Мухаметзянова Зульфия Рафииковна

Сайтыма рәхим итегез!

Һәрвакыт алга барырга!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Рус балаларына татар телен өйрәтү

Увлечения: Җырларга яратам, бәйлим, тегәм.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Кайбицкий район.д.Бурундики ул.Советская д.9

Место работы: МБОУ «Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/muhametzyanova-zulfiya-rafiikovna

Эш дәвамлы булганда  гына нәтиҗәсе була.

О себе

“Исәнмесез!”-дип башлыйм әле,

  Һәр көнебез шулай башлана.

  “Исәнмесез, апа!” дигән сүзгә

  Һәрберебез ничек шатлана!

          Зөлфия Рафыйк кызы мин

          Колаңгы мәктәбеннән.

         Яратып дәрес укытам

         Татар теленнән.

 Мин туганмын зур һәм матур

 Олы Урсак авылында.

 Өлкән бала булганмын мин

 Биш балалы гаиләдә.

         Өлкән булгач,  бөтен эштә

         Үзем башлап йөргәнмен.

         Сеңелләрем һәм энемә

         Дәресләр дә биргәнмен.

Укытучы булу теләге

Шул вакытта уянган

Максатыма ирешү өчен,

Педколледжга юл алган.

         Казандагы педколледж

         Очарга бирде канат.

         Диплом алгач, юл тоттым мин

        Туган якларга карап.

Хезмәт юлымны башладым

Авылым мәктәбендә

Тәүге дәрес, тәүге класс

Күңелемдә  әле дә.

          Гаилә кордым Борындыкның

          Иң уңган егете белән

          Ике угыл үстерәбез

          Ирем- канатым белән.

Матурлыкка мөкиббән мин

Чәчәк-гөлләр яратам

Бәйлим, тегәм һәм чигәм мин

Матур җырлар яңгыратам.

        Мин яратам һөнәремне

       Минем бәхетем-хезмәттә.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр".

Мой взгляд на мир

Мәктәп - минем өчен иң  изге йорт,

Үз  итәмен  һәрбер баланы.

Ачкыч  табып сабый  күңеленә

Белем  орлыклары  саламын.

 

Мои достижения

Грамота РТ-2009

Грамота РОО 2002, 2010,2011

Благадарственное письмо Главы администрации-2011год

Сертификат в районном конкурсе педагог дополнительного образования  (3место)-2011год

Моё портфолио

Мәктәп – минем  өчен  иҗади  эш  бүлмәсе, укучыларымның  икенче йорты.    Мин  бәхетле,  чөнки    25 ел  буе иртән    мәктәп ишеген  ачып керәм дә яраткан эшемә  чумам. Күңелле  ыгы-зыгы, балаларның  шат  тавышлары  каршы ала мине.  25ел  буе  мин  һәр көнне  мәктәпкә  сөенеп, ашкынып  киләм. 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: