Коллегам

На этой странице публиковать буду материалы для коллег

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл “Яшь журналист” түгәрәгенең эш программасы37.88 КБ
Microsoft Office document icon “Һөнәрчелек сүзләре” дәресенә технологик карта (5 сыйныф, татар төркеме)105.5 КБ
Microsoft Office document icon Укучым иншасы. “Туган ягым – “кара алтын” иле”46.5 КБ
Файл К.Тинчуринның “Американ” әсәреннән өзек инсценировкасы19.74 КБ
Microsoft Office document icon Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерүалымнары27.5 КБ
Microsoft Office document icon “Дуслык” дәресенә план. 4 сыйныф татар төркеме38 КБ
Файл Рафаэль Мостафин турында истәлекләрем18.44 КБ
Файл 9нчы сыйныфның рус төркеме өчен туган телне(татар телен) өйрәнүгә бирелгән өстәмә сәгатькәэш программасы38.71 КБ
Файл Ризаэтдин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы30.3 КБ
Файл Баулы районының легендар көрәшчесеУсманов Нургали Солтан улы истәлегенә багышланган милли көрәш буенча республика турын үткәр20.05 КБ
Файл 9 нчы сыйныф (рус төркеме) укучыларының татар теленнән БРТна хәзерлек графигы21.36 КБ
Файл “Билгеле үткән заман хикәя фигыль” дәресенә технологик карта (5 нче сыйныф рус төркеме)34.32 КБ
Microsoft Office document icon “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” кичәсенә сценарий38.5 КБ
Microsoft Office document icon Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби чара42.5 КБ
Файл 9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теленнән үткәрелгән әзерлек БРТ эш нәтиҗәләре үрнәге17.91 КБ
Файл “Салават күпере – дуслык күпере” дәресенә технологик карта (5 сыйныф, рус төркеме)26.07 КБ
Microsoft Office document icon “Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау” дәресенең планы29 КБ
Microsoft Office document icon Нәүрүз бәйрәменең сценарие36.5 КБ
Файл “Шигърияттә кунакта” әдәби-музыкаль кичәсенә сценарий24.99 КБ
Файл esse.docx25.83 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе

“1 нче урта гомумбелем мәктәбе”

5-8 нче сыйныф укучылары өчен

“Яшь журналист”

иҗат түгәрәгенең

эш программасы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гәрәева Л.Ә.

2016-2017 нче уку елы

Аңлатма язуы

 “Яшь журналист” иҗат түгәрәге укучыларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтне үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерү юнәлешендә эш алып бара. Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -  милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру балаларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт-мөмкинлекләренә уңай тәэсир итәрлек итеп оештырылырга тиеш. Әлеге “Яшь журналист” түгәрәге программасы шушыларны истә тотып төзелде. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә,  ана телебезгә   кызыксыну уятырга ярдәм итә; эстетик тәрбия бирү, аларның үз фикерләвен киңәйтү, аралашу культурасын үстерү, коллективта иҗади эшли белү сәләтен үстерүне күздә тота.

Бөтен кеше дә язучы, журналист була алмый. Әмма язма рәвештә үз фикерен логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, төзүчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк. Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша белү - бик кирәкле сыйфат. Әлеге түгәрәккә йөрү укучыларга үзләрендә бу сыйфатны үстерергә мөмкинлек бирә.  Иң мөһиме шул: төрле иҗади эшләр белән шөгыльләнгән укучыларның дөньяга үз карашлары, мөстәкыйль фикерләүләре булдырыла.

Яшь хәбәрчеләр белән эшләү укытучыдан да иҗади активлык сорый. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар матбугатына карата кызыксыну уятырга ярдәм итә.   Әлеге  программа  

Түгәрәкнең эше утырышлар дип аталса да, ул структур яктан традицион формадагы дәресләргә охшаган: оештыру, актуальләштерү, яңа материалны аңлату, ныгыту, йомгаклау. Дәресләрдә ныгытуга, ягъни гамәли эшкә, күнекмәләр бирүгә вакытның күпчелек өлеше сарыф ителә, кайбер утырышлар тулысы белән практик эшкә багышлана.

Программа атнасына 2 сәгать исәбеннән төзелде. Барлыгы сәгатьләр саны – 69. Түгәрәк атнаның чәршәмбе көнендә 13.30-15.30 сәгатьләрдә үткәрелә. Түгәрәктә 5-8  нче сыйныф укучылары шөгыльләнә.

 

Түгәрәк түбәндәге педагогик принципларга таяна:

Программаның максаты:

Журналист һөнәренең серләренә төшендерү, аның үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре  белән таныштыру; эзләнүчән шәхес формалаштыру.

  Бурычлары:

 -  вакытлы матбугать жанрлары, аның  төрләре белән таныштыру;

- газета чыгаруда иң кирәкле булган: тема табу, фактлар туплау, әңгәмә үткәрү серләренә төшендерү;

-  газета теле  үзенчәлекләрен өйрәтү;

-  газета-журналлар басу технологиясе турында мәгълүмат бирү;

-  укучының газета жанрларына караган материалларны дөрес итеп язарга өйрәнүләренә ирешү;

-  балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү, иҗат активлыкларын киңәйтү;

-  эстетик зәвык тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә: 

Журналист һөнәренең серләрен үзләштерү, аның үзенчәлекләре һәм нечкәлекләрен   аңлау һәм иҗат эшенә тартылу.

Эш методлары һәм формалары:

- лекция

- практикум

- конференция

- эшлекле уен

- иҗат ителгән әсәрләрне тәкъдим итү

- проект эше яклау

- очрашу-әңгәмә

- экскурсия.

Еллык планлаштыру

Шөгыльләрнең эчтәлеге        

Сәгатьләр саны

1.

Газета-журнал укый беләбезме?

8 сәгать

2.

Газета рубрикалары

11 сәгать

3.

Журналистикада жанр төрләре

4 сәгать

4.

Хәбәрче осталыгы

8 сәгать

5.

Телевидение

6 сәгать

6.

Риторика-чыгыш ясарга һәм аралашырга өйрәтүче фән

5 сәгать

7.

Радио

4 сәгать

8.

Һөнәри тәҗрибә туплау

7 сәгать

9.

 Күнекмәләрне гамәлдә куллану

14 сәгать

Календарь-тематик планлаштыру

Шөгыльләрнең эчтәлеге

Сәгатьләр саны

Дата

1

Оештыру эшләре.  (Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү)

1

7.09

2

Мәктәп сайты белән танышу

1

7.09

3

Массакүләм мәгълүмат чаралары турында белешмә.  Нәрсә ул максатчан аудитория?

1

14.09

4

Газета ничек ясала? Газеталарга күзәтүләр

1

14.09

5

Татар телендә чыгучы газета-журналлар. Син балалар матбугатын беләсеңме?

1

21.09

6

Газетадагы “полосалар”. Материалны компьютерда җыя белү

1

21.09

7

Мәктәптә “Яшь журналист” газетасын чыгару

2

28.09

8

Газета жанрлары

1

5.10

9

Рубрикалар

2

5, 12.10

10

Хәбәрчегә хас сыйфатлар.  Аралашу үзе сәнгать

1

12.10

11

Хәбәр язарга өйрәнәбез. Мәктәптә булган вакыйга яки факт турында язу

2

19.10

12

Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт

1

26.10

13

Мәкалә язу серләре

1  

26.10

14

Мәкаләгә исем кую

1

9.11

15

Мәкаләне коррекцияләү

1

9.11

16

Темалар аяк астында   

1

16.11

17

Интервью – иҗади гапләшү

1

16.11

18

“Хезмәткә дан” газетасы һәм Баулы телевиденисенә экскурсия

2

23.11

19

Газета -журналлардагы фотосурәтләр. Мәгънәләре.

1

30.11

20

Ничек фотосурәт төшерергә?

1

30.11

21

Репортаж. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу  

2

7.12

22

Редколлегия утырышы, материалларны урнаштыру  

2

14.12

23

Мәктәптә “Яшь журналист” газетасын чыгару

2

21.12

24

Корреспонденция- җәмәгатьчелек иътибарын проблемага юнәлтә

1

11.01

25

Сатирик жанрлар

1

11.01

26

Котлау язу

1

18.01

27

Реклама, белдерү  

1

18.01

28

 Татарстан балалар вакытлы матбугатына материаллар язу

2

25.01

29

Журналист тикшерүе

2

1.02

30

Телефон белешмәсе – журналистның ярдәмчесе

1

8.02

31

Телевидение җиһаны

1

8.02

32

Телевидение журналистының кыяфәте, этикеты

1

15.02

33

“Яңалыклар” чыгарылышы

1

15.02

34

Редколлегия утырышы

1

22.02

35

Мәктәптә “Яшь журналист” газетасын чыгару  

1

22.02

36

Видео. Төшерү серләре. Монтаж ясау

1

1.03

37

Риторика - сәнгатьле сөйли белү осталыгы

1

1.03

38

“Әниләр кичә”се оештыру. Газеталарны күрсәтү

2

15.03

39

Радио

1

22.03

40

Универсаль журналист

1

22.03

41

Профессиональ журналист белән очрашу

2

5.04

42

“Иң яхшы һөнәр” темасына әңгәмә

1

12.04

43

Яңа технологияләр. Электрон газета.

1

12.04

44

Конкурсларда катнашу

2

19.04

45

Г.Тукай туган көненә панорама - стенгазета чыгару

2

19.04

46

Татарстанның балалар вакытлы матбугатына мәкаләләр язу һәм җибәрү

2

26.04

47

“Яшьләр дөньясы” үзәге  журналистларында кунакта

2

3.05

48

“Табигатьтән илһам алабыз” экскурсиясе

1

10.05

49

Экскурсиядән алган хис-кичерешләрне “ак кәгазьгә төшерү”

1

10.05

50

Газетаны чыгарылышка әзерләү

2

17.05

51

Еллык нәтиҗәләр. Иң яхшы яшь хәбәрчеләрне бүләкләү.        

2

24.05

 



Предварительный просмотр:

Уку предметы: татар теле

Сыйныф: 5

Укытучы: Гәрәева Лениза Әзһәр кызы

УМК: авторлар Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова

Дәреснең темасы: Һөнәрчелек сүзләре.

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү.

Максат:

Белем бирү: һөнәрчелек сүзләре турында белемнәр формалаштыру, сүзлек байлыкларын арттыру;

Үстерелешле: дәрестә алган белемнәрне кирәкле ситуацияләрдә куллану;

 укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүдә шартлар тудыру;

Тәрбияви: хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү; һөнәр ияләренә ихтирамлы булырга өйрәтү.

Төп төшенчәләр: һөнәрчелеккә караган сүзләр;

Көтелгән нәтиҗәләр: Һөнәрчелек  сүзләрен  аера белү;  һөнәр сайлауга этәргеч ясау;

Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле

Предмет нәтиҗәләре:

шәхси: төрле һөнәрләр турында мәгълүмат туплау, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, мөстәкыйль эш күнекмәләрен ныгыту;

регулятив: үз эшләрен планлаштырырга өйрәтү, фикерләү һәм җөмлә төзү, үзбәя бирү.

коммуникатив: парлап һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләре камилләштерү.

Җиһазлау:

дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, . Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012; слайдлар  Power Point – һөнәрчелек сүзләре; эш дәфтәрләре; рәсемнәр; карточкалар

Кулланылган технология һәм структуралар: тәнкыйди фикерләү, РЭЛЛИ РОБИН, ТИМБИЛДИНГ, ФИНК ИНСАЙД ЗЕ БОКС, ФИНК РАЙТ РАУНД РОБИН, ЭЙ АР ГАЙД.

 Дәреснең этаплары.

Укытучы эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

 

 Универсаль уку гамәлләре.

I этап. Оештыру моменты.

 

Максат: Укучыларны активлаштыру, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру.

- Исәнмесез, хәерле көн балалар! Мин 1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Гәрәева Лениза Әзһәровна булам. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп хәерле көн телик.

                                 

-Рәхмәт, бүгенге дәресебез уңышлы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәм.      

-Исәнмесез! Хәерле көн!

-Әйтәләр.

Коммуникатив универсаль уку гамәле

1.Башкаларны тыңларга һәм аңларга өйрәтү. .

2.Куелган максат буенча  дөрес, төгәл сөйләм төзү күнекмәләре булдыру.

3.Төркемнәрдә, коллективта  эшләү күнекмәләре булдыру.

 Шәхси УУГ . 1.Күмәк эшчәнлеккә әзерләнү. 2.Үзеңне тоту кагыйдәләре турында төшенчә булдыру.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

   Элек өйрәнгән кагыйдәләрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.

 -Укучылар, сез татар теленең сүзлек байлыгын өйрәнә башладыгыз. Әйтегез әле, телнең сүзлек составын нинди фән өйрәнә?

- Әйе, дөрес. Бүген дә без сезнең белән аны өйрәнүне дәвам итәрбез. Укучылар, әйтегез әле, сезнең матур мәктәптә нинди һөнәр ияләре эшли?

 

-Дөрес җавап бирдегез. Ә нәрсә соң ул һөнәр (профессия)?

-Әйе, һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең бер төре. Ә сезнең әти-әниләрегез кем булып эшлиләр?

-Лексикология.

-Укытучы, китапханәче, җыештыручы, шәфкать туташы.

-Эш, эшчәнлек, шөгыль. Һөнәр ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык.

-Җаваплар тыңланыла.

Регулятив УУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Танып-белү УУГ : формалаштыру.

Коммуникатив УУГ:

 тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу.

 

III этап. Яңа материалны өйрәнү.

Укучыларны һөнәрчелек сүзләре  белән таныштыру.

Максат:

һөнәрчелек сүзләрен өйрәнүне оештыру.

Парларда эшләүне, эшләнгән биремнәрне бәяләүне оештыру.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишүдә укучыларны катнаштыру.

-Яхшы. Әйдәгез, экранга карыйк әле. Монда һөнәр ияләре күрсәтелгән. Сезгә аларны атарга кирәк.

Ә менә пердметлар, болар аерым бер һөнәргә генә хас әйберләр. Бу предметлар нинди һөнәр ияләренеке?

 

 - Укучылар, аерым бер һөнәр ияләре генә куллана торган сүзләрне нинди сүзләр дип атарга була? Һөнәр сүзенә нинди тамырдаш сүз ясап була?  

-Афәрин! Дөрес әйттек микән? Дәреслектән кагыйдәне укып китик әле. 99 нчы бит.

-Димәк, безнең бүген нинди сүзләр турында сөйләшәчәкбез?

Максат:

 Күнегүләрне эшләүдә катнашу.

Бер-береңә ярдәм итү.

 Эшләнгән биремнәрнең дөреслеген бәяләү.

 

Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

Атыйлар.

- Җаваплар.

-Һөнәрчелек сүзләре.

Китаптагы кагыйдәне уку.

-Һөнәрчелек сүзләре турында.

Шәхси УУГ: танып-белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

Регулятив УУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

Танып-белү УУГ

Тексттан, рәсемнәрдән яңа информацияне таба белү күнекмәләре булдыру.

IV этап.  Өйрәнгәннәрне ныгыту.

  Һөнәрчелек сүзләрен аера белү, дөрес язарга өйрәнү, мәгънәләрен аңлату. 

V этап. Проект эше.

Парларда эшләгәндә бер-береңә  ярдәм күрсәтү, оештыру.

 

 Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

-Ә хәзер, укучылар, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, теманы, сыйныф эшен язып куйыйк. (рәсемнәр таратам, тактага эләм)

-Һәр партада рәсемнәр ята. Алар аерым бер һөнәрләргә карыйлар. Ә тактада шул һөнәр ияләре язылган. Сезгә рәсем-предметларны үз һөнәр иясе астына беркетеп, кырыйларына шул предметның исемен язарга кирәк. Моны дәфтәрләрдә дә эшлибез. Баганалап языгыз, укучылар.

-Ә хәзер дәреслекләрдәге 200 нче күнегүне телдәнэшлик. Бу сүзләрне нинди һөнәр ияләре куллана икән? Чылбырлап җавап бирәбез.

-Без нинди сүзләрне укыдык?

Хат ташучы килеп керә.

-Исәнмесез! Бу 5 нче сыйныфмы?Мин хат ташучы...  

Мин сезгә хат китердем. Ашыгам, киттем. Сау булыгыз.

-Укучылар,  хат ташучы һөнәренә туры килгән нинди сүзләрен ишеттегез? Болар нинди сүзләр әле?

-Укучылар, әйдәгез хатны укыйк. Бу “Салават күпере” журналыннан икән! Ул журналны беләсезме?

ХАТ: Исәнмесез, укучылар! Без - журнал мөхәррирләре сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Чираттагы номерны чыгару өчен “Һөнәрчеләр иле” бүлеге җитми. Рәхим итеп,басма битләр әзерләп җибәрегез әле.  

Бу хатка 2 бирем салынган. Шуңа күрә, балалар, 2 төркем оештырабыз. Файлларга битләр, һөнәр ияләре сурәтләнгән рәсемнәр һәм җөмлә төзү өчен сүзләр салынган. Сезгә битләргә тиешле һөнәр иясенең рәсемен һәм сүзләрдән 2 җөмлә төзеп ябыштырырга кирәк! Исегездә тотыгыз: һәр җөмлә аерым бер төстән бирелгән. Сезгә 5 минут вакыт бирәм.

Булдымы? Ә хәзер һәр төркемнән бер укучы чыгып, әзерләгән битләрен яклый.

-Укучылар, бу җөмләдә нинди һөнәрчелек сүзләрен кулландыгыз?

-Укучылар, без бүген дәрестә төрле һөнәр ияләрен атадык. Алар әле тагын бик күп. Ничек кенә булмасын, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек. Татар халкы һөнәрле кешеләргә зур ихтирам белән караган. Алар турында зирәк мәкальләр уйлап тапкан. Экранга карагыз әле. Әйдәгез шуларны укып китәбез. (мәгънәләрен аңлату)

- Сезнең үзегезнең дә сайлыйсы килгән һөнәрләрегез бардыр. Кем булырга телисез?

Максат:

Парларда эшләүне оештыру, эшләнгән эшләргә контроль булдыру.

Дәреслек буенча эш оештыру.

Укучыларны проблемалы сораулар буенча фикер алышуда катнаштыру.

 

Язалар.

Эшлиләр.

Дәфтәрдә дә язалар.

-Балта остасы, программист (компьютерчы), укытучы, артист, табиб яки шәфкать туташы.

-Һөнәрчелек сүзләрен.

-Исәнмесез! Әйе.

-Журнал, газета, хат, телеграмма.

-Һөнәрчелек сүзләре.

-Әйе.

Укыйлар.

Әйтәләр.

-“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Һөнәрленең кул алтын”.

-Җаваплар.

Танып-белү УУГ

Материалны аңлап, үз фикереңне әйтү

Шәхси УУГ

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

Коммуникатив УУГ

Мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

Регулятив УУГ

1.Укытучы ярдәмендә дәрестә эшләнәчәк эшләрне  планлаштыру,  биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

2. Дәреслек материалы өстендә эшләгәндә үз фикереңне әйтә белүне булдыру.

 

VI. Йомгаклау.  Рефлексив-бәяләү этабы.

   Дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә, йомгак ясау.

VII. Өй эше бирү.

-Укучылар бүген без өйрәнгән һөнәрчелек сүзләре тормышта кирәк булыр микән?

-Үзегез өчен нинди файдалы фикерләр ишеттегез?

-Ә һөнәргә ия булганчы нишләргә кирәк?

Үзегезне ничек бәяләр идегез?

Үзбәя.

“яшел карточка” – мин материалны яхшы аңладым, иптәшемә дә булыша алам.

“сары” – кайбер күнегүләрне эшләгәндә кыенлыклар сиздем.

“кызыл” – ярдәмсез биремнәрне эшли алмыйм.

Мин дә сезнең белән килешәм (билгеләр кую).

 

-Яхшы! Өйгә биреләчәк эшләр сары һәм кызыл карточкалар сайлаган укучыларга материал буенча белемнәрен арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйм.

1.  Кагыйдәне истә калдырырга.

2. 201 нче күнегүдән һөнәрчелек сүзләрен язып алырга.

3. Һөнәрчелек сүзләрен кулланып, әти-әниләрегезнең һөнәрләре турында хикәя язарга.

Укучылар, өй эшен аңладыгызмы, сорауларыгыз юкмы?

-Шуның белән дәресебез тәмам. Миңа сезнең белән эшләве бик күңелле булды. Сау булыгыз.

-Әйе.

-Тырышып укырга, һөнәрле булырга, эшләргә.

-Укырга, белем алырга.

Үзбәя

Билгеләр кую.

-Булса  әйтәләр.

-Сау булыгыз.

Танып-белү УУГ

Анализ ясау күнекмәләре булдыру.

Коммуникатив УУГ

Үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү.

Шәхси УУГ

Нәтиҗәләр чыгару, үз мөмкинлекләрен бәяләү.

Регулятив УУГ

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Танып-белү УУГ:

Максатны аеру, проблеманы кую, чишү

Регулятив УУГ

1. Куелган максаттан  чыгып,  алымнар сайлап, уку эшчәнлеген куллана белүне үстерү.



Предварительный просмотр:

                                     

ТУГАН  ЯГЫМ –

“КАРА  АЛТЫН” ИЛЕ

Иншаны язды:

Баулы шәһәренең 1 нче санлы

 урта гомумбелем бирү мәктәбенең

                                                           9 нчы сыйныф укучысы

                                                  Солтанова Алия

Җитәкчесе:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гәрәева Лениза Әзһәр кызы

2016 нчы ел

                                                Баулым – минем туган ягым,

                                                                   Яздай якты гомер таңым,

                                                                   Синдәй җирләр тагын бар микән?

                                                                   Инде күпме илләр күрдем,                                                                    

                                                                   Кабат – кабат шуны белдем:

                                                                   Иң газизем тик син, син икән!  

                                                                                               Р. Вәлиева

          Баулы районы – Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе белән чиктәш  иң гүзәл төбәкләрнең берсе. Районның сокландыргыч табигате тау итәкләре һәм далалар пейзажының гаҗәеп берлеген тәшкил итә, ул текә калкулыкларга, һәм түбәнлекләргә дә бай. Горизонтка тоташкан киңлекләр күңелләрне көндәлек ыгы-зыгыдан читкә алып китә, җанны – бәхет, ә йөрәкне тормышны ярату белән тутыра. Мондый җирдә кеше иркен сулыш ала, шуңа күрә дә бу төбәк элек-электән төрле халыкларны үзенең матурлыгы белән җәлеп иткән, кешедәге яшерен иҗади көчләрне уяткан.

          Туган якны өйрәнү музеенда тупланган архив документларына караганда, Баулы елгасы буенда беренче авыл 1626 елда барлыкка килгән. Вакытлар узган саен, авыл зурайган, берничә утар оешып, тиздән алар, риваятьләр буенча, “баллы елга” исеме астында берләшкәннәр һәм Баулы дип атап йөртелә башлаганнар.

          Борын-борыннан Баулы җирендә яшәгән халыклар нигездә игенчелек, терлекчелек, сәүдә белән шөгыльләнәләр. 1917 елга кадәр Баулы волосте территориясендә алпавыт Ждановның спирт заводы бердәнбер промышленность предприятиясе булып санала, 7 тимерче алачыгы, 19 тегермән һәм ярма яргыч, 1 сарыклар абзары була. Ике меңнән артык кеше яши. XIX гасыр ахырында авыл волость статусы ала.

          1930 елның 10 августыннан Баулы районы административ берәмлек буларак теркәлә. Тарихи яктан караганда, район территориясендә элек-электән үк төрле милләтләр гомер сөрә. Аларга бергәләп гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы авырлыкларын күтәрергә, сугыштан соңгы елларда тыныч тормыш төзергә, туган илнең шатлык һәм кайгыларын уртаклашырга, балалар үстерергә һәм бәхеткә ирешергә туры килә. Бөек Ватан сугышы елларында Баулыда 8 мең кеше туган җирне саклау өчен фронтка китә, аларның күбесе яу кырларында ятып кала. Дүрт кеше Советлар Союзы Герое була. Якташларының каһарманлыгы истәлегенә Баулы шәһәренең Җиңү һәм Хезмәт Даны паркында бронза бюстлардан аллея эшләнгән һәм Мәңгелек ут яна.

          Район үсешенең яңа этабы 1946 елның сентябрендә Баулыда девон нефть чыганаклары табылу белән бәйле. Районга беренче нефтьчеләр аяк басканда, анда әле автомобиль юллары да, суүткәргечләр дә булмый, барлык объектларга электр да бирелмәгән була. Нефть промышленностеның үсеше районда авыл хуҗалыгын актив үстерергә ярдәм итә. Нефтьчеләрне бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен автомобиль юллары җәелә, яңа промышленность һәм агропромышленность предприятиеләре сафка баса. Поселок яшьләр һәм профессиональ кадрлар белән тулылана, үсә, зурая, яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт һәм мәдәният учереждениеләре төзелә. Нәтиҗәдә 1997 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә Баулыга республика дәрәҗәсендәге шәһәр статусы бирелә.

          Бүгенге көндә районда 38 меңгә якын кеше исәпләнеп, шуларның 23,2 меңе – шәһәрдә, ә 14,6 меңе авылда яши. Баулы җирендә төрле милләт кешеләре үзара дус-тату гомер кичерә һәм янып эшли: татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар һәм илебезнең башка халыклары.

          1946 елда республика территориясендә девон катламнарда гаять зур нефть чыганакларының ятуы ачыклана. Бу районда һәм гомумән бөтен Татарстанда гаять әһәмиятле вакыйга була. Илгә 160 млн. тоннадан артык нефть биргән Баулы чыганакларын эшкәртү әнә шул вакытта башлана. Нефть табылу Баулыны һәм гомумән районны үзгәртә, төбәктә промышленность һәм авыл хуҗалыгы үсешенә уңай шартлар тудыра.

          Куәтле “Баулынефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе төп нефть чыгаручы предприятиегә әверелә.

          Бүген әлеге идарә - республикабызның нефть тармагында иң эре предприятиеләрнең берсе. Иң яңа технологияләрне файдалану һәм “Баулынефть” идарәсе хезмәткәрләренең югары профессиональ осталыкка ия булуы аркасында, Баулы скважиналары тәүлегенә республикага 8–9 тонна җир мае бирә. Шул ук вакытта, Татарстан буенча уртача алганда 4 тоннага якын нефть чыгара. Болар барысы да берничә буын Баулы нефтьчеләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә генә мөмкин була.

“Алтын башак”, “кара алтын”

Ул Баулының берлеге,

Төзүчегә бурычлы, ди,

Шәһәрнең төзеклеге.

Йөрәк ялкынланып яна

Хас булып баулылырга,

Учындагы суны кысып

Ут чаткысы чыгара.

                    Р. Сафин

Баулы районында нефть 60 еллар элек чыгарыла башлауга карамастан, Баулы җиренә яшеренгән серләр җитәрлек, җир астындагы барлык хәзинәләр дә ачылмаган әле. Бүгенге темплар белән нефть чыгарганда Баулыдагы җир асты байлыклары запасы ким дигәндә тагын 50–60 елга җитәчәк.

Бүгенге көндә әйләнә-тирә мохитны саклау турынта кайгыртудан башка нефть чыгару турында уйларга да ярамый. Шуңа күрә “Баулынефть” идарәсендә зур Экология программасы эшләнгән. Бу программаны үтәү нефтьчеләргә авария очракларында табигатьне кара май агызып пычратмыйча нефть чыгарырга мөмкинлек бирә. Экология программасының эше инде бүген үк күзгә күренерлек: һава чистарды, чишмәләр чистартыла һәм төзекләндерелә, елгаларда һәм сулыкларда зарарлы матдәләрнең концентрациясе тиешле нормадан югары күтәрелми.

Шәһәр үсешендә дә “Баулынефть” идарәсенең роле гаять зур: аның бөтен инфраструктурасы идарә исәбенә киңәя. Нефтьчеләр булышлыгында шәһәр белән бергә якын-тирә авыллар да уңай якка үзгәреш кичерә.

Киләсе елга Баулы шәһәренә 20 яшь тула, ә Баулы җирендә нефть чыга башлауга 70 ел булды.

Баулы нефтенә 60 ел булганда, 1 нче номерлы скважина яңадан нефть бирә башлый.

Әгәр дә Баулыда нефть чыкмаган булса, кем белә, безнең тормышыбыз нинди булыр иде?!

Нефть – Баулының горурлыгы, “кара алтыны”!

Тел очымда җылы бер наз йөри,

Күңелләрдә - якты бер исем.

Туган ягым – телләремнән төшмәс,

Җырларымда йөргән җырым син.

Ф. Садыйкова

        



Предварительный просмотр:

К.Тинчурин «Американ» (өзек)

Мәйсәрә. Кара, кара Америка профессоры пәрәмәч ашый икән.

Дилбәр. Укыган халык ашарга ярата, ди әткәй.

Мәйсәрә. Кара әле, Дилбәр, кешегә әйтмәсәң, мин сиңа бер нәрсә сөйләр идем.

Дилбәр. Нишләп әйтим. Мин бит Чулак Фатыйма түгел. Сөйлә.

Мәйсәрә. Америкадан килгән мөселман профессоры бар бит, әйеме?

Дилбәр. Йә,йә.

Мәйсәрә. Әткәй мине профессорга кияүгә бирә.

Дилбәр. Ә профессор сиңа өйләнергә ризамы соң?

Мәйсәрә. Әй, ябалак, әйтәм ич, зур придан белән бит. Әти әйтә, акча барысын да эшли, ди.

Дилбәр. Кара әле, Мәйсәрә, син аңа кияүгә чыкма.

Мәйсәрә. Нигә?

Дилбәр. Америкада үзеңне чукындырсалар, үкенерсең.

Мәйсәрә. Нишләп чукындырсыннар? Әти әйтә шул профессорга кияүгә барсаң, әбәзиян тун тектерермен, ди.

Дилбәр. Әбәзиян маймыл була бит ул. Маймыл тиресе киеп йөрерсеңме?

Мәйсәрә. Әбәзиян нишләп маймыл булсын! Мех ул, кыйммәтле мех!

Габдуллаҗан, Искәндәр, Сәлим керәләр.

Искәндәр. Әфәнделәр, сезнең белән бер мәҗлестә булуыма мин бик шат! (Төртә, көлә) Гафу итегез, без, америкалылар.

 Габдуллаҗан. Зарар юк. Рәхим итегез, утырыгыз!

Искәндәр. Рәхмәт! Туташлар, рәхим итегез! (Урын күрсәтә)

Дилбәр. Мерси... (Реверанс ясый)

Мәйсәрә Дилбәрнең реверанс ясаганын күреп посып ала.

Габдуллаҗан. Профессор әфәнде. Америкада безнең эмигрантлар күпме.

Искәндәр. Бихисап.

Сәлим. Хәлләре ничек?

Искәндәр. Һәйбәт. Сезгә сәлам әйттеләр. Мөмкин булса, арыш сохарие җибәрүегезне үтенделәр.

Сәлим. Нигә? Мадди яклары начармыни?

Искәндәр. Юк, бик яхшы. Һәркемгә дә ватан кадерле бит. Аларның Русиядән килгән арыш сохарие ашыйсылары килә. (торып китә, одеколон алып сиптерә)

Сәлим. Профессор әфәнде, Америка татар тарихы хакында нәрсә ди?

Искәндәр. Бик шәп ди. Ул хәтта татар тарихын тикшерү өчен махсус алтмыш биш катлы бина төзетте. Һәм дә йөз сигез автомобиль хәзерләтте.

Сәлим. Нәрсә соң ул алай Америка татар халкын тикшертергә мәҗбүр итте?

Искәндәр. Мөһим бер ярлык. Болгар ханнарының, Арслан ханның ярлыгы. Без аның бер нөсхәсен таптык, ә менә икенчесе Русиядә ди. Шуны эзләп килдем дә мин монда. Сез аның турында берәр мәгълүмат бирә алмыйсызмы?

Габдуллаҗан. Юк, бирә алмыйбыз. Миндә ярлыклар юк. Мин бернәрсә дә белмим.

Искәндәр. Ә сез?

Сәлим. Мин... эһем... Габдуллаҗан әфәнде... рөхсәт итсә?..

Габдуллаҗан. Нәрсә такылдыйсың? Кеше бар дип уйлар. Юк дидем бит инде.

Искәндәр Мәйсәрә янына бара.

Сәлим. Ә теге бабаңнан калган ярлыклар кайда?

Габдуллаҗан. Тапты сүз! Мин каян белим? Әнә зиратка бар да сора үзеннән.

Мәйсәрә. Ай! Әти ул төртә!

Габдуллаҗан. Э-эһем, кирәк нәрсә булса сорагыз.

Искәндәр. Рәхмәт! Габдуллаҗан әфәнде, сезнең кызыгыз бик акыллы икән! Сөйләгән сүзе дөрес булса әгәр...

Мәйсәрә. Әткәй, без бая туй турында сөйләштек.

Габдуллаҗан. Туй турында? Ничек, профессор әфәнде, сез ризамы?

Искәндәр. Риза, әмма бер шартым бар.

Габдуллаҗан. Приданы?

Искәндәр. Юк, рәхмәт акчага мохтаҗлыгым юк. Сез придан итеп Болгар ханнарының ярлыгын бирсәгез иде менә.

Габдуллаҗан. Миндә һичбер төрле ярлык юк.

Искәндәр. Ә мин әйтәм бар.

Габдуллаҗан. Юк, профессор әфәнде, миндә ярлык-марлык юк.

Искәндәр. Алайса, гафу итегез, мин Муса әфәнденең кызы Дилбәргә өйләнәм.

Дилбәр. Мирси, мусио! (Реверанс ясый, Мәйсәрә аны килеп чеметә)

Габдуллаҗан. Хәерче бит ул. Өстенә кияргә күлмәге дә юк бит аның.

Муса. Ә син жулик. Урлашып баедың. Профессор әфәнде, минем кызым җырлый да, бии дә, пианинода да уйный белә, францусча да сөйләшә белә. Укымышлы. Кызым, әйдә җырлап күрсәт әле.  

Дилбәр. Оялам әткәй.

Муса. Җырла дигәч, җырла.

Дилбәр “Әллүки” көенә европача тавыш чыгарып җырлый. Реверанс ясый.

Искәндәр. Яшәсен милләт!

Дилбәр. Яшәсен милләт! (Реверанс ясый)

Муса. Биеп тә күрсәт инде кызым. Әпипәне биисеңме? Йә, йә, бас, кызым Әпипә, син басмасаң, мин басам. (Бию хәрәкәтләре ясый. )

Дилбәр “Во саду ли в огороде” формасында бии.

Искәндәр. (читкәрәк алып китеп) Габдуллаҗан әфәнде, ярлыкларны бирмәсәгез, Дилбәр туташны хатыным дип игълан итәм.

Габдуллаҗан. Җәмәгать, нишләргә соң? Ярый, Аллага тапшырдым. Риза. Ярлыкларны бирәм. (Мусага кизәнеп) У-у, күмер карагы!

Искәндәр. Хәзер үк кулыма тоттырсагыз гына. Җәмәгать, әфәнделәр, мин... өйләнергә булдым...  (Бер Габдуллаҗанга, бер Дилбәргә карый)

Габдуллаҗан. Ярый, ярый! Хәзер алып киләм. У-у, күмер карагы!  (Мусага кизәнеп чыгып китә).

Муса. Профессор әфәнде, зинһар байлыгына кызыкмагыз. Кызы акылсыз бит. Ә минеке милли алтын!

Габдуллаҗан керә.

Габдуллаҗан. Менә, кияү, рәхим ит! Бөтен бәхетемне кызым белән сиңа тапшырам. (Искәндәр алып язуларны карый)

Муса. Әйдә, кызым, киттек. Дөньяда акчага сатылмаган нәрсә юк икән. Америка профессорлары да сатыла икән. (китәләр)

Габдуллаҗан. Кияү, мунча ягарга кушыйкмы?

Искәндәр. Кушыгыз.

Габдуллаҗан. Ярый.

Чыгалар. Искәндәр белән Мәйсәрә генә кала.

Искәндәр. Ә син, Мәйсәрә, ак күлмәгеңне киеп чык. (Төртә)

Мәйсәрә. Һи-һи-һи. (Чыга)

Искәндәр. Мондагы халык үзе ярлыклы икән. (Ярлыкларны күтәреп чыгып китә.)

Мәйсәрә. (Кереп, Искәндәрнең киткәнен күреп) Әй, сиңа әйтәм, кая киттең?  Әткәй, әткәй! Качты, качты!

Габдуллаҗан. Нәрсә, ни бар?

Мәйсәрә. Әткәй, киявең качты!

Габдуллаҗан. Ә-ә! Харап булдык. Нәрсә карап тордың, чүпрәк баш!

Сәлим. Тсссс. Тегеннән булмасын! Утларны сүндер!

Габдуллаҗан. Ә-ә. Тссс.

Сәлим. Тсссс. (Әкрен генә чыгып китәләр)



Предварительный просмотр:

Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү

алымнары

           Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Шуңа күрә укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып һәм дәрестә төрле алымнар кулланып, аларны актив сөйләмгә тартырга тырышам. Иң беренче чиратта, аларда телне өйрәнү теләге уятырга тырышам. Һәр дәресне башлар алдыннан һава торышы, укучыларның кәефләре турында әңгәмә оештырам. Сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә уеннар зур әһәмияткә ия. Уен барышында укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар, яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр, бер – берсе белән аралашалар. Дәресләрдә “Могҗизалар кыры”, “Ватык телефон”, “Дәвам ит, сүз төзе, сүз уйла” уеннары уздырам. Алар укучыларның сүзлек байлыгын арттыра. Сюжетлы рәсемнәрне, картиналарны да еш кулланам. Чөнки рәсем, картина баланың хисенә тәэсир итә, сөйләмдә образлы сүзләр кулланырга булыша. Рәсемгә карап хикәя төзү – иҗади эш. Бу безнең дәресләрдә шактый урын ала.

       Югары сыйныф укучылары тема буенча җөмләләр төзеп кенә калмыйча, төрле күренешләр хакында үз фикерләрен әйтә белергә һәм аны исбатлый алырга тиеш. Дәресләрдә тәрҗемә эшләренә дә зур урын бирәм. Чөнки рус теленнән татар теленә дөрес итеп тәрҗемә итү бәйләнешле сөйләмнең барлык формаларына ия булуны сорый.

       Сөйләмнең диалогик формасы аралашуда күбрәк очрый һәм сөйләм эшчәнлегенең башка төрләрен тулыландыруны да үз эченә ала. Балаларның тыңлап аңлау һәм монологик сөйләм күнекмәләре дә камилләшә. Һәрбер дәрес укучының сөйләм телен үстерергә тиеш. Мәсәлән, дәрес материалында диалог бирелгән. Укучылар аны күз йөртеп яисә кычкырып укып чыгалар, бер укучы монолог итеп сөйли, аннары төп фикерне ачыклыйбыз һәм төркемнәрдә эш башлана: төп тема буенча фикер алышалар. Бу эшне тексттан соң да үткәрергә була. Укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр, нәтиҗәләр ясыйлар. Укыту дәверендә дәреслек һәм сүзлек белән эшләүгә аеруча зур урын бирәм. Яңа сүзләр белән җөмләләр төзетәм. Тестларга зур әһәмият бирәм. Балаларга татар теле укыту методикасын чит ил телләрен өйрәтү ысуллары белән туры китерергә тырышам. Татар теленең аралашу өчен кирәклеген аңлатам. Татар язучыларының, шагыйрьләренең иҗатлары турында да мәгълүмат биреп торам. Районыбыз язучыларын һәм шагыйрьләрен дә онытмыйм. Алар турында мәгълүмат бирәм. Рус телле балаларда татар теленә, сәнгатенә, мәдәниятенә, тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, программа нигезендә дәресләр, чаралар үткәрәм, вакытлы матбугат материаллары белән таныштырам. Укучылар бик теләп рефератлар язалар.

        Нәтиҗәдә, рус балалары татар телен яратып, дәресләргә теләп йөриләр, актив катнашалар, татар телен өйрәнергә тырышалар. Район күләмендә уздырылган чараларда актив катнашалар.



Предварительный просмотр:

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Тема: Мин дуслыкны ничек аңлыйм?

Максат: 1. Дуслыкның асылын ачыклау.

                  2. Балаларда дуслык, иптәшлек хисләрен үстерү, тәрбияләү.

                  3. Сөйләм телен үстерү.

Җиһаз: Дуслык турында Һ. Такташ, Р. Миңнуллин, М. Садри, Ә.Баянов, Г. Афзал, Р. Гамзатов шигырьләре, дуслык турында мәкаль -әйтемнәр, бөек кешеләрнең сүзләре.

Тактага “Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле” (мәкаль) дип язылган.

I.Оештыру өлеше.

II 1. Укытучы сүзе: Балалар, тактадагы мәкальне укып, сез бүген дуслык турында сөйләшергә җыенуыбызны аңладыгыз. Нинди була икән ул чын дуслык? Ул ничек сынала? Сыйныфташың сиңа ниндидер яхшылык эшләде, син аның белән дуслашасыңмы? Дусны тышкы матурлыгына, модалы киеменә карап сайлап буламы? Андый дуслык чын дуслык буламы? (сорауларны тактага язып куярга мөмкин). Без бүген шул сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.

Сез өйдә дуслык турында мәкаль һәм әйтемнәр язып килдегез, тыңлап карыйк әле.

2. Мәкаль һәм әйтемнәрне укучылар укый.

Аерылмас дустыңа онытылмас сүз әйтмә.

Ат алсаң тешен кара, дус булсаң – эшен кара.

Балык сусыз, кеше дуссыз тора алмый.

Буласы дуска ышанып, иске дустан аерылма.

Дошманны дус итә белү - һөнәр, дусын дошман ясаган – үләр.

Дус акчадан кыйммәт.

Дусың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.

Иске дусның берсе – яңа дусның йөзе.

Әйт дустыңны, әйтермен кем икәнлегеңне.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.

Берничә мәкальнең мәгънәсе аңлатыла.

3. Укытучы: Балалар, рус халкының дуслык турында нинди мәкальләре бар икән?

4. Укучылар рус мәкальләреннән мисал китерәләр.

Старый друг лучше новых двух.

Дружба дороже денег.

Не имей сто рублей, а имей сто друзей.

Скажи кто твой друг, и я скажу кто ты.

Друг познается в беде.

Сам погибай, товарища выручай.

С кем поведешься, от того и наберешься.

III Укытучы. Халыклар дуслыкны бик югары бәяләгән. Ягез, хәзер шагыйрьләребезне тыңлап карый әле.

Укучылар Һ. Такташның “Иптәшләр”, М. Садриның “Дуслык”, Р. Миңнуллинның “Дуслар”, Г. Афзалның “Дуслар идек” шигырьләрен сәнгатьле итеп укыйлар.

IV Укытучы. Укучылар, мәкаль һәм әйтемнәрне укыгач, шагыйрьләребезнең шигырьләрен тыңлагач, дуслык белән янәшә йөри торган нинди сүзләр хәтеребездә калды икән?

Укучылар бу сүзләрне атыйлар һәм сүзләрне атыйлар һәм сүзләр тактага, дәфтәрләргә языла: дус, тугырылык, дөреслек, хөрмәт, хаклык, бирелгәнлек, үз-үзеңне аямау, яхшылык. Сүзләрнең берничәсе белән җөмлә төзеп,дәфтәргә язып куярга мөмкин.

Укытучы. Укучылар, без дуслык турында бик күп белдек. Ә дуслыкка  капма – каршы хис нинди хис икән ул? Дус сүзенең антонимы нинди?

Укучылар дошманлык, дошман  дип җавап бирә.

Укытучы. Дөрес, дошманлык хисе, дошман сүзе. Хәзер дуслык белән беркайчан да янәшә йөри алмый торган сүзләрне әйтеп карыйк әле.

Укучылар хыянәт, кимсетү, хурлау, үзеңне өстен тоту, кешедән көлү, үзеңне генә ярату, ялган, астыртынлык, гайбәт сүзләрен атыйлар.

Укытучы. Дөрес, балалар, бу җан өшеткеч сүзләрнең берсе генә булса да, дуслык юкка чыга. Сезнең дусларыгызга карата ул сүзләрнең берсен дә кулланып булмыйдыр?

Укучылар, без этләрне дә, атларны да, песиләрне дә һәм башка бик күп җан ияләрен үзебезнең дусларыбыз дибез. Сез ничек уйлыйсыз, бу җан ияләре белән дуслык һәм кешеләр  дуслыгы арасында нинди дә булса аерма бармы икән?

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

V Укытучы. Әйе, бу җан ияләре сезгә никадәр якын, тугры булсалар да, кеше дусны алыштыра алмыйлар. Яхшы дустың белән шатлыгыңны уртаклашасың, кайгыңны да кичерүе җиңелрәк була. Мәкальдәгечә “Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле”.

Балалар, хәзер уйлап карыйк әле, дуслык нинди хис икән ул? Нәрсә икән ул дуслык?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укытучы. Дөрес, балалар. Дуслык – бик изге һәм тиз уалучан хис, чын дус булу өчен, дустыңны яратырга, хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәм кулын сузарга – дуслыкны сакларга кирәк.

 Мәктәп елларының дуслыгы гомерлек дуслык булырга мөмкин. Бер көнлек дус булмый. Сиңа дәрестә әйтеп утырган, өй эшен күчерткән кеше синең дустың буламы? Үзеңнең дустыңны кеше алдында көлкегә калдырсаң – син чын дус буласыңмы?  Кем белән ничек дуслашырга?

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне энәсеннән – җебенә кадәр өйрәнгән галим Дейл Карнеги дуслык турында болай дигән: “ Әгәр сез дуслар табарга телисез икән, башкалар өчен нәрсә дә булса эшләргә бөтен көчегезне бирегез”.

Атаклы авар шагыйре Рәсүл Гамзатов “Берегите друзей” шигырендә дуслыкны бик нык саклау кирәклеген искәрткән ( шигырьне укытучы укый)

VI Дәрескә йомгак ясала.

Укытучы. Балалар бу дәрестән соң уйлап карагыз әле, сезнең чын дустыгыз бармы? Яки сез үзегез чын дусмы? Фикерегезне иншагызда әйтерсез.

VII. Өй эше төркемнәргә бүлеп бирелә:

I. Инша “Минем дустым” (инша язганда тактада язылган сораулардан файдаланырга мөмкин).

II. Р. Мингалимнең “Дусларың гына булсын!” шигырен ятларга.

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була -

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп-уйлап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаяртып-көлеп була –

Дусларың гына булсын!

Күңелле яшәп була,

Үсеп һәм ныгып була,

Дошманны егып була –

Дусларың гына булсын!

VIII. Дәрескә йомгак ясап, билгеләр куела.



Предварительный просмотр:

Рафаэль Мостафинның әнисе Фатыйма Шиһабетдиновна турында истәлекләрем

Хөрмәтле кунакларыбыз, безнең  укучылар тиккә генә сезнең алда әниләр турында шигырь-җырларын башкармады. Минем сүзем Рафаэль Әхмәтович Мостафинның әнисе – Фатыйма ханым турында. Чөнки Рафаэль ага Мостафинның белем юлына китеп, укымышлы булуында, иҗат юлын коруында, искиткеч әдәпле  кеше булуында әнисенең роле зур. Аның һәр әсәрендә, һәр китабында Фатыйма апа чәчкән орлыклар ята.

Мин Рафаэль ага Мостафин белән Баулы телевиденисендә эшләгән чакта таныштым. Без – журналистлар аның Баулыга кайткан бер генә чагын да кулдан ычкындырмаска тырыша идек. Шул рәвешле республикада, илдә генә түгел, дөньякүләм танылган иҗади шәхес белән интервьюларны тамашачыларга даими җиткереп тордык.

Һәм менә шундый бер чираттагы очрашуыбыз (2004 нче ел) Рафаэль аганың сеңлесе Светлана ханымның йортында узды. Бу көнне аларның әниләре – Фатыйма Шиһабетдиновнаның туган көне иде. Гади генә туган көн түгел, ә бер гасырлык юбилей. Йортка йөзьяшәр әбинең балалары, оныклары, туганнары, якыннары җыелган иде. Һәм миңа менә шул көнне күркәм юбилейның катнашучылары белән дә, Рафаэль Мостафинның әнисе белән дә аралашырга туры килде.

Очрашу бик кызыклы иде. Ни өченме? Чөнки минем моңа кадәр дә йөз яшьлек кешеләрне төшерергә барганым бар иде. Әмма бу көнне мин тулысынча үз зиһенендә булган, үткәннәренең барысын да яхшы хәтерләгән һәм шуларны рәхәтләндереп сөйләп бирә торган, үз аягында йөри торган әби белән очраштым! Ул үзе:  “Мин үз гомеремдә дурт сугышны, әллә ничә патшаны кичердем”, -  дип сөйләде. Фатыйма апа һәр чорның шатлыкларын да, авырлыкларын да йөрәге аша уздырган. Иң авыр көннәре, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы вакытында булган. Ул бу сугышта ирен – Әхмәт Төхвәтулловичны югалткан. Шушы елларда балалары белән Ленинградтан биатасы-бианасы янына Оренбург өлкәсенә күчеп кайтырга мәҗбүр була. Ә Ленинградта бит инде алар иренең хәрби эше буенча килеп урнашкан булалар. Әмма язмыш җилләре Мостафиннарны Баулыга китерә:  Рафаэль ага, университет тәмамлап, бирегә эшкә кайткач, үзе янына әнисен, сеңлесен дә күчертә.

Тапшыру төшергән көнне мин үземне кызыксындырган сорауны ике баласына да бирдем: “Әниегезнең озын гомерле булуының сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?” Тапшыруны карап, җавапларны сез үзегез дә ишетә алырсыз (“Балаларда – тормыш дәвамы” тапшыруын карау. Автор: Лениза Гарифуллина (Гәрәева).

Бүген безнең очрашуда Рафаэль Мостафинның сеңлесе Светлана Әхмәтовна үзе дә бар. Ул минем үтенечем буенча менә шушы фотосурәтләрне һәм альбом алып килде (фотоларны карарга бирәм). Бу альбом тарихи кыйммәткә ия. Фатыйма әби Ленинградтан өстебездә нинди кием булды, шуның белән чыгып киттек, дип сөйләде бит. Блокадага кадәр хәрбиләрнең гаиләләрен эвакуацияләгәннәр. Мостафиннар гаиләсе - алар арасында. Китүчеләр барлык әйберләрен фатирларында калдырып киткәннәр. Сугыш тәмамлангач, Фатыйма апа Ленинградка бара. Фатирларында инде бүтән кешеләр яши. Ә сакланып калган бердәнбер нәрсә шушы альбом була. Күрәсең, тияргә беркем дә җөрьәт итмәгән.

Фатыйма әби 104 яшендә вафат була. Аның озын гомерле булуының сере - тормыштан риза була белү, кешеләрне ярату, тыныч, сабыр булу, матур яшәргә тырышуда булгандыр. Ә бу үз-үзең белән гармониядә яшәү дигән сүз. Аннан соң барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, диләр бит. Фатыйма әби динле булган. Һәм, сез ишеткәнчә, из зур теләге – балаларын укымышлы итү булган. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер биреп, балаларының абруйлыгын, иҗади дәрәҗәсен күреп, куанып яшәргә мөмкинлек насыйп иткәндер диясем килә.

