КЫШКЫ УЕННАР
план-конспект урока на тему

Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

Кышкы уеннар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_ug.docx26.84 КБ

Предварительный просмотр:

 “Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе”МБГББУ

«КЫШКЫ УЕННАР»

әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

4 НЧЕ СЫЙНЫФ, РУС ТӨРКЕМЕ

 

   

                                                                Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

                                                                Мөхәммәтҗанова З.Р.

2018 нче ел.

  Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар” темасына укучыларның лексикасын баету.

 Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекмәләре булдыру. 2.Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.  3. Сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе  тәрбияләү.

 Көтелгән нәтиҗә

Шәхси нәтиҗә: Аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

Предмет нәтиҗәсе: Белемнәрне практикада куллана белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә уенга чакыра белү. Һава торышын әйтә белү.

Метапредмет нәтиҗәсе.

Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәтү.

Танып белү: Укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү.

Коммуникатив: Әңгәмәдешең белән аралашу калыбын төзү.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова. “Татар теле һәм уку китабы”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  4нче сыйныфы  өчен дәреслек, компьютер, кышкы уеннар туында слайд-презентация, карточкалар, сюжетлы рәсемнәр.

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Дәрес төре: Бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

Дәрес  этаплары:

I. Оештыру –мотивлаштыру этабы:

1)Дәрескә уңай халәт тудыру. (число, ай, атнаның нинди көне, ел фасылы)

   -ел фасылы?

  -кыш билгеләре?

-Кышкы табигать турында сөйләү.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

  1)Карточкалар белән эш.

III. Яңа теманы аңлату.

IV.Дәресне ныгыту.

V.Йомгаклау.

VI.Билгеләр кую.

VII.Өйгә эш.

Дәрес барышы:

I.  Мотивлаштыру-ориентлашу.

1.  психологик уңай халәт тудыру;

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Хәзер бер-берегезгә  “хәерле көн” теләгез.

 -Карагыз әле ,урамда нинди һава торышы?

-Кышкы салкын көн.Аз гына җил исә.

-Хәзер кышның кайсы ае?(гыйнвар). гыйнварның ничәсе?

II. Белемнәрне  актуальләштерү.  

-Әйдәгез ребусны чишәбез. (Ребус чишү, 2 нче слайд)

-Без сезнең белән “Кышкы уен” текстын укырбыз, шул текст буенча күнегүләр эшләрбез, кышкы уеннар турында сөйләшербез.  ( 3 нче слайд).

III. Уку  мәсьәләсен кую.

1. “Тәрҗемә” уены.(Укытучы  сүзне әйтә, укучылар җавап бирәләр.)

Татарча әйтегез ( слайдтагы сүзләрне тәрҗемә итү 4, нче слайдлар):   сани, лыжи, коньки, каток, снеговик.

Бу сүзләр безгә бүген дәрестә кирәк булыр.

2. “Сингл Раунд Робин”-обучающая структура, в которой учащиеся проговаривают ответы на данный вопрос по кругу один раз.

- Кыш  көне нинди уеннар уйнап була?Сорауга җавапны әзерлибез. 3нче номерлы укучы сөйли башлый.

 Рәхмәт. Димәк, укучылар сөйләве буенча,  кыш көне нинди уеннар уйнап була? Санап китик әле:(5 нче слайд)

чана  шуарга;

чаңгы шуарга;

тимераякта шуарга;

хоккей уйнарга;

          “Тау патшасы” уены уйнарга.  

Дөрес. Ә менә без сезнең белән укыячак  “Кышкы уен” хикәясендә балалар нинди уен уйныйлар икән? (Кар бабай ясыйлар)  

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1)Укытучы укый;

2)Текстны эчтән уку;

3)Текстны тәрҗемә итү; сүзлек өстендә эш;

4)  Текстны чылбырлап уку;

5).Ә хәзер биремнәрне игътибар белән тыңлагыз һәм үтәгез.

