Дәрестән тыш чаралар
Туган тел һәм әдәбияты буенча үткәрелгән сыйныфтан тыш чаралар
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 37.82 КБ | |
| 47.54 КБ |
Предварительный просмотр:
«Тамчы - шоу»
интеллектуаль уен
Максат:
-укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш тәрбияләү;
- укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып- белү, күзаллауларын арттыру, баету;
- укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
Җиһазлау: төрле рәсем слайдлары, компьютер, проектор,
Хәерле көн укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Сезнең хөрмәткә без 5-6 нчы сыйныф укучылары белән әзерләгән Тамчы шоу уеннын башлап җибәрәбез. Ике команда арасыннан үткерләрен, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. Тамчы шоу уены барыбызга да бик яхшы таныш уен дип беләбез.
Иң элек уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри әгъзалары белән таныштырып китәм.
Шулай итеп, башлыйбыз!
Әйткәнемчә, бүгенге уенда 5-6 нчы сыйныф укучылары катнаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.
Укучылар үзләре белән таныштыралар. Исем, девиз әйтелә.
Шулай итеп, беренче турны башлап җибәрәбез. Беренче турда Туган җирем- Татарстан турында сораулар укыла, командалар шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар.
I тур. Сорауларга җавап бирү
1. Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре? ("Туган тел")
2. Бөек Ватан сугышы кайчан башланган? (1941 нче ел)
3. Тынычлык символы? (Күгәрчен)
4. Татар халыкының милли киемнәрен санап чыгыгыз? (Калфак, түбәтәй, читек, камзул, алъяпкыч)
5. Татар халыкының милли ашларын беләсезме? (Өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, токмачлы аш, бавырсак)
6. Быел Бөек Ватан сугышы беткәнгә ничә ел була? (75)
7. Татарстанның беренче президенты кем? (М.Шәймиев)
8. Татарстанның дәүләт телләре? (Рус һәм татар телләре)
9 Татарстан флагындагы төсләр? (Яшел, ак , кызыл)
10. Татарча балалар өчен нинди газета-журналлар чыга? (Сабантуй, Ялкын, Салават күпере)
11. Татарстан Республикасы гимнының авторы кем? (Рөстәм Яхин)
12. Зур Җиңү көне? (9 май)
II тур "Шигырь сөючеләр " конкурсы.
Шигырьләрдән алынган өзекләрнең авторын, исемен искә төшерегез.
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый.
Ян тәрәзә каршында иртәге дәресен карый.
Чын күңел белән карый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,
Бик озак утырды бер дә алмастан күзен.
(Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”)
Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр,
Дәрт биреп безнең шат күңелгә.
Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр
Бит җиңеп алынган гомергә.
(М. Җәлил “Чәчәкләр” )
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
(М.Җәлил “Имән” )
И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш;
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә бик тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик җиңел.
(М.Җәлил “Эшкә өндәү”)
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
“Пар ат” Г.Тукай
III тур "Әкияттә - кунакта"
Ике командада әкиятләрдән өзек әзерләделәр. Сез әкиятнең өзеген карагач, әкиятнең авторын һәм исемен әйтергә тиеш буласыз.
IVтур“Күбрәксүзтап”
Командаларга “УНИВЕРСИАДА” сүзе бирелә. Бер минут эчендә сүзләр уйлапязаргатиеш. (ун, ир, ис, ау, дару, ару, редис, ара, син, сару һ.б.с.)
V тур Капитаннар ярышы . "Дөрес җавап" уены
"Әйе", "юк" дип җавап бирергә тиеш булалар.
1 команда капитанына сораулар:
- Муса Җәлил рәссаммы? (Юк)
- Кукмара шәһәрме? (Әйе)
- Песнәк җәнлекме? (Юк)
- Унике санмы? (Әйе)
- Бәрәңге җиләк- җимешме? (Юк)
- Нократ елгамы? (Әйе )
- Китап исем сүз төркемеме? (Әйе)
- Каен агачмы? (Әйе )
- Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме читекме? (Әйе)
- Әнинең әнисе әби буламы? (Әйе)
- Карлыган яшелчәме? (Юк)
- Кышның соңгы ае февральмы? (Әйе)
2 команда капитанына сораулар:
- Иң озын муенлы җәнлек жирафмы? (Әйе)
- Язның беренче ае мартмы? (Әйе)
- Кышкы өс киеме күлмәкме? (Юк)
- Яңа уку елы беренче гыйнварда башланамы? (Юк)
- Чәк-чәк ашамлыкмы? (Әйе)
- Футбол командасында 11 уенчымы? (Әйе)
- Җәй көне кар явамы? (Юк)
- Атнада алты көнме? (Юк)
- Чия җимешме? (Әйе)
- Карга кошмы? (Әйе)
- Урал елгамы? (Юк)
- Казан шәһәре башкаламы ? (Әйе)
“Һәрвакыт булын кояш җыры” н башкару
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!
Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
Предварительный просмотр:
Туган телем-иркә гөлем
Чараның максаты. Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү. Чарада 3-6нчы сыйныф укучылары катнаша.
Уен барышы.
“Казан егетләре” ансамбле башкаруында “Туган тел” (Г.Тукай сүзл., халык җыры)
җырын тыңлау. (Слайд №1)
Укытучы сүзе.
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр
Белмәгән карап калыр.
- Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар, жюри членнары һәм укучылар.
- Безнең бүгенге “Туган телем-иркә гөлем” исемле викторинабыз туган тел бәйрәменә карата үткәрелә. Бүген без ярышып көч сынашачакбыз. Татар телебездәге иң матур, иң якын булган җәүһәрләрне җыярбыз. Тапкырлыгыбызны һәм зирәклегебезне ачыкларбыз. Төрле уеннар уйнарбыз. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Командалар дөрес җавап бирү өчен көрәшәчәк. Уен ахырында күбрәк балл җыйган команда җиңүче була.
- Сегодняшний наш КВН посвящен на день родного ячзыка. Мы сегодня будем соревноваться и будем выявлять самых сильных, умных. Будем играть разные игры и будут разные конкурсы. Мы заранее разделились на 2 команды. За ваши правильные ответы жюри будет ставить баллы, у кого больше баллов , тот и победит. Члены жюри ( представление)
- (Укытучы һәр балага, үзе теләгән төсне сайлап алырга кушып, кызыл һәм зәңгәр төстәге карточкалар тарата.)
- Менә командалар барлыкка килде һәм без аларның сарыларын “Тапкырлар” дип, ә зәңгәрләрен “Зирәкләр” дип атыйк. Ә хәзер уеннарны башлыйбыз. Уеннарны һәр команда да башкара.
- Инде уеныбызны башлап җибәрик. Ә хәзер сүзне командаларга һәм капитаннарга бирәбез. Бәйгенең беренче туры “Танышу”. Һәр команда үзе белән таныштыра.
- Сейчас дадим слово командирам команд.
“Тапкырлар” командасыбашлый.
Безнең исем : “Тапкырлар”
Безнең девиз: “Эзләргә, табарга, бирешмәскә!”
“Тапкырлар”дан “Зирәкләр”гә дусларча кайнар сәлам!
Телик бер-беребезгә без,
Сәламәтлек һәм уңыш!
Кайсыбыз җиңеп чыкса да,
Бетмәсен безнең дуслык.
(Кулдан эшләнгән сувенирлар тапшырыла.)
Хөрмәтле жюриебыз!
Телибез сезнең бүген
Безне тигез күрүне,
Тырышканны белүне!
Ә хәзер “Зирәкләр” командасы сүз бирелә.
Безнең исем : “Зирәкләр”
Безнең девиз: “Без акыллы, без зирәк, безгә белем бик кирәк”
“Зирәкләр”дән “Тапкырлар”га дусларча кайнар сәлам!
Без ярышта Зирәкләр,
Тормышта без – кирәкләр.
Без тиз фикер йөртәбез,
Дусларга без терәкләр.
(Кулдан эшләнгән сувенирлар тапшырыла.)
Бәхетле булсын һәммәгез,
Жюрига да шул теләк.
Очколарны бутамагыз.
Санагыз безгә теләп.
Икенче тур. “Тылсымлы сүз” уены.
-Сейчас поиграем в игру “Волшебное слово”
- Мин сезгә туп ыргытам. Миңа тупны кире ыргытканда , сез тәмле, тылсымлы сүз белән җавап бирегез.
- (Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле иртә..һ.б)
- Я вам буду кидать мяч, а вы ловить и говорить волшебные слова.
Өченче тур. “ Ике гөл” уены.
(Плакатта сүзләр язылган: тәмсез, акыллы, ягымлы, мактады, ямьсез, тәмле, матур, тупас, шелтәләде, юләр.)
Игра называется 2 цветка. Вам надо распеделить слова хорошие, где герань, а плохие , где кактус.
- Балалар, мин ике гөл “утырттым”: берсе – яран гөл, икенчесе – кактус гөле. Плакаттагы сүзләрне ике гөлгә аерып урнаштырырга кирәк. Уйлагыз: нинди сүзне кайсы гөлгә куярсыз?
- (Слайд №2) (Әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла, уен барышында гөлләр турында җыр тыңлана) Җавапны тапканнан соң укытучы түбәндәге сораулар буенча әңгәмә үткәрә.
- Сүзләрне ни өчен шулай урнаштырдыгыз? (Яран гөле – күңелне күтәрә, кактус гөле – чәнчи, авырттыра.)
- Телебез татлы булсын өчен матур сүзләрне күбрәк кулланыйк. Сез минем белән килешәсезме? (Һәр баланың фикере тыңлана)
Дүртенче тур. “Уйла һәм әйт” уены.
Игра называется “Подумай и скажи”
“Тапкырлар” өчен биремнәр.
- Мәктәптә куела торган иң югары балл (биш)
- Каты түгел (йомшак)
- Ак таҗлы чәчәк (ромашка)
- Баллы цитрус җимеше (әфлисун)
- Тәртип саклаучы (полиция)
- Көйсез балага тагылган кушамат (елак)
“Зирәкләр” өчен биремнәр.
- Укучының иң беренче дәреслеге (әлифба)
- Татарстанда ага торган иң зур елга (Идел)
- Татарстандагы иң баш кала (Казан)
- Зирәк сүзенең синонимы (тапкыр)
- Иң кадерле ризык (ипи)
- Иң кадерле кеше (әни)
- Укытучы: Рәхмәт. Утырыгыз һәм жюрины тыңлагыз.
- Укытучы: Командалар, ә без 5 нче турга күчәбез.
Бишенче тур. “Кайсы команда тапкыррак” уены.
Игра “Какая команда лучше”
“БАШВАТКЫЧЛАР” сүзеннән яңа сүзләр төзеп язарга. Бу биремгә 5 минут вакыт бирелә. Соңыннан хөкемдарлар ике турга да нәтиҗә ясарлар. Бу турга да сүзләргә берәр балл бирелә.Из слова “БАШВАТКЫЧ” вам надо составить по больше слов.
(Сүзләр: баш, ваткыч, аш, таш, ат, кыр, кар, башак,кыл, шатлык, бал, бала, акча, шар, башлык, балта, бака, балык, тарак, тавык, авыл, арыш, тал, ашлык һ.б.)
Алтынчы тур. “Җырны уйнап күрсәт”
- этой игре вам надо повторять движения А жюри будет оценивать . Тапкырлар командасына “Кәрия – Зәкәрия” җырын уйнарга.
Зирәкләр командасына “Күрсәт әле, үскәнем” җырын уйнарга.
(Слайд №5 Җырларның мелодиясен уйнату)
Җиденче тур. “Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел”.
Командаларның язмача биремнәрне үтәп жюрига тапшырулары.
- Выпиши слова с мягким произношением.
Яңгыр, яфрак, кошлар, төн, озын, урам, җир, ява, җылы, салкын, тәнәфес, көндәлек, ил, дәрес.
- Напиши имена существительных во множественном числе.
Көн, төн, урам, яфрак, җир, яңгыр, кош, елга, дәрес, рәсем, өстәл, урман, китап.
3)Выпиши слова, обозначающие цвет.
Караңгы, җылы, кояш, сары, кызыл, кош, яшел, салкын, кара.
4)Вместо точек поставьте пропущенные буквы.
Ч...г...нд...р, б...р...ң...е, б...р...ч, к...рб...з, ка...ын, кә...ест..., йөз...м, өр...к.
- Сүзләр белән җөмләләр төзе.
- Мәликә, ярата, көзне, алтын.
- Мин, су коенам, җәй көне.
- Көз көне, оя ясыйлар, җәнлекләр.
- Көз, кошлар, җылы, көне, очалар, якка.
- Алсу, сипте, су, гөлләргә.
6)Числа напишите цифрами и составьте одно предложение.
Унике, егерме өч, кырык тугыз, туксан бер.
7)Выпишите слово лишнее в логическом ряду.
Бишле, икеле, берле, өчле, сорау,дүртле.
- Выпиши глаголы в отрицательной форме. Укый, бара, утыра, сикерә, яза, ашый.
Сигезенче тур “Тел шомарту”
Вам даются слова , а вы за 1 минуту должны отвечать на вопросы кто быстрее и лучше.
Командага 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сорауга җавап бирергә кирәк.
Ничә сорауга җавап бирсәгез шул кадәр балл куела.
“Зирәкләр” командасына сораулар.
1.Без яшәгән район. (Түбән Кама)
- Татарстанның башкаласы. (Казан.)
- Татарстанның иң зур елгасы. (Идел.)
- Бер атнада ничә көн. (7.)
- Бал яратучы хайван. (Аю.)
- Кышның соңгы ае. (Февраль.)
- КамАЗ машиналары чыгара торган шәһәр. (Чаллы.)
- Олысы да кечеседә эшләпә кигән. (Гөмбә.)
- Футбол командасында ничә уенчы? (11.)
- Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча? (Ябалак.)
- “Шүрәле” әкиятенең авторы. (Г. Тукай.)
- Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме. (Сабан туе.)
- Беренче космонавт. (Ю. Гагарин.)
- Ел календаренда тугызынчы ай. (Сентябрь.)
- Җәен –соры, кышын –ак, аңа шулай яхшырак. (Куян.)
16.Татарстанда ничә дәүләт теле бар? (2.)
17.Татар хатын – кызларының милли баш киеме? (Калфак.)
- Капма – каршы мәгънәле сүзләр. (Антонимнар.)
“Тапкырлар” командасына сораулар.
1.Без яшәгән шәһәр. (Түбән Кама.)
- Түбән Кама раойнында иң зур елга. (Чулман.)
- Без яшәгән республика. (Татарстан.)
- Бер елда ничә ай? (12.)
- Тавыклар яратучы хайван. (Төлке.)
- Көзнең соңгы ае.(Ноябрь.)
- Татарстан флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл.)
- Шайба яки туп белән уйнала торган спорт төре. (Хоккей.)
- Г. Тукайның туган авылы? (Кушлавыч)
- Озын койрыклы кош. (Саескан.)
- Казан хоккей командасыныңисеме. (“Ак барс”.)
- Бер сәгатьтә ничә минут? (60.)
- Кайсы кош йомыркасын башка кошлар оясына сала? (Күке.)
- “Туган авыл”шигырен кем язган? (Г.Тукай)
- Кышын ак тунын кия, кишерне ул бик сөя. (Куян.)
- Татар телендә ничә сузык аваз бар? (12.)
- Татар халкының милли аяк киеме? (Читек.)
- Дөрес язылышны өйрәнүче фән. (Орфография.)
- Укытучы: Рәхмәт, балалар, тырыштыгыз.
Тугызынчы тур. ” Капитаннар, алга!”дип атала.
Конкурс капитанов. ВЫ берете лепестки ромашки и читаете стихотворение М. Джалиля и отгадываете из какого произведения*!
Бу турда капитаннар гына катнаша һәм алар ромашка таҗындагы М. Җәлил шигырьләренең исемнәрен табарга. Чиратлашып ромашка таҗын алып җавап бирәсез.Сүз “Тапкырлар” командасының капитанына бирелә.
- Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып. Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып. “Имән”
- Мин күп күрдем филдәй кешеләрне: Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне. “Бер үгет”
- Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала, җиңен сызгана.
Түтәлләр казый, гөлләр утырта.
Алмагачларның башларын кырка. “Бакчачы”
- Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар. “Кызыл ромашка”
- Яшен яшнәп куйды кинәттән,
Тамчы тамды йөзгә, сирәкләп.
Килеп җитте болыт, шуннан соң
Коеп яуды яңгыр, чиләкләп. “Яңгыр”
- Урамда язның җиткәнен күргәч, Урманда сазның кипкәнен күргәч, Көрәк алдылар, Иңгә салдылар, Кырга бардылар,
Кемнәр? “Кечкенә дуслар”
Унынчы тур. “Чын татар исеме”
Игра называется “Настоящее татарское имя” Должны придумать больше татарских имен на букву Т.
“Т” хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк язар? (Киңәшергә вакыт бирелә, әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла.)
- Тәнзилә, Тәлгать, Таһир, Тәзкирә, Тәслимә, Тимергали, Тимерша, Тимербулат, Талия һ.б.
Унберенче тур. “Рәсем яса” уены.
Последний тур – Нарисуй рисунок”. Закрытыми глазами должны нарисовать зайчика.
Күз бәйләтеп тактада берәр җәнлек рәсемен ясату. (Жюри йомгак ясый.)
Хәзер һәр командадан берәр кеше тактага чыга. Ул күзен бәйләгән килеш җәнлек рәсеме ясарга тиеш була.
Слово предоставляется членам жюри.
Укытучы.
− Газиз туган телебездә шигырь һәм җырлар бик күп булды. Туган телне яратыгыз, матур итеп сөйләшегез, тәмле телле булыгыз. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз! (Слайд №6)
- На родном языке много было песен, стихов.Любите родной язык, разговаривайте красиво, будьте вежливыми. Растите старательными, любознательными. До скорых встреч. До свидание!