Тапшыруымның исеме “Балаларда – тормыш дәвамы” дигән кебек Фатыйма Шиһабетдиновнаның тормышы Светлана Әхмәтовнада, оныкларында дәвам итә. Ә Рафаэль Әхмәтовичныкы әле тагын китапларында да.

Гәрәева Лениза Әзһәр кызы

09.12.2015



Предварительный просмотр:

“Килешенгән”                                                  “Килешенгән”                                                 “Килешенгән”  

МБ җитәкчесе:                                                 Милли белем бирү һәм тәрбия                      1нче санлы урта мәктәп

__________Д.М. Лотфуллина                        бирү буенча директор урынбасары:              директоры:

МБ утырышы беркетмәсе                               __________Г.М. Хәбипова                           __________Л.Р.Кәлимуллина

28.08.2015 ел                                                    28.08.2015 ел                                                   01.09.2015 ел

Баулы шәһәре 1нче санлы урта мәктәбенең

тара теле һәм әдәбияты укытучысы

Гәрәева Лениза Әзһәр кызының

9нчы сыйныфның рус төркеме өчен туган телне

(татар телен) өйрәнүгә бирелгән өстәмә сәгатькә

эш программасы

2015-2016нчы уку елы

Аңлатма язуы

Төп мәктәптә татар телен укытуның максаты – укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру.

Татар теленнән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучыларның коммуникатив эшчәнлеген һәм тел күнекмәләре дәрәҗәсен билгеләү өчен, бердәм республика тесты барышында төрле типтагы биремнәр файдаланыла. Укучыларның тәкъдим ителгән биремнәрне башкарып чыгуы аларның татар телен үзләштерү дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итә. Шунлыктан  укучыларда татар теленнән белем сыйфаты өчен җаваплылык та арта, белем бирүнең эзлеклелеген саклау принцибы тормышка аша, ә иң мөһиме, укучыдагы белем сыйфатына объектив бәя биреп була.  Шулай ук 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучысы системалы белем алса гына, бердәм республика тестын (БРТ) уңышлы әзерләнә һәм, анда катнашып, белем алуның югары баскычына күтәрелә ала.

             Бердәм республика тесты (БРТ) укучының мәктәп программасында өйрәнелгән фонетика, орфоэпия, орфография, лексика, фразеология, морфемика, сүз ясалышы, грамматика (морфология, синтаксис), пунктуация, сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү бүлекләрендә алынган белемнәрен гамәли куллана белү дәрәҗәсен тикшерү өчен үткәрелә.

          Бу туган телне (татар телен) өйрәнүгә бирелгән өстәмә сәгатьтә  укытуның традицион булмаган яңа формаларына һәм алымнарына зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе булган тестлар аеруча киң файдаланыла.

 

Максат

  1. Тыңлап аңлый, укый һәм яза алу

Үзе, гаиләсе, дуслары, кызыксынулары һ.б. турында язмача сөйли алу

Өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирү алу, тасвирлау

Үз шәһәрең, илең, туган телең һ.б. турында кыскача мәгълүмат бирү алу

Укылган текстка карата үз фикреңне белдерә алу

Персонажларга кыскача характеристика бирә алу

Аутентик прагматик текстларның төп эчтәлеген аңлый һәм алардан кирәкле мәгълүматны аерып күрсәтә алу

Сөйләмнең төрле коммуникатив типларына караган авыр булмаган аутентик текстларда теманы, төп фикерне билгели алу

Тел тоемлавыннан  һәм контексттан файдалана алу

Тексттан кирәкле мәгълүматны алу өчен, өлешләп укый алу

Төрле жанрларга караган адаптацияләнгән аутентик текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу

Текстның төп фактлары арасында логик эзлеклелек урнаштыра алу

Үрнәк буенча шәхси хат яза алу

Хатта адресаттан шәхси тормышы турында сорый, үз хәлләрңне хәбәр итә алу. Үтенеч белдерә алу

Рәхмәт белдерә алу

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана алу

Үз халкың турында мәгълүмат бирә алу

Тексттагы вакыйгаларны аңлау өчен, тел материалыннан һәм контексттан чыгып эш итә алу

Синонимнардан файдалана алу

  1. Гамәли күнекемәләргә ия булу

Татар теленең төп орфографик кагыйдәләренә бәйле күнекмәләр

Татар теленең төп орфоэпик кагыйдәләре закончалыкларына бәйле күнекмәләр

Җөмләнең коммуникатив төрләрен тану һәм куллану

Җәенке һәм җыйнак җөмләләрне куллану

Гади һәм кушма җөмләләрне куллану

Фигыльләрнең заман формаларын дөрес куллану

Сан, килеш, тартым кушымчаларын дөрес куллану

Җөмлә кисәкләрен үзара яраштырып куллану

Исемнәрне дөрес куллану

Алмашлыкларны дөрес куллану

Саннарны дөрес куллану

Рәвешләрне дөрес куллану

Бәйләгеч һәм модаль сүзләрне дөрес куллану

Татар пунктуациясенә караган кагыйдәләрне белү һәм тыныш билгеләрен дөрес кую

Башлангыч һәм төп гомуми белем бирү мәктәбендә үзләштерелгән темалар буенча лексик берәмлекләрне дөрес куллану

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен тану һәм алардан дөрес файдалану

  1. Белү, аңлау бүлеге

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә үзләштерелгән лексик берәмлекләрнең мәгънәсен белү, аңлау

Татар сөйләменә хас төп грамматик күренешләрне белү, аңлау

Татар сөйләменә хас төп җөмлә калыпларын белү, аңлау

Татар сөйләменә хас этикет нормаларын белү

Татар халкының тормышы, көнкүреше, мәдәниятенә хас үзенчәлекләрне белү

Татар теленең дөньяда тоткан роле турында белү

Бердәм республика тесты (БРТ) нәтиҗәләре буенча уңай билге алу өчен 9нчы сыйныф укучылары түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш:

  • тыңланган текстның төп эчтәлеген аңлау;
  • тыңланган тексттан кирәкле мәгълүматны аңлау һәм табу;
  • укылган текстның төп эчтәлеген аңлау;
  • укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аңлау һәм табу;
  • лексик-грамматик һәм орфографик күнекмәләргә ия булу;
  • билгеле бер тема, проблема буенча язма сөйләм һәм сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны язу күнекмәләренә ия булу;
  • сорауларга җавап биреп, шәхси хат язу.

Программаның эчтәлеге

Туган телне өйрәнүгә бирелгән өстәмә сәгатьнең эш программасы  төрле темалар, тестлар, текстлар белән тирәнтен эшләүне, бердәм республика тестына (БРТ) әзерләнүдә ярдәм итүне күздә тотып төзелде.  Туган телне өйрәнүгә бирелгән өстәмә сәгать  1 ел  уку елына исәпләнгән, аңа 34 сәгать вакыт  каралган.

       Бу сәгатьләрдә алдагы сыйныфларда алган белемнәрне тирәнәйтеп кабатлау, гомумиләштерү, текст белән эшләү күнекмәләре, анда сурәтләү чараларын табу һ.б. урын алган. Текст татар теле курсының төп терәк берәмлеге булып санала. Текстка анализ ясау дәресләре укучыларга сүзнең мәгънәсен, сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеген, «тәмен» дөрес тоя башларга этәргеч булып тора. Текстны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. 9 нчы сыйныф укучылары алынган белемнәрен сөйләм практикасында, язма эшләрдә, татар теленнән бердәм республика тестына (БРТ) әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр; әдәби сөйләм нормаларына ия булу, текст анализлый белү күнекмәләренә ия булалар.  

Программаның календарь – тематик планы

Темалар

Сәгатьләр саны

Эш гамәлләре

     Үткәрү  

     планы  

       Үткәрү

         факты

1

Үзем һәм гаиләм турында.

Туганлык  мөнәсәбәтләре.

Кереш контроль тест.

  2

      Сүзлек белән эш. Диалог, кыскача хикәя төзү.

      Тест.

     

02.09.15

09.09.15

2

Көндәлек тормышта аралашу.

  2

Тестлар.

Төрле ситауцияләргә диалоглар төзү.

16.09.15

23.09.15

3

Көндәлек режим. Буш вакытым.

  2

Сорау-җавап.

Тест демоверсияләре буенча эш.

30.09.15

07.10.15

4

Бәйрәмнәр. Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары. Котлаулар.

  2

Әдәби текст белән эш.  

          Котлаулар язу.

14.10.15

21.10.15

5

Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым. Минем дөньям һәм Интернет. Спорт уеннары.

  3

  Анкета тутыру.

Перфокарталар белән эш.

  Диктант язу.

28.10.15

11.11.15

18.11.15                      

6

Мин һәм минем дусларым. Дуслык.

  2

Хат язу.

Кроссвордлар ясау.

25.11.15

02.12.15

           

7

Кешенең тышкы кыяфәте һәм холкы.

  1

Текст өстендә эш.

Тестлар.

09.12.15

8

Мәктәбем һәм сыйныфым. Дәресләр. Түгәрәкләр, спорт секцияләре. Сыйныфташлар белән үзара мөнәсәбәтләр.

  2

Проект яклау.

Практик эш. Тестлар.

16.12.15

23.12.15

9

Һөнәрләр.

  1

Карточкалар белән эш.

13.01.16

10

Өлкәннәргә хөрмәт.

  1

Сүзлек белән эш.

20.01.16

11

Әйләнә-тирә дөнья. Йортым, фатирым. Туган шәһәрем.

  2

Практик эш.

Тест демоверсияләре буенча эш.

27.01.16

03.02.16

12

Туган як табигате. Табигать һәм кеше. Ел фасыллары. Экология.

  2

Текст биремнәре буенча эшләү.

 Интервью алу.

10.02.16

17.02.16

13

Татарстан Республикасы турында гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, халкы, елгалары, истәлекле урыннары.

 3

Текст өстендә эш.

      Инша язу.

      Тест.

24.02.16

02.03.16

09.03.16

14

Илләр һәм шәһәрләр.

 1

Текст өстендә эш.

16.03.16

 

15

Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял.

 2

Карточкалар белән эш.

Проектны яклау.

06.04.16

13.04.16

16

Татар халкының күренекле шәхесләре.

 2

Кроссворд буенча эш.

 Сорау-җавап.

20.04.16

27.04.16

17

Бердәм республика тестына әзерләнү буенча тест эшләре.

 2

Тест.

Тест.

04.05.16

05.05.16

18

Контроль эш.

Тест демоверсияләре буенча эш

 2

Тест.

Тест биремнәре.

11.05.16

18.05.16

Кулланылган әдәбият

1. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. З.М. Шаһгалиева. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче  мәктәпләренең 9нчы сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, «Мәгариф», 2008.

2. Р.Р. Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел. 9 класс. Укытучылар өчен методик кулланма. Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты.

3. Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Укытучылар өчен методик кулланма. Яр Чаллы, 2015.

4. Н. В. Максимов. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008;

5. Р.С.Нурмухаметова. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Казань, Издательство “Гыйлем”,  2015.

6. Н.А. Максимов, С.М. Трофимова, М.З. Хәмидуллина. Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”, 2000.

7. Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек, Казан, «Мәгариф», 2002.

8. Ф.С. Сафиуллина, Г.Б. Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, 1998.

9. Г.Р.  Галиуллина Татар теле, лексикология (таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә). Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

10. Ф.С. Сафиуллина, Г.Ә.  Нәбиуллина Татар теленнән тестлар (синтаксис). Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2006.

11.Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. Ял Чаллы, Россия федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы ЮҺБ ФДБМУ “Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты”,  2015.

12. К.В. Закирова. Иң матур сүз. Казан, “Мәгариф” нәшрияты. 2000.



Предварительный просмотр:

Гәрәева Л.Ә.

Татарстан Республикасы

 Баулы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

 "1 нче санлы гомуми белем мәктәбе"

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ ТӘРБИЯ ТӘГЪЛИМАТЫ

  Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре бастырылган китапларны укытучылар һәм әхлакый акыл белән яшәүче мөселманнарыбыз тиккә генә “өстәл китабы” дип атамыйлар. Гади генә әйткәндә, бу китаплар – җәмгыятьтә имин яшәү өчен тупланган кануннар җыелмасы ул. Эх, аларны барысы да укып, җаны-тәне аша уздырса тормышыбызда алдашу, урлашу, кыйнашу, мәсхәрә итү кебек җан өшеткеч нәрсәләр булмас иде... Дөньябыз нинди якты һәм чиста булыр иде...

Дин эшлеклесе, казый, мөфти, педагог, мөхәррир-журналист, әдип, тарихчы, архивчы Ризаэддин Фәхреддин менә шул турыда хыялланган. Хыялланып кына калмаган, ул үзенең киң кырлы эшчәнлеге ярдәмендә халык арасында гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңне хөрмәт итү, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, әдәплелек кебек әхлакый сыйфатларны саклап калу өстендә эшләгән. Ә бу тема актуальлеген беркайчан да югалтмый, чөнки яшәү рәвеше, технологияләр үзгәрә барса да, кеше күңеле Аллаһы Тәгалә ничек яраткан шулай кала, аңа программалаштырылган чип ише нәрсә куелмый ич! Шуңа күрә искиткеч гыйлемле авторның хезмәтләрен бүгенге көндә алып карасаң да, алар нәкъ менә хәзерге заманга өчен язылган диярсең. Мәсәлән, “Әхлак гыйлеме” сериясендәге “Балалар өчен” китабыннан: “Тел – адәм баласының күңелендә булган ачу, мәрхәмәт, йомшаклык, катылык кебек нәрсәләрне ачып бирүче... Кешенең сәламәтлеге телне саклауда икәнлекне онытмагыз!” [5:56]; “Кыз балалар өчен генә” китабыннан: “Киемнәрегезне керле йөртмәгез, халык сөйли дип мода сөйләмәгез, модага әсир булмагыз, һәркем тарафыннан хуш күрелгән, ясалма булмаган киемнәрне киеп, моданы үзегезгә әсир итегез!” [5:78]; “Кыз балалар өчен” китабыннан: “Өй эчендә оста аш пешерүче булганда, яныннан аерылмыйча, аның һөнәрләреннән дәрес алыгыз, аның кебек пешерә белергә өйрәнегез, иң ясалма булмаган, ләкин ләззәтле ашлар хәзерли белегез!” [5:66]; “Олуглар вә бөекләр өчен” китабыннан: “Иргә барырга булганда, ир булачак кешенең акчасыннан элек холкын; кабиләсеннән элек динен, гүзәллегеннән элек һөнәрен сорагыз вә үзегезгә тиңдәш булганнарны ихтыяр итегез!” [5:86]. Ә бит күпме гаиләләр нәкъ менә пар килмәү аркасында таркала, уңган һәм укымышлы кызлар тиң булмаган “үлеп яраткан” егеткә кияүгә чыгып, бер-ике елдан соң бала белән ялгызы “ төп башына утырып” кала. Ә бит ярдәмгә килерлек киңәшләр Ризаэддин Фәхреддин китапларында ярылып ята!

Ризаэддин Фәхреддинның җитмештән артык китабы тәрбия мәсьәләләренә багышланган. Аларның исемнәре дә җисемнәре турында бер караштан әйтеп тора, кыска, әмма эчтәлекле: “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата”, “Шәкертлек әдәбе”, “Хатын вә тәрбия”, “Гаилә”, “Гимнастика әдәпләре”, “Сәлимә, яки Гыйффәт” һ.б. Ризаэддин әфәнде бик яхшы аңлаган: кешелек сыйфатларын саклап калуда, яшь буынны тәрбияләүдә бердәнбер таяныч – әхлак тәрбиясе. Ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Ризаэддин Фәхреддин ислам диненә, галим буларак, җитди фән итеп карый. Шуңа күрә ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый.  Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала. Хезмәтләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең хәдисләргә таянганы сизелеп тора.

Хәзер демократик дәүләт төзергә омтылган заманда гаилә тәрбиясе аксады.  Ата-аналардан тәрбия белән мәктәп шөгыльләнергә тиеш, өйдә вакыт юк дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә бит  Ризаэддин Фәхреддин дә тәрбиянең иң элек гаиләдә алып барылуын ассызыклый. “Бала тәрбиясе хакында булган хезмәтләрнең иң бөеге – аналар өстендәдер” ди ул [4:134]. Минемчә, монда “ана” сүзе гаиләне күздә тота да инде. Телевизордан психикага начар тәэсир итә торган фильмнар күрсәтелүенә, балаларның күп вакытларын саф һавада түгел, ә компьютер каршында уздыруына шикаятьләнәбез. Ә без шул балаларның әти-әниләре түгелме соң? Нигә соң без аларга боларны эшләргә рөхсәт итәбез? Безне тыңламыйлармы? Кем гаепле? Үзебез! Әлбәттә, “урамның” да тәэсире бардыр. Ничек кенә булмасын, бала өчен ата-ана җаваплы.

