"Туган тел. Мастер класс" бәйгесе

Фазлыева Гульфина Нашатовна

                       Портфолио

              Уку-укыту эшчәнлеге буенча:

Дәрес эшкәртмәсе. “БРТ га әзерлек вакытында Г.Тукай мәсәлләрен куллану” темасына мастер-класс.

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. "Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкият-поэмасы".                       

"Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкият-поэмасы". Дәрес эшкәртмәсенә презентация 

                       Чыгышлар:

"Татар теле лексикасында алынма сүзләр" 

"Татар теле лексикасында алынма сүзләр" чыгышына презентация.

"Фатих Кәриминең иҗади мирасы"

"Фатих Кәриминең иҗади мирасы" чыгышына презентация.

"Муса Җәлилнең иҗади мирасы. Үлемсезлеккә юл"

"Муса Җәлилнең иҗади мирасы. Үлемсезлеккә юл" чыгышына презентация

 "Шәхесләребез - туган як горурлыгы. "Гаҗәеп тылсымчы".

  "Шәхесләребез - туган як горурлыгы. "Гаҗәеп тылсымчы" чыгышына презентация.

                       Тәрбия эше буенча:

   "Илһам Шакировның тормыш тукталышларына сәяхәт" (Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатын пропагандалауда сыйныфтан тыш чара)

   "Илһам Шакировның тормыш тукталышларына сәяхәт" (Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатын пропагандалауда сыйныфтан тыш чара)   презентациясе  

   "Язмышың үз кулыңда. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү". Класс сәгате.

   "Язмышың үз кулыңда. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү". Класс сәгате өчен презентация.

   "Исемең матур. кемнәр куйган". Сыйныфтан тыш чара.

    "Исемең матур, кемнәр куйган". Сыйныфтан тыш чара өчен презентация

                        Эссе. "Минем педагоглык осталыгым"

                        Укучыларымның уңышлары (диплом, грамоталар)

                        Үземнең хезмәт уңышларым (диплом, грамоталар)

                         Район газетасы "Маяк"та басылган язмаларым

                         Согласие на обработку персональных данных педагога.

                         Презентация. "Туган ягым, мәктәбем, яраткан хезмәтем"

                         Гариза

                        Заявка 

                        Педагогик эшчәнлеккә бәяләмә

                        Мастер-класс бәйгесенә тәкъдим итү

                        Мастер-класс, видео - https://www.youtube.com/watch?v=9Y1bIspedrE&featur...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "БРТ га әзерлек вакытында Г. Тукай мәсәлләрен куллану" темасына мастер-класс22.88 КБ
Файл Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкият-поэмасы 19.02 КБ
Файл Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкият-поэмасы. 5 нче сыйныф (татар төркеме) өчен дәрес презентациясе2.92 МБ
Файл Чыгыш. Татар теле лексикасында алынма сүзләр29.38 КБ
Файл "Татар теле лексикасында алынма сүзләр" чыгышы өчен презентация255.93 КБ
Файл Чыгыш. "Фатих Кәриминең иҗади мирасы".28.56 КБ
Office presentation icon "Фатих Кәриминең иҗади мирасы" чыгышына презентация2.82 МБ
Файл Чыгыш. "Үлемсезлеккә юл"34.33 КБ
Файл "Үлемсезлеккә юл" чыгышына презентация2.51 МБ
Файл Чыгыш. "Гаҗәеп тылсымчы"25.6 КБ
Файл "Гаҗәеп тылсымчы" чыгышына презентация2.78 МБ
Файл “Илһам Шакировның тормыш тукталышларына сәяхәт” (Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатын пропагандалауда сы35.81 КБ
Файл Презентация.“Илһам Шакировның тормыш тукталышларына сәяхәт” (Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм и909.33 КБ
Файл "Язмышың үз кулыңда. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү." Сыйныфтан тыш чара.20.35 КБ
Office presentation icon Презентация."Язмышың үз кулыңда. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү" Сыйныфтан тыш чара.1.88 МБ
Файл "Исемең матур, кемнәр куйган". Сыйныфтан тыш чара.19.21 КБ
Файл Презентация. "Исемең матур, кемнәр куйган". Сыйныфтан тыш чара.1.34 МБ
Файл Эссе. "Минем педагоглык осталыгым"18.54 КБ
PDF icon skan_20170212_4.pdf892.54 КБ
PDF icon skan_20170212.pdf1.18 МБ
PDF icon skan_20170212_3.pdf219.89 КБ
Файл Согласие участника Всероссийского конкурса мастер-класса "Туган тел"12.28 КБ
Файл Презентация. "Минем туган ягым, мәктәбем, яраткан хезмәтем"2.98 МБ
PDF icon Мастер-класс бәйгесендә катнашу өчен гариза85.53 КБ
Файл Мастер-класс бәйгесендә катнашу өчен заявка12.24 КБ
PDF icon Г. Н. Фазлыеваның педагогик эшчәнлегенә бәяләмә 1 бит315.59 КБ
PDF icon Г. Н. Фазлыеваның педагогик эшчәнлегенә бәяләмә 2 бит251.13 КБ
PDF icon Г. Н. Фазлыеваның педагогик эшчәнлегенә бәяләмә 3 бит291.18 КБ
PDF icon "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә тәкъдим итү. 1 бит235.54 КБ
PDF icon "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә тәкъдим итү. 2 бит116.53 КБ

Предварительный просмотр:

       “БРТ га әзерлек вакытында Г.Тукай мәсәлләрен куллану темасына мастер-класс.

Тема: БРТ әзерлек вакытында Г. Тукай мәсәлләрен куллану.

Максат:

1.Белем бирү:  җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.

3. Тәрбияви: Тукай иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Ме т а п р е д м е т- укыган текстны аңлап, нәтиҗә ясый белү.

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; Тукай мәсәлләренең мәгънәсен аңлый белү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Ш ә х е с к ә кагылышлы-балаларда иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

Җиһазлау: Габдулла Тукай мәсәлләре; рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен  (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) татар теле буенча бердәм республика тесты (БРТ) үтүгә әзерлек өчен кулланма  (Казан, “Гыйлем” нәшрияты,2016).

 Интерактив такта, проектор, ноутбук, презентация

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.  Оештыру. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. 

-Хәерле көн, укучылар.

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән.

Башлыйк, дуслар, дәресне

Шундый изге нияттән.

Бүген сезнең белән җөмлә төрләрен кабатларбыз, белем дәрәҗәсен ачыкларбыз. Белемле икәнегезне күрсәтерсез дип ышанам.

3. Актуальлаштерү.

Татар теленнән Бердәм республика тестына әзерләнгәндә 5-9 нчы сыйныфларда татар теленнән үткән программа материалларын кабатлау һәм ныгыту таләп ителә. Тест сорауларының 8, 11, 13, 14 биремнәре эчендә җөмлә төрләрен билгеләргә кушылган эшләр дә бар. Шушы максаттан чыгып, Габдулла Тукай иҗатына мөрәҗәгать итик. (3 слайд)

Соруларга дөрес җаваплар бирергә:

- Татар телендә җөмләләрне аерым билгеләренә карап төркемлиләр. Сөйләмнең бик күп үзенчәлекләре гади җөмләгә бәйләп өйрәнелә. Гади җөмләгә билгеләмә бирегез. (Бер генә хәбәрлеге (иясе, хәбәре) булган җөмлә гади җөмлә дип атала). Ә оештыручы үзәгенең ничә булуына карап, җөмләләрне нинди төрләргә бүләбез? (Бер составлы, ике составлы җөмләләргә бүләбез)

- Тукай үзенең әсәрләрендә ике составлы җөмләләрне еш куллана. Ике составлы җөмләләр үзләре нинди төрләргә бүленә? (Җыйнак, җәенке)  Әмма мәсәлләрнең өчесендә генә җыйнак җөмлә очрый.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

 Төркемләп эшләү.

    1 төркемгә “Җил илә Кояш”, 2 төркемгә “Ике эт”, 3 төркемгә “Бытбылдык” мәсәлләреннән җыйнак җөмләләрне табарга.

Җил булдыра алмады. (“Җил илә Кояш”) [1.3б.]; Кәефләр хушмы? (“Ике эт”) [1.30 б.];  Диңгез исә янмый да, кайнамый да. (“Бытбылдык”) [1.36б.]

     Ә менә җәенке җөмләләр, бигрәк тә аерымланган хәлләр һәм тиңдәш кисәкләр белән тулыландырылганнары бик күп.

     1 төркем. Һавадан бер Каракош килеп, куй көтүе өстенә төште дә туганына бер-ике ай булган бер Бәрәнне тырнагына элеп китте.  (“Бала Козгын”) – аерымланган хәл һәм тиңдәш хәбәрләр. [1.14 б.] 2 төркем Ташбака илә Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерешә башладылар. (“Ташбака илә Куян”) – аерымланган хәл. [1.19 б.] 3 төркем Аның артыннан Арыслан да, җәядән атылган ук шикелле сикереп, ау астына барып керде. (“Кеше һәм Арыслан”) - аерымланган хәл. [1.42 б.] (4 слайд)

        Тукай мәсәлләрендә тулы һәм ким җөмләләрнең ике төре дә күзәтелә. Тулы һәи ким җөмләләргә характеристика бирегез. (Мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәкләрнең булу-булмавына карап, тулы һәм ким җөмләләргә бүленәләр) Тулы җөмләләр: 1 төркем. Соры Бүре көтүдән бер куйны алып китте. (“Бүре илә Тычкан”) [1.23 б.] 2 төркем Чүлмәк илә Казан, бик дусланып, гомер буе аерылмаска вәгъдә куйдылар. (“Чүлмәк илә Казан”) [1.28 б.] 3 төркем Ерткучы хайваннар, бергәләшеп , бер зур Аюны аулап ектылар. (“Мактанчык Куян”) [1.6 б.] (5 слайд)

        Тукай мәсәлләренең геройлары - кешеләр дә, хайваннар да, төрле предметлар да. Алар күрә, ишетә, хәрәкәтләнә, ә, иң мөһиме, сөйләшә. Бу очракларда диалогларны кулланмыйча булмый. Тукайның мондый вакытта ким җөмләләр куллануы табигый. 1 төркем. Хуҗа хатыны илә уйный башлыйм. («Ике эт»). [1.30 б.] 2 төркем. Тотыгыз каракны! («Бүре илә Тычкан»). [1.23 б.] 3 төркем. Ичмасам, кайный башладымы? («Бытбылдык»). [1.36 б.], (6 слайд)

       Тукай мәсәлләрендә бер составлы җөмләләр дә очрый. Бер составлы җөмләләргә аңлатма бирергә. ( Бер оештыручы үзәге булган җөмләләр бер составлы җөмләләр дип атала). 

1 төркем. Көчлегә үзендәге көчкә ышанырга ярамый. («Ташбака илә Куян») – фигыль җөмлә. [1.19 б.] Шеш-шеш чыгып торган ташлы таулардан, әллә нинди тигезсез күперләрдән үтәргә туры килә. («Чүлмәк илә Казан») – фигыль җөмлә. [1.28 б.] (7 слайд)

Тукай үзенең мәсәлләрендә әйтү максаты буенча төрле җөмләләрнең тулы бер галереясын бирә: 1 төркемгә хикәя җөмлә табарга. Моңар ышанмаган кеше, менә бу хикәячекне укыгач, гакылның артыклыгына канәгать хасил итәр. («Кеше илә Арыслан») - хикәя җөмлә. [1.40б.] 2 төркемгә сорау җөмлә табарга. Ә син, Муйнак, ни хәлдә торасың? («Ике эт») - сорау җөмлә. [1.30 б.] 3 төркемгә тойгылы җөмлә табарга. Ауны аулаган вакытта синең эзең дә күренмәде бит! («Мактанчык Куян») -тойгылы җөмлә. [1.6 б.]  (8 слайд)

          Тукай мәсәлләрендә раслау һәм инкяр җөмләләр дә очрый. Бу җөмләләргә аңлатма бирегез. (Чынбарлыктагы күренешләрне раслау я инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленә). Тукай мәсәлләрендә табигый раслау җөмләләр күбрәк: 1 төркем.  Бер шәһәрнең читендә генә өч агай-эне торалар иде. («Бәхет»). [1.12 б.] 2 төркем. Хәзер инде безнең аучы аудан өмид кисте. («Бала Козгын»). [1.15 б.] 3 төркем. Чүлмәк илә Казан бик дустланып, гомер буе аерылмаска вәгъдә куйдылар.(“Чүлмәк илә Казан”)

          Инкяр җөмләрнең төрле юллар белән ясалганнары очрый:

         1 төркем. Әмма Тавыкларга һич бервакытта да болытка җитү насыйб булмыйдыр. («Тавыклар илә Каракош») - хәбәрне белдергән сүздә юклык кушымчасы бар. [1.22 б.] 2 төркем. Сиңа ышанып, мин кыш көне тунсыз калдым. («Мут илә Карлыгач») -хәбәр составындагы сүздә -сыз кушымчасы бар. [1.8 б.] 3 төркем. Әмма сездә сүзем юк. («Умарта корты илә чебеннәр») - хәбәр юк сүзе белән бирелгән. [1.17 б.]  (9 слайд)

Тукай мәсәлләрендә сөйләмдә кушма җөмләләр дә күп кулланыла. Тезмә кушма җөмләләрне, аерып әйткәндә, теркәгечсез кушма җөмләләрне күбрәк файдалана. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне күзәткәндә, аерым җөмләләре төрле теркәгечләр белән бәйләнгән җөмләләр очрый. Бу очракларны сез БРТ әзерлек вакытында алдагы дәресләрдә тикшерерсез дип уйлыйм.

 III. Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау.

Укучыларга бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алулары турында сораулар бирелә.

- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

     Г. Тукайның сөйләме җанлы, төзек, яңгырашлы һәм һәркемгә аңлаешлы. Бу мәсәлләрдән аның, чыннан да, тел белгече, әдәби телнең бөтен нечкәлекләрен, үзенчелекләрен белеп, файдаланучы оста әдип булуына инанасың. Укучылар, бу мәсәлләрне укып, әхлак тәрбиясе һәм тормыш тәҗрибәсе алалар. Тукайның исеме, иҗаты һәм мирасы  беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Йомгаклап, шундый нәтиҗәләр ясыйбыз:

1. Шагыйрьнең иҗаты бик югары бәяләнә.

2. Бу мәсәлләрне 9 нчы сыйныф укучыларын бердәм республика тестына (БРТ) әзерлек вакытында  кулланырга була.



Предварительный просмотр:

Укытучы

Фазлыева Г.Н.

Предмет

Татар әдәбияты

Тема

Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкият-поэмасы

Максат һәм бурычлар

Татар халкының бөек шагыйре – Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре белән таныштыру.

1. Г. Тукайның “Су анасы” әкиятен укып анализлау. “Әкият-поэма” терминын кертү.

2. Тукай-Кырлай музей комплексы белән таныштыру.

3. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

5. Г. Тукай әсәрләре белән кызыксыну, укырга теләк уяту.

Дәреснең тибы

Рефлексия дәресе.

Җиһазлау

Тукай-Кырлай музее турында информация, шагыйрьнең портреты, әсәрләреннән күргәзмә, дәреслек (60-68 б., 131-134 б.)

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Оештыру (Мотивлаштыру)

(1-2 мин)

-Хәерле көн, укучылар.

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән.

Башлыйк, дуслар, дәресне

Шундый изге нияттән.

Сыйныф эшкә әзерләнә.

Фонетик зарядка

Укучыларның иҗат күргәзмәсен тәкъдим итәм.

-Нинди әкият геройларын күрәсез? Алар кайсы әкиятләрдән?  Бу әкиятләрнең авторы кем? Дәрестә нинди шагыйрь турында сөйләшәчәкбез?

Укытучы куйган сорауларга төгәл җаваплар бирәләр.

Сорауларга җавап алганнан соң экранга Г. Тукай рәсеме чыга.

Актуализация

Экранда Тукай яшәгән нигезләр күрсәтелә. Тукайның биографиясен искә төшерү. Туган нигез төшенчәсен бирү.

Төркемләп эшләү.

1 нче төркемдәге укучылар Кушлавыч, Сасна чорын;

2 нче төркемдәге укучылар  Өчиле, Казан чорын;

3 нче төркемдәге укучылар Өчиле, Кырлай чорын тасвирлаган сорауларга җаваплар бирәләр. Төркем җитәкчеләре тыңлап, җавапларны берләштереп сөйли, укучыларның җавапларына “билге” төсле фигуралар бирә.

Дәреснең беренче өлешенә йомгак ясау.

Яңа материалны аңлату

Тукай әсәрләре күргәзмәсен тәкъдим итү.

-Кайсы китапларын укыдыгыз? Бу әсәрләр ни өчен исегездә калды?

“Су анасы” әкият-поэмасына ясалган иллюстрацияләр күрсәтү.

Сүзлек эше.

Әсәрне язма материалдан тыңлату. (4 мин)

“Су анасы” әсәренең язылу тарихы турында уку.

Күргәзмәне карау, таныш әсәрләрне табу. Г. Тукайның өйрәнгән әсәрләрен искә төшерү.

Иллюстрацияләр буенча сөйләшү.

Рәсемнәрнең “Су анасы” әкият-поэмасы буенча ясалуын әйтү.

Китаптан (61-65 б.) карап баралар.

Материалны беренчел ныгыту

Әкиятнең куркынычлы дип санаган урыннарын дөрес интонация белән укыту.

Су анасы тасвирланган юлларны табып укыту.

Ни өчен малай әнисенә ялган сөйли? Әниләрне алдарга ярыймы? Малайга нинди характеристика бирер идегез? Малайның тәртибе үзгәргән дип уйлыйсызмы?

Әкиятнең кайсы өлеше бигрәк тә ошады? Шул өлешне өйдә ятларга. (өй эше)

Сәнгатьле укыйлар, укытучы куйган сорауларга җавап бирәләр.

Төркемләп эшләү.

Мөстәкыйль эш.

Тукайның әсәрләрен халык бүген дә яратып укый. Аның әсәрләренә композиторларыбыз көйләр язалар, режиссерлар кинолар төшерәләр, мультфильмнар ясыйлар. Әнвәр Бакиров “Су анасы” әкият-поэмасына нигезләнеп “Алтын тарак” балетын язган. Шул балеттан өзек тыңлагыз. Әкиятнең кайсы өлешен күз алдына китерәсез?

