериментлар);

Укучылар эшли белергә тиеш:

  • Эзләнү  объектын билгеләргә;
  • Уку-эзләнү эшчәнлеген этапларга бүләргә;
  • Гипотезалар чыгарырга һәм аларны тикшерергә;
  • Төркемнәрдә эшләргә;
  • Сүзлекләр, энциклопедияләр белән куллана белергә;
  • Әйләнә-тирәне күзәтә белергә;
  • Эзләнү эшчәнлеген планлаштырырга һәм оештыра белергә;

2. ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘЛЕК ПРГРАММАСЫН ӨЙРӘНГӘННӘН СОҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘР

“Яшь тикшерүче” курсын үткәннән соң укучылар башлангыч белем бирү баскычында :

  • Әйләнә-тирә турындагы белемнәре системалаштырыла, тирәнәя, табигать, кеше һәм җәмгыять турында практик белемнәре арта;
  • Үз Ватаннары, халкы һәм аның тарихы белән горурлану хисләре туа;
  • Әйләнә-тирә табигатенә һәм мәдәниятенә карата эмоциональ төсләрдә шәхси мөнәсәбәт барлыкка килә;
  • Дөньяда үзләренең урынын табарга  ярдәм итә;  
  • Табигать һәм җәмгыятьне өрәнүнең кайбер ысулларын үзләштерү, күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрү һәм табигатьтәге кайбер бәйләнешләрнең сәбәбен ачыклау;
  • ИКТ чараларыннан кулланырга, кирәкле әйберләрне табарга, интернет белән эшләргә, проект төзергә һәм зур булмаган  презентацияләрясап, аны якларга өйрәнү;

Шәхси универсаль уку гамәлләре

  • Яңа уку материалына карата танып-белү кызыксынуы булдыру;
  • дәрестән тыш эшчәнлектә үз-үзеңне бәяләргә өйрәнү;
  • Россия гражданины буларак, үз Ватаның, халкың, аның тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре

  • Куелган бурычларга яраклаштырып үз гамәлләреңне планлаштыру;
  • Нәтиҗәне йомгаклап һәм адымлап тикшерү  ;
  • Укытучының, иптәшләреңнең, ата-аналарның бәясенә һәм киңәшләрен адекватлы кабул итү;
  • Гамәлләрнең ысулын һәм нәтиҗәсен аеру;

Танып-белү универсаль уку гамәлләре

  • Әдәбият, энциклопедияләр, белешмәлекләр (электрон, цифровой),  Интернет кулланып, дәрестән тыш биремнәрне үтәү өчен төрле мәгълүмат эзли өйрәнү ;
  • Әйләнә-тирә һәм үзең турында, ИКТ кулланып, язмалар булдыру;
  • Телдән һәм язмача формада  проектлар төзү;
  • Бирелгән критерийлар буенча төркемләү һәм чагыштырулар үткәрү;
  • Өйрәнелә торган күренешкә карата сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  •  Коммуникатив, бигрәк тә төрле  коммуникатив мәсьәләләрне чишү өчен, монологик хәбәрләрне төзү өчен адекват булу;  
  • Аралашуда һәм бер-береңә карата мөнәсәбәтләрдә партнерыңның карашларына юнәлү;
  • Төрле фикерләрне искә алу һәм шулардан бердәм бер позициягә килергә тырышу;
  • Үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру;
  • Сораулар бирә белү;
  • Үз гамәлләреңне яклар өчен сөйләмне куллану;

3. ТЕМАТИК ПЛАН

1 класста тематик планлаштыру.

п/п

Темалар

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

I.  Кереш.(1 сәг)

1.

 Нәрсә ул проект?

1

II.  Проект эшләргә өйрәнәбез.  (7 сәг)

2

 Нәрсә ул проблема?

1

3

Без дөньяны ничек танып беләбез?

1

4-5

“Ни өченнәр” мәктәбе

2

6-7

 Гаҗәеп сорау.

