мастер - класс
материал (8 класс) на тему

Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

Мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mast_kl_muhametzyanova.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе”МБГББУ

 

Мастер-класс:”Туган җирем-гүзәл ягым”

темасы аша проект эшчәнлегенә чыгу.

 

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

                                                                Мөхәммәтҗанова З.Р.

        Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар! 

        Риза Фәхретдин : ”Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү, мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр, оста эшедер ”, -  дип язып калдыра. Шактый вакыт үтсә дә, бөек мәгърифәтченең  бу фикере үзенең актуальлеген хәзер дә югалтмый һәм югалтмаячак!

  Димәк, бүген без сезнең белән эзләнү орлыгын дөрес салсак, эзләнүебезне табарга өйрәнсәк бу дәрестә иң оста кеше булырбыз.

            Мин сезне әдәбият фәне дәресе буенча үткәреләчәк "осталык дәресендә "  күрүемә бик шатмын. Мастер- классымның темасы:"Туган җирем -гүзәл ягым " темасы аша проект эшчәнлегенә чыгу.(8 нче сыйныф, рус гуппасы)

Максатым:  

          Уен технологиясе, заманча технология алымнарын: проект эшчәнлеге, тәнкыйди фикерләү алымнарын кулланып укучыларның сөйләм телен үстерү.

      Укытуы.  Мин сезгә осталык дәресемнең 5 алымын тәкъдим итәм.Уен,тәнкыйди фикерләү, синквейн, әдәби мәсьәлә алымнары аша проект эшчәнлегенә чыгу-баннер төзү.  Иң беренче эш итеп без "парын тап" дигән уенны башкарырбыз. Әлеге уенны без төркемнәрдә эшләрбез. Эшебезне башлаганчы, төркем җитәкчеләрен билгеләп үтәм.(төркем җитәкчеләре сайлана)

      Укытуы.   Сезнең алда фотографияләр һәм карточкалар ята. Сезгә дөрес итеп, менә шушы карточкаларны парлаштырырга кирәк. Ягъни хикәянең нинди фотога туры килгәнен ачыкларга  һәм фоторәсемнең исемен язарга  кирәк.  Биремне үтәү өчен зо секунд вакыт бирелә. ( 30 секунд)

-Эшләрегез әзер булса, мин сүзне  1 нче төркем җитәкчесенә бирәм. Дөреслеген тикшереп китәбез. Фотоның исемен әйтергә, аңа туры килгән карточкадагы текстны укырга кирәк булачак!

1 нче төркем: кайбыч районы гербы

2 нче төркем: музей

Укытуы.  Алга таба 1 нче төркемдәге карточкаларда кайбер хәрефләр кызыл төс белән, ә икенче төркемдәге карточкаларның кайбер хәрефләре яшел төс белән билгеләнгән. Әлеге хәрефләрне билгеле бер тәртиптә куеп сүз төзергә кирәк булачак.

-Әзер булсагыз, 1 нче төркемнең нинди сүз килеп чыкты?

-1 нче төркемнең  (туган )сүзе килеп чыкты.

-2 нче төркемнең?

-2 нче төркемнең (көн)  сүзе килеп чыкты.

-Шулай итеп безнең "туган көн " дигән тезмә сүз килеп чыкты.

-Нинди туган көннәр була?

-Авыл яки районның туган көннәре буламы?

-Әйе, районыбызның оешуына 19 апрелендә 27 ел   булды.

 -  Хәзер мин сезгә әдәби мәсьәлә тәкъдим итәм:

2018(?)-27(?)=1991(?)

(Шушы өлештә кыска гына районыбыз турында мәгълүмат биреп китәргә мөмкин булуы турында әйтелә  )

Кайбыч районы Татарстанның көнбатышында урнашкан. Рельефы тигезлекләр, калкулыклар белән чиратлаша. Иң биек өлеше көнбатышы, алай да биеклеге 150-200 метрдан артмый. Рельефы формалашуда Бозлык чоры тәэсире зур, бозлык монда килеп җитмәсә дә эрегән сулар агымы, туңган туфрак эрү бу җирләрдә кабарынкы, батынкы урыннар барлыкка китергән.

Район аша Гөбенә, Зөя, Бәрле елгалары ага.

Район Чуаш Республикасының Комсомол, Ялчык, Янтык, Ормар, Татарстанның Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары белән чиктәш.

Район кире 1991 елның 19 апрелендә генә Апас районыннан бүленеп чыга.

Алга таба эшемне дәвам итеп, әйдәгез әле, синквейн алымын кулланып иҗат итеп алабыз! Хәзер мин сезгә бу алымны аңлатып китәм:

1. 1 нче юлга исем языла(синквейнның темасы була,бары тик бер генә сүз языла)

2.2 нче юлга шушы теманы ачыклаучы- 2 сыйфат.

3. 3 нче юлга 3 фигыль язабыз.(темага караган)

4.4 нче юл төп фикерне ачыклаучы фраза.

5.5 нче юлга темага карата әйтелгән синоним сүз.(1 генә сүз- исем язабыз)

 - Мин Сезгә хәзер юбилей сүзе белән төзелгән синквейн төзеп күрсәтәм.

Ә хәзер үзегез Кайбыч сүзе белән синквейн төзергә тәкъдим итәм. Язу барышында схемадан куллана аласыз.Сезгә бер минут вакыт бирелә.  ( 1 минут)

(комментарий: Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерергә, дөрес бәяләргә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә.)

Язып бетерсәгез, синквейннарыбызны укымый торабыз. Алар безгә проект эше өчен кирәк булачак! Сезнең өстәлләрдә А3 форматындагы  кәгазьләр ята. Районыбызның туган көненә карата проект эше башкарып китәбез. Баннер эшлибез!(Баннерның нәрсә икәне искә төшерелә( баннер-рәсемнәр белән эшләнгән мәгълүмати чыганак).   һәм инде мисаллар күрсәтеп китәргә була) Ике төркемдә дә  мәгълүмат җыелды.Шуларны А3 кәгазь битенә урнаштырып, баннерның  исемен һәм үзегез чыгарган бишьюллык шигырьне   (Синквейнны )язарга кирәк!

Сезгә 2 минут вакыт бирелә.  ( ике минут)

     (комментарий: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.)

Эшләр тәмам булса, проект эшләрен якларга чыгабыз.

Проектны яклау тәртибе:

1)Проект эшенең исемен әйтергә.

2)Хор белән узегез чыгарган шигырьне укып бирергә кирәк.(Төркемнәр проект эшләрен яклыйлар)

         Рәхмәт  Сезгә! Осталык дәресендә барыгызда актив, иҗади булдыгыз.  Хөрмәтле коллегалар, мастер- классымда  сезнен үзегезнең эшчәнлектә дә кулланырлык алымнар күрсәткән булсам,мин бик шат! Хәзер үзебезнең эшне бәяләү йөзеннән, эшчәнлегебезгә билге куйыйк!Смайликлар ярдәмендә  27 дип язылган санга  (парковка) үзбәяләрен куялар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...