Тыңлау, алган тәэсирләр буенча сөйләү. Су анасын тасвирлау.

Ял минуты

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре

Музейлар ни өчен кирәк? Тукайның музейлары кайларда булыр дип уйлыйсыз?

Рефлексия

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. Өй эшен аңлата.

Үз фикерләрен әйтәләр,өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гомерендә — халкы язмышы, җырларында — халкы моңнары

Слайд 2

Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы ” әкият-поэмасы . 5 нче сыйныф (татар төркеме ) өчен дәрес презентациясе Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы, Азнакай шәһәре 7 нче урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 3

Кушлавыч Казан Сасна Өчиле Казан Кырлай Җаек Мөхәммәтгариф Бибимәмдүдә Бибимәмдүдә Мөхәммәтшакир Зиннәтулла хәзрәт Мөхәммәтвәли Газизә Сәг ъ ди абзый Зөһрә апа Галиәсгар Газизә Болгар кунакханәсе 1889 18901892 1891 1892 1895 1907 1886 Өчиле

Слайд 4

Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апреленд ә Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа . Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы. Мәмдүдә - Габдулланың анасы

Слайд 5

Кушлавычта шагыйр ь туган йорт. Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным– тәнем белән...

Слайд 6

Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулланың кабере Кечкенә Тукай 4 айда әтисез кала.

Слайд 7

Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм соңрак аны үз янына алдыра.

Слайд 8

Кечкенә Габдулланы Өчиледән Казанга алып килеп, Печән базарында асрамага бирәләр. “ ...миңа әти булганы Мөхәм-мәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...” Асрарга бала бирәм, кем ала? Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.

Слайд 9

Алты яш ь лек Тукай Кырлай авылына, Сәг ъ ди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яш ь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра. Кечкенә Апуш һәм Сәг ъ ди абый Нәк ъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Слайд 10

1895 нче елда Габдулла Җаекка, Урал ь ск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Ул яшәгән Почиталин урамы, 66 нчы йорт.

Слайд 12

Сүзлек эше Шаят ь – мөгаен Юлдашым – иптәшем Берлән – белән Сачен – чәчен Баккан идем –караган идем Кыйсса - вакыйга, булган хәл Пычагым кергери – ачулану Орышты – ачуланды Иясе -хуҗасы

Слайд 13

Арча районы Яңа Кырлай авылында Г. Тукай исемендәге дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы

Слайд 14

Казанда Г.Тукай Әдәби музее

Слайд 15

Казанда Г.Тукай Әдәби музее Адресы: Татарстан Республикасы , Казан шәһәре , Г.Тукай ур ., 74



Предварительный просмотр:

                Татар теле лексикасында алынма сүзләр

Эчтәлек

Кереш...................................................................................................................... 3

I бүлек.Татар телендәге чит тел сүзләренең кулланылыш өлкәсе ................... 3

1.  Телдәге чит тел сүзләре турында гомуми төшенчә ................................... ...3

2. Телдәге чит тел сүзләрен генитик-этимологик яктан чыгып тикшерү ........4

3. Чит тел сүзләрен лексик-семантик аспекттан чыгып тикшерү .....................5

4. Чит тел сүзләренең ясалыш төрләре ................................................................5

5. Чит тел сүзләренең тематик классификациясе  ..............................................6

6. Телдәге чит тел сүзләренең кулланылыш ешлыгы .................................... ...7                              

II бүлек. Хәзерге вакытта телебездә хөкем сөргән хаталар ..............................8

1. Татарчага тәрҗемә иткәндә хәрефкә-хәреф (букваль) тәрҗемә итү

нәтиҗәләре  ............................................................................................................8  

2. Лексиканы үстерүдә искергән сүзләрне яңадан куллана башлау ................10                

Йомгаклау ..............................................................................................................10

Кулланылган әдәбият исемлеге ...........................................................................11

Кереш

Тикшерүемнең объекты – татар телендәге чит тел сүзләре һәм гади сөйләм телендә, әдәби телдә рус сүзләрен кушып сөйләү һәм язу очраклары. Тема актуаль, чөнки телебезнең сүзлек составы, лексик-семантик нормалары еш кына кирәксезгә рус сүзләре куллану аркасында бозыла.

Тикшерүемнең төп максаты – әдәби тел лексикасының үсеш юлларына анализ ясау һәм татар теленең, рус теленнән ялгыш тәрҗемә итү аркасында, бик нык бозылуын дәлилләү. Фаразлау (гипотеза) - теоретик белемнәрне гамәлдә куллану.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк:

  • Татар телендәге чит тел сүзләренең кулланылыш өлкәсенә күзәтү ясау.
  • Телдәге чит тел сүзләрен генитик-этимологик яктан чыгып тикшерү.
  • Чит тел сүзләренең ясалыш төрләрен тикшерү.
  • Чит тел сүзләрен тематик классификацияләү.
  • Ике тел белән эш иткәндә бу ике телне дә бозмыйча, дөрес куллану өчен әһәмиятле сүзләрне тәрҗемә итүнең шартларын карап китү.

Шушы бурычларга ирешү өчен, филология фәннәре докторы, профессор Рүзәл Юсупов; филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Фуат Ганиев; филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы Мирфатыйх Зәкиев . һ.б. галимнәр хезмәтләренә таянылды.

I бүлек

Татар телендәге чит тел сүзләренең кулланылыш өлкәсе

1. Телдәге чит тел сүзләре турында гомуми төшенчә

Телдә татар теленең үз сүзләре, чыгышы ягыннан төрки телләрдән булган сүзләр иң күп урынны алып торалар. Алар арасында аерым диалектлардан, сөйләшләрдән кергән сүзләр дә бар, яңа сүзләр дә ясала тора. Телдә һәрчак үзгәрешләр булып тора, кайбер сүзләр активлашып китә, кайберләре пассивлаша. Телгә төрле характердагы бәйләнешләр җирлегендә алынмалар да килеп керә, чит тел сүзләре дә кабул ителә. Аларның күбесе Көнбатыш Европа телләреннән рус теле аша алына, ә элеккеге заманнарда мәдәни, рухи, фәнни багланышлар җирлегендә гарәп, фарсы сүзләре телгә күпләп кабул ителгән. Ә тагын да борынгырак заманнарда төрки телләргә, шул җөмләдән, борынгы татар теленә дә кытай, һинд, монгол һ.б. телләрдән кергән сүзләр бүген дә кулланылышта. Мәсәлән, сыра, алма (санкрит теленнән), тимер, алтын, бакыр (кытай теленнән), сырганак (монгол теленнән) һ. б. сүзләр.    

         Милли яңарыш чорында гарәп-фарсыдан кергән сүзләр  активлашып китте (мәсәлән, мәдәни, икътисадый, җәмгыяти, рухи, сәяси, мәгърифәти, дини һ. б.). Шул ук вакытта телебездә инглиз теленнән кергән сүзләр дә еш күренә: факс, телекс, бизнес, компромисс, наркобизнес, мафия һ.б.ш.

2. Телдәге чит тел сүзләрен генитик-этимологик яктан чыгып тикшерү

Телнең лексик системасындагы чит тел сүзләре дә, интернационализмнар да, халыкара фәнни-техник терминнар да тарихи планда алынмаларга кайтып кала һәм генетик яктан я Көнбатыш Европа, немец, испан, итальян, инглиз, португал, француз яисә гарәп, фарсы, һинд, санкрит, кытай, монгол, япон, урду һ.б. телләргә барып тоташа. Алынмалар телгә чит тел сүзләренә караганда элегрәк кабул ителгәннәр, алар хәтта телнең үз сүзләре сыман кабул ителәләр, чөнки тел тарафыннан лексик-семантик, грамматик, фонетик яктан бик нык үзләштерелгәннәр (мәсәлән, китап, каләм, дәфтәр (гарәп); ызба, арыш, уҗым, кәбестә (рус); музыка, театр, ария, опера (итальян); парикмахер, мундштук, бухгалтер (немец). Ә чит тел сүзләре телгә соңрак кабул ителгәнлектән, алардагы чит тел төсмере күбрәк саклана һәм алар тел тарафыннан да бик нык үзләштерелмәгән: интервью, факс, телекс (инглиз); җиһат (гарәп) һ.б. Башкача әйткәндә, бер телдән икенчесенә сүзләр башта чит тел сүзе булып килеп керсәләр дә, вакыт узу белән, тел тарафыннан үзләштерелә-үзләштерелә, аларның бер өлеше алынмаларга, яисә бик күп телләргә үтеп кергән халыкара сүзләргә, интернационализмнарга әвереләләр.

        3. Чит тел сүзләрен лексик-семантик аспекттан чыгып тикшерү

Татар телендә хәзерге милли  яңарыш чорында чит тел сүзләре төрле өлкәләрдә актив файдаланыла башлады. Аларның төрлесе төрле стилистик максатларда кулланылыш таба, шуңа күрә чит тел сүзләрен көчәнеп үз сүзләребез белән алмаштырып бетерүгә омтылу шулай ук максатка ярашлы түгел.