2

8-9

 Мәгълүмат чыганаклары.

2

III.  Без эзләнүчеләр. (23 сәг)

10-11

 Яраткан саным.

2

12-14

 Алфавит.

3

15-16

 Без ни өчен Яңа елны каршыларга яратабыз.

2

17-19

 Безнең әбиләребез һәм бабайларыбызның уеннары.

3

20-23

Үсемлекләр.

4

24-25

 Симметрия

2

26-31

 Әкиятләр.

6

IV.  Йомгаклау. ( 2 часа)

32

 Ел буена без нәрсәләр белдек һәм нәрсәләргә өйрәндек?

1

33

 Минем иң яхшы эшем.

1

 2 класста тематик планлаштыру.

п/п

Темалар

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

 Эзләнүчәнлек сәләте тренингы. (16 сәг)

1

 Нәрсә ул эзләнү? Кемнәр алар эзләнүчеләр?

1

2-3

 Нәрсәләр турында эзләнергә була?

2

4

Эзләнү өчен теманы ничек сайларга? Эзләнү темалары нинди була ала?

1

5

 Коллектив уен “Уен мәйданчыгын конструкторлау”

1

6

 Коллектив эш “Торак йорт”

1

7

 Уен “Тарихи модельләштерү”

1

8

 Балаларның эзләнүчәнлек активлыгын арттыру максатында экскурсия.

1

9

Проблемаларны чишү ысулы буларак күзәтүләр.

1

10

Чыпчыкларны күзәтү – экскурсия.

1

11

Проблемаларны күрә белү күнекмәсен үстерү.

1

12

Гипотезаларны алга чыгара белү күнекмәсен үстерү.

1

13

Сораулар бирә белү күнекмәсен үстерү.

1

14-15

 Төшенчәләргә билгеләмә бирә белү күнекмәсен үстерү.

2

16

 Классификация ясау күнекмәсен үстерү.

1

Мөстәкыйль эзләнүле практика ( 14 сәг )

17

Максат куя белергә өйрәнү.

1

18

 Интернет белән эшли белергә өйрәтү.

1

19

Күзәтергә өйрәтү.

1

20

 Эксперимент ясау күнекмәләрен үстерү. Уйдагы эксперимент.

1

21

 Чынбарлыктагы объектлар белән эксперимент. Эксперимент “Предметларның йөзүчәнлеген билгеләү”

1

22

Йорт хайваннары белән экспериментлар.

1

23

 Идеяләрне ничек бәяләргә?

1

24

 Үз фикереңне белдерү һәм нәтиҗәләр ясау күнекмәләрен үстерү.

1

25

Дедуктив йомгак ясау. Аналогия буенча нәтиҗә ясау.

1

26

Язмалар төзергә өйрәнү.

1

27

Текст төзергә өйрәнү.

1

28

Текст белән эшләү методикасы.

1

29

Төп идеяне күрсәтергә өйрәнү.

1

30

Фикерләүне үстерү. “Бирелгән темага хикәя төзү” биреме.

1

Укучыларның эзләнүле эшчәнлеге мониторингы ( 3 сәг )

32-34

 Проектларны яклау.

3

3 класста тематик планлаштыру.

п/п

Темалар

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

1.

 Безне әйләндереп алган фәннәр. Үземнең сәләтләрем турында мин нәрсә уйлыйм7

1

2-3

Эзләнүле эшчәнлекнең төзелеше һәм эчтәлеге.

2

4-5

Эзләнүле эшчәнлекнең планын төзү. Эзләнүнең объекты, фәне һәм гипотезасы.

2

6-7

 Мәгълүмат табу өчен төп чыганаклар.

2

8-9

Электрон мәгълүмат чараларын куллану  һәм файдаланылган әдәбият исемлеген төзү.

2

10-11.

Эзләнү методлары.

2

12-13

Эзләнү нәтиҗәләрен эшкәртү. Нәтиҗәләрне күрсәтү методикасы.