Әмма мин укытучыларның тәрбияви вазыйфасын һич кенә дә киметмим. Мәктәпне тормыштан аерып карап булмый. Һәр бала тормышта уңай һәм тискәре күренешләр белән очраша. Шул вакытта алар, яхшыны яманнан аерып, дөрес юлны сайлый белергә тиеш. Моңа өйрәтү – педагогларның да бурычы. Ә моның өчен өйрәтүче кешенең үзенең дә лаеклы булуы мөһим. Ризаэддин Фәхреддин: “Вәгазьләрне күңелләргә салыр өчен, үзең саф һәм әзер булу гына җитми, бәлки вәгазь сөйләүченең әүвәл үзе шундый булуы кирәктер” дигән [4:138]. Укытучысының пөхтәлегенә, белемлелегенә, тапкырлылыгына, төрле ситуацияләрдә аның үзен дөрес тотуына сокланган һәм аңа охшарга тырышкан укучылар бихисап. Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә Ризаэддин Фәхреддин: “Яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне әйтә [5:7]. Болардан аңлашылганча Ризаэддин Фәхреддин педагогикага җитди карый һәм яшьтән бирелгән тәрбиянең шәхес формалашуга йогынтысын аңлый. Ул җаны-тәне белән чын күңелдән шуларны аңлатырга тырышып яши. Мәгърифәт һәм белем тарата: хезмәтләрендә тормышны реалистик карашлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау, үстерү нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу хас.

Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Заман мәктәп алдына һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү кебек катлаулы бурычларын куя. Ә Ризаэддин Фәхреддин бу турыда 19 нчы гасыр башында ук: “Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә яраклы итеп укытыгыз” дип язган. БДИ кертеләчәген сизгән диярсең! “Әхлак гыйлеме” китабында тагын балаларны кечкенә чактан ук үзләре кылган гамәлләр өчен җавап бирергә өйрәтү зарур, тән җәзалары һәм башка төрле җәзалар кулланырга тиеш түгел дигән. Ә безнең җәмгыятьтә хәзер Балалар хокукы дигән закон бар. Гаҗәп! Ризаэддин Фәхреддиндә ике гасыр алдан күрү сәләте булганмыни? Минемчә, бу аның алгы карашлы булуыннан, һәрдаим үз-үзе өстендә эшләвеннән, камилләшү максатында туктаусыз белем алуыннан булгандыр.

Күренекле остазыбыз Ризаэддин Фәхреддин үзе дә матур тормыш корып, балалар, оныклар үстереп яшәгән. Минемчә, ул, табиб уйлап тапкан даруларын үзендә кулланып караган кебек, кәгазьгә төшерәсе барлык уйларын, киңәшләрен иң элек гаиләсендә, әйләнә-тирәсендә тормышка ашырган. Кызы Әсма Шәрәф истәлекләрендә болай дип язган: “Әткәй белән әнкәй үзләренең бергә үткән озын гомерләрендә чын мәгънәсе белән бик бәхетле булдылар. Бер-берсенә мәхәббәт, ихтирам, татулык, бердәмлек белән яшәделәр. Әнкәебез йомшак күңелле, ачык йөзле, сабыр холыклы, кешегә ягымлы булулары белән аны белгән һәр кешедә үзе турында яхшы истәлек калдырды. Әткәйнең эшенә лаеклы тормыш тәрбиясе кора алган” [4:95]. Димәк, Ризаэддин Фәхреддин тормышта барча кешеләргә үрнәк булып яшәгән. Аның гамәлләре кылганнарына, ә кылганнары гамәлләренә туры килгән.

Киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог буларак, Ризаэддин Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә. Бүгенге мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп вазифалары да шул. Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын барлау – белем, тәрбия өлкәсендә зур ярдәмчебез.

Әйе, бүген арабызда Ризаэддин Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләр җитми. Беренчедән, тәрбия эшендә акыл һәм гыйлемнең иң кыйммәтлесе – халыкта, аның күпъеллык тәҗрибәсендә. Икенчедән, милләтне саклап калыйк дисәк, балаларыбызга милли тәрбия бирергә кирәклеге бәхәссез. Укучыларга милли тәрбия бирү – тирән белем һәм күнекмәләргә ия булган, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Татар халкының күп гасырлар буенча тупланып, үсеп, камилләшеп килгән әхлакый һәм рухи тәрбия кануннарын гомумиләштереп, “халык педагогикасы”дигән төшенчәгә кертергә мөмкин. Нәкъ менә шушы халыкчан методика тәрбия эшендә безгә ныклы таяныч була ала. Милли мәгарифне үстерүдә, мәктәптәге укыту-тәрбия процессында педагогик хезмәтләреннән файдалансак, бик отышлы булыр.  

Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре бүген дә актуаль дибез, ә алардагы гыйбрәтле сүзләр алтын бәһасенә тиңләшерлек фикерләр булып кара бирәләр. Менә аларның тәрбия өлкәсенә караганнарының кайберләре:

  • Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе – дин өйрәтеп калдыру.
  • Тәрбиядән яраладыр тәрбия.
  • Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер.
  • Тәрбиялеккә өйрәтмәү тәрбиясезлеккә өйрәтү буладыр.
  • Дөньяда алтын булырлык кешеләрнең күбесе, кирәк булган тәрбия күрә алмыйча, туфрак булып җирдә калалар.
  • Ата белән ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас.
  • Тумышында кәкре булган нәрсә тәрбия белән генә төзәлми.
  • Гыйлем тарату халыкка ярдәм бирү өчен тырышу – иң гүзәл гайрәттер.
  • Халык арасында таралган бозыклык һәм фәхешлекнең сәбәбе язу белгәнлектән түгел, киресенчә, язу белмәгәнлек һәм тиешле тәрбия алмаганлыктан.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә түгел, тарих, география, биология, математика, информатика, хәтта рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә файдаланырга мөмкин дип уйлыйм мин. Ә инде әдәби түгәрәкләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар белән эштә, профилактик чараларда аларга таяну бигрәк тә кирәк!  

Мин болай да дәресләргә, педагогик мәсьәләләр буенча чыгышларга әзерләнгәндә бөек мәгърифәтченең гыйбрәтле сүзләрен, үтемле үгет-нәсыйхәтләрен мисал итеп алам. Алар миңа шәхси тормышымда да авыр чакларда юаныч булып тора. Ә шушы Укуларда катнашканнан соң мин тагын да илһамланып киттем һәм кабинетымда стенада (такта янында) Ризаэддин Фәхреддингә багышланган махсус урын ясарга уйладым. Монда билгеле бер даимилек белән алыштырылып торучы милли остазыбызның гыйбрәтле сүзләрен язып куярга уйлыйм. Темалары дәресләргә туры килгән чакта (ә моны оста укытучыга һәрвакыт туры китерергә була) бу сүзләрне сыйныф белән укып тикшерергә, алар өстендә уйланырга була. Шуны әйтәсем килә: Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында укыган чагымда мин Ризаэддин Фәхреддин мөхәррир булган “Шура” журналларын кулымда тоту бәхетенә ирештем! Әлбәттә, ул чакта ук “Шура”ның 20 нче гасыр башындагы татар журналлары арасындагы иң бай эчтәлекле, тарихта олугъ эз калдырган  журнал икәнен аңлый идем. Мин ул журнал саннарын авылыбыздагы (Ютазы районы Бәйрәкә авылы) тарих белән кызыксынучы ветеран-укытучыдан алып караган идем. Гарәп графикасы белән язылганга күрә андагы мәкаләләрне аңлый алмадым, ләкин тарихи хәзинәне кулымда тотуым белән горурланам. Әйтергә кирәк, институтта мин Ризаэддин Фәхреддин кебек язучылар үрнәгендә журналистика белән кызыксынып киттем һәм, институтны тәмамлагач, телевидениедә, газетада эшләдем. Әмма күңелем барыбер педагогикага тарткач, мәктәптә балалар укытырга күчтем. Форсаттан файдаланып, шушы Укуларны оештыручыларга рәхмәтемне әйтәсем килә. Шушы фәнни-гамәли эшемне язу вакытында мин бөек мәгърифәтчебезнең моңа кадәр өйрәнмәгән хезмәтләрен укыдым, аның турында язылган эшләр белән таныштым. Бу, һичшиксез, минем киләчәк педагогик эшчәнлегемә тәэсир ясаячак.

Әдәбият

1. Гайнуллин М. Риза Фәхреддинов. Татар әдәбияты тарихы.-Казан: Татарстан китап нәшрияте. 1985.

2. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. II кисәк. – Казан, 2006. – 200 б.

3. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. III кисәк. – Казан, 2007. – 192 б.

4. Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер = Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность / [төз.-авт. Д.Г. Гыймранова, Л.И. Гобәйдуллин, Р.Х. Миңнуллин]. – Казан: Рухият, 2014. – 148 б., рәс. б-н

5. Фәхреддинов Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән/Ризаэддин Фәхреддин. – Казан: Мәгариф, 2005. – 184 б.



Предварительный просмотр:

Баулы районының легендар көрәшчесе, батыры

 Усманов Нургали Солтан улы истәлегенә багышланган

милли көрәш буенча республика турын үткәрү сценарие

Үткәрү көне һәм вакыты:  

2016 нчы елның 12 нче марты,

10  сәгатьтә

( Командалар тезелә, тантаналы музыка яңгырый )

Лениза:

Хәерле көн, хөрмәтле көрәшчеләр, тамашачылар һәм легендар көрәшче,  Баулы районының күптапкырлы батыры Усманов Нургали Солтан улы истәлегенә багышланган турнир кунаклары!

Елена:

Добрый день, уважаемые участники соревнований, зрители и болельщики. Мы собрались с вами в этом зале, чтобы стать свидетелями незабываемого действия.

Лениза:

Милли көрәш буенча үткәрелә торган әлеге абруйлы турнирыбыз берьюлы берничә бурычны башкара: беренчедән, без якташыбыз, Баулы районың күптапкырлы батыры Нургали Солтан улының исемен мәңгеләштерәбез, икенчедән, шул рәвешле яшьләребезне патриотлык рухында тәрбиялибез һәм туган илебезне якларлык көрәшчеләр әзерлибез.

Елена:

Уже во второй раз на Бавлинской земле проходит  турнир по татаро-башкирской борьбе "Нургали - батыр", где примут участие самые сильные, ловкие и смелые борцы городов и районов Татарстана, Башкортостана и Оренбургской области. Давайте поприветствуем участников соревнований бурными аплодисментами!

Музыка

Елена:

Мы гордимся тем, что такой представительный, популярный в народе турнир по национальный борьбе, проходит в нашем районе. Здесь собрались сильные, признанные борцы. От всей души желаю  вам удачи, успешных выступлений.

Лениза:

Халкыбызның бер генә бәйрәме дә татар милли чәк-чәгеннән башка үтми. Бүген дә без сезне, хөрмәтле кунаклар,  чәк-чәк белән сыйлыйбыз. Рәхим итеп авыз итегез!

Чәк-чәк чыгарыла.

Елена:

Внимание, равнение на государственный флаг.

РФ и ТР гимннары яңгырый

Елена: 

Турнир носит имя Нургали Султановича Усманова, уроженца села Хансверкино Бавлинского района. Нургали Султанович любил этот вид спорта с детства, активно им занимался. Он отец заслуженного артиста Татарстана Виля Усманова,  мастера спорта РТ.

Лениза:

Вил Усманов үзе дә милли көрәш буенча  5 тапкыр Татарстан  һәм 17 тапкыр Баулы чемпионы булды. Әтисе исемендәге турнир уздыру – Вил Нургали улының изге хыялы, чөнки көрәш кешедә корыч характер тәрбияли.

Татар егете аягына басу белән көрәшә башлый. Көчле булганлыгын расларга тырыша, данын арттыра һәм яшәргә хаклы булуын күрсәтә. Көрәш  Сабантуйның бер өлеше генә булудан  күптән туктады, ул акрынлап һөнәри спортка әверелде. Хәзер сүз ... бирелә.

Елена:

Добропорядочность, мужество, храбрость, милосердие по отношению к сопернику, справедливость, честность и гуманность – таковы условия и критерии состязаний по борьбе корэш. Слово предоставляется ...

Музыка.

Елена:

 Мы желаем всем участникам турнира хороших результатов и отличного настроения. А украсят наш праздник ...

Елена: 

А сейчас микрофон я передаю главному судье турнира заслуженному артисту Татарстана, мастеру спорта РТ Вилю Нургалиевичу Усманову, который более подробно ознакомит вас с правилами соревнований.

Лениза:

Спортчыларга матур итеп көрәшүләрен, тамашачыларга күңелле тәэсир алуларын телибез!

Елена: 

Желаем спортсменам красивой борьбы без травм, зрителям – радостных эмоций.

Нәтиҗәләр чыгару. Бүләкләү.



Предварительный просмотр:

2015-2016 нчы уку елында 9 нчы сыйныф укучыларының

татар теленнән БРТна хәзерлек графигы

Максат: БРТын уңышлы тапшыру өчен укучыларның сыйфатлы әзерлеге 

Эчтәлекнең башкарыла торган элементлары

Вакыты

КИМ биремнәре

1

БРТ биремнәрен башкару буенча норматив документлар һәм инструкцияләрне өйрәнү

сентябрь

2.

2014, 2015 нче еллар КИМ белән танышу

сентябрь-октябрь

3.

БРТна әзерлек мәсьәләләре буенча  мәгълүмат бирү

cентябрь-октябрь

4.

Аудирование буенча биремнәр башкару

октябрь

1 нче бүлекнең А-1—А-7

5.

Укып аңлау буенча биремнәр башкару

октябрь-ноябрь

2 нче бүлекнең А-7—А-14

6.

Әзерлек (пробный) тесты

24.11

А-1-А-14 биремнәре

7.

Әзерлек тесты нәтиҗәләренең анализы

04.12

1 һәм 2 нче бүлекләр

8.

Лексика буенча биремнәр башкару

ноябрь

3 нче бүлек

9.

Грамматика буенча биремнәр башкару

октябрь - ноябрь

3 нче бүлек

10.

Әзерлек тесты

декабрь

В-4-В-18 биремнәре

11.

Әзерлек тесты нәтиҗәләренең анализы

декабрь

В (4-18) биремнәре

12.

Арадаш әзерлек тестына әзерләнү һәм үткәрү  

гыйнвар

А и В биремнәре

13.

Мәктәп дәрәҗәсендәге әзерлек (пробный) тесты нәтиҗәләрне тикшерү

гыйнвар

1-2 бүлекләр

14.

Укучылар аңлап җиткермәгән материаллар буенча коррекция кертү

гыйнвар

1-3 бүлекләр

15.

Хат язу буенча әзерлек эше

октябрь -апрель

4 С-1 бүлеге

16.

Дуска хатта хаталар өстендә эш

октябрь - апрель

С-1 биремнәре

17.

Бирелгән сөйләм ситуацияләре буенча репликалар язу

февраль

С-2 биремнәре

18.

Репликалар язу буенча әзерлек эшләре

февраль - март

С-2 биремнәре

19.

Татар теленнән БРТ бланклары тутыру буенча эш

февраль

БРТ бланклары

20.

Укучылар белән индивидуаль консультация

март

21.

Татар теленнән БРТ бланклары тутыру буенча контроль шөгыльләр

март

БРТ бланклары

22.

Әзерлек (пробный) тест

март

А,В,С биремнәре

23.

Әзерлек тесты нәтиҗәләренең анализы, укучылар аңлап җиткермәгән материаллар буенча тематик анализ үткәрү

март

А,В,С биремнәре

24.

Әзерлек (пробный) тестта түбән нәтиҗә биргән укучылар белән индивидуаль эш

декабрь - апрель

25.

Татар теленнән БРТ бланклары тутыру буенча репетицион эш

апрель

БРТ бланклары

26.

Татар теленнән компьютер тесты

апрель

А,В,С биремнәре

27.

БРТ тапшыру чоры вакытында укучыларга психологик ярдәм итү максатыннан әңгәмәләр

апрель -май

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:                                   Л.Ә.Гәрәева

 



Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

Укытучы

Баулы шәһәре 1 нче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Лениза Әзһәр кызы

Дәрес

Татар теле

Сыйныф

5

Дәрес темасы

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Дәрес тибы

ГКФ

Максатлар

1. Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү

2. Бу фигыльләрне танып белү күнекмәләре булдыру өчен шарт тудыру, файдалана белергә өйрәтү

3. Яхшы укуга карата ихтирамлы караш тәрбияләүне дәвам итү

Универсаль уку гамәлләре:

 Шәхси УУГ

Метапредмет күнекмәләр булдыру:

Коммуникатив УУГ

Регулятив УУГ


Танып-белү УУГ

Үз мөмкинлекләреңне аңлап, үзеңә дөрес бәя бирү

Аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү

Белем үзләштерү дәрәҗәсен искә алып аның нәтиҗәсен күз алдына китерү (прогнозлаштыру)

Аңлап уку; кирәкле мәгълүматны аерып ала белү, төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү

Дәреслек

Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова “Татар теле”  5 нче сыйныф, Казан: Татармультфильм, 2014.

Җиһазлау

Дәреслек, методик ярдәмлек, мультимедиа проекторы, презентацион материаллар, Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”, карточкалар

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I Оештыру

Максат: психологик уңай халәт тудыру

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле иртә, агачлар,

     Хәерле иртә, кошлар,

     Хәерле иртә, табигать,

     Хәерле иртә, дуслар.

     Хәлләрегез ничек?

  • Настя, хәлләрең ничек?
  • Укучылар, әйдәгез, дежур Настяга сорауларыгызны бирегез.
  • Исәнмесез!