Тел хәзинәсендә сәясәт, икътисад, мәдәният, тәрәккыять, инкыйлаб сүзләренә дә, политика, экономика, культура, прогресс, революция сүзләренә дә урын җитәрлек, аларның төрлесе төрле максатларда кулланыла. Термин буларак, республика, культура, прогресс сүзләре кулланылса, төрле әдәби жанрларда, поэзиядә җөмһүрият, мәдәният, тәрәккыять сүзләре кулланыла.

  4. Чит тел сүзләренең ясалыш төрләре

Татар телендәге чит тел сүзләренең ясалыш төрләре аерым сүз  төркемнәренең башка сүз төркемнәре белән морфологик, синтаксик мөнәсәбәтләр ярдәмендә сүз ясый алу мөмкинлекләренә кайтып кала.  Мондый сүзләрнең, терминнарның ясалыш төрләрен карап китик:

1) Бер компонентлы исем чит тел сүзләре: мәдәният, икътисад, мәнфәгать, мафия, интервью.

2) Тарихи аспекттан караганда ике компонентлы кушма исем чит тел сүзләре: хастаханә, сырхауханә, шифаханә, даруханә, шартнамә, телефакс.

3) Исем-исем сүзтезмә чит тел сүзләре: базар икътисады, сәүдә банкы, акционерлык җәмгыяте.

4) Милли + чит тел сүзләреннән төзелгән исем-исем сүзтезмә чит тел сүзләре: милләтпәрвәрлек.

5) Чит тел сүзләре + татар фигыле: иманга кайту, мафияне эзәрлекләү, сәүдә белән шөгыльләнү.

6) Чит тел сүзе + сыйфат фигыль + чит тел сүзле сүзтезмәләр: хәрби саклану министры.

7) Татар фигыле + рус теле сүзле сүзтезмәләр: саклану предприятиеләре.

8) Сыйфат + чит тел сүзле сүзтезмәләр: югары совет.

5. Чит тел сүзләренең тематик классификациясе

Татар телендәге чит тел сүзләре, терминнары тормышның төрле өлкәләренә карыйлар һәм аларны төрле тематик төркемнәргә бүлеп карарга була:

1) Фән өлкәсенә караган чит тел сүзләре: фән, гыйлем, логика, дискуссия, конгресс,пропорция, симметрия, конференция;

2) Икътисадка караган сүзләр: икътисад, базар, базар икътисады, хосусыйлаштыру;

3) Сәясәткә караган сүзләр: сәясәт, сәяси кискенлек, милләтпәрвәрлек, эмигрант, референдум;

4) Мәдәнияткә караган сүзләр: мәдәният, культура, министр, сәнгать, артист, солист, балет, балетмейстр, дирижер;

5) Әдәбиятка караган сүзләр: сюжет, кульминация, роман, поэзия, шигърият, проза;

6) Финанс системасына караган сүзләр: кредит, инвестиция, инвестор, инфляция, дотация;

7) Дәүләт төзелешенә караган юридик терминнар-сүзләр: Дәүләт Советы, департамент, вәкиллек, мәҗлес, хакимият, администратор, конференция;

8) Сәүдә системасына караган сүзләр: сәүдә, корпорация, акция, акционер, акционерлык җәмгыяте;

9) Хәрби өлкәгә караган сүзләр: оборона министры, оборона предприятиеләре, хәрби промышленность комплексы;

10) Мәгариф системасына караган сүзләр: милли мәгариф системасы, лицей, гимназия;

11) Җинаятьле-процессуаль процесска караган сүзләр: мафия, мафиози, мафиоз структура, наркоман, наркобизнес, экстремизм, рэкет;

12) Журналистикага караган сүзләр: интервью, пресс-конференция, матбугат конференциясе, телемарафон;

13) Техникага караган сүзләр: факс, телекс, телефакс, компьютер, робот.

        6. Телдәге чит тел сүзләренең кулланылыш ешлыгы

Татар телендәге чит тел сүзләренең барысы да бер үк дәрәҗәдә кулланылмыйлар: аларның кайберләре төп һөнәри өлкәгә караган пассив сүзләр, кайберләре актив термин буларак кулланыла. Моңа ышану өчен актив кулланылышта йөргән чит тел сүзләренең кулланылыш үзенчәлекләрен карап чыгыйк:

1. Татар теленә чит тел сүзләре гасырлар дәвамында турыдан-туры да, башка телләр аркылы да үтеп кергәннәр, аларның телгә үтеп керүе икътисадый, мәдәни, сәяси, фәнни бәйләнешләр нәтиҗәсендә булган.

2. Хәзерге чорда чит тел сүзләре күбесенчә инглиз теленнән рус теле аша татар теленә кабул ителә: интервью, бизнес, бизнесмен.

3. Хәзерге милли яңарыш чорында элеккеге гарәп-фарсыдан калган атамалар, лексик берәмлекләр дә активлашып китте: җөмһүрият, икътисад, сәясәт.

4. Чит тел сүзләренең кулланылыш өлкәсенең киңәюе сүзләр алып килгән төшенчәләрнең актуальлеге белән бәйләнгән: космос, космонавт, робот, робот-техника.

5. Хәзерге вакытта рус теле аша үтеп кергән чит тел сүзләре тел лексикасын баетуда, яңартуда үзенчәлекле роль уйный. Кайбер сүзләрнең милли вариантлары да параллель кулланылышта йөри: мәдәният - культура, сәясәт – политика,  икътисад –экономика,  интервью – әңгәмә.

6. Хәзерге вакытта беренче чиратта үз телебез сүзләре, телдә элеккерәк заманнарда киң кулланылышта йөргән, соңрак онытыла төшкән сүзләр хисабына баерга тиеш. Әмма биредә сүзләрне көчләп кертеп җибәрергә ярамый. Үз сүзләребездән файдалана алмаганда, чит тел сүзләрен, рус теле сүзләрен кулланырга була.

7. Телебездә күптән үзләштерелгән кайбер топонимика исемнәрен үзгәртергә яки аларны искергән исемнәр белән алмаштырырга омтылыш телнең бердәм нормаларын бозуга китерә һәм сөйләмебезне боза: Россия – Русия – Рәсәй; Европа – Аурупа; Германия – Алмания; Пакистан – Пакыстан; Әстерхан – Әчтерхан.

II бүлек

Хәзерге вакытта телебездә хөкем сөргән хаталар

1. Татарчага тәрҗемә иткәндә хәрефкә-хәреф (букваль) тәрҗемә итү нәтиҗәләре  

Хәзер без, татарлар, даими рәвештә руслар белән якыннан аралашып яшибез, үзебезчә дә, русча да сөйләшәбез, без – ике телле кешеләр. Безнең телебез рус теле белән тыгыз бәйләнештә тора, аның көчле йогынтысына дучар була. Нәтиҗәдә татар теле, рус теленнән ялгыш тәрҗемә итү аркасында, бик нык бозыла. Әйтик, татар телендә, үткән заман хикәя фигыльләренең, рус телендәгедән аермалы буларак, күп төрле формалары бар: барды, барган, бара иде, барган иде, барган була, бара торган иде, бара торган була. Рус телендә исә аларга туры килә торган бер генә форма бар: ехал, шел. Тәрҗемә иткәндә күпчелек, рус телендәге шул бер формага ияреп, бер генә форма белән –ды-де (-ты-те) кушымчалы фигыльләр белән эш итәләр (барды, килде, кайтты, китте). Нәтиҗәдә телебезнең әһәмиятле үзенчәлекләре, мәгънә төсмерләре бирелми кала, тел фәкыйрьләндерелә. “Язучы 1923 нче елда туды” дисәң дөрес булмый, “туган” булырга тиеш. Хәтта телевидение каналларында татарчага тәрҗемә ителгән фильмнарда да хәрефкә-хәреф тәрҗемә (букваль) күзәтелә. Мәсәлән, “эт тешли язды” дигән сүзтезмә русчадан кусать сүзен тешләү дип тәрҗемә итеп, ялгыш сөйләүнең мисалы булып тора. Мондый очракта чын татарча әйткәндә эт талый язды (эт талады) диләр.

Рус сүзләрен татарчага тәрҗемә иткәндә иң әһәмиятле бер кагыйдәне онытмаска кирәк. Билгеле бер телнең (рус теленең) кайсыдыр бер сүзен икенче телгә (татар теленә) тәрҗемә иткәндә, ул телдә бу сүзгә туры килә торган әзер сүз сирәк була. Бер телдәге теге яки бу сүзгә икенче телдә һәрвакытта да теге яки бу сүз тәңгәл килә дип әйтеп булмый. Тәңгәллекне сүз сөрешендә генә табарга мөмкин. Мәсәлән, рус телендә богатый (богатая, богатое) сүзе бар. Аңа төп мәгънәсе буенча бай, мул сүзе туры килә: богатый человек – бай кеше, живет богато – мул яши .Ә менә богатое платье әйтелмәсендә богатое сүзенең тәрҗемәсе бөтенләй көтелмәгән сүз – затлы сүзе була (затлы күлмәк). Һәм бу тәрҗемә бары тик шушы сүзтезмәдә генә билгеләнә.

Хәзерге вакытта безнең телдә хөкем сөргән хаталар уйлап тормыйча, механик рәвештә генә тәрҗемә итү аркасында барлыкка киләләр. Мәсәлән: армиягә чакырылу (дөресе - армиягә алыну) - призвать в армию; сыерчыклар җырлыйлар (дөресе - сыерчыклар сайрыйлар) – скворцы поют; тирән рәхмәт (дөресе - зур рәхмәт) – глубокая благодарность; бәяләр үсә (дөресе – бәяләр арта яки күтәрелә) – цены растут.

