Родителям

На этой странице буду опубликовывать материал для родителей

Скачать:


Предварительный просмотр:

5нче сыйныф укучылары тулы булмаган урта мәктәп шартларына авыр күнегә. Шуңа күрә бу чорда ата-аналар балага карата аеруча игътибарлы булырга тиеш.

Гаиләдә уңайлы шартлар булдыру өчен  ата-аналарга киңәшләр!

Хәтерегездә тотыгыз:

  • Баланы иртән уятканда, аның йокысы туйган булырга тиеш.
  • Баланы мәктәпкә озату мөмкинчелегегез булса, мәктәпкә аны озата барыгыз. Бу вакыт сез аралашасыз, аңа киңәшләрегезне  бирә аласыз.
  • Дәресләрдән соң баланы дөрес итеп каршы алырга өйрәнегез. Бала мәктәптән кайткач, беренче булып “Нинди билгеләр алып кайттың?” дип сорамагыз. “Мәктәптә укуың ничек бара?”, “Бүген нишләдегез?”, “Нинди күңелле вакыйгалар булды?” кебек нейтраль сораулар бирегез.
  • Баланың кечкенә генә уңышына да шатлана белегез. Аны вакытлыча булган уңышсызлыклары өчен ачуланмагыз.
  • Бала сөйләгәндә, сабыр гына  кызыксынып тыңлый белегез.
  • Бала үзен яратканыгызны белергә тиеш. Өйдә кычкырмагыз, тавыш күтәрмәгез.  Гаиләдә шатлык, ярату, ихтирам итү атмосферасы булдырырга тырышыгыз.