Ел укытучысы-2018

1.Методик семинар 

“Туган тел һәм  әдәбият дәресендә креатив фикерләү үстерү алымнары”

(аңлатма язуы)

-  Презентация "Туган тел  һәм әдәбият дәресендә креатив фикерләү үстерү алымнары"

2. "Мин - укытучы" эссе

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kreativ_fikerlu.docx25.52 КБ
Файл min_-_ukytuchy.docx18.84 КБ
Файл tatar_tele_dreslrend_kreativ_fiker_usteru_alymnary_2.pptx933.51 КБ

Предварительный просмотр:

Методик семинар .

“Татар теле һәм  әдәбияты дәресендә креатив фикерләү үстерү алымы”

Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу

һәм эзләгәнен үзе  табарга юллар күрсәтү

 – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең

иң кадерлесе, иң зурысы”. 

Г.Ибраһимов.

Җәмгыять алга барган саен, белем бирү системасында да үзгәрешләр арта бара. Бүгенге көн укытучысы һәр яклап тирән белемле һәм профессиональ компетенцияле, киң мәгълүматлы булганда гына, заманга лаеклы, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы шәхес тәрбияли ала.

Туган тел укытучыларының төп максаты-белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып,киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле,акыллы,сау-сәламәт бала тәрбияләү.

  Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Шуларның берсенә – креатив фикерләү үстерү алымына күзәтү ясыйк.

Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:

  • белем бирүдә формализмнан һәм авторитар стильдән котылу;
  • укучының иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру.

Максатлары:

  • укучыларның интеллектуаль һәм креатив фикерләү сәләтләрен үстерү;
  • танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру
  •  продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлары:

  • укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту;
  • белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Креатив фикерләү үстерү алымына корылган дәрес өч этаптан тора: 

өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.

Кызыксыну этабына бәяләмә бирик.

Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.

Креатив фикерләү үстерү алымының төрле ысуллары бар:

“кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, дидактик уен, төркемнәрдә эш оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.

Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала. Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.

Кәрзин” ысулы.

Бу ысул төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. 5 нче сыйныфта Нәби Дәүлинең “Кар нинди җылы...” хикәясен өйрәнгәндә бу ысулны куллану “бәхет” һәм “кайгы” төшенчәләре турында тирәнтен фикер йөртергә ярдәм итә. Укучыларның бер төркеме – “Бәхет нәрсә ул?”, икенчесе “Нәрсә ул кайгы?” соравы буенча эшли. Һәр укучы 1-2 минут эчендә кәгазьдә үз фикерен язып куя. Соңыннан парлап, аннан соң төркемнәрдә җаваплар тикшерелә, ягъни мәгълүмат алмашу үткәрелә: һәр укучы үзе уйлаганны төркемдәгеләргә сөйли. Укучыларның дөрес җаваплары да, дөрес булмаганнары да кәрзингә салына. Ике төркемнең укучылары бергәләшеп һәр фикерне тикшерәләр. Балалар үз фикерләрен расларга тырышалар, хаталар төзәтелә. Укучылар төп нәтиҗәне ясыйлар. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.

Бала һәр дәрескә теләк белән килсен өчен,аңарда соклану һәм канәгатьләнү тойгылары уятырга,аны файдалы һәм максатка юнәлешле эшчәнлеккә сиздерми җәлеп итәрлек эш формалары тәкъдим итәргә кирәк.

Шундый эш төрләренең берсе-синквейн.

Синквейн- француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата.Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план белән языла,биш юлдан тора,предметны ачыклый.

“Синквейн язу” ысулы.

Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Синквейн укучыда төгәллек, күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Бу ысулның кабул ителгән кагыйдәләре бар.

Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы. Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә. Өченче юлга өч фигыль языла. Алар темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы бишенче юлда төп сүз – резюме, языла. Ул теманы ачыклый, аңа карата укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра.

 

Үткәрү максатлары:

Сүзлек  запасын баета

 Эчтәлек сөйләүгә әзерли

Идеяне билгеләргә өйрәтә.

 Укучы үзен шагыйр итеп хис итә

 Барлык балалар да башкарым чыга ала

Бер мисал китерик.

Чәчәк. (исем)

Ап-ак, хуш исле. (ике сыйфат)

Аңкып, балкып тора. (өч фигыль)

Һәм үзенә тартып тора. (фраза)

Шомырт. (резюме)

Икенче мисал.

Хатын-кыз. (исем)

Акыллы, сөйкемле. (ике сыйфат)

Эшли, юа, пешерә. (өч фигыль)

Кадерле кешем ул минем. (фраза)

Әнием.(резюме)

Шулай ук кайтарма синквейн төзү дә бик әһәмиятле була. Мәсәлән:

Әнием(резюме)

Кадерле кешем ул минем.(фраза)

Эшли, юа, пешерә.(өч фигыль)

Акыллы, сөйкемле.(ике сыйфат)

Хатын-кыз.(исем)

Бу мисаллар аша укучыларның иҗади фикер йөртүен; бирелгән теманы ачыклап, аңа бәя биреп, нәтиҗә чыгарырга тырышуларын күрергә була. Минемчә, синквейн тел чарлау һәм зиһенне үстерерүдә ярдәм итә.Әдәбият дәресләрендә әсәрләргә анализ ясаганда бу алым бик кулай.

Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерүгә,дөрес бәяләүгә,үзаллы карар кабул итәргә өйрәтә.зур күләмле информацияне гомумиләштерүгә,катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булышлык итә.Мондый иҗади эш башкару-җиңел,күңелле ,файдалы.Синквейн төзү укучыдан уку материалында иң мөһим элементларны табуны,йомгаклау ясауны һәм шуны берничә сүз белән әйтеп бирүне таләп итә.Синквейн алымының өстен яклары:

Тема буенча лексик материал үзләштерелә,сүзлек байлыгы арта.

Грамматик материал кабатлана.

Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли.

Тәнкыйди фикерләүне камилләштерә.

Катлаулы информациягомумиләштерелә.

Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә.

Бөтен укучы да яза ала.

      Шулай итеп, креатив фикерләү үстерү алымнары баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. “Иҗади үсеш технологиясе” укыту алымнарына охшашлыгы да бар. . Дәрестә укучы 45 минут буе укытучыны тыңлап утырырга түгел, ә актив рәвештә катнашырга тиеш. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына.

Дәрес вакытында төркемләп эшләү алымы кулланыла. Бу балаларның бердәмлегенә, бергәләп фикерләшә белергә өйрәнүгә китерә. Балаларның активлыгы, кызыксынучанлыгы арта, аларның аралаша белү күнекмәләре үсә. Дәрес вакытында ялкаурак булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була. – Әлеге методиканың уңай яклары бик күп. Мисалга, безнең белем бирү системасында мәгълүмат чыганагы бер укытучы гына иде. Ә  төркемләп эшләүдә балалар үзләре дә мәгълүмат бирә ала. Төркемгә бүленеп эшләгәндә дәрес темасы буенча үзләре белгән мәгълүматны җиткерә, фикерләшә алалар. Тагын бер үзенчәлекле ягы шунда – оялып, кыенсынып торучы укучылар да фикерен әйтә ала. Укытучыга әйтергә оялса, янындагы иптәшенә җиткереп яки язып бирә ала. Шул рәвешле, дәрестә укытучы берничә баладан гына сорарга өлгерсә, әлеге методика дәрес  барышындасыйныфтагы бар укучының да белемен  билгеләргә мөмкинлек тудыра. Мөгаллимнәрнең фикереннән шул аңлашыла: әлеге методика үзенә күрә тәрбия чарасы да икән. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә.Төркемнәрдә эшләү – укучыларның үзара ярдәмләшүенә юнәлтелгән эш формасы. Укытучының максаты – билгеле бер белемнәр җыелмасын тапшыру түгел, ә баланың индивидуаль үсешен, аның кызыксынуын, сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.Ә безнең дәресләрдә әлегә фронталь эшкә өстенлек бирелә. Укытучылар күбрәк сорау-җавап формасы белән канәгатьләнәләр. Укытучыларның барлык классларда да бертөрле укыту методлары һәм алымнарыннан файдалануы еш кына укучыларның эмоциональ ялыгуына китерә. Безнең белем бирү системасында төп мәгълүмат алу чыганагы – укытучы һәм дәреслек. Ә төркемләп эшләгәндә балалар үзләре мәгълүмат чыганагына әйләнә. Укучылар, бер-берсенең фикерен тыңлап, үзүсешкә ирешә ала.

Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, белем һәм кешелекле тәрбия бирү бурычын алда тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.

Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.

җиңел үзләштерүләрен булдыру теләгеннән чыгып кулланыла.

Уеннар, мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, кызыклы әңгәмәләр, әкият .  Мин эш процессында туктаусыз эзләнергә, эшнең яңа алымнарын табарга тырышам. Моның өчен үз дәресләремдә мин уеннар, уенчыклар, тарату әсбаплары, аудиоматериаллар файдаланам. Телефон, микрофон кебек атрибутлар куллану диалогик сөйләм төзергә, ягъни кара – каршы сөйләшүләр оештырырга аеруча ярдәм итә. Балалар җырлары, җанлы сөйләм үрнәге язмалары да дәресне кызыклы, нәтиҗәле уздырырга булыша.

Шулай итеп,  яңа алымнар, төрле күрсәтмәлелек материал, кызыклы эш формаларын куллану   белән укытучының роле дә үзгәрә: ул – белем бирүче түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы.



Предварительный просмотр:

Мин - укытучы.

 (эссе)

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларга үрнәк булып торалар, тормышны, яшәешне, мәгънәле итәләр.

Укытучы... Нинди тирән мәгънәгә ия булган сүз. Укытучы дигәндә күз алдына ачык йөз дә, сиңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булып торган куллар да, синең нәни бәхетләреңә дә сабый баладай шатланган, авырлыкларыңа бөтен йөрәге белән кайгырган мөлаем күзләр дә килеп баса.