Ике тел белән эш иткәндә бу ике телне дә бозмыйча, дөрес куллану өчен әһәмиятле сүзләрне тәрҗемә итүнең тагын бер мөһим шартын карап китик.

Тәрҗемә практикасында сүзтезмәнең һәр сүзен аерым бер сүз белән генә тәрҗемә итү мөмкин булмый, ул ике сүз белән дә, сүзтезмә белән дә тәрҗемә ителергә мөмкин. Һәм, киресенчә, кайсыдыр бер сүз аерым гына алганда тәрҗемәдә бирелмәскә дә мөмкин. Мисаллар: рус телендәге живые цветы сүзтезмәсен сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә тере чәчәкләр сүзтезмәсе килеп чыга. Монда  живой сүзен татарча бирүнең бөтенләй кирәге юк, чәчәкләр генә дияргә кирәк, чөнки тере чәчәкләр дип әйтү татарча дөрес түгел. Шулай ук живые деньги сүзтезмәсен сүзен-сүзгә тәрҗемә итеп, тере акчалар сүзтезмәсен кулланабыз. Бу да тупас хата: монда тере сүзен куллануның кирәге юк.

Русскоязычная школаны  рус телле мәктәп, русскоязычные ученикины рус телле укучылар  дип язу һәм сөйләү гадәткә керде. Бу да русскоязычныйны сүзгә-сүз тәрҗемә итү нәтиҗәсе. Болай әйтү һич тә татарча түгел, рус телендә укыта торган мәктәп яки рус мәктәбе, рус мәктәбендә (яки рус төркемендә) укучылар  дияргә кирәк.

Соңгы елларда матбугатта рус теленнән алынган һәм халыкара сүзләрнең әйтелеш һәм язылыш нормаларын үзгәртергә омтылу – “татарчалаштыру” тенденциясе бара. Мәсәлән: “Бик салкын иде. Калын пәлтә, олтанлы итек кидем.” “Сыер итеннән кәтлит ясады.” “Анда җәгърәфия (география), хисап, япон теле кебек дәресләр бирелгән”. “Быел немес телен өйрәнә”. Икетеллелек шартларында уртак сүзләрнең татарча әйтелешен һәм язылышын махсус үзгәртү, ясалма рәвештә аерма китереп чыгару телләрдән файдалану өчен уңайсызлыклар китереп чыгара. Шуңа күрә телебез лексикасын үзгәртергә кирәкми.

         2. Лексиканы үстерүдә искергән сүзләрне яңадан куллана башлау

Тел байлыгыбызны (лексиканы) үстерүдә искергән яки искергән дип саналган сүзләрне яңадан куллана башладык. Мәсәлән, рәис (председатель), хакимият (власть), васыятьнамә (завещание), хастаханә (больница), шифаханә (санаторий), шикаять (жалоба) кебек сүзләр бик урынлы кулланыла. Ләкин урынсыз кулланылган тәрҗемәләр дә сөйләмдә еш кулланыла. Союз сүзенең тәрҗемәсе берлек дип бирелә. Аңлатмалы сүзлектән карап, берлек сүзенең “единство”, “рублевка” тәрҗемәләрен табабыз. Союз сүзенең дөрес тәрҗемәсе “берләшмә”, “бергәлек”.

Презентация сүзен күпчелек очракта дөрес тәрҗемә итмиләр: аның татарча тәрҗемәсен тәкъдир дип бирәләр. Ә бу сүз татар телендә язмыш мәгънәсендә йөри. Ә презентация сүзе “предъявить, представить” дигәнне аңлата. Димәк, презентация сүзенең тәрҗемәсе “тәкъдим итү”, “күрсәтү” дигән төшенчәгә туры килә. Мәсәлән, теге яки бу китапны презентацияләү дигәнне чын татарча әйтәм дисәң, теге яки бу китапны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, таныту дип әйтү дөрес була. Презентацияләү сүзен үзен куллансак та була. Иске сүзләрне куллану, Европа телләреннән кергән сүзләрне гарәп-фарсы сүзләре белән алыштыру бик уйлап эшләнергә тиеш.

Йомгаклау

Эзләнүләр барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

  1. Хәзерге вакытта телебездә хөкем сөргән хаталар күп төрле: сүзләрне ялгыш мәгънәдә һәм урынсыз куллану, кирәксезгә рус алынмаларыннан, аңлашылмый торган, искергән гарәп һәм фарсы сүзләреннән файдалану, сүзләрнең җөмләдә, сөйләмдә үзара бәйләнешкә керү кагыйдәләрен, тәртибен бозу. Бу хаталарны анализлап шуны ачыкладык: аларның күбесе русчадан ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсендә барлыкка килә.
  2. Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең үзенә генә хас сыйфатларын, алардагы гомуми һәм үзенчәлекле якларын игътибарга алырга кирәк.
  3. Туган телнең тиешле төшенчәне белдерә алырлык үз сүзлек хәзинәсе яки үз лексик байлыгыннан яңа сүз ясау мөмкинлеге булганда, чит тел сүзләре кулланылырга тиеш түгел.  

          Кулланылган әдәбият.

  1. Ганиев Фуат. Хәзерге лексикабыз // Мәгариф. 1998, №5, 19,20 б.
  2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф нәшр. 1994
  3. Юсупов Рүзәл. Туган телебезне дөрес өйрәтәбезме? // Мәгариф. 2012, №5, 8-10 б.
  4. Юсупов Рүзәл. Алынма сүзләр.  // Мәгариф. 2011, №6, 20,21 б.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле лексикасында алынма сүзләр Эшне башкаручы: Фазлыева Айзил ә Айдар кызы, Азнакай шәһәре 7нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы А сыйныфы укучысы Җитәкчесе: Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Тикшерүемнең объекты – татар телендәге чит тел сүзләре һәм гади сөйләм телендә, әдәби телдә рус сүзләрен кушып сөйләү һәм язу очраклары. А ктуальлеге - телебезнең сүзлек составы, лексик-семантик нормалары еш кына кирәксезгә рус сүзләре куллану аркасында бозыла. Максаты – әдәби тел лексикасының үсеш юлларына анализ ясау һәм татар теленең, рус теленнән ялгыш тәрҗемә итү аркасында, бик нык бозылуын дәлилләү. Фаразлау (гипотеза) - теоретик белемнәрне гамәлдә куллану. Бурычлары : Татар телендәге чит тел сүзләренең кулланылыш өлкәсенә күзәтү ясау. Телдәге чит тел сүзләрен генитик-этимологик яктан чыгып тикшерү. Чит тел сүзләренең ясалыш төрләрен тикшерү. Чит тел сүзләрен тематик классификацияләү. Ике тел белән эш иткәндә бу ике телне дә бозмыйча, дөрес куллану өчен әһәмиятле сүзләрне тәрҗемә итүнең шартларын карап китү.

Слайд 3

Татар телендәге чит тел сүзләренең кулланылыш өлкәсе Көнбатыш Европа телләреннән рус теле аша кергән сүзләр. Мәдәни, рухи, фәнни багланышлар җирлегендә телгә кергән гарәп, фарсы сүзләре. Борынгырак заманнарда кытай, һинд, монгол һ.б. телләрдән кергән сүзләр. Милли яңарыш чорында гарәп-фарсыдан кергән сүзләр. Инглиз теленнән кергән сүзләр.

Слайд 4

Телдәге чит тел сүзләрен генитик-этимологик яктан чыгып тикшерү Алынмалар телгә чит тел сүзләренә караганда элегрәк кабул ителгәннәр, тел тарафыннан лексик-семантик, грамматик, фонетик яктан бик нык үзләштерелгәннәр ( китап, каләм, дәфтәр (гарәп); ызба, арыш, уҗым, кәбестә (рус); музыка, театр, ария, опера (итальян); парикмахер, мундштук, бухгалтер (немец). Чит тел сүзләре телгә соңрак кабул ителгәннәр, алардагы чит тел төсмере күбрәк саклана һәм алар тел тарафыннан да бик нык үзләштерелмәгән: и нтервью , факс, телекс (инглиз); җиһат (гарәп) һ.б.

Слайд 5

Чит тел сүзләрен лексик-семантик аспекттан чыгып тикшерү Татар телендә хәзерге милли яңарыш чорында чит тел сүзләре төрле стилистик максатларда кулланылыш таба. Сәясәт, икътисад, мәдәният, тәрәккыять, инкыйлаб , политика, экономика, культура, прогресс, революция сүзләре төрле максатларда кулланыла. Термин буларак, республика, культура, прогресс сүзләре кулланылса, төрле әдәби жанрларда, поэзиядә җөмһүрият, мәдәният, тәрәккыять сүзләре кулланыла.

Слайд 6

Чит тел сүзләренең ясалыш төрләре 1) Бер компонентлы исем чит тел сүзләре: мәдәният, икътисад, мәнфәгать, мафия, интервью. 2) Тарихи аспекттан караганда ике компонентлы кушма исем чит тел сүзләре: хастаханә, сырхауханә, шифаханә, даруханә, шартнамә, телефакс. 3) Исем-исем сүзтезмә чит тел сүзләре: базар икътисады, сәүдә банкы, акционерлык җәмгыяте. 4) Милли + чит тел сүзләреннән төзелгән исем-исем сүзтезмә чит тел сүзләре: милләтпәрвәрлек. 5) Чит тел сүзләре + татар фигыле: иманга кайту, мафияне эзәрлекләү, сәүдә белән шөгыльләнү. 6) Чит тел сүзе + сыйфат фигыль + чит тел сүзле сүзтезмәләр: хәрби саклану министры. 7) Татар фигыле + рус теле сүзле сүзтезмәләр: саклану предприятиеләре. 8) Сыйфат + чит тел сүзле сүзтезмәләр: югары совет.

Слайд 7

Чит тел сүзләренең тематик классификациясе Фән өлкәсенә караган чит тел сүзләре: фән, гыйлем, логика, дискуссия, конгресс,пропорция; Икътисадка караган сүзләр: икътисад, базар, базар икътисады, хосусыйлаштыру; Сәясәткә караган сүзләр: сәясәт, сәяси кискенлек, милләтпәрвәрлек, эмигрант, референдум; Мәдәнияткә караган сүзләр: мәдәният, культура, министр, сәнгать, артист, солист, балет; Әдәбиятка караган сүзләр: сюжет, кульминация, роман, поэзия, шигърият, проза; Финанс системасына караган сүзләр: кредит, инвестиция, инвестор, инфляция, дотация; Дәүләт төзелешенә караган юридик терминнар-сүзләр: Дәүләт Советы, департамент; Сәүдә системасына караган сүзләр: сәүдә, корпорация, акция, акционер, акционерлык; Хәрби өлкәгә караган сүзләр: оборона министры, оборона предприятиеләре, хәрби промышленность комплексы; Мәгариф системасына караган сүзләр: милли мәгариф системасы, лицей, гимназия; Җинаятьле-процессуаль процесска караган сүзләр: мафия, мафиози, мафиоз структура; Журналистикага караган с ү зл ә р: интервью, пресс-конференция, матбугат конференциясе ; Техникага караган сүзләр: факс, телекс, телефакс, компьютер, робот.

Слайд 8

Телдәге чит тел сүзләренең кулланылыш ешлыгы Хәзерге чорда чит тел сүзләре күбесенчә инглиз теленнән рус теле аша татар теленә кабул ителә: интервью, бизнес, бизнесмен. Х ә зерге милли яңарыш чорында элеккеге гарәп-фарсыдан калган атамалар, лексик берәмлекләр дә активлашып китте: җөмһүрият, икътисад, сәясәт. Чит тел сүзләренең кулланылыш өлкәсенең киңәюе сүзләр алып килгән төшенчәләрнең актуальлеге белән бәйләнгән: космос, космонавт, робот, робот-техника. Хәзерге вакытта рус теле аша үтеп кергән чит тел сүзләре тел лексикасын баетуда, яңартуда үзенчәлекле роль уйный. Кайбер сүзләрнең милли вариантлары да параллель кулланылышта йөри: мәдәният - культура, сәясәт – политика, икътисад –экономика, интервью – әңгәмә. Хәзерге вакытта беренче чиратта үз телебез сүзләре, телдә элеккерәк заманнарда киң кулланылышта йөргән, соңрак онытыла төшкән сүзләр хисабына баерга тиеш. Әмма биредә сүзләрне көчләп кертеп җибәрергә ярамый. Үз сүзләребездән файдалана алмаганда, чит тел сүзләрен, рус теле сүзләрен кулланырга була. Телебездә күптән үзләштерелгән кайбер топонимика исемнәрен үзгәртергә яки аларны искергән исемнәр белән алмаштырырга омтылыш телнең бердәм нормаларын бозуга китерә һәм сөйләмебезне боза: Россия – Русия – Рәсәй; Европа – Аурупа; Германия – Алмания; Пакистан – Пакыстан; Әстерхан – Әчтерхан.

Слайд 9

Хәзерге вакытта телебездә хөкем сөргән хаталар Татарчага тәрҗемә иткәндә хәрефкә-хәреф (букваль) тәрҗемә итү ; Рус теленнән алынган һәм халыкара сүзләрнең әйтелеш һәм язылыш нормаларын үзгәртергә омтылу – “татарчалаштыру” тенденциясе; Лексиканы үстерүдә искергән сүзләрне яңадан куллана башлау;

Слайд 10

Нәтиҗәләр Хәзерге вакытта телебездә хөкем сөргән хаталар күп төрле: сүзләрне ялгыш мәгънәдә һәм урынсыз куллану, кирәксезгә рус алынмаларыннан, аңлашылмый торган, искергән гарәп һәм фарсы сүзләреннән файдалану, сүзләрнең җөмләдә, сөйләмдә үзара бәйләнешкә керү кагыйдәләрен, тәртибен бозу. Бу хаталарны анализлап шуны ачыкладык: аларның күбесе русчадан ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең үзенә генә хас сыйфатларын, алардагы гомуми һәм үзенчәлекле якларын игътибарга алырга кирәк. Туган телнең тиешле төшенчәне белдерә алырлык үз сүзлек хәзинәсе яки үз лексик байлыгыннан яңа сүз ясау мөмкинлеге булганда, чит тел сүзләре кулланылырга тиеш түгел.

Слайд 11

Кулланылган әдәбият. Ганиев Фуат. Хәзерге лексикабыз // Мәгариф. 1998, №5, 19,20 б. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф нәшр. 1994 Юсупов Рүзәл. Туган телебезне дөрес өйрәтәбезме? // Мәгариф. 2012, №5, 8-10 б. Юсупов Рүзәл. Алынма сүзләр. // Мәгариф. 2011, №6, 20,21 б.

Слайд 12

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!



Предварительный просмотр:

                                                                                                          Фазлыева Г. Н.

                                                                                                  Татарстан Республикасы

                                                                                  Азнакай муниципаль районы

                                                                         муниципаль бюджет гомуми белем

                                                                            учреждениесе "Азнакай шәһәре

7 нче урта гомуми белем мәктәбе"

                              Фатих Кәриминең иҗади мирасы.

Кереш

Әдип һәм журналист, педагог һәм тәрҗемәче Фатыйх Гыйльман улы Кәрими  – татар халкының мөбарәк тәсбихендәге энҗеләрнең берсе. Аның иҗади мирасы искиткеч бай, тарихыбызда калдырган эзе тирән.

Тикшерүемнең объекты – әдип һәм журналист, педагог һәм тәрҗемәче Фатыйх Гыйльман улы Кәрими.

Тикшерүемнең төп максаты Фатыйх Гыйльман улы Кәриминең тормыш юлы һәм хезмәтләренә  анализ ясау.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк:

  1. Фатыйх Гыйльман улы Кәриминең тормыш юлын өйрәнү;
  2. Журналист, педагог буларак хезмәтләрен өйрәнү;
  3. Әдип, тәрҗемәче буларак хезмәтләрен өйрәнү;
  4. Әсәрләренә анализ ясау.

Шушы бурычларга ирешү өчен, Гайнуллин Г., Гайнетдинов М., Ибраһимов М., Миңнегулов Х. Й., Саттаров Г. Ф. һ.б. галимнәр, тарихчылар хезмәтләренә таянылды.

I бүлек. Фатыйх Кәриминең нәсел шәҗәрәсе

Татар халкының күренекле мәгърифәтче-педагогы, галим, язучы һәм тәрҗемәче, журналист, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтфатыйх Гыйльман улы Кәрими 1870 нче елның 18(30) мартында Бөгелмә өязенең Миңлебай авылында (хәзерге Әлмәт районы) дөньяга килгән.

Фатыйх Кәриминең “Мәрхүм Гыйльман ахун” китабында язылганча, аларның нәсел шәҗәрәсе түбәндәгечә: Фатыйх – Гыйльман – Ибраһим – Юмәт – Габделкәрим – Габделмөэмин. Әтисе – мәшһүр мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Гыйльман Ибраһим улы 1841 нче елда Түбән Чыршылы авылында туып, шул ук авылда мәдрәсәдә белем алган, 1860-1867 нче елларда Чистай мәдрәсәсендә укыган. 1867 нче елда ул Кичүчат авылының Фәхретдин хәзрәт кызы Мәгъсүмә белән кавыша. Мәгъсүмә абыстай – күренекле татар тарихчысы, әдип һәм педагог, дин галиме Ризаэтдин Фәхреддиннең бертуган апасы.

Гыйльман хәзрәт уку-укыту, мәгариф эшләре, халыкны агарту өчен чагыштыргысыз күп көч куйган, дистәләгән мәктәпләр ачтыруга ирешкән. Аның исеме татар мәгарифе тарихында күренекле урын алуга лаек. Фатыйх Кәриминең олы шәхес булып формалашуында әтисенең һәм әнисенең бертуган энесе Ризаэтдин Фәхреддиннең үрнәге искиткеч зур була.

                     II бүлек. Белем баскычлары һәм беренче тәҗрибәләре

1. Башлангыч белемне өйдә алуы

Фатыйх башлангыч белемне башта өйдә ала. Ул бик үткен, чая малай була. Өч яшендә хәреф таный, биш яшендә укый, алты яшендә яза башлый. Әнисе Мәгъсүмә абыстай да тәрбияле, укымышлы зат булып, балаларын тәрбияләүгә бөтен көчен сала. Фатыйх укуын әтисе ачкан Миңлебай мәдрәсәсендә дәвам итә. Унбер яшендә әтисе укыган Чистай мәдрәсәсендә укый башлый. Ул мәдрәсә биргән белемне яхшы үзләштерә, үзлегеннән күп укый, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Икееллык рус мәктәбендә укыганда рус әдәбияты белән мавыга, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә башлый. [4:5]

2. Төркиядә уку еллары

1892 нче елда 22 яшьлек Фатыйх Чистай мәдрәсәсен тәмамлый һәм Гыйльман ахун шул елны улын Төркиягә укырга җибәрә. Фатыйх Истанбулдагы “Мөлкия” югары мәктәбенә укырга керә. Егет, биредә укытылган фәннәрне тирән үзләштерү белән беррәттән, чит телләрне – госманлы төрек һәм француз телләрен, әдәбиятны тырышып өйрәнә. Шул ук вакытта ул Төркиянең дәүләт эшлеклеләре, галимнәре, журналистлары белән дә якыннан таныша. Әтисе улына үгет-нәсыйхәт хатлары җибәреп тора. 1892 нче елда язылган бер хаттан өзек белән танышыйк: “...Углым! Мин сине, гыйлем алып кеше булыр өчен, ерак җирләргә җибәрдем. Киләчәктә милләтеңә файдалы кеше булуыңны телим. Сине җибәрүем байлыгым артканлыктан түгел. Синнән башка янымда биш балам һәм карт атам бар. Шуларның өлешеннән аерып, сиңа кирәклек җибәреп торам. Дөньяда яшәргә гыйлем, төзек әхлак, тырышлык кирәк. Бер сәгать гомереңне дә бушка үткәрмә. Укырга, күп белергә ялкауланма! Безне шатландырырлык, киләчәктә халкыңа үз эшең, гыйлемең белән файда китереп, илгә йолдыз төсле якты биреп торырлык угыл булып кайтуыңны телибез...” [4:4,6]

3. Мәгариф өлкәсендә беренче тәҗрибәләре

1896 нчы елда Фатыйх “Мөлкия” югары мәктәбенең хокук фәннәре бүлеген тәмамлап, гарәп, фарсы, төрек, француз, латин, рус телләрен яхшы өйрәнеп, тарих, химия, математика, география, әдәбият һәм башка фәннәрне тирән үзләштереп, Миңлебайга олы галим булып кайта. Авылда яшәгән кыска гына вакытта әтисенә укыту эшләрен оештырырга булыша, берничә дәреслек тәрҗемә итеп бирә, үзе дә география, әдәбият дәреслекләре төзи. Шулай итеп, бу өлкәдә беренче тәҗрибәләрен башлап җибәрә.

4. Ялтадагы эшчәнлеге

1896 нчы елда Фатыйхны Ялтага чакырып алалар. Ул Ялта шәһәренең татар бистәсендә яңа ысуллы мәктәптә укыта, элек Кырым ханнары яшәгән Бакчасарай каласында оештырылган укытучылар әзерләү курсларында әдәбият, педагогика дәресләре алып бара.

Оренбургның мәшһүр бае Гани Хөсәенов (1839-1902) җәдитчә укыту өчен мөгаллимнәр җитмәвен аңлап, Каргалы авылында үз исәбенә яңача укытучылар әзерләү курслары ача. Бу эшкә җитәкчелек итү өчен Фатыйх Кәримине дәшә. Мөгаллим моңа ризалыгын бирә һәм ул курсларга җитәкчелек итә. 1898 нче елда, җәйге курсларда укулар тәмамлангач, Мәскәүгә, Петербургка барып, бухгалтерия һәм типография эшләренә өйрәнеп кайта.

5. Шакир Рәмиев белән Яурупага сәяхәте.

Фатыйх заманының белемле, югары мәдәниятле, алдынгы карашлы, күп телләр белүче зыялысы буларак,  күп уйлана, милләтенә күбрәк файда китерү турында хыяллана. Бер үк вакытта дөнья күреп кайту теләге дә аңа тынгылык бирми. Шул вакытта алтын приискасы хуҗасы Шакир Рәмиев, Фатыйхның күп телләр белүен күздә тотып, үзе белән Яурупага сәяхәт кылырга чакыра. Ул чакыруны шатланып кабул итә. 1899 нчы елның 15 нче февралендә алар Оренбургтан чыгып китәләр. Сәфәр чыгучыларны озатырга Шакир әфәнденең гаиләсе, туганнары, икесенең дә якын дуслары, “Хөсәения” мәдрәсәсенең мөгаллимнәре килә.

Бу сәяхәткә икесе дә бик җитди карап, алдан ныклап әзерләнәләр, үзләре барачак илләрнең карталарын өйрәнәләр.  Билгеле, бу сәфәрдә ике олы шәхеснең теләк, максатлары да ике төрле: Шакир Рәмиевне алга киткән Яурупа илләрендәге яңа техника, алтын приискасы өчен яңа җиһазлар сатып алу уе йөртсә, Фатыйх Кәримине исә бу дәүләтләрдәге атаклы музейлар, данлыклы уку йортлары, укыту-тәрбия системасы, китапханәләр, фән сарайлары, мәдәният яңалыклары кызыксындыра.

Әлеге сәяхәт Фатыйх Кәриминең “Яурупага сәяхәтнамәсе” (1902) исемле китабында яхшы тасвирланган. Анда һәр ил, шәһәр,  истәлекле урыннар турында тулы мәгълүмәт бирелгән, аларның географик урыны, тарихы, халкы, көнкүреше, телләре, гореф-гадәтләре, диннәре хакында җентекләп язылган. Сүз дә юк, Фатыйх Кәрими бу сәфәрдән бик канәгать булып, күп нәрсә алып, белемен арттырып, рухи баеп, карашларын киңәйтеп кайткан.

Алар Мәскәү, Петербургның затлы урыннары белән җентекләп танышканнар. Бу шәһәрләрдә бик күп мөселман яшәп тә, аларның балалары өчен ни искечә, ни яңача мәдрәсә  булмавына Ф. Кәрими тирәнтен борчылган.

Алар Франциядә Эйфель манарасына менәләр, атаклы Лувр музеен, опера театрын карыйлар, Сорбонна университетында, Фәннәр Академиясендә, Болонья урманында, Версальдә һәм башка истәлекле урыннарда булалар.

Ф. Кәриминең булган, күргән җирләргә бәясе объектив, бу аның югары зәвыклы, гыйлемле булуын күрсәтә. Германиядә ул немец телен белмәвенә бик үкенә. Сәяхәттән кайткач, аны да сөйләшерлек дәрәҗәдә өйрәнә.

Алар Германия, Бельгия, Франция, Италия, Австрия, Сербия, Болгария,  Төркиядә булалар. 1899 нчы елның 1нче июнендә Оренбургка кайтып керәләр.

III бүлек.  Оренбург чоры -  Фатыйх Кәриминең күпкырлы

                                 талантының чәчәк аткан чоры

1. Фатыйх Кәрими - атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллиме

Әтисенең вафатыннан соң типография тулысынча Фатыйх карамагына күчә һәм Оренбургның иң куәтле басмаханәсенә әверелә. Ләкин Ф. Кәрими типография хуҗасы булып озак тормый, аны “Кәримев, Хөсәенев...” ширкәтенә тапшыра. Шулай да үзе 1914 нче елга кадәр ширкәт составында кала.

Фатыйх Кәрими 1899 нчы елдан алып атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыта. Оренбург чоры - Фатыйх Кәриминең күпкырлы талантының чәчәк аткан чоры. Биредә эшләгәндә дәреслекләр төзи, әдәби әсәрләр яза һәм тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Ф. Кәрими үзенең дәреслекләрен, методик кулланмаларын язганда Төркиядә укыганда тирәнтен өйрәнгән һәм Яурупага сәяхәт вакытында танышкан, күп еллар буена укыту-тәрбия өлкәсендә үзе иҗат иткән материалларын куллана. [2:75]  

“Хөсәения” мәдрәсәсе 1889 нчы елда бертуган Әхмәт һәм Мәхмүт Хөсәеневлар тарафыннан ачылып, татар уку йортлары арасында иң атаклылардан санала. Ул – рус һәм Яурупа уку йортларыннан үрнәк алып, нык һәм эзлекле яңару юлына баскан җәдит мәдрәсәсе. Анда милләтебезнең зыялылары Ризаэтдин Фәхреддин, Фатыйх Кәрими, Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, Шәриф Камал, Җамал Вәлиди һәм башка галимнәр, язучы һәм шагыйрьләр укыткан.