2

14-15

Эшне оформить итү.

2

16-18

Ничек дөрес итеп презентация ясарга.  Microsoft  Power Point.белән танышу.

3

19-21

 Тематик эзләнүләр 

3

22-25

Практик эш. Проект “Безнең авыл”

4

26-29

Практик эш. Проект “Минем яраткан китапларым”

4

30-31

Практик эш. Проект “Чәчәкләр – ул матурлык”

2

32-34

Проектларны яклау.

3

Барысы:

34

4 класста тематик планлаштыру.

п/п

Темалар

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

1.

Татарстан Республикасы символлары : герб, флаг, гимн.

1

2-7

Туган як геологиясе.

6

8

Актаныш районының күренекле кешеләре.

1

9-10

Татарстан Республикасының таулары һәм тигезлекләре.

2

11-14

Безнең якның файдалы казылмалары.

4

15-16

Ел фасыллары һәм халык сынамышлары.

2

17-18

Татарстан Республикасының елгалары һәм күлләре.

2

19-20

Татарстан Республикасының туфрагы һәм табигый зоналары.

2

21-26

Туган ягыбызның үсемлекләре.

6

27-32

Туган ягыбызның хайваннар дөньясы. 

6

33

Татарстан Республикасының экологиясе.

1

34

Укыйбыз һәм уйныйбыз.

1

4. ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

1 класс (33 сәг )

 1 нче шөгыль.

Тема: Нәрсә ул  проект?

          Максат : «проект» төшенчәсен аңлату, башлангыч класс укучыларының эшләре белән таныштырып, эзләнү эшчәнлегенә карата кызыксыну тәрбияләү;

Проект һәм эзләнү эшчәнлеге төшенчәләре. Башлангыч класс укучыларының эзләнү эшләре презентацияләре. .

Төшенчәләр: проект, проблема, мәгълүмат.

 2 нче шөгыль.

          Тема: Нәрсә ул проблема?

Максат:проблема төшенчәсе белән таныштыру, проблеманы күрә белергә өйрәтү, объектны төрле яклап өйрәнгәндә, үз фикереңне әкренләп үзгәртә өйрәнү;

Проблема төшенчәсе бирү.  Проблеманы күрсәтү һәм үз фикереңне әкренләп үзгәртә өйрәнү;  «Дөньяга чит кеше күзлегеннә кара» уены.

Төшенчәләр: проблема,  эзләнү объекты.

 3 нче шөгыль.

          Тема: Дөньяны без ничек танып-беләбез?

Максат: дөньяны  танып-белү ысуллары, күзәтүләр һәм экспериментлар  белән танышу .

Күзәтү һәм эксперимент – әйләнә-тирәне танып-белү ысуллары. Тәҗрибәләр. Табигатьтә көзге үзгәрешләрне күзәтү. Игътибарлылыкка уеннар.

Төшенчәләр: күзәтү, эксперимент, тәҗрибә.

           4-5 нче шөгыль.

          Тема: Ни өченнәр мәктәбе.

Максат:  «гипотеза» төшенчәсе белән таныштыру, эзләнү һәм иҗади фикерләүне, прогнозлый белүне  формалаштыру

Гипотеза турында төшенчә. Сорау һәм җавап. Кире гамәлләр таләп итүче күнегүләр. “Сәбәбен тап” уены.

Төшенчәләр: гипотеза, сорау, җавап.

 6-7 нче шөгыль.

          Тема:  Гаҗәеп сорау.

Максат: булган проблеманы чишү өчен сорау куя белү.

Сорау. Сорау төрләре. Җавап. “Нәрсә турында сорадылар, тап” уены “Табышмак сүзне тап”. Парларда эшләү кагыйдәләре

Понятия: вопрос, ответ.

Төшенчәләр: сорау, җавап.

8-9 нчы шөгыль.

          Тема: Мәгълүмат чыганаклары.

