Инновационная деятельность на базе КФУ

Фазлыева Гульфина Нашатовна

Хөрмәтле коллегаларым! Тәҗрибә уртаклашу максатыннан куелган әлеге хезмәтләрем сезгә дә кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанып калам.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА (БРТ) ӘЗЕРЛӘҮ МЕТОДИКАСЫ (ПРОЕКТ ЭШЕ)

Г.Н. Фазлыева,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Азнакай шәһәре муниципаль  белем бирү учреждениесенең 7 нче гомуми   белем бирү  

мәктәбе

Кереш

Соңгы елларда, уку-укыту системасына яңалыклар кертелү сәбәпле, укучылар һәм укытучы алдына куелган таләпләр үзгәрде. Алар уку-укыту әсбаплары алышынуында, дәрестә яңа эш төрләрен һәм алымнарын куллануда, мәгълүмати технологияләрне файдалануны активлаштыруда, белемне тикшерү системасы үзгәрүдә һ. б. чагылыш табалар. Мондый үзгәрешләр, башка барлык фәннәргә караган кебек үк, татар теле дәресен дә читләтеп үтми. Моңа кадәр укучылардан укылган яки тыңланган текстка мөмкин кадәр якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз фикереңне белдереп, сочинение язу таләп ителә иде. Ә БРТда күләме ягыннан чикләнгән, җыйнакландырылган изложение һәм укылган текстта әйтелгән фикерне дәлилләп язылган сочинение язу таләп ителә. 2014 нче елдан Татарстан республикасының барлык мәктәпләрендә дә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтиханны яңача, тест рәвешендә тапшыра башладылар.

Татар теленнән башкарылган тест эшләре укучыларның лингвистик белемнәрен күрсәтү, шулай ук танып белү, төркемләү һәм фикер йөртүгә кагылышлы белем һәм күнекмәләрне чагылдыра. Тестта бирелгән контроль бәяләү материаллары укучыларның лексик, грамматик, стилистик, орфографик кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын белү һәм ачыклауга юнәлдерелгән. Биремнәрнең үтәлеше укучыларның белем дәрәҗәләрен һәм гомуми белем оешмаларында уку дәверендә ирешелгән нәтиҗәләрен бәяләргә ярдәм итә.

Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгеләнә. Татар теленнән БРТ, Татарстан Республикасында гамәлдә булган уку-укыту программаларына нигезләнеп, 3 төркем өчен махсус әзерләнгән контроль бәяләү материаллары буенча үткәрелә: беренче төркем — татар телендә гомуми белем бирүче оешмаларның IX сыйныф укучылары өчен,                        икенче төркем — рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен, өченче төркем — рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен әзерләнгән материалларга нигезләнә.                              

1.1 Проектның актуальлеге

Проект эшемнең исеме “Татар теле буенча бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү методикасы”. 2014 нче елдан Татарстан                                                                                                                                                                           республикасының барлык мәктәпләрендә дә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтиханны яңача, тест рәвешендә тапшыра башлагач, аңа әзерлек эшләре бүгенге көндә бик актуаль.

2.2. Проектның максаты һәм бурычлары

Проектның төп максаты: укытучыларны татар теле буенча бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү методикасы белән таныштыру; укучыларның лексик, грамматик, стилистик, орфографик кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын белүләрен ныгыту һәм кабатлау өстендә эшләү юлларын аңлату; югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты фәнен тыгыз бәйләп алып бару, ягъни интеграцияләп укыту зарурлыгы тууны дәлилләү.

Проектның бурычлары:

1. Укучыларны татар теле буенча бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү эшчәнлеген оештыруның таләпләрен өйрәтү;

2. Укучыларның лексик, грамматик, стилистик, орфографик кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын белүләрен ныгыту һәм кабатлау өстендә эшләү юлларын булдыру.

3.  Иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм аңлап эш итү сәләтен үстерү;

4.  Укучыларның белемгә булган омтылышын, фикерләү сәләтен үстерү.

 Гипотеза:

1. Укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

2.Теоретик белемнәрен практикада куллану;                                      

3. Татар теле буенча бердәм республика тестын (БРТ) уңышлы тапшыру.

Көтелгән нәтиҗә:

1. Укытучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау.

2. Тәҗрибә уртаклашу.

3. Проект буенча презентация эшләү.