(Тэйк оф- тач даун-(Встать-сесть)-обучающая структура для получения информации)

Кайсы җөмлә текстта бар? (6слайд)Дөрес җавап булса, басабыз. Дөрес булмаса, утырабыз.

1) Урамда ап-ак кар ява. Урамда яңгыр ява.

2) Урамда кызлар уйныйлар. Урамда малайлар уйныйлар.

3) Малайлар кардан ак аю һәм кар бабай ясыйлар.

Малайлар кардан кыш бабай ясыйлар.

 4)Кар бабайга күмердән борын ясыйлар.  Кар бабайга кишердән борын ясыйлар.

5)Балалар шатланалар.

-Ни өчен кайберәүләр ялгышты?

-Текстны аңлап укымаганнар.

-Димәк, укучылар, белгәнегезчә хикәяне аңлап укырга кирәк. Шул чакта дөрес итеп җавап та бирә алырсыз.

6)((Континиус  раунд  робин –структура, в которой организовывается обсуҗдение какого – либо вопроса в команде)

Ә кар бабайны ничек ясыйлар соң? Командада  кар бабай ясау этапларын чәче озын булган кеше башлый.  Вакыт бетте. Сорауга  җавапны   ......сөйләсен  әле. (7 нче слайд)

 Йомшак карны алабыз һәм шарлар ясыйбыз. Беренче шар бик зур була, икенче шар – кечкенәрәк, өченче шар- кечкенә. Күзләрен күмердән ясыйбыз, ә борынын –кишердән. Аяклары һәм куллары бик кечкенә шарлар. Башына эшләпә ясыйбыз. Менә шундый кар бабай.

-Рәхмәт.

 7)Рефлексия . Ә хәзер үзегез кар бабай ясап карагыз әле. (Кисмә фигуралардан кар бабай ясау, пазлы җыю)(8слайд).   1торкемгә бирелгән сүзләрдән сыйфатларны табарга;  2торкемгә фигыльләрне табарга

-Кар бабай ясар өчен безгә 3 төрле зурлыктагы түгәрәк кирәк. Башына турыпочмаклык куябыз. Кулларына һәм аякларына кечкенә түгәрәк кирәк, ә күзләренә алардан да кечкенә түгәрәк куела. Борынына өчпочмак куябыз.

 V. Дәресне йомгаклау.

-     Сез ни өчен урамда уйнарга яратасыз?(9-12слайд)

  • Кыш көне нинди уеннар уйнарга була?
  • Ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк?

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Билгеләр кую.

Өйгә эш: (13слайд)

1) “Кышкы уен” текстын сәнгатьле укырга.

2) “Кышкы уен” текстының эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.  

3)  Буяр өчен рәсемнәр таратыла. Рәсем астына 5 җөмлә язарга.

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему "Кышкы уеннар" 4 сыйныф

Тема: Кышкы уеннар.Максат: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү;              "Кышкы уен" тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре бул...

ачык дәрес "Кышкы уеннар" 2 класс

"Кышкы уеннар"  дигән дәрес эшкәртмәсе һәм тест...

"Кышкы уеннар" темасын кабатлау

шушы дәрес эшкәртмәсе укучыларга теманы аңларга ярдәм итәр...

План-конспект на тему "Кышкы уеннар"

Максат :-яңа лексик берәмлекләр исәбенә укучыларның сүзлек байлыгын  арттыру һәм укучыларның тыңлар аңлау , диалогик һәм монологик күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләртерү дәрәҗәсен билгеләү....

План-конспект на тему "Кышкы уеннар"

Максат :-яңа лексик берәмлекләр исәбенә укучыларның сүзлек байлыгын  арттыру һәм укучыларның тыңлар аңлау , диалогик һәм монологик күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләртерү дәрәҗәсен билгеләү....

"Кышкы уеннар" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

2 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты....

"Кышкы уеннар" темасына презентация.

Презентация: "Кышкы уеннар"  (2 нче сыйныф,рус төркеме)....