Мои конспекты

Гарипова Ризяля Рифгатовна

опыт работы по обучению дошкольников татарскому  языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_kon.docx19.98 КБ
Файл kozge_unysh.docx17.54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кунак чакыру.

Максат: Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру.

Сүзләрнең әйтелешен ныгыту. Кунакта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Җиһазлау:  Өй, интерактив тактада күп катлы йорт, өстәл, “Кибет”- сатучы почмагы, кәрзиннәр, алма, сок, ипи-сатып алу өчен, телефон, телефон чылтыраган тавыш.

Эшчәнлек барышы:

Балалар: Саумы кояш,

                Саумы һава!

                Саумы иртә!

                Саумы Туган ил!

Исәнмесез кунаклар!

Тәрбияче: Балалар сез матур күлмәкләрегезне киеп килгәнсез. Бүген Әдиләнең туган көне. Әдилә безне кунакка чакырасыңмы? Балалар сез кунакка йөрергә яратасызмы? Безгә әби кунакка килгән иде бит. Кунакны чакыру биреп, телефон аша кунакка чакырып була. Без дә Әдилә телефоннан кунакка чакырыр.Ә кунакка барганда нәрсә алып баралар соң балалар? (күчтәнәч) Әйе, бик дөрес. Күчтәнәч алырга без кая барабыз? (кибеткә). Ә нинди кибетләр сез беләсез. Уенчыклар кибетендә нәрсә сатыла? (уенчык) Киемнәр кибетендә нәрсә сатыла? Балалар без сезнең белән ике гаиләгә бүленик. Бер гаилә икенчесен кунакка чакыра. Кунакка барганда чиста, матур күлмәк киябез.

Балалар белән танышабыз. Син кем?

  • Мин Әдилә, кыз.
  • Мин Радмир, малай.

Бала: Син кем?

Тәрбияче: Мин Ризәлә Рифгатовна, сатучы.

Телефоннан шалтыраталар:

  • Исәнме... Мин...

Хәерле көн.... Хәлләр ничек?Мин Әдилә. Минем бүген Туган көн. Диләрә кунакка кил.

Рәхмәт мин кунакка киләм. (берниче тапкыр чакырыла).

Бала: Әйдәгез кибеткә барабыз. Сок, печенье,  ипи алабыз.

КИБЕТ.

-Исәнмесез! Хәлләр ничек?

-Әйбәт.

- Нәрсә кирәк.

- 6 сок бир. (1 ипи, печенье)

_ 5 сум. Бала санап бирә.

-мә 5 сум. Сау булыгыз.

Күчтәнәч алгач, балалар автобус белән кунакка баралар.

Мин барам, барам, барам

Автобуста мин барам.

Әйе шул, әйе шул

Автобуста мин барам.

Исәнләшәләр.  Бер баланы Туган көне белән котлыйла, бүләкләрен тапшаралар. Берсен берсе сыйлыйлар.

  • Мә алма, ипи аша.
  • Рәхмәт.
  • Мә сок, эч.
  • Рәхмәт.

Тәрбияче, әйдәгез Әдиләне котлап, җырлап алыйк.

Җыр “Ак ипи”

Әдиләнең туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый зур ипи,

Менә шундый кечкенә.,

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул, ипи тәмле.

Шулай бер-берсен сыйлыйлар.

Аннан “Әннәги-геннәги” җырына бииләр.

Тәрбияче: Балалар биии бии бакмакларыбыз да тузды. Әйдәгез “Башмакчы” уеннын уйныйбыз. Кем башмакчы була?. Әйдәгез саныйбыз.

Бала: Әке, бәке. Кыек сәке эремчек.

           Син калып тор, энем чык.

Бер бала башмакчы була. Калганнары түгәрәккә басып җырлыйлар.

Әй башмакчы, башмакчы.

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагың.

Бир биергә башмагым.

Башмакчы башмакны бирә яки юк. Уен шулай дәвам итә.

Саубуллашалар.



Предварительный просмотр:

Эшчәнлек конспекты

Тема: Көзге уңыш.

Максат: Өйрәнгән сүзләрне ныгыту, сөйләмдә куллану;

               Балаларның сүз байлыгын үстерү;

               Бергә эшләүнең нәтиҗәсен күрсәтү, “Бердәмлектә көч”.