  • Рәхмәт, әйбәт.
  • Минем хәлләрем әйбәт.
  • Бүген нинди көн? (Бүген болытлы көн)
  • Бүген атнаның кайсы көне? (Бүген дүшәмбе)
  • Хәзер нинди ел фасылы? (Хәзер кыш)

II Өй эшен  тикшерү

Максат: укучыларның мөстәкыйль эшли алуларын тикшерү

  •  Укучылар, ә хәзер алдагы дәрестә бирелгән өй эшен тикшереп китик. 1) 26 нчы биттәге 5 нче күнегүне эшләргә, 2) ала, бирә, чыга фигыльләрен юклык формасында зат-сан белән төрләндерергә, 3) юклык формасы кергән табышмаклар язып килергә иде)
  • (Укучылар өй эшләрен укыйлар, дөреслеген тикшерәләр)

III Актуальләштерү

Максат: белгәннәреннән чыгып, белмәгән материалны ачыклау

  • Ә хәзер экрандагы презентациягә  карыйк. Укучылар, сүзләрне укыгыз әле.
  • Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Алар кайчан эшләнгән эш яки хәрәкәтне белдерәләр? Они выражают действие какого времени?

- Шулай булгач, болар нинди фигыльләр?

  • Алды, басты.

  •  Нишләде?

  • (Прошедшего времени) Үткәндә булган эш яки хәрәкәтне белдерәләр.
  • Үткән заман хикәя фигыльләр.

IV Уку мәсьәләсен кую

Максат: Теманы, проблеманы формалаштыру

  • Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез?
  • Әйе, үткән заман хикәя фигыль турында – о прошедшем очевидном времени глагола изъявительного наклонения.
  • Хәзер күрсәтелгән слайдтагы фигыльләрнең тәрҗемәсен табыйк.

  • Кайсылары билгеле үткән заман хикәя фигыль була?
  • Ә калганнары?
  • Әйе,  хәзер үткән заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып карыйк инде. Определим  значение прошедшего очевидного времени глагола изъявительного наклонения.   Димәк, үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?
  • Ә хәзер дәфтәрләргә число һәм теманы язып куегыз.

- Үткән заман хикәя фигыль турында.

  • Тора - стоит, торды - встал, ашый - кушает, ашады - ел, юына - моется, юынды - мылся, киенә - одевается, киенде - оделся.
  • Торды, ашады, юынды, киенде.

-  Хәзерге заман хикәя фигыльләр.

 - (Действие, которое было в прошедшем очевидном времени. ) Ул сөйләп торган вакыттан алда булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерә.

V Уку мәсьәләсен чишү

Максат: Теманы ачу, проблеманы чишү өстендә эш

  • Укучылар, әйтегез әле, бу төр фигыльләр нигез фигыльгә  нинди аффикслар ялганып ясалган? Эти глаголы образуются путём прибавления к основе глагола каких окончаний?
  • Димәк, үткән заман хикәя фигыльләр: ды,- де,- ты,-те  аффикслары кушып ясалалар. Бу аффиксларны ничек аерырга соң? Әйдәгез, таблицага карыйк. Ни өчен яз, аша сүзләренә -ды аффиксы ялганган?
  • Ни өчен кит сүзенә –те ялганган?
  • Яхшы, әйдәгез, югарыда китерелгән фигыльләрне җөмлә эчендә әйтеп карыйк.
  • Бу фигыльләр җөмләдә нинди кисәк булып киләләр?
  • Ә хәзер алган белемнәребезне дәреслекнең 27 нче битендәге кагыйдәне уку белән ныгытыйк.
  • Укучылар, әйдәгез, 3 нче күнегүнең биремен карыйк. Чиратлап укыйбыз.

ФИЗКУЛЬМИНУТ

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Аннары артка.

Уңга, сулга карыйбыз,

Алга карап торабыз.

Җилкәләрне селкетәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз.

Башларны алга иеп,

Бераз гына йоклыйбыз.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

  • Ә хәзер, “Уйлап әйт” уены. Бүген өйрәнгән аффикслар белән үзегез фигыльләр уйлап әйтегез.
  •  Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Әйдәгез, төркемдә эшләп алыйк. Кайсыларыгыз күбрәк сүз уйлап табар микән? Сезгә 5 минут вакыт бирәм (төркемнәрдә Файнд зе фиб структурасын куллану).
  •  Бик яхшы. Хәзер дәреслектәге      4 нче күнегүгә күчик. Биремен укыйбыз һәм башкарабыз.
  • Сез үзегезнең, иптәшегезнең нәрсә дә булса эшләгәне турында әйттегез. Әйдәгез, хәзер яныгыздагы күршегез белән “Син кичә нишләдең?” темасына диалог төзеп карагыз (парларда эш). Составьте диалог с соседом на тему “Что ты делал вчера?”.
  • -де, -ты аффикслары ялганып ясалган.

  • Чөнки алар сузык һәм яңгырау тартык авазга бетә.

  • Ул саңгырау тартыкка бетә.
  • Ул китап алды. (Он взял книгу)          Ул идәнгә басты.(Он наступил на пол)    
  • Хәбәр.

(Кагыйдәне укыйлар)

  • Үткән замандагы фигыльләрне табарга. Алар ничек ясалган?  (Башта телдән башкаралар, аннан дәфтәрләрдә язалар)

(Укучылар укытучы артыннан кабатлыйлар)

  • Сикерде, карады, яратты, уйлады, укыды, язды, кисте һ.б.

 (Карточкалар таратыла. 1,2, 3, 4нче номерлы укучылар бер-бер артлы үз почмакларына сүзләр язалар, аннан аларны иптәшләренә укыйлар. Соңыннан сүзләр санала, иң яхшы төркем билгеләнә.)

  • Фигыльләрне тиешле алмашлыклар белән әйтергә. (әйтәләр)

  • (Күршеләре белән диалог төзиләр, сөйлиләр)

VI Рефлексия

Максат: Дәрес максатына нинди юллар белән ирештек? Ниләр белдек? кебек сорауларга җавап бирү

  • Укучылар, без сезнең белән бүген нинди тема өйрәндек?
  • Ниләр эшләдек?

  • Авырлыклар булдымы?
  • Димәк, бу теманы үзләштереп белем алдыгыз, үткән заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.
  • Билгеле үткән заман хикәя фигыль.
  • Укыдык, тәрҗемә иттек, яздык, диалог төзедек, хикәя фигыльләрне үткән заманда куярга өйрәндек.

 (Авырлыклар булса, әйтәләр)

VII Бәяләү

Максат: укучыларның үз уңышлары һәм уңышсызлыкларының сәбәбен ачарга, эшчәнлеген бәяләргә өйрәтү

  • Укучылар,  “Светофор” уенына вакыт җитте. Алдыгызда яткан  төсле карточкаларны кулларыгызга алыгыз. Димәк, без нишлибез?
  • Әйе. (Тактаның сул ягы ачыла, анда бәяләү күрсәтелгән). Теманы бик яхшы аңладым, иптәшемә ярдәм итә алам, дип  уйлаучылар кызыл карточка күтәрә, теманы уртача аңладым, иптәшемә ярдәм итә алмыйм, дип уйлаучылар – сарыны, аңламаучылар – яшелне.
  • Яхшы. Мин сезнең бәяләрегездән чыгып, журналга билгеләр куярмын.
  • Бүген алган белемебезне бәялибез.

  • (Бәяләү карточкалары белән эшлиләр)

VIII Өй эше бирү

Максат: мөстәкыйльлеккә өйрәтү, үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремнәрне сайлап алу күнекмәсе булдыру

  • Ә хәзер көндәлекләрегезне алып, өй эшләрен язып куегыз. 1) 27 нче биттәге 6 нчы күнегүне язып эшләргә; 2) үткән заман хикәя фигыль кергән ике мәкаль язып килергә; 3) Эшләде сүзен ничек күз алдына китерәсез, шуны рәсем итеп ясап килергә.
  • Дәрес бетте. Сау булыгыз.
  • (Көндәлекләренә өй эшен язалар)

  • Сау булыгыз.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

Валиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә тетер телен укыту методикасы”, Казан: Раннур, 2000.

Закирова К.В. “Иң матур сүз” уку китабы. “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

Хайдарова Р.З. Татарский язык в таблицах. Наб.Челны, 2014.

Хайдарова Р.З., Галиева Н.Г. “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, Казан: Мәгариф, 2009.



Предварительный просмотр:

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Акрын гына “Бәйрәм бүген” җыры ишетелә.

Беренче укучы.

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Моңсыз идек, Тукай безне моңлы итте.

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап, Тукай, туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне.

Икенче укучы.

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкып, кар сулары аккан чакта, шаулап-гөрләп яз ае  - апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.

Өченче укучы.

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган.

Тартыш белән үткән көннәрең,

Шуңа күрә искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле

Кара, Тукай, бүген текәлеп.

Халкың килде сиңа мәхәббәтен

Ак чәчәкләр белән белдереп.

Дүртенче укучы.

Габдулла Тукайның балачагы бик авыр була. Аңа 3 яшь булгач, кечкенә Габдулланың әнисе үлеп китә. Әни назын татырга да өлгермәгән сабый ниләр генә күрми! Кулдан-кулга, авылдан авылга күчеп үтә аның балачагы. Дөнья аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар бирсә дә, аның авылына, кешеләргә, теленә хөрмәте зур була!

Бишенче укучы.

Габдулла Тукай кечкенәдән үк моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Тукаебызның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән үк белем алырга, эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга, табигатьне сакларга өнди. Ә хәзер шул шигырьләрнең берничәсен тыңлагыз.

Алтынчы укучы.

Әле укый белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң матур бер җыр -  дибез.

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шүрәлеләр –

Безнең дуслар барысы да.

Шигырьләр:  “Кызыклы шәкерт”

                     “ Эш беткәч уйнарга ярый”

                     “Бала белән күбәләк”

Беренче  укучы.

Габдулла Тукайның балачагы авылда үткән. Бик авыр тормышта булса да, җыр, бию, җырлы-биюле уеннарны бик яраткан.

Татар халык биюе.

Икенче укучы.

Габдулла Тукай безгә бик күп табышмаклар да язып калдырган. Әйдәгез әле, дуслар, табышмакларның җавапларын табыйк.

1. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була? (Җәй)

2. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була? (Көз)

3.Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Еглап елгалар,

Яшләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара? (Яз)

4. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак, туган? (Кыш)

Өченче укучы.

Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә өзек укырмын, ә сез әкиятнең исемен атарсыз.

Нәрсә бу, качкынмы, җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу.

Борыны кәп-кәкре, бөгелгәндер,

Тәмам кармак кеби.

Төз түгелдер куллар, аяклар да

Ботак, тармак кеби...

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!

Дүртенче укучы.

Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Әйе, ятим бала якты йолдыз булып балкыды. Сүнмәс йолдыз булып калыкты.

Бишенче укучы.

Сөекле шагыйребез шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез. Аның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Өченче укучы.

Өебезне нурландырып торган

Бу рәсемгә һаман баш иям.

Син бит халкыбызның горурлыгы,

Бөек шагыйребез син – диям!

Туган телне яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай.

“Туган тел” шигыре. (сәхнәләштерелгән)

Беренче укучы.

Бүгенге бәйрәмебезне шушы шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь.

Син мәңгегә безнең арада.

Мәңге көләч шигырьләреңнән без

Туган халкым кодрәт, көч ала.

Барлык укучылар бергә “Туган тел” җырын башкаралар.

 



Предварительный просмотр:

“Җир йөзендә муза-изге исем,  

Бер-берсенә якын җисеме.

Бөеклеге белән туганнар бит

Байрон, Пушкин, Тукай, Нәсими”

                                  М.Сираҗи.

1 нче алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

2 нче алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар!

1 нче алып баручы:

Салкын кышлар үтеп,

Яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

2 нче алып баручы:

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген!

Тукай көне-

Безнең бәйрәм!

1 нче алып баручы:  Без бүген татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнен  билгеләргә җыелдык. Туган теле- татар теле булган һәрбер кеше өчен бу көн- зур бәйрәм. Бәйрәмебезне Г.Исхакый сүзләре белән атадык: “Тукай яши. Тукай яшәячәк.  Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк “.

2 нче алып баручы:  Тукай биографиясе - дөнья тарихындагы иң  драматик биографиянең берсе: аның гомере егерме җиде яшендә өзелә.  Дүрт ай ярымлык  чагында әтисез кала.  Шуннан кулдан-кулга,  авылдан- авылга күчеп йөрүләр,  ятимлек, кимсетүләр, салкын мосафирханәләр һәм бу аның ахыргы көннәренәчә дәвам итә...  Ләкин никадәр газаплар кичерсә дә, Тукай бу фаҗигале, кыска гомер юлын горур атлап уза, шагыйрь буларак үзенең гражданлык бурычын үз халкына , аның киләчәк бәхете хакына армый -  талмый хезмәт итүдә күрә.

1 нче укучы:

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,

Күңелемдә балкый , маяк булып,

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

Кем уйлады икән, ятим бала

Якты йолдыз булып калыр дип,

Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә калыр дип.

1 нче алып баручы:  Әйе, шагыйрь мәңге  халык йөрәгендә, халык күңелендә балкый. Аның шигырьләре буыннан –буынга яратып укыла, әсәрләре бала чактан ук күңелгә кереп урнаша һәм гомер буе онытылмый, җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт  тәрбияли.

2 нче алып баручы:  Г.Тукай ун мең юлдан артык шигырь һәм күпсанлы проза әсәрләре язып калдырды.  Шулар арасында  лирик шигырьләр, сатирик әсәрләр, сәяси һәм социаль мәсьәләләрне яктырткан мәкаләләр, балалар өчен язылган шигырьләр һәм әкиятләр бар.

1 нче алып баручы:  Балалар өчен язган әсәрләрендә -  хезмәтне сөю һәм эшчәнлеккә өндәү, онытылмаслык изге һәм данлыклы исем бары тырыш , намуслы хезмәт нәтиҗәсендә генә була, дигән фикерләр үзәк урынны алып торалар.

Укучылар    Г.Тукайның “Эшкә өндәү”,  “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен  яттан   сөйлиләр.  

2 нче алып баручы:  Г. Тукай иҗатындагы актив темаларның берсе- табигать лирикасы. Шигырьләре аша балаларда  хайваннар, кошлар һәм үсемлекләргә  карата  дуслык, миһербанлык мөнәсәбәтләре тәрбияли, табигатьнең балаларга бик үк таныш булмаган серләрен аңларга ярдәм итә торган шигырьләр яза.

Укучылар тарафыннан “Кошчык”,  “Яңгыр” шигырьләре яттан укыла.

1 нче алып баручы:  

Телсез идек, Тукаебыз телле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

2 нче укучы:

Синең  шигырьләрең – тел ачкычы,  

Һәрбер сүзең – безгә васыять.

Мин горурмын, Тукай, телем ачтым,  

“Тукай теле”н, “Пар ат”ны сөйләп.

2 нче алып баручы:

Татар халкы синең белән

Горурлана, Тукай!

Безнең йөрәкләрдә син мәңгелек!

3 нче укучы:

Юк, үлмәдең гакыллы ир, мәшһүр Тукай,

Тавышсыз яши кабатланып һәр буында.

Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай

Синең исемең яңгырап барыр гасырларга!

2 нче алып баручы:

    “Әт-тә”, “ән-нә!”- дип беренче тапкыр әйткәнен берәү дә хәтерләми. Әмма шунысы хак:  телебез шушы мөкатдәс сүз белән ачылган. Халкыбызның сөекле шагыйре  Тукай белән дә шулай. Аның исемен кайчан, кайсы яшьтә телгә алганын берәү дә әйтеп бирә алмас. Бу сүз дә “Әт-тәм”, “ән-нәм” белән бергә әйтелгән. Тукай безнең җанда, безнең рухта. Кечкенә чактан ук нәни Апуш булып, үсә төшкәч, олыгайгач, бөек Тукай булып гомеребезнең ахырынача озата бара.

1 нче алып баручы:

    Тукайны һәркем үзенчә ача. Гомумән, ул яшәгән саен яңа яклары белән ачыла бара. Бүгенге көндә Тукай безнең белән. “ Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын”- дип язган иде ул үз халкын кайнар сөю белән. Заманнар үзгәрсә дә, бу юллар һәр чорда, һәр дәвердә заманча яңгырар. Сөйик без халыкны, сөйик без халыкның дөньясын нәкъ Тукайча! Тукай яши! Тукай яшәячәк!

2 нче алып баручы:

    Тукай чын күңелдән үз халкына бәхетле көннәр киләсенә ышанды һәм халык аны мәңге үз йөрәгендә саклаячак. Тукай лирасы гасырлар буе онытылмый яшәячәк!

Кичәнең  2 нче өлеше -  әдәби викторина.

“Без  Тукай оныклары “.

1 нче тур- тест

1.Тукайның туган көне (16 апрель, 25 май, 26 апрель)

2. “Тукай” маршын кем язган? (Н.Җиһанов, С.Сәйдәшев, З. Яруллин)

3.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре. (“ Туган тел”, “Туган авыл”, “Пар ат”)

4.Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

    Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем,

    Абый белән бергәләшеп, кара җирне

    Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. (“Туган авыл”, “Шүрәле”, “Су анасы”)

5.Тукайның  туган елы (1876, 1886, 1913)

6. “Шүрәле” поэмасында  кайсы авыл турында бара? (Өчиле, Сасна, Кырлай)

7.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырендәге геройларны әйтегез.(Акбай, кәҗә, бала, күбәләк)

8. ”Юк кирәкми, мин өйрәнмим,

      Минем уйныйсым килә... ” Өзек кайсы шигырьдән алынган?   (“Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт”, “Эшкә өндәү”)

2 нче тур – сорауларга җавап бирү .“Бөек шагыйребез  Г. Тукайны һәм аның әсәрләрен без яхшы беләбезме?”

1. Г. Тукай кайда, кайчан, кем гаиләсендә туган? (Кушлавыч авылы, 1886 ел, 26 апрель, мулла гаиләсендә туа )

2. Әнисе Габдулланы кем исемле карчыкка вакытлыча асрамага бирә? (Шәрифә карчык )

3. Тукайның кушаматы? (Апуш)

4. Тукай вафат булган ел ?(1913 ел, Казан шәһәре)

5. Г.Тукайның мемориаль музее бармы? Булса, кайда? (Кырлайда)

6. Безнең Гали кем белән бигрәк тату? (Кәҗә белән)

7. Бүре башын кемнәр тапкан? (Кәҗә белән сарык)  

8. Эш беткәч нишләргә ярый? (Уйнарга)

Кичәне йомгаклау. Кичәдә актив катнашкан укучыларны билгеләп үтү.

Баулы  шәһәре

1 нче  санлы  урта  мәктәбе

 

Габдулла Тукай туган көненә багышланган  әдәби чара

“Тукай яши . Тукай яшәячәк . Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк.”

                                             

 

 

 

 

Укытучы : Гәрәева Лениза Әзһәр кызы

 

     

                             

2015 – 2016 нчы уку  елы

                     



Предварительный просмотр:

ТР БМР 1 нче санлы урта мәктәбендә  

9 нчы сыйныфы рус төркемендә татар теленнән үткәрелгән контроль эш нәтиҗәләре

Укытучы : Л.Ә.Гәрәева

сыйныф

Эшне башкардылар

Эшне түбәндәге билгеләргә башкардылар

Белем сыйфаты

Өлгереш

Уртача билге

"5"

"4"

"3"

"2"

9

     %

     %

Биремнәр №

Биремнәрнең темасы

Катлаулылык дәрәҗәсе

Биремне башкаручылар

%

2 нче бүлек

9

Укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аңлау һәм табу

1 нче дәрәҗә

10

1

11

    1

12

1

13

    1

14

1

15

1

16

1

       

17

Укылган текстның төп эчтәлеген аңлау

2

3 нче бүлек

18

Бирелгән сүзне грамматик формада куллану күнекмәләре

1

19

1

20

1

21

1

22

1

23

1

24

1

25

1

26

Тамырдаш сүзләр ясау һәм аларны кирәкле грамматик формада куллануны таләп иткән лексик-грамматик күнекмәләр

2

27

2

28

2

29

2

30

2

31

2

32

2

4 нче бүлек

33

Төрле сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны язу

2

34

           

     2

35

2

36

2

37

2

38

Сорауларга җавап биреп, шәхси хат язу:

2

К1

Коммуникатив бурычны үтәү

К2

Текстны оештыру

К3

Текстның лексик-грамматик төзелеш

К4

Орфография һәм пунктуация



Предварительный просмотр:

Укытучы: Гәрәева Лениза Әзһәр кызы  

Сыйныф: 5 (рус төркеме)

Дәрес: әдәбият дәресе

Дәреслек: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанова, Л.К.Хисмәтова  “Татар әдәбияты”, 1 нче кисәк

Тема: “Салават күпере – дуслык күпере” (“Балачак – хәтердә мәңге калачак...” циклының йомгаклау дәресеннән соңгы 9 нчы дәресе )

Дәрес  максаты: 

1. Укучыларны татар телендәге газета-журналлар белән таныштыру

2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

3. Укучыларның татар телендә басыла торган вакытлы матбугатка кызыксынуларын арттыру.

Дәрес төре: дәрес-проект

Дәрес тибы: Д/МС

Җиһазлау: мультимедия проекторы, кроссворд, журналлар, рәсемнәр.

Дәреснең технологик картасы:

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Укучының универсаль уку эшчәнлеге (УУГ)

1. Оештыру моменты

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. - Хәерле көн, укучылар! - Кәефләрегез ничек?

 - Бүген ничәнче гыйнвар?

 - Атнаның нинди көне?

 - Һава торышы нинди?

-Әйе, гадәти бер кышкы көн. Урамда рәхәтләнеп уйнап була, ә хәзер без дәрестә, һәм аны уңышлы итеп үткәрергә тиешбез.

Дәрескә игътибарлы булу.  

- Исәнмесез!

 - Егерме беренче гыйнвар.

- Пәнҗешәмбе.

- Бүген көн суык, карлы.

Коммуникатив УУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

2. Актуальләштерү

-Укучылар, әйтегез әле, без яңалыкларны кайдан алабыз, беләбез?

- Ә интернет булмаса?

- Әйе, без узган дәрестә нинди журнал белән таныштык?

- Дөрес. Ә сез балалар өчен татар телендә бастырыла торган тагын нинди журнал-газеталар беләсез?

-Телевизордан, интернеттан.

-Газета-журналлардан.

-“Салават күпере” белән.

-(Артур, Радэль җавабы)

Танып-белү УУГ: сорауларга дөрес җавап табу, аңлап әйтеп бирү, планлаштыру, прогнозлаштыру

3. Уку мәсьәләсен кую

- Бик яхшы. Бүген сезгә бик кызыклы өй эше бирелгән иде. Сез парлап шушы журнал турында күрсәтеп, сөйләргә тиешсез. Без бу эшне ничек атадык?

- Проект сүзе сезгә таныш, эш алымын беләсез. Искә төшереп китик әле, нәрсә ул проект?

-Проект.

- Проект – яңа эш, эзләнү. Архитекторлар яңа биналарның проектларын эшлиләр. Конструкторлар – яңа самолетлар, ә без дәрес проектларбыз.

Шәхси УУГ: яңа белем алуга омтылу, яңалыкка кызыксыну

Танып-белү УУГ: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны хәл итү юлларын билгеләү

Регулятив УУГ: максат кую

4. Уку мәсьәләсен чишү

- Сез инде беләсез: без ахырында иң яхшы проектны билгелибез. Шулай итеп, башлыйк! Кем беренче?

- Ә хәзер җиңүчеләрне билгелибез. Куллар күтәреп тавыш бирәбез.

-(Укучылар парлап чыгыш ясыйлар – проектларын яклыйлар. Карэн)

Коммуникатив УУГ: мәсьәлә кую, үз фикереңә ышандыра белү,  бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау, иптәшең белән килешеп эшләү

Танып-белү УУГ: төгәл шартлар нигезендә чишелешнең эффектив алымнарын сайлап алу

5. Ял итү.

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык...

-(физкультминутта катнашалар)

6. Алган белемнәрне ныгыту һәм куллану

-Димәк, компьютер, планшетлардан кала менә нинди кызыклы массакүләм мәгълүмат чаралары (средства массовой инфомации) бар икән?! Аларны өйгә яздырып алып була, кем булдыра алмый - китапханәләрдән алып укый ала.

- Укучылар, ничек уйлыйсыз, уку ни өчен кирәк?

-Әйе, баш миен тренировать итеп торырга кирәк. Форсаттан файдаланып, әйдәгез әле, “Салават күпере” журналындагы бер кроссвордны чишеп китик.

- Журнал битләрен редакциядә эшли торган апа-абыйлар төзиләр.  Алар материаллар кызыклы булсын дип тырыша. Ә хәзер сез журналистлар булып карагыз. Нәрсә ул рубрика?

-Дөрес. Дүртешәрләп утырыгыз. Менә сезгә журналлар. Аларның рубрикалары юкка чыккан. Димәк, сезгә нәрсә эшләргә кирәк?

-Әйе. Уйларга 5 минут вакыт.

-Әйе.

-Развивает мышление, память.

-(Кроссворд чишүдә катнашалар)

-Битнең темасы.

-Рубрика уйлап табарга.

-(Уйлыйлар, сөйлиләр)

Танып-белү УУГ: фикер йөртүнең логик чылбырын төзү, кирәкле мәгълүматны аеырып ала белү

Регулятив УУГ: үз сүзеңне дөрес итеп әйтү

Шәхси УУГ: әхлак нормалар нигезендә карар кабул итү, әхлакый фикер йөртү

7. Рефлексив йомгаклау өлеше

-Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

-Нәрсәләр белдек?

- Димәк, бу безгә файдалы дигән сүз.

Ә бүгенге дәрестән сез үзегез өчен нинди файда алдыгыз икән? Әйдәгез белик. (Үзбәя “Светофор”  алымы)

-“Салават күпере” журналы турында.

-Ул кызыклы, анда әкиятләр, шигырьләр, башваткычлар һ.б. бар.

-(Укучылар үзләренә бәя бирәләр)

Шәхси УУГ: үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү, үз уңышлыкларының һәм уңышсызлыкларының сәбәбен ачыклау

Регулятив УУГ: үз эшчәнлегеңә бәя бирү

- “Белемле укучы” дигән исемгә лаек булыр өчен безгә тагын да ныграк тырышырга кирәк. Өй эше дә иҗади булачак. “Салават күпере”нең геройлары кемнәр әле?

- Менә шуларга хат язарга. Алар белән танышуыгыз, журналны укуыгыз турында. Сезгә нинди мәкаләләр ошады, ягъни нинди мәкаләләр язуларын теләр идегез? Шулар турында. Ә соңыннан мин, сезнең хатларны берләштереп, шушы журналга җибәрәчәкмен. Җавап килгәч, аны бергәләп дәрестә укырбыз. Килештекме?

-Дәрес бетте. Чыгарга ярый. Саубулыгыз.

-Шүркә, Матуркай, Йомшаккай.

-Килештек.

-Саубулыгыз.

Коммуникатив УУГ: сорауларга җавап бирә белү

Танып-белү УУГ: уку матералларын анализлау

Регулятив УУГ: нәтиҗә чыгару



Предварительный просмотр:

10 нчы сыйныф татар төркеме

Тема: “Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау”

Максат: 1) Укучыларның исемнәр темасын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

2) Фикер йөртү сәләтен үстерү.

3) Туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

                    Дәрес барышы

I. Оештыру.

   Дәреснең темасы, максатлары әйтелә.

     II. Актуальләштерү.

  1. Сорауларга җавап бирү.

а) Исем нәрсәне белдерә?

б) Исем сүз төркеменең сораулары.

в) Исемнәр мәгънәләре ягыннан нинди төркемнәргә бүленәләр? ( ялгызлык, уртаклык, җанлы яки җансыз предметны белдерүче исемнәр, конкрет, абстракт исемнәр)

Уртаклык – бер төрдән булган әйберләрне атаучы исем.

Ялгызлык – бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем.

Конкрет – күреп, чеметеп, исен сизеп, тәмен татып, тоеп була.

Абстракт – кеше аңындагы төшенчәләрне яки төрле тойгыларны белдерә (аң, күңел, кайгы)

  1. Ялгызлык исемнәренә мисал итеп якташ язучыларның исем-фамилияләрен языйк.
  2. Таблица белән эшләү. Конкрет һәм абстракт исемнәрне аерып язарга.

г) Исем нәрсәләр белән төрләнә? (килеш, тартым, сан белән төрләнә, иркәләү-кечерәйтү кушымчалары кабул итә.)

д) Татар телендә ничә килеш бар? Санап чыгыгыз.

(Бер укучы килеш сорауларын тактага яза. )

Укучыларга карточкалар өләшенә. (Бирелгән исемнәрне килешләр белән төрләндерәләр.)

  1. Уен . Кушымчаларның  урынын тап. (Карточкаларга язган кушымчаларны урнаштырырга, калган кушымчалар ниндиләр? (фигыль кушымчалары)
  2. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

(3 укучы тактага чыга, 3 төрен төрләндерә.

   6.   Якташ язучыларның әсәрләреннән тартым белән төрләнгән исемнәрне язып алырга бирелгән иде. Шулар тикшерелә. Укучылар нинди язучының кайсы әсәреннән икәнен әйтеп, җөмләләрне укыйлар.

   7.    Күплек саны кушымчалары турында сөйләшәбез.

   8. Исемгә морфологик анализ ясау. (Берничә укучы тактада морфологик анализ ясыйлар.)

    9.   Китаптан 88нче күнегүне эшләү.

 III. Кроссвордлар чишү.

          “Алты ат”

        ( Хата, батыр, нарат, катык, сатучы, шатлык)

IV. Өй эше.

Әдәбият китабыннан. (Каюм Насыйри иҗаты буенча)

  1. 146 бит “Җырлар”. Килеш кушымчаларын билгеләргә.
  2. 152 бит. “Кырык бакча”  җыентыгыннан тартым белән төрләнгән исемнәрне табарга, билгеләргә.

 V. Йомгаклау.

   Без бүгенге дәрестә исемнәрне гомумиләштереп кабатладык.

 VI. Билгеләр кую.  



Предварительный просмотр:

                                                                                              1-9 сыйныфлар өчен

                                                                                                 үткәрелгән бәйрәм

                                “ Котлы булсын Нәүрүз!”

      Урамда милли көй яңгырый.

       Сәхнә яшел агачлар, чәчәкләр белән матур итеп бизәлгән.

Алып баручы.   

    Төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаять, безнең көннәргә әйләнеп кайта башлады. Көннең төнне куып җиткән вакытында ерак бабайларыбыз язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Кешеләр матур теләкләрне аңа әйтеп калырга тырышканнар.Өйдән өйгә кереп, теләк теләп, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр.

                  Хөрмәтле дуслар, без дә бүген язны – Нәүрүзбикәне каршы алырга җыелдык. Ә ул безгә килеп җиткәнче, җырлап, биеп алыйк әле.

                (Берничә концерт номеры күрсәтелә)

             

              Беренче укучы. Ач ишегең, керәбез,

                                          “Нәүрүз” әйтә киләбез.

                 (Берничә бала сәхнәгә менә)

              Алып баручы.    Керегез, керегез, кунаклар,

                                          Без сезне күптән көтәбез.

                                          Котлы булсын, Нәүрүз!

              Икенче укучы.   Тыңлагыз, тыңлагыз, безгә табигать патшасы тавыш бирә.

                 (Музыка, кыңгырау тавышы ишетелә)

              Балалар(барысы бергә)

                                           Котлы булсын Нәүрүз!

                                           Нәүрүз котлы булсын!

              Алып баручы.    Борын-борын заманнан

                                           Болгар белән Казаннан,

                                           Җаек белән Иделдән

                                           Бу бәйрәм безгә килгән.

                                           Нәүрүз мөбарәк булсын!

                                           Нәүрүз мөбарәк булсын!

                            Әйдәгез әле, дуслар, бергәләп Нәүрүзбикәне каршы алыйк.

                    (Башына сары такыя кигән, яшел күлмәктән Нәүрүз керә)

               Нәүрүз.    Агымсулар кичтем мин,

                                 Сезгә килдем мин.

                                 Нәүрүз әйтеп үттем мин,

                                 Нәүрүз мөбарәк булсын!

                            Хөрмәтле кунаулар! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулыр.

                 Алып баручы.   Нәүрүз котлы булсын!

                                             Нәүрүз котлы булсын!    

                      (Тавыш ишетелә)

                Кыш бабай.    Бу нинди тавыш монда? Кем минем йортка хуҗа булган?

                Алып баручы.  Кыш бабай юкка ачуланасың. Биләмәләреңне язга – Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте, күрәсеәме? Бөтен җиргә күз салып кара – гөрләп яз килә!

                 Кыш бабай.  Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча язга – Нәүрүзбикәгә урын бирү юк.

                 Нәүрүз.  Бөтен шатрларыңа да күнәм.

                Кыш бабай.  Беренче шарт:

                                       Менә кашык, менә күкәй,

                                       Тот кулыңа, чибәркәй.

                                       Син дә йөгер, мин дә калмам.

                                 (Узышалар)

                                       Икенче шарт:

                                       Бие, бие, чибәркәй,

                                       Мине узалмассың син.

                                       Син яшь, мин карт булсам да,

                                       Биюдә калышмам мин.

                                  ( Кыш бабай белән Нәүрүз бииләр. Кыш бабай хәлдән таеп егыла.)

                Кыш бабай.  Уф, ардым, сусадым,

                                       Харап булдым, җиңелдем.

                                       Эредем бит, эредем,

                                       Яз алдында хур булдым.

                                   (читенсенеп чыгып китә)

               Алып бручы.  Салкын кышны яз җиңде,

                                        Моны барчагыз күрде.

                                        Кулга кул тотынышып,

                                        Без бәйрәм итик инде.

                                    (Концерт номерлары дәвам итә.)

              Алып баручы.     Нәүрүз, Нәүрүз,

                                        Нәүрүз – хуҗабикәләргә,

                                        Нәүрүз котлы булсын!

                               Ә хәзер сезнең алдыгызда 8а сыйныфы укучылары сәхнәләштерелгән әкият күрсәтәләр.