          Максат: “мәгълүмат чыганаклары” төшенчәсе белән таныштыру. 

          Мәгълүмат . Мәгълүмат чыганаклары. Китапханә. Энциклопедияләр һәм сүзлекләр белән эш. Әңгәмә. Аралашу кагыйдәсе.

          10-11 нче шөгыль.

Тема: Яраткан саннар. Саннар белән уеннар.

Максат: беренче дистә саннары турында белемнәрне ныгыту, алган белемнәрне практикада куллану, үз эшеңне презентацияләү.

Саннар тарихы. Саннарның натураль рәте. Кызыклы математика. Саннар белән уеннар.

Төшенчәләр: сан, саннар нумерациясе.

12-14 нче шөгыль.

Тема: Проект «Алфавит».

          Алфавит тәртибендә китаплар күргәзмәсе тезү. Рәсемле әлифба.

Максат: балаларга таныш хәрефләр турындагы белемнәрне системалаштыру, кеше тормышында әлифбаны практик куллану.

Рус әлифбасы килеп чыгу тарихы. Алфавит.  Каталог. Практик эш «Тере рәсемле әлифба».

Төшенчәләр: хәреф, алфавит

         15-16 нчы шөгыль.

Тема: Проект” Без ни өчен Яңа елны каршыларга яратабыз.?” Яңа ел бүләкләре.

Максат: рус халкы гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.

Яңа ел бәйрәме тарихы. Төрле иләрдә Яңа елны ничек каршылыйлар? Кыш бабай һәм Карсылу остаханәсендә. 

Төшенчәләр: традиция, сувенир, үзбәя.

17-19 нчы шөгыль.

Тема: Проект «Безнең әбиләребез һәм бабайларыбызның уеннары».

          Безнең гаиләнең уеннары. Кышкы уеннар.

Максат: Россия халыкларының традицион уеннары белән таныштыру, үз гаиләң һәм халкыңның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше гадәтләренә өйрәтү;

Уен. Уен кагыйдәсе. Элекке уеннар. Хәзерге уеннар.

Төшенчәләр: уен, дуслар.

20-23 нче шөгыль.

Тема: Проект «Үсемлекләр».

Максат: үсемлекләр, үсемлекләрнең кеше тормышындагы, хайваннар тормышындагы роле турында белемнәрне гомумиләштерү, туган табигатькә карата сак караш тәрбияләү, алган белемнәрне практик эшчәнлектә кулланырга өйрәтү;

Мәктәп проектына тема сайлау. Кыргый һәм культуралы үсемлекләр.Туган як үсемлекләре. “Табигать һәм фантазия” күргәзмәсе оештыру. Безнең класста бүлмә гөлләре. Үсемлекләрне саклау.  

Төшенчәләр: үсемлекләрнең төре, сирәк очрый торган үсемлекләр, үсемлекләр үсү өчен шартлар;

           

24-25 нче шөгыль.

Тема: Проект «Әйләнә- тирәбездә симметрия».

Максат: симметрия төшенчәсе белән таныштыру, логик һәм пространстволы фикер йөртүне үстерү, уку эшчәнлегендә анализ һәм синтез, телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү;.

         Симметриия турында төшенчә. Симметрик һәм ассиметрик фигуралар һәм предметлар. Кеше тормышында симметрия.

Төшенчәләр: симметрия.

26-31нче шөгыль.

Тема: Проект «Әкиятләр».

                    Минем яраткан әкиятем. Хайваннар турында әкиятләрнең геройлары турында табышмаклар. Әкият язабыз. Әкиятне сәхнәләштерү.

Максат: халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну тәрбияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, яхшылыкны начарлыктан аеру күнекмәләре формалаштыру, алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү;

Халык авыз иҗаты. Халык әкиятләре. Дөнья халыклары әкиятләре. Автор әкиятләре. Театр. Спектакль.Сәхнәләштерү.

Төшенчәләр: яхшылык, начарлык, театр, спектакль, герой.

 32-33 нче шөгыль.

          Тема: Ел буена без нәрсәләр белдек һәм нәрсәләргә өйрәндек? Минем иң яхшы эшем.

          Максат:  “Яшь тикшерүче” курсы буенча укучыларның алган белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү;

Ел буена өйрәнелгәннәргә рефлексия . Яхшы эшләрне сайлап алу. Күргәзмә оештыру. Укучылар эшеннән презентация.

        

5. МЕТОДИК ТӘЭМИН ИТЕЛЕШ

      .

Түбәндәге күрсәтмә материаллар кулланыла :

1) натураль тере әйберләр –  бүлмә гөлләре, аквариумда яки “тере почмак”та яшәүчеләр;

2) гербариилар; бөҗәләр коллекцияләре; юеш препаратлар;

3) тау токымнары, минераллар, файдалы казылмалар коллекцияләре;

4) географик һәм тарихи карталар;

      Башка чаралардан мультимедиа күрсәтмәлекләре (компьютер, медиапроектор,  DVD-проектор,  видеомагнитофон  и др.) һәм әйләнә-тирәне  фиксацияләү (фото- и видеокамера) кулланыла. Интернетта, махсус цифрллы электрон ресурслар ( мәсәлән, http://school-collection.edu.ru/)  курсның күп кенә темаларын яхшырак күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

Күрсәтмәлелек принцибы белән бер рәттән предметлылык принцибы да курсны үткәндә бик әһәмиятле, аның ярдәмендә, укучылар өйрәнелә торган объект белән төрле гамәлләр башкаралар. 

    «Яшь тикшерүче» курсы барышында укучылар табигатьне танып-белү методы ярдәмендә дә эшлиләр, мәсәлән, күзәтү, үлчәү, эксперимент.Башлангыч классларда укучыларда танып-белү кызыксынулары, танып-белү мотивациясе формалаша. Балаларга кече яшьтәге мәктәп балаларына  энциклопедияләр ярдәмгә килә, Шулай ук экскурсияләр зур роль уйный.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:

Укытучы өчен

  1. Григорьев Д. В., Степанов П. В.. Стандарты второго поколения: Внеурочная деятельность школьников : Методический конструктор. Москва: «Просвещение», 2010.  321с.
  2. Зиновьева Е.Е. Проектная деятельность в начальной школе : Зиновьева Е.Е., 2010, - 5с.

  1. Кривобок Е. В. Исследовательская деятельность младших школьников : Кривобок Е. В.  Волгоград: Учитель, 2008 – 126с.

  1. Савенков А.И. Методика исследовательского обучения младших школьников Текст:  Савенков А.И – Самара: Учебная литература, 2008 – 119с.

.

Укучылар  өчен

  1. Большая Детская энциклопедия. Русский язык . Учебное пособие: «Бизнессофт» / «Хорошая погода», 2007.- 159с.

  1. Детская энциклопедия Кирилла и Мефодия 2010/ 2010 / RUS / PC

Электрон ресурслар:

  1. Большая детская энциклопедия  для детей. [Электронный ресурс] http://www.mirknig.com/ (09.03.11)

  1. Большая детская энциклопедия (6-12 лет). [Электронный ресурс] http://all-ebooks.com/2009/05/01/bolshaja-detskaja-jenciklopedija-6-12.html (09.03.11)

  1. Почему и потому. Детская энциклопедия. [Электронный ресурс] http://www.kodges.ru/dosug/page/147/(09.03.11)

  1. Большая Детская энциклопедия. Русский язык.  [Электронный  ресурс]http://www.booklinks.ru/ (09.03.11)

  1. Внеурочная деятельность в начальной школе в аспекте содержания ФГОС начального общего образования. Может ли учебник стать помощником? [Электронный ресурс] http://www.fsu-expert.ru/node/2696 (09.03.11)