"Туган тел" мастер - класс бәйгесе -2017


Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым. (эссе)

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларга үрнәк булып торалар, тормышны, яшәешне, мәгънәле итәләр.

Укытучы... Нинди тирән мәгънәгә ия булган сүз. Укытучы дигәндә күз алдына ачык йөз дә, сиңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булып торган куллар да, синең нәни бәхетләреңә дә сабый баладай шатланган, авырлыкларыңа бөтен йөрәге белән кайгырган мөлаем күзләр дә килеп баса.

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр, әлбәттә, мәктәп елларында салына ул.

         Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның беренче укытучысы атлый. Мин дә үземнең беренче тапкыр матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә зур ак тасмалар тагып, үземнән дә олырак чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагасыннан атлап керүемне хәтерлим.

Хәтерлим әле бүгенгедәй,

     Сентябрьнең бере җиткәнен...

 Биклән мәктәбе. Мин –укучы .

Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты.. Нәкыя апа кечкенә кызчык күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып калды. Тормыш юлымда очраган укытучылар сабый күңеленә ачкыч  таба белделәр,гадел һәм искиткеч сабыр , белем дөньясының тирән серләренә төшендерделәр. Мәктәпне тәмамлаганга да  ике дистә елдан  артык  вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады  Кечкенәдә күңел түремдә саклаган хыялым тормышка ашты. Училище, университет... Мин – укытучы.

Укытучы һөнәрен бер дә җиңел һөнәрләр рәтенә кертеп булмый. Бу һөнәрдә бер урында торырга теләсәң дә, алга бик шәп итеп барырга кирәк. Һәр кешегә дә бала йөрәгендә укуга, мәктәпкә, гаилә һәм дәүләткә мәхәббәт ялкыны тудырырга бирелмәгән. Теләсә-нинди кеше балалар акылында фәнгә, әйләнә-тирә дөньяга мавыгу һәм кызыксыну уята алмый. Шуңа да монда булган “Укытучы” дигән горур һәм ихтирамлы исемне үземә йөкләргә курыкмаганга  шатмын.  Мәктәптә эшләү дәверендә тормышымда үтә дә җаваплы да,авыр да, кызыклы көннәрне дә санап бетергесез. Күпме сабый күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салганмын.

         Әйе, укытучы - орлыкны утыртучы һәм шул ук вакытта үсентеләренә су сибеп торучы бер бакчачыдыр.

Хәзер тормыш шулкадәр үзгәрде ки, белемне компьютер артында утырып та укып кебек. Китаплар, газеталар,  телевидение, компьютер кешегә кайбер әйберләрне өйрәтә ала,  әмма беркайчан да чын тормышны һәм тормышның кеше эчендә ничек итеп агып баруын өйрәтә алмас. Һәр көн аерым бер дулкынлану һәм борчылу белән укучының күңеленә кергән һәм дәресендә укучысының рухында җуелмас сызыклар калдырган укытучы - урыны алыштырылмас бер өйрәтүче.   Мин шуңа горурмын.

         Ай яктысында ак кар язылмаган ак дәфтәр бите кебек. Шул дәфтәр битенә укучымның бәхетле язмышларын яза алсам, аларга иман нуры, миһербанлык иңдереп, аларда ана теленә мәхәббәт уята алсам, рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыручы яшьләр тәрбияли алсам, мин язмышыма рәхмәтле булыр идем.




Предварительный просмотр:

Тукай районы МБГББУ “Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбенең” татар теле һәм әдәбияты укытучысы Усманова Гөлфия Габделфәрит кызының  2015-2017 нче еллардагы педагогик эшчәнлегенә  бәяләмә

Усманова Гөлфия Габделфәрит кызы Тукай районы Новотроицк урта мәктәбендә  1993-1995 нче елларда башлангыч класс укытучысы, 1995 елдан татар теле һәмәдәбияты укытучысы булып эшли. Шушы вакыт эчендә ул үзен балаларны, эшен яратучы оста педагог итеп танытты. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Гөлфия Габделфәрит кызы дәресләргә, бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә Гөлфия Габделфәрит кызының укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәше дә.