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр, әлбәттә, мәктәп елларында салына ул.

         Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның беренче укытучысы атлый. Мин дә үземнең беренче тапкыр матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә зур ак тасмалар тагып, үземнән дә олырак чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагасыннан атлап керүемне хәтерлим.

Хәтерлим әле бүгенгедәй,

     Сентябрьнең бере җиткәнен...

 Биклән мәктәбе. Мин –укучы .

Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты.. Нәкыя апа кечкенә кызчык күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып калды. Тормыш юлымда очраган укытучылар сабый күңеленә ачкыч  таба белделәр, гадел һәм искиткеч сабыр , белем дөньясының тирән серләренә төшендерделәр. Мәктәпне тәмамлаганга да  ике дистә елдан  артык  вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады  Кечкенәдә күңел түремдә саклаган хыялым тормышка ашты. Училище, университет... Мин – укытучы.

Укытучы һөнәрен бер дә җиңел һөнәрләр рәтенә кертеп булмый. Бу һөнәрдә бер урында торырга теләсәң дә, алга бик шәп итеп барырга кирәк. Һәр кешегә дә бала йөрәгендә укуга, мәктәпкә, гаилә һәм дәүләткә мәхәббәт ялкыны тудырырга бирелмәгән. Теләсә-нинди кеше балалар акылында фәнгә, әйләнә-тирә дөньяга мавыгу һәм кызыксыну уята алмый. Шуңа да монда булган “Укытучы” дигән горур һәм ихтирамлы исемне үземә йөкләргә курыкмаганга  шатмын.  Мәктәптә эшләү дәверендә тормышымда үтә дә җаваплы да,авыр да, кызыклы көннәрне дә санап бетергесез. Күпме сабый күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салганмын.

         Әйе, укытучы - орлыкны утыртучы һәм шул ук вакытта үсентеләренә су сибеп торучы бер бакчачыдыр.

Хәзер тормыш шулкадәр үзгәрде ки, белемне компьютер артында утырып та укып кебек. Китаплар, газеталар,  телевидение, компьютер кешегә кайбер әйберләрне өйрәтә ала,  әмма беркайчан да чын тормышны һәм тормышның кеше эчендә ничек итеп агып баруын өйрәтә алмас. Һәр көн аерым бер дулкынлану һәм борчылу белән укучының күңеленә кергән һәм дәресендә укучысының рухында җуелмас сызыклар калдырган укытучы - урыны алыштырылмас бер өйрәтүче.   Мин шуңа горурмын.

         Ай яктысында ак кар язылмаган ак дәфтәр бите кебек. Шул дәфтәр битенә укучымның бәхетле язмышларын яза алсам, аларга иман нуры, миһербанлык иңдереп, аларда ана теленә мәхәббәт уята алсам, рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыручы яшьләр тәрбияли алсам, мин язмышыма рәхмәтле булыр идем.



Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан республикасы Тукай муниципаль районы МБГББУ “Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбе” “ Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә креатив фикерләү үстерү алымнары” Усманова Гөлфия Габделфәрит 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы . 2017 нче ел.

Слайд 2

“ Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”. Галимҗан Ибраһимов

Слайд 3

Актуальлеге - белем бирүдә формализмнан һәм авторитар сти льдән котылу - укучының иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру

Слайд 4

Максатлары : укучыларның интеллектуаль һәм креатив фикерләү сәләтләрен үстерү; танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру; продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Слайд 5

Бурычлары : укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; белем бирү процессын оптимальләштерү , белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру .

Слайд 6

Критик фикерләү алымына корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту төшенү (аңлау) рефлексия.

Слайд 7

Кызыксыну этабында һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк . Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли,тулыландыра. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа материалны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга шәхси мөнәсәбәтен формалаштыра Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша .

Слайд 8

ысуллары ЫСУЛЛАР кәрзин инсерт синквейн кластер фишбоун, паузалар ясап уку дидактик уен терәк конспект

Слайд 9

“ Кәрзин”ысулы Нәби Дәүли “Кар нинди җылы...” хикәясе буенча Бәхет Кайгы

Слайд 10

Туган телне өйрәнү, мавыктыру, дәресләрне җанлы, кызыклы итү,дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап җиңел үзләштерүләрен булдыру теләгеннән чыгып кулланыла.

Слайд 11

Синквейн язу. Чәчәк (исем) Ап-ак,хуш исемле (ике сыйфат) Аңкып, балкып тора (фигыл ь) Һәм үзенә тартып тора (фраза) Шомырт (резюме) _______________________________ Кайтарма синквейн Әнием (резюме) Кадерле кешем ул минем (фраза) Эшли, юа,пешерә (өч фигыл ь) Акыллы , сөйкемле ( ике сыйфат ) Хатын-кыз ( исем )

Слайд 12

Уен укучыны ң кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйл ь леген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, милли бердәмлек рухында тәрбияли.