Проектның тикшерү объекты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен  (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) татар теле буенча бердәм республика тесты (БРТ) үтүгә әзерлек өчен кулланма  (Казан, “Гыйлем” нәшрияты,2015); укучылар белем ала торган татар төркемнәре өчен дәреслекләр; Интернет ресурслары; төрле мәгълүмат чаралары.

Тикшерү предметы: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучылар укытучы җитәкчелегендә өстәмә дәрестә БРТ га әзерләнәләр, белемнәрен системага салалар.

II. Төп өлеш

2.1. Татар теле буенча бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү этабында өстәмә дәресләрнең роле.

9 нчы сыйныф укучыларын бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү өчен бирелгән өстәмә дәресләрдә укучылар узган сыйныфларда алган белемнәренә таянып, тел ярдәмендә төп мәдәни кыйммәтләрне өйрәнәләр. Югары сыйныфларда татар теле курсында укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен үстерү нигезләре салына, аерым проблемаларга карата үз фикерләре формалаша. Югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты фәнен тыгыз бәйләп алып бару, ягъни интеграцияләп укыту зарурлыгы туа. Мәгълүм булганча, тел дәресләрендә укучылар һәрвакыт мисаллар (нинди дә булса текст) белән эш итә. Алар дәреслектәге күнегүләрдә бирелгән. Шуларга өстәп, укытучы үзе сайлаган, тагы да уңышлырак дип исәпләнгән текстларны да тәкъдим итә ала. Әлбәттә, бу текстлар тел күренешен яхшырак аңларлык, шәфкатьлелек, милли патриотизм һәм толерантлык рухында тәрбияләрлек булырга тиеш.

Өстәмә дәреснең эшчәнлеге  укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. 9 нчы сыйныф укучылары алынган белемнәрен сөйләм практикасында, сочинение язганда, БРТ биремнәренә әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр.

БРТ га әзерлек вакытында  укучылар түбәндәгеләрне өйрәнергә тиеш:

  • тест сораулары өстендә эшләү (игътибар белән биремнәрне укып, аның формулировкасын һәм мәгънәсен аңларга  тиешләр);
  • биремне аңа  куелган инструкцияләр буенча төгәл итеп башкара белү;  
  • төрле типтагы тест биремнәрен башкара белү;
  • мөстәкыйль рәвештә, бирелгән вакытны биремнәргә бүлә белү;
  • үрнәк нигезендә басма хәрефләр белән төгәл һәм дөрес итеп бланк тутыру;
  • бланкта дөрес итеп җавапларны урнаштыра белү;
  • имтихан бланкына төзәтү җавапларын дөрес итеп урнаштыра белү;
  • озак вакыт аралыгында игътибар белән эшләү күнекмәләре булдыру.

2.2. Укучыларның татар теленнән белем, осталык, күнекмәләренә төп таләпләр

БРТ га әзерлек вакытында  укучыларның белем, осталык, күнекмәләренә  түбәндәге таләпләр куела. 

Фонетика буенча:

1. Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.

2. Аваз һәм хәрефләрне аера белү.  

Лексикология һәм фразеология буенча:

1. Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе  буенча бәяли белү.

2. Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Омоним, синоним һәм антоним сүзләрне  дөрес куллану.

3. Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.

Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча:

1. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Сүзләргә кушымчалар ялгану үзенчәлекләре.

2. Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын, аларны дөрес яза белү.

Морфология буенча:

1.Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү.

2.Өйрәнелгән сүз төркемнәренә кушымчалар ялгау үзенчәлекләрен белү, алар янында тыныш билгеләре кую күнекмәләре булдыру.

Синтаксис:

1.Эндәш,кереш, әйе, юк  сүзләре кергән җөмләләр төзү; алар янында тыныш билгеләре кую күнекмәләре булдыру.

2.Җөмләдәге сүз тәртибен билгеләү. Дөрес җөмлә төзү күнекмәләре булдыру.

Пунктуация:

Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре куелырга тиешле урыннарны дөрес табу. Бирелгән җөмлә һәм текстта куелган тыныш билгеләренә аңлатма бирү, тыныш билгеләрен язуда дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2.3. Югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты фәненең тыгыз бәйләнеше.  