Гөлфия Габделфәрит кызы район татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар  күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый. “Мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлылык” район семинары көн таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә  үткәрелде. “Борынгыдан килгән йола – каз өмәсе” класстан тыш чарасы төрле милләт балаларын берләштерде. Татар халкының гореф-гадәтләрен,йолаларын әдәби-музыкаль аша күрсәтелде.

Гөлфия Габделфәрит  кызының укучылары, төрле сочинение, шигырь сөйләүчеләр конкурсларында да актив катнашалар. ( Шигапов Илгиз “Без- коррупциягә каршы”, Усманова Лилия “Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә”, Усманова Лилия, Усманова Алия “ Тукай районының мәдәнияте үсешенә өлеш керткән өчен 2 дәрәҗә Дипломнар )

Дисстацион –интернет конкурсларда укучылар  призлы урыннар яулыйлар. «V Международная олимпиада по татарскому языку “ТатарТеле.Инфо” Степанов Кирилл (Диплом II),Сафин Рафаэль (ДипломII), Усманова Лилия (ДипломI),

Укытучы сыйныфтан тыш чараларда да актив. Язучы юбилярлар, “Каз өмәсе” “Нәүрүз бәйрәме”,” Туган тел көне” үткәрү матур  традиция  әйләнде.

 Мөгаллимә туктаусыз эзләнә, педагогик осталыгын туктаусыз камилләштерә.

Мәктәп методик берләшмә җитәкчесе -  Маликова Инсия Фиркәть кызы.

 P.S 201-2015 нче уку елы Усманова Г.Г. декрет ялында


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Тукай районыМБГББУ ”Новотрои цк урта гомуми белем бир ү мәктәбе ” “ Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем ” 1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Усманова Г.Г. эше

Слайд 2

Бай тарихка ия булган , Новотроицк авылы турында беренче мәгълүматлар XVII гасырның урталарына туры килә. XVII гасырның 40 нчы елларына кадәр Новотроицк авылы территориясендә башкортлар яши. (Бәлки,шуңа да Челнинка елгасына коючы елганы Башкирка дип атаганнардыр).Башкорт кабиләләре киткәч, беренче руслар күчеп киләләр. Авылларын Изге Троица бәйрәме хөрмәтенә Ново-троицк дип атыйлар. Авылыбыз тарихы илебез тарихы белән үрелеп бара. Сугыш ... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан , шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән . Нинди генә авырлыклар кичерсә дә, авылыбыз бүген үсә, чәчәк ата . Үзенең егет-кызлары белән дан тота

Слайд 3

Авылыбызның горурлы Татарстанның атказанган терлекчеләре Хәйруллина Фәүзия, Никитина Валентина Кыр батырлары. Сидоров Геннадий,Шмаков Петр,Имамов Хәбил

Слайд 4

Шарифуллина Татьяна Алексеевна - тарих укытучысы. Сафина Венера Нурмиевна – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гусева Галина Степановна- рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Мәүлиева Кәүсәрия Җиһангир кызы- татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Авылның киләчәге мәктәпкә бәйле. Мәктәп еллары-кеше гомеренең кабатланмас мизгеле.Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр, әлбәттә, мәктәп елларында салына

Слайд 5

Үз эшеңнән тәм табып эшләүдән дә зур бәхет бармы икән ?

Слайд 6

« Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса , ул-яңа заман укытучысы », - Л.Н.Толстой

Слайд 7

Мин – авыл укытучысы . Ә авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында . Һәр йортта аның укучысы яши .

Слайд 8

Атлыйм мәктәп юлына Бер уйласаң , гел бер нәрсә Ничә ай, ничә еллар . Ләкин тәүге елым кебек Һәр елда дулкынланам . Таңнан да иртәрәк торып , Кояштай балкып йөрим , Яңа ачышлар ясарга Хыяллар татып йөрим . Һәр дәресем, һәр укучым Кадерле хәзинәдән, Күңелем бай, көнем якты Алар калдырган эздән. Илем ышанып тапшырган Киләчәген кулыма . Өметләрен маяк итеп , Атлыйм мактәп юлына . (В.Хәйруллина )