Эшчәнлек барышы

(өлкән группа)

Балалар: Исәнмесез.

Хәерле көн кунаклар!

Безнең әкият дөнясына

Рәхим итегез дуслар!

Тәрбияче: Әкият, әкият

Безне чакыра һәрчак

Син дә әкиятне ярат

Ансыз булмый балачак!

Балаларга картаналар күрсәтелә.  урамда нинди ел фасылы?

Б.: Көз.

Т.: Нинди үзгәрешләр күрәсез?

Б.: Яфраклар саргая, коела, көннәр салкын....

Балалар көз турында шигырьләр сөйлиләр:

Үтеп-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Көзге табын-бай табын,

Кыян, карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән

Өем-өем өелгән.

Сап-сары яфраклар,

Җил искәч очалар.

Бөтерелә-бөтерелә,

Җиргә төшәләр

Җил исә, яфрак ява

Көзнең матур чаклары

Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Т.: Әйе балалар, көз көне уңыш җыябыз, яшелчәләр өлгерә. Әйдәгез без дә сезнең белән авылга, әби белән бабай янына кайтабыз. Балалар ә нәрсә белән кайтабыз? Машина әллә поезд белән?.

Балаларга машина рульләре таратыла.

Карагыз, карагыз

Машинада барабыз

Пи-Пи, пи-пи

Юлдан тизрак китегез...

Пи-пи-пи

Авылга без кайтабыз

Т.: Балалар авылга кайтып җиттек. Бу өй. Монда бабай, әби яши.

Балалар шакыйлар.

Әби: кем анда?

Балалар: Кунаклар. Исәнләшәләр.

Әби: Бабай кил монда, безә кунаклар. Бабай белән исәнләшәләр.

Җыр “Матур өй”

Бу өй  матур

Бу өй зур

Монда яши бабай

Мин бабай

Монда яши әби

Мин әби

Монда яши малай

Мин малай

Монда яши  кыз

Мин кыз

Әйе шул, әйе шул

Бу өй матур, бу өй зур

Монда яши әти

Мин әти

Монда яши әни

Мин әни

Бу өй матур, бу өй зур

Әйе шул, әйе шул

Бу өй матур, бу өй зур

Әби: Быел уңыш бик уңды

Яшелчәләр күп булды

Бакчага сез карагыз

Зур үскән шалканыбыз

Шалкан: Мин шалкан

Бакчада үскән,

Сап-сары,

Тәмле шалкан.

Әби: Бабай әйдә шалкан алабыз. Бергәләп саныйлар.

Бер, ике, өч, дүрт, биш. Юк көч.

Бабай малайны чакыра. – Малай кил монда.

Бергәләп саныйлар: 1, 2, 3, 4, 5. Юк көч.

Әби кызны чакыра: Кыз кил монда.

Саныйлар 1, 2, 3, 4, 5. Юк көч.

Малай әтине, кыз әнине, әни Акбайны, Акбай Мияуны чакыра. Бергә тартып чагыралар.

Җыр “Матур бакча”

Бар матур бакча

Анда шалкан үсә

Менә шундый зур шалкан,менә шундый кечкенә

Шалкан, шалкан кил әле

Биеп-биеп кит әле,

Әллә-лә, әллә-лә, биеп биеп кит әле.

Тәрбияче: Балалар булдырдыгыз. Әби белән бабайга булыштыгыз.

Яшелчәләр, җиләк-җимеш бик уңган, әйдәгез бергәләп компот кайнатабыз, аш пешерәбез. Балалар 2 командага бүленеп җыялар.

Тәрбияче: Яшелчәләр җыйдык, бергәләп аш пешерик:

Яшелчәләр турыйбыз.

Чиста итеп юабыз,

Без кәбестә турыйбыз,

Бераз кишер кырабыз,

Ваклап суган турыйбыз,

Тозлап майлап алабыз,

Яхшылап болгатабыз,

Аннан тәмләп ашыйбыз.

(хәрәкәтләр белән күрсәтәбез)

Балалар: Ашларыгыз тәмле булсын. Саубулыгыз.