Татар теле һәм әдәбияты дәресләре үз эченә бик күп төрле мәсьәләләрне ала. Бу дәресләр аша без укучыларга  тиешле һәм ныклы белем үзләштерергә; әхлак, дини, эстетик һәм башка бик күп төрле тәрбия бирергә; яңа чыккан әдәби әсәрләр яки вакытлы матбугат битләрендәге язмалар белән таныштырып барырга; төрле профессия кешеләре турында мәгълүмат бирергә; җирле-милли регион компонентлар аша туган ягыбызга, аның күренекле кешеләренә карата мәхәббәт тәрбияләргә һәм укучыларны тормышка әзерләргә тиеш  булабыз. Шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып, укучының сөйләм эшчәнлеге түбәндәгечә формалашырга тиеш:

1.Укучыларның, үз тәҗрибәсеннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

2. Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.

3. Бирелгән план буенча сочинение язу.

4. Әдәби геройларны сурәтләп бирү.

5. Каралган фильм, спектакль буенча хикәя төзү ( телдән яки язма).

6. Программа буенча укылган китапның эчтәлеген сөйләү яки язу.

7.  Текстта китерелгән сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение язу.

2.4. Татар теле буенча бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү этаплары

БРТ га әзерлек эше этаплап барырга тиеш дип уйлыйм.

I этап урта сыйныфларда башлана. 5 нче сыйныфтан алып укучыларны тест төшенчәсе белән таныштыра башларга кирәк. Моны уен формасыннан башлау дөресрәктер. Мәсәлән, “Йолдызлы сәгать”, “Кемнең миллионер буласы килә?”, “Тамчы-шоу” уеннарында укучылар бик теләп катнаша. Алар анда сорауга җавапны сайлап алырга өйрәнә. Соңрак тестны укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшерү ысулы буларак кулланырга кирәк. Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен тестлар җыентыклары һәм дисклар чыгарылды.

Тест эшләргә өйрәтүнең беренче принцибы - “алга, алга, алга” – укучы белмәгән яки  кыенсынган биремне калдырып торырга, соңрак кире әйләнеп кайтырга өйрәнергә тиеш. Икенче принцип – игътибарлылыкны арттыру. Моның өчен күбрәк хәтер диктантлары яздырырга тырышам. 

Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек тест эшләргә өйрәнү генә түгел бит әле. II этапта татар теле кагыйдәләрен үзләштерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Бу очракта терәк схемалар ярдәмгә килә. Терәк схемалар куллану исә укучыга сөйләм предметын сайлаганда туа торган кыенлыкны киметә, чөнки схемада җавап өчен төп мәгънәви терәкләр күрсәтелеп бирелә.

Имтиханга әзерләнүнең III этабында укучылар белән индивидуаль якын килеп эшләү мөмкинлеге туа. Бу этапта күбрәк 2 нче бүлекне эшләүгә басым ясала. Төп максат – укучыларны үз фикерен дөрес һәм матур итеп, телдән һәм язмача белдерергә өйрәтү. Төп эш – инша язарга өйрәтү.  Бу этапта төрле типтагы планнар, эпиграф, цитаталар сайлау, кереш һәм йомгаклау бүлекләренең вариантларын язу, төп төшенчәләр белән эшләүгә басым ясала.                                                      

Укучыларның караламадагы язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белергә тиешлеге күздә тотыла.. Сочинениенең эчтәлек һәм стиль бөтенлегенә, сүз белән эш, аның тексттагы роленә игътибар ителә, узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары язган сочинениеләргә анализ ясала.

III. Йомгаклау

Бүгенге укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү, укучыларның БРТны уңышлы тапшыруына ирешү..

Гомумән, дәрес нинди генә формада үткәрелмәсен, ул фәнгә кызыксыну, белемгә омтылыш уятырга һәм укучыларны тирән белемле кеше, иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булышырга тиеш дип уйлыйм.

IV. Кулланылган әдәбият исемлеге.                                                                                                                               

1. Максимов. Н. В. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2002, 154 б.

2. Максимов Н. В. Урта мәктәптә татар телен укыту. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф». 2004, 56 б.

3. Максимов Н.А, Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З.Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”, 2000, 87 б.

4. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек, Казан, «Мәгариф», 1994. 318 б.                                                                                                                                                                                    

5. Татар теленнән бердәм Республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма. 9 сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен. Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2016.

6. Язма эшләр җыентыгы. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укучы татар балаларына ана теленнән язма имтиханга әзерләнү һәм аны үткәрү өчен текстлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

7. Шакирҗанова Ә.Б. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Казан, Школа, 2009, 67 б.