Учитель года 2018

Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

Учитель года

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл informatsionnaya_karta_kandidata.docx22.37 КБ
Файл min-ukytuchyesse_zulya.docx31.88 КБ

Предварительный просмотр:

Информационная карта кандидата

на участие в конкурсе "Учитель года  2018"

______Мухаметзянова Зульфия Рафиковна_____________

(фамилия, имя, отчество)

Кайбицкий муниципальный район

(муниципальное образование РТ)

1. Общие сведения

Населенный пункт

Пос.ж.д.ст.Куланга

Дата рождения (день, месяц, год)

28 апреля 1973года

Место рождения

дер.  Большое  Русаково Апастовского района РТ

Адрес личного интернет- ресурса, где можно познакомиться с участником и публикуемыми им материалами

http://nsportal.ru/mukhametzyanova-zulfya-rafikovna

Адрес школьного сайта в Интернет

https://edu.tatar.ru/kaybitcy/kulanga/sch

2. Работа

Место работы (полное наименование образовательной

организации в соответствии с се уставом)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Занимаемая должность (наименование в соответствии с записью в трудовой книжке)

Учитель татарского языка и литературы

Преподаваемые предметы

Татарский язык и литературы

Классное руководство в настоящее время, в каком классе

6 класс

Общий трудовой стаж (полных лет на момент заполнения анкеты)

25

Общий педагогический стаж (полных лет на момент заполнения анкеты)

25

Квалификационная категория, дата ее установления (в соответствии с записью в трудовой книжке)

первая,  28. 03.2013г

Почетные звания и награды (наименования и даты получения в соответствии с записями в трудовой книжке)

Почетная грамота  3 11. 2009г

Грамота РОО,19.08.2002,

Грамота РОО,23.08.2010,

Грамота РОО,25.02.2011,

Грамота РОО,19.08.2013,

Грамота РОО,22.12.2015

Диплом III cтепени в номинации «Трудовое воспитание,экология» в Республиканском конкурсе родительских комитетов «Секреты дружного класса» 2017

Послужной список (места и сроки работы за последние 10 лет)

МБОУ «Бурундуковская  ООШ», 2007-2011г

«Шушерминская НОШ»2011-2014г.

МБОУ «Кулангинская ООШ» с 2014года

Преподавательская деятельность по совместительству (место работы и занимаемая должность)

-

3. Образование

Название и год окончания организации профессионального образования

 КПУ№1, 1992г, КФУ,  2017

Специальность, квалификация по диплому

 Учитель начальных классов

Дополнительное профессиональное образование за последние три года (наименования дополнительных профессиональных программ, места и сроки их освоения)

Учитель трудового обучения

в начальных классах

Знание иностранных языков (укажите уровень владения)

Не владею

Ученая степень

-

Название диссертационной работы (работ)

-

Основные публикации (в том числе книги)

“Инновационные технологии в урочной и внеурочной деятельности учителя татарского языка”, (материалы Всероссийской научно-практической конференции)

4. Общественная деятельность

Участие в общественных организациях ( наименование, направление деятельности и дата вступления)

Член партии «Единая Россия», 2000г.

Участие в деятельности управляющего совета образовательной организации

МБОУ «Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» Председатель профкома

Участие в разработке и реализации муниципальных, региональных, федеральных, международных программ и проектов (с указанием статуса участия)

 

5.  Семья

Семейное положение (фамилия, имя, отчество и профессия супруга)

Замужем, муж- Мухаметзянов Рафис Гумарович, автослесарь

Дети (имена и возраст)

 Мухаметзянов Рамис,   23года

 Мухаметзянов Радик, 21лет

6. Досуг

Хобби

Садоводство, вязание

Спортивные увлечения

Легкая атлетика

Сценические таланты

Исполнение песен

7. Контакты

Рабочий адрес с индексом

 422320, РТ, Кайбицкий район, пос.ж.д.ст.Куланга, ул.Школьная, дом1

Домашний адрес с индексом

422322, РТ,  Кайбицкий район, дер. Бурундуки, ул. Советская д.9

Рабочий телефон с междугородним кодом

88437031813

Домашний телефон с междугородним кодом

8(843) 703-32-67

Мобильный телефон с междугородним кодом

89172479980

Факс с междугородним кодом

Рабочая электронная почта

sch1497@rambler.ru

Личная электронная почта

 zulfy2013@yandex.ru



Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы

Кайбыч муниципаль районы

Колаңгы төп гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Эссе "Мин - укытучы"

 

                                                             2018

                                                                               Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч йә сабырлык,

                                                                            Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

                                                                         Сез иң күркәм кеше икәнсез!

                                                       Ф.Яруллин.

     Әлеге искитмәле юллардан, сүзнең дөньяда иң гадел, иң күркәм, иң гүзәл һәм иң сабыр зат – Укытучы турында барганы аңлашыладыр мөгаен. Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

     Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.