            Алып баручы.     Тормыш түгәрәк булсын,

                                          Мал-туарыбыз артсын,

                                          Игеннәребез уңсын,

                                          Күкәй кебек  тук булсын,

                                          Нәүрүз котлы булсын!

                             ( Җырлар, шигырьләр, биюләр башкарыла)

             Алып баручы.     Кыш бик озак кунак булды,

                                           Китсен ул, китсен.

                                           Сулар аксын, кошлар кайтсын,

                                           Тизрәк яз җитсен!

                                           Тизрәк яз җитсен!

                             

            Алып баручы.       Һай егетләр, кызлар, малайлар,

                                           Апа, абый, әби, бабайлар!

                                            Ботка пеште, ботка бүләбез,

                                            Авыз итми кала күрмәгез!

                                ( Карга боткасы белән сыйлану)

             Алып баручы.       Елларыбыз тыныч торсын,

                                             Күкләребез аяз булсын,

                                             Изге догаларыбыздан аермасын,

                                             Мәңге шат яшик, дуслар!



Предварительный просмотр:

“Шигърияттә кунакта” әдәби-музыкаль кичәсенә сценарий

Сәхнәгә “Шигърияттә кунакта” дип язылган, китап күргәзмәсе тора.

Алып баручы:   Хәерле көн, кадерле кунаклар! Без бүген сезне “Шигърияткә кунакка” чакырабыз! Февраль аенда якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көннәре билгеләп үтелә. Бу ике язучы да безгә бик якын. Чөнки Фәнис Яруллин Баулы районында туган һәм бар илһамын туган яктан алган әдип, ә Муса Җәлилнең   гомерен һәм иҗатын мәктәбебездә әдәби музее булган якташыбыз, Рафаэль Мостафин өйрәнгән һәм туган илгә аның данлы исемен кайтарган.

  1. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 4 нче сыйныф укучы кызлары Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен тәкъдим итә (кызлар ромашка булып киенгән).
  1. Иртәнге таң нурыннан                                   6. Әйттеләр:  «Син, сеңелкәй,          Уянды ромашкалар.                                           Ник үзгәрдең? Нишләдең?

          Елмаеп, хәл сорашып,                                          Нидән кызыл чукларың?

          Күзгә-күз караштылар.                                        Нидән алсу төсләрең?»

  1. Назлады җил аларны,                                 7.   Әйтте кызыл ромашка:

           Тибрәтеп ак чукларын,                                    — «Төнлә минем яныма

          Таң сипте өсләренә                                          Ятып батыр сугышчы

          Хуш исле саф чыкларын.                                Атты дошманнарына.

  1. Чәчкәләр, кәефләнеп,                                  8. Ул берүзе сугышты

         Җай гына селкенделәр.                                       Унбиш укчыга каршы;

         Һәм кинәт шунда гаҗәп                                     Чигенмәде, тик таңда

         Бер яңа хәл күрделәр.                                         Яраланды кулбашы.

  1. Ерак түгел моңаеп,                                    9. Аның батыр ал каны

          Утыра ромашка кызы,                                   Тамды минем чукларга.

          Тик чуклары ак түгел,                                    Минем кызыл күлмәгем

          Кан шикелле кып-кызыл.                               Бик охшады Чулпанга.

 

  1. Ромашкалар бар да ак,                               10. Егет китте, мин калдым

          Аерылмый бер-береннән;                               Канын саклап чугымда,

          Ничек болай бер үзе                                        Көн дә аны сагынып,

          Ул кызылдан киенгән?                                    Балкыйм мин таң нурында».

  1. Фәнис Яруллинның балалар өчен шигырьләре бик күп. Алар арасында шаяру белән язылганнары да бар. Мәсәлән, “Эт алыр идем мин дә” шигыре. Аны сезнең алдыгызда 4 нче сыйныф укучысы Айдар Гомәров сөйли (уенчык эт белән чыгыш ясый).  

Әгәр әти рөхсәт итсә,                                     Я су эчеп яшәсә,

Әгәр әни рөхсәт итсә,                                    Алыр идем мин дә эт,

Эт алыр идем мин дә                                     Ләкин андый эт юк бит.

Һәм тотар идем өйдә.                                                

                                                                        Мин хәзергә  болай итәм –

Ул эт ит тә сорамаса,                                   Кеше этен сыйпап китәм.

Ул эт сөт тә сорамаса-                                  Бусы да ярап куя,  

Үлән генә ашаса,                                          Эт кулны ялап куя.

  1. Фәнис Ярулинның кайбер шигырьләре җырга салынган. Мисал өчен “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры. Ул безнең хөрмәт иткән укытучыларыбыз турында. Ә аңа музыканы Әхмәт Хәйретдинов язган. Сәхнәдә 6 нчы сыйныф укучы кызлары!

Килгән чакта башка авырлык,                             Укып чыгып, дөнья тануны,

Җитми калса көч йә сабырлык,                          Бәхетебезне эзләп табуны

Сиздермичә ярдәм иткәнсез —                          Зур ышаныч белән көткәнсез —

Сез иң күркәм кеше икәнсез.                              Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,                          Мактагансыз тиеш урында,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.                         Яклагансыз тиеш урында.

Барысына да җавап биргәнсез —                       Безнең өчен сез тир түккәнсез —

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.                                 Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

  1. Әйтегез әле, кайсыгыз әбиләре белән бергә яши? Алар сезнең өчен ут йотып торалардыр, әйме? Безнең чираттагы чыгыш әнә шундый кайгыртучан әбиләр турында. Каршы алыгыз, Фәнис Ярулинның “Әйбәт тә минем әби!” шигырен 4 нче сыйныф укучысы Рафис Сабиров сөйли.

Ни тотса шуны булдыра —                               Күңелләре күтәрелә,  

Минем әбием шәп тә!                                        Бер ертыкны ямаса.  

Аның эшләгән эшләрен                                     Минем өчен мәктәпкә дә  

Бетералмам сөйләп тә.                                       Барыр иде... яраса.

Төймәне өздереп кайтсам,                                 Килсә мәктәпкә берәрсе

Тагып бирә шалт кына.                                      Онытып кирәк китабын,

Галстугымны югалтсам                                     Уйлыймын шунда эчемнән:,                                                                                              

Табып бирә ялт кына.                                         Әбисе юк, мөгаен.

Китапларны, дәфтәрләрне                                                              

Тикшереп, карап тора.                                                              

Ертылган битләре булса,                                              

Тота да ябыштыра.                                              

  1. Фәнис аганың балалар өчен язган әкиятләре арасында “Зәңгәр күлдә Ай коена” дип исемләнгәне бар. Ул бәлкем сезгә таныштыр. Таныш булмаса, аны сезгә 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары сәхнәләштереп күрсәтер (әкият сәхнәләштерелә).

  1. Ә хәзер залда утыручы кунаклар белән интеллектуаль уен!

Лениза Әзһәровна: Кадерле укучылар, әйдәгез бергәләшеп викторина сорауларына җавап бирик! ( викторина сораулары:

 1.        Фәнис Яруллин кайчан һәм кайда туган? (1938 елның 9 феврале)

2.        Аның нинди әсәрләрен беләсез?

3.        Аның музей-йорты Баулы районында кайда урнашкан?

4.        Безнең шәһәрдә узган елда шагыйрьгә һәйкәл кайсы урамда ачылды?

5.        Анда кемнәр сурәтләнгән?

1. М. Җәлил ничәнче елда һәм кайда туган?

2. Муса Җәлилнең әнисе һәс әтисе кем исемле? (Мостафа, Рәхимә)

3. Ул кемнең шигырьләрен яттан белә? (Тукай)

4. Мәктәпкә ничә яшьтән бара? (6)

5. Кызының һәм хатынының исемнәре ничек? (Чулпан, Әминә)

6. Сугышка ничәнче елда китә? (1941)

7. Әсирлеккә ничәнче елда эләгә? (1942 июнь)

8. Муса Җәлил күпме токынлыкта була? (791 көн: 1942 июне-1944 августы)

9. Муса Җәлил кайда һәм кайчан җәзалап үтерелә? (Плетцензее,1944, 25 авг)

10. Тоткынлыкта язган шигырьләр җыентыгы ничек атала? (Моабит дәфтәре)

11. Ничә шигыре туган ягына кайта? (93)

12. Баулы шәһәрендә М. Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? (урам, мәдәният йорты)

7. Кичәбезнең нәни кунаклары, булдырдыгыз! Ә хәзер сезнең алдыгызга Алсу Фәхретдинованы чакырабыз. Рәхим ит, Алсу! (Алсу “Имән” шигырен сөйли)

8. Лениза Әзһәровна: Кадерле “Шигърият кунаклары” әдәби-музыкаль кичәбезне алып барган 7 нче сыйныф укучысы Алсу Фәхретдинова сезнең каршыда Муса Җәлилнең “Имән” шигырен сөйләде. Анда әйтелгәнчә, хезмәт яратыгыз, тырышып укыгыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт, киләсе очрашуларга кадәр!



Предварительный просмотр:

Минем тормышымда укытучы…

“...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар… Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”.

Фәнис  Яруллин

...Кичке табигатькә сокланып, кышкы урам буйлап, әкрен генә атлыйм. Кулымда якташ язучым Фәнис ага Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре. Күңелемдә әдипнең әлеге канатлы сүзләре. Киләчәктә кем булырга? дигән сорау башта бертуктаусыз әйләнә. Ә карашым тирә – якка чәчелгән, ут яктысында җем – җем килеп ялтыраган ап – ак  карга төшә. Барам да барам... Кичке суык та, каршы исүче җилләр дә куркытмый мине. Иң сокланганы: аяз күктә  янган йолдызлар. Башымда  мең дә бер сорау. Ул йолдызны кем кабызган? Алар нигә җемелди? Алар арасында минем дә йолдызым  балкырмы? Балкыр! Чөнки мин мин укытучы булырга карар кылдым.

Бу һөнәрне сайлавыма мин һичкайчан үкенмәдем. Һөнәр сайлавымда һәрчак көләч, кыңгырау кебек чыңлап торган тавышлы, җитмәсә матур итеп хикәяләр сөйләүче, тирән мәгънәле шигырьләр иҗат итүче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Сәрвәретдин кызы Садыйкованың өлеше зур булды дип саныйм. Без – балалар белән җиңел аралаша, төрле иҗади эшләргә җәлеп итә, иң мөһиме көчле укучылар белән өстәмә эшли һәм бу очракта үзен партнёрларча тота иде. Ә алар арасында, әлбәттә, мин дә бар! 5 нче сыйныфта җитәкчебез “Үскәч кем булырга телим?” иншасын яздырганда “рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга телим” дип язганым истә. Әйе, мин Пушкин, Есенин, Горький, Тургеневлар белән илһамланып йөрдем, сүзләрнең дөрес язылышы турындагы кагыйдәләрне яттан сөйли идем, чөнки Наилә Сәрвәретдиновна мине рус телен тиз һәм яхшы өйрәнүгә сәләтем барлыгына инандырды, үз көчемә ышандырды. Ә аннан... Татарстаныбыз мөстәкыйльлеген яулады! “Татар” сүзе горур яңгырый башлады. Һәм минем матурлыкка омтылган күңелем үзенә якын булган ана телемдә иҗат иткән Ибраһимов, Такташ, Туфан, Бәширов, Әпсәләмовлар дөньясына таба борылды. Әлеге язучылар шул яшүсмер чорымда китап аша тәрбияләгән остазларым булды. Мин алар аша телебезнең аһәңлеген, сихри көчен тойдым, тарихыбызны  өйрәндем.

Әйе, остазлар укучыларының тормышында хәлиткеч роль уйныйлар шул. “Юллар аша укый белергә кирәк!” Бу сүзләрне институтта әдәбият укыткан Гомәр Филгиз улы Даутов еш кабатлый иде. Кулыма каләм алып шигырьләр, проза әсәрләре, ә аннан газеталарга мәкаләләр яза башлавым белән дә мин нәкъ менә аңа бурычлы. “Укытучы дөньяга чынбарлык күзлегеннән чыгып карарга, киң карашлы булырга тиеш”, - дия иде ул. Һәм, “Атна кич” түгәрәге ачып, безне журналистлык осталыгына өйрәтте. Аның каравы, хәзерге педагогик эшчәнлегемдә моңарчы туплаган тәҗрибәмне уңышлы файдаланам.

Кечкенә чакта мин укытучы булуы бик җиңелдер дип уйлый идем. Еллар үтеп, үзем укытучы булгач, шуны аңладым: һәркемдә дә остаз булу сәләте юк. Түземле, олысы-кечесе белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.

Кем соң син, укытучы? Нинди булырга тиеш син?

  Сораулар, сораулар... Алар мине тагын бер кат уйланырга, нәтиҗә ясарга, җаваплылыкка этәрде. Балаларга белем бирү өчен белемеңне күтәрү генә җитми, җилкәнеңне киереп алга барырга, замана укытучысы була белергә кирәк! Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк ”эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Хәзер үзем укытучы буларак максатым – укучыларымны бай әдәби мирасыбыз белән таныштыру, аның матурлыгына соклану, уй-фикереңне ана телендә әйтергә өйрәтү, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү. Мин әлеге 2нче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән берсүзсез килешәм. Күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхреддин әйткәнчә, без балаларны “үзебез яшәгән заманга” һәм “башка заман” өчен дә яраклы итеп укытырга тиеш.

Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер –  берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү-минем төп педагогик бурычым. “Син бит булдырасың, балам!”,- диюгә балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә. Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын да.

Мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, яңа технологияләр кулланып, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү” дигән методик темамны уңышлы сайладым дип уйлыйм. Чөнки әлеге тема мине заманнан артта калмыйча, яңалыкларны эш тәҗрибәмдә актив кулланып, һәрвакыт яңа эзләнүләргә өндәп тора.

Укытучы һөнәре тормышны тулысы белән үзенә багышлауны сорый. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Кайберәүләрдән: “Мәктәптә нинди кызык булсын? Көн саен бер үк нәрсә”, - дигәнне ишеткәнем бар. Аларга җавабым мондый: “Мәктәптә укучы балалар санын аларның башларында йөзгән уйларга тапкырласаң, шулкадәрле кызык”.

Нинди син замана укытучысы? Минемчә, эрудицияле, кызыклы һәм мавыктыргыч шәхес булырга, ә иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш. Мәктәпне тәмамлап тормыш юлына аякка басканда сәламәт, көндәшлек сәләтенә ия, алган белемнәрен тормышта куллана белән торган һәм илебезне алга алып баручылар итеп әзерләргә тиеш без аларны. Укучың белән янәшә бару, аларның киләчәге турында кайгырту безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе.

Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысында уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп, яңача педагогик фикер йөртү дә таләп ителә. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә интернет –ресурслардан файдаланам. Ни өчен тел-әдәбият дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Беренчедән, укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уята. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында тел-әдәбият дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук: шәхес тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, эстетик тәрбия бирү, укытуның сыйфатын күтәрү, предметара бәйләнеш булдыру, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.

Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар астында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас идем.

   Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам.

   Әйе, укытучы- гаҗәеп серле зат ул! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңарда! Методик табышларга, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Үз казанымда гына кайнап калмыйча, республика, Рәсәй кысаларында узган конкурсларга  катнашырга тырышам. Мәсәлән, “Тукай дөньясына сәяхәт” Бөтенроссия акциясендә актив катнашканым өчен Үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан Рәхмәт хаты алдым. “ТатарТелеИнфо” халыкара олимпиадасыннан, “Сезгә серемне ачам” технологик карталар, дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар бәйгесеннән, “Җиңү җыры” төбәкара әдәби конкурсыннан, Ризаэтдин Фәхреддин укуларыннан сертификатлар да хезмәтемнең бер өлешен тәшкил итә. Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-классы конкурсының муниципаль этабында 3 нче урын яулавым да хезмәтемнең нәтиҗәсен күрсәтә. Һөнәри осталыкка өйрәтүне күздә тотып оештырылган Татарстан Республикасында “Россиянең ел укытучысы-2017” конкурсының муниципаль этабында 2 нче урын алып, әлеге конкурсның Бөгелмәдә булган зональ этабы аша республика бәйгесенә чыгуым  да эшкә рухландыра.

     Миңа балачактан килгән әйдаманлык сәләтем һәм активлыгым ярдәм итә. Үз алдыма куйган максатларга ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын ирешәсе максатларыбыз әле шактый. Константин Ушинский сүзләрен китерәсем килә: “Әгәр кешенең барлык теләкләрен үтәп, аңардан тормышның максатын тартып алсаң, ул бәхетсез һәм мәхлук җан иясенә әверелә...” Кеше һәрвакыт үзалдына максат куя белергә тиеш, шул вакытта гына нәрсәгә дә булса ирешү һәм үзеңне бәхетле итеп тою мөмкин.

    Мин бүгенге көндә чиксез бәхетлемен! Аны чагыштыру дәрәҗәсе дә, үлчәү бизмәне дә юк. Янәшәмдә гаиләм, ярты сүздән аңлап төшенүче яраткан укучыларым, һәрвакыт ярдәмләшеп, фикерләшеп эшләүче хезмәттәшләрем бар. Күктә кабынган һәр йолдыз гүя минем укучыларым. Алар һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Без әнә шул якты йолдызларны кабызучылар булырга тиешбез!