    Моннан 25 ел элек мин дә нәкъ менә шушы һөнәрне үз тормышымда сайладым. 21 ел буе Кайбыч районы Борындык гомуми урта белем бирү мәктәбендә балаларга  башлангыч белем, дүртенче ел рус балаларына үзебезнең туган телебез – татар телен укытам. Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйлап та, хәтта башымда андый фикер дә туганы булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым, тугры калдым. Балаларга шул ук вакытта аларның яшьтәше, дусты булырга тырыштым, ләкин шул ук вакытта укучыларның булган барлык сорауларына җавап табучы, барысын да аңлатып, җайга салып торучы Укытучы була белдем.

   Иртән торып яраткан шәкертләрем янына мәктәпкә йөгерә-йөгерә бару – минем иң зур бәхетемдер бүген. Әлбәттә, хатын-кыз, беренче чиратта, һөнәре белән түгел, ә гаиләсе белән горурланырга, шатланырга тиеш. Ләкин Укытучылык дөньясы минем шәхси тормышыма берничек тә комачау итми. Профессиональ карьерамнан читкә китмичә, мин үземнең гаиләмә дә, яраткан балаларыма, сөекле әти-әниемә дә һәрчак вакыт һәм игътибар табам. Алар да, үз чиратларында, минем төннәр буе “икенче балаларым” өчен эшләп утырганымны, тырышканымны, дәфтәр тикшереп, дәрескә әзерләнгәннәремне күреп, белеп яшиләр һәм аңлыйлар.

     Мәктәп, дөресен генә әйткәндә, минем икенче өем ул. Бала чакта үзем белем алган булсам, бүген – ул минем яраткан һәм атлыгып бара торган кадерле эш урыным. Чыннан да, мәктәптә яшәп килгән мөхит, балаларның “Укытучы апа” дип май кояшыдай елмайган йөзләре, сиңа – укытучыга төбәлеп, бар игътибарларын юнәлтеп караган күзләр – болар барысы да минем тормышым, минем дөньям.

    Мин мәктәпне тәмамлагач, кем булыйм микән, кайда эшкә барыйм микән дип, озак уйламадым. Чөнки Укытучы булу – минем балачак хыялым иде. Һәм бүгенге инде мин үзем ике бала әнисе, тормышта үз урынымны тапкан кеше – әле хыялымның чынга ашканына ышанып бетә алмыйм сыман.

   Мәктәпне тәмамлагач, мин педагогия көллиятенә укырга кердем. Анда диплом алып чыккач,   мин кечкенә сыйныфларга белем бирә башладым. Инде шушы ук вакытта, беренче-икенче сыйныф укучыларына телебезнең аһәнен, матурлыгын аңлата башлаган вакытта ук, Укытучы – минем язмышым икәнен аңладым һәм әлеге юлдан һич тайпылмаячагыма мин ышана идем.

     Минем укытучылык язмышымда, әлбәттә, үземнең остазларым да зур йогынты ясагандыр. Башта бу мәктәп бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучым,   аннары инде көллияттә, университетта белем биргән, олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән һәм бүгенге көндә дә маяк сыман юлыбызны яктыртып торучы бөек остазларым иде. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты, бөек затлардан дигән уйларым укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе булгандыр мөгаен.

     Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп, ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим! Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем аңлый. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен хәтергә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди.

    Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, Укытучы шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, Әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынын таба. Әлбәттә, күп очракта, боларның барысы белән дә ата-ана шөгельлә дип уйларсыз. Әйе, килешәм, ләкин бала үзенең барлык булган вакытын диярлек мәктәп диварларында үткәрә һәм ата-аналар ышанып, аларны безнең кулларга – укытучыга тапшыра. Ә Укытучы, үз чиратында, әлеге ышанычларны кара таплар төшермичә бары тик акларга тиеш.

    Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый.   Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул Укытучы –Ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!

    Минем укучыларым  өстәмә уку белән кызыксыналар, татар журналларын яратып укыйлар, төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашалар. Сәләтле балалар да аз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без, укытучы исемен йөртүчеләр, аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк. Укучыларым сыйныфтан тыш чараларда да яратып катнашалар. Республикакүләм үткәрелә торган фәнни конференцияләр, шигырь бәйгеләре, төрле иҗади конкурслар... Бу, әлбәттә , зур сөенеч. Район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда  призерлар булу да эшемнең нәтиҗәсе дип уйлыйм. Димәк, мин укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганмын, “Бу - минем табышларым” дип әйтә алам. Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә.Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр, укытучы һөнәренә игътибарның артуы күңелдә киләчәккә ышаныч уята. Мин – укытучы! Бу минем һөнәрем генә түгел,  Туфан абый Миңнуллин әйткәнчә, бу - үзем сайлаган язмыш та.

Әткәм дә син, әнкәм дә син,

Дәүләтем дә син минем.

Син яшәсенгә яшимен,

И газиз туган телем...

И туган тел, бердәнберем,

Гомерлек булсын,

мәңгелек Назлаучым, юатучым.

Минем бу мәхәббәтем.

Иң кадерле мөгаллимем,

Яусын сиңа, Татар теле,

Сөекле укытучым.

Хак Тәгалә рәхмәте.

                                                                    Хәмид Вәлиди “Гомерлек мөгаллим”