2.Фатыйх Кәрими - атаклы “Вакыт”, “Яңа вакыт”

                                 газеталарының баш мөхәррире

Фатыйх Кәрими атаклы “Вакыт” (1906-1917), “Яңа вакыт” (1917-1918) газеталарының баш мөхәррире буларак та, Русиядә һәм, гомумән, мөселман  дөньясында киң танылу ала. Ул, киң эрудияле, кыю карашлы, тирән белемле зыялы буларак, милләтебез, башка халыклар язмышына, алар алдында торган кичектергесез проблемаларга үзе җитәкләгән газета битләрендә зур урын бирә. Тарихи, әдәби материалларның, хәбәрләрнең байлыгы буенча “Вакыт” үз чорында барлык татар газеталарыннан өстен торган. Газета редакциясендә күренекле татар зыялылары Ризаэтдин Фәхреддин, аның улы Габдрахман Фәхреддин, Фатыйх Кәрими, Закир Рәмиев (Дәрдмәнд), Борһан Шәрәф, Шәрәф Камал һәм башкалар эшли. Газета 12 ел буе милләтебезгә игелекле хезмәт итә. 1918 нче елның 26 нчы гыйнварында большевиклар тарафыннан “либераль-буржуаз” дигән мөһер сугылып ябыла.

3.“Истанбул мәктүпләре”

1912 нче елда Балкан илләре союз төзеп, Төркиягә каршы сугыш башлыйлар. Русия мөселманнары моңа битараф кала алмыйлар. Бу сугышның барышын татар матбугатында дөрес яктырту максаты белән Фатыйх Кәрими “Вакыт” газетасының үз хәбәрчесе итеп Төркиягә җибәрелә. Ул анда барып урнашуга үзе белән бергә укыган дусларын, төрек, татар зыялыларын эзләп таба. Балкан илләре белән Төркия арасындагы сугышның барышын, Төркиянең икътисади һәм сәяси хәлен, аның җиңелү сәбәпләрен дөрес-объектив сурәтләп, үзенең “Истанбул мәктүпләре”н (хатларын) “Вакыт” газетасы һәм “Шура” журналы редакцияләренә җибәреп тора. Ф. Кәрими Истанбулдан барлыгы 70 хат-очерк язып сала.

4.Язучының татар реалистик прозасын үстерүгә керткән өлеше

Бу вакытларда инде Ф.Кәрими әдәби әсәрләр авторы – язучы-прозаик буларак та танылып өлгерә. 1898–1908 нче еллар арасында аның «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы» (Петербург, 1898), «Бер шәкерт илә бер студент» (Казан, 1899), «Салих бабайның өйләнүе» (Оренбург, 1901), «Каенана» (Оренбург, 1901), «Тәрбияле мужик» (Оренбург, 1902), «Морза кызы Фатыйма» (Казан, 1907), «Аннан-моннан» (Казан, 1908), «Хыялмы, хакыйкатьме?» (Казан, 1908) кебек хикәяләре һәм повестьлары басылып чыга. Бу әсәрләрендә әдип җәмгыятьнең үсешен тоткарлап торган кадимчеләрне, иске тип мәктәп-мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйтьли, шул мәктәп-мәдрәсәләрдә ярты гомерләрен тормыш итү өчен файдасыз фәннәрне ятлаган шәкерт һәм хәлфәләрне, суфи һәм казыйларны чынбарлыкта булганынча укучы күз алдына китереп бастыра. Әдипнең иҗат юнәлешенә мәгърифәтчелек әдәбияты чаралары – үгет-нәсихәт, дидактизм өстенлек итсә дә, гомуми гуманистик идея-эчтәлеге һәм реалистик җирлеге белән бу әсәрләр татар әдәбияты үсешендә мәгърифәтчелектән тәнкыйди реализм ысулына күчеш этабының үзенчәлекле матур үрнәкләре булып торалар. Мәсәлән,  «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы» хикәясенең төп максаты — иске типтагы мәктәпләрнең, андагы тәрбия һәм укыту ысулларының гадәттән тыш начар булуын күрсәтү. Хикәядә яшүсмерләрнең гомерләрен әрәм итүгә сәбәп булган тискәре күренешләр, бу хәлләрнең гаепле кешеләре сурәтләнә. Шуларның берсе — Әхмәтша хәзрәт. Авылны наданлыкта калдыруда гаепле кешеләрнең тагын берсе - ишан мөрите булган суфи. Бу ике образ әсәрдә характерлы, үзенчәлекле сыйфатлар белән бирелә. Ф. Кәриминең 1898 нче елда Петербург цензурасыннан рөхсәт алынып, 1899 нчы елда Казанда басылган «Бер шәкерт илә бер студент» хикәясе искелеккә, кадимчелеккә каршы көрәштә аеруча зур урын тота. Үз вакытында җәмәгатьчелекне шаулаткан бу хикәядә иске карашлы татар муллаларының, ишан һәм мөритләрнең типик кыяфәтләре, үзләренең белмәгәннәрен дә аңлый алмаслык дәрәҗәдә наданлыклары, һәр адымда ачылып торган культурасызлыклары ачы ирония белән фаш ителә. Ә язучының «Мирза кызы Фатыйма» хикәясе (1901) - романтик мәхәббәт әсәре. Әдип социаль тигезсезлек шартларында саф мәхәббәт кешеләрен күрсәтә, шәхеснең дәрәҗәсе нәсел-нәсәп белән түгел, бәлки тырышлык, намуслылык нәтиҗәсендә туа, дигән идея үткәрә. Мәгърифәтчелек карашларыннан килеп, автор мәхәббәт саф һәм чын булса, ул бернинди каршылык алдында да чигенмәскә тиеш, дигән гуманистик фикерне яклый. Автор әле тормышта булганны түгел, бәлки үзе теләгәнне романтик образларда бирергә һәм саф мәхәббәт тантанасын расларга омтыла.

Хикәянең героинясы Фатыйма — русча, татарча укыган, күп китаплар күргән кыз. Ул ата-аналарының гади хезмәт халкын түбәнсетүе белән килешә алмый. Нәсел-нәсәп белән мактану — хурлык ул, кеше үз эше белән танылырга тиеш, дип фикер йөртә. Шундый героинясын язучы тормыш сынавы аша үткәрә. Фатыйма гади бакчачыны — Мостафаны ярата, анын турында гына уйлый, ата-аналары риза булмаячагын күз алдына китереп, борчыла, рухи газаплана. Мостафа үстергән бакчага кергән саен, егетнең матур мөгамәләсен дә күреп, кызның гыйшкы көчәя бара. Ләкин мәхәббәтен егеткә белдерергә базмый.

Мостафа да аның матур, мөлаем һәм намуслы кыз булуына соклана. Ләкин укымышлы, дворяннардан булган бу кызга күңелен ачарга тартына. Хикәядә нәкъ менә шул нигездә туган уй-хисләрне, кичерешләрне тасвирлауга зур урын бирелә. Фатыйманы атаклы дворян улына яучылыйлар. Кыз Мостафаны яратуын, аннан башка беркемгә дә бармаячагын аңлата. Әмма әтисе кызының иреге, мәхәббәте турында сөйләшергә дә теләми. Шундый авыр хәлдә мәхәббәт геройлары кыюлык күрсәтәләр: Фатыйманың тәрбиячесе ярдәмендә күрешеп, туган илләрен ташлап китәләр. Шул рәвешчә, хикәянең беренче өлеше тормыш каршылыкларын, мәхәббәт геройларының эчке кичерешләрен чынбарлыктагыча тасвирлау булса, финалы язучының матур хыялларын гәүдәләндерүгә буйсындырыла. Мәгърифәтчел принципка туры китереп, әдип хикәянең беренче яртысын чынбарлыктагыча ала, вакыйганы драматик бәрелештә күрсәтә, соңгы өлешен ясалма ситуацияләрдә чишә. Геройлар, беркадәр михнәт күреп, качып йөргәннән соң, үз илләренә кайталар, бәхетле тормыш төзиләр. [5:67]

5.Октябрь революциясеннән соң эшчәнлеге

1917 нче елгы Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы давылларын Ф. Кәрими Оренбургта каршылый. “Хөсәения” мәдрәсәсе нигезендә ачылган “Шәрык институты”нда 1925 нче елга кадәр укыта, методик кулланмалар яза, «Эшчеләр дөньясы», «Юл» кебек беренче совет газеталарының редколлегия әгъзасы булып тора, халык мәгариф институтында татар, башкорт, казакъ мәктәпләре өчен Оренбургта ачылган мөгаллимнәр әзерләү курсларында укыта.

1925нче елда Ф. Кәрими Мәскәүгә күчә һәм Нәриман Нәриманов исемендәге Көнчыгыш университетында төрек теле укыта. СССР халыкларының Үзәк нәшриятында эшли. Шул ук елда аның сайланма әсәрләре Казанда аерым китап булып басылып чыга. Мәскәүдә яшәгән елларында Ф.Кәриминең әдәби эшчәнлеге сизелерлек кими, вакытлы матбугатта кечерәк язмалары, рецензияләре генә күренгәли. Ул бу елларда тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, педагогикага кагылышлы китаплар яза. Аның шундый тәрҗемә хезмәтләреннән, мәсәлән, В.И.Ленинның мәкаләләр җыентыгы («Агрария мәсьәләсе», Казан, 1927), В.Бартольдның «Төркестан тарихы» (Мәскәү, 1924) тәрҗемәләрен һәм «Рәсемле география дәреслеге» (Оренбург, 1919), «Иҗтимагый тәрбия» (Казан, 1924) исемле үз китапларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Ф. Кәриминең татар әдәбияты тарихына караган хезмәтләре дә бар. Ул үзе тапкан материаллар нигезендә шагыйрь Акмулланың тормышы һәм иҗаты турында мәкалә язып чыга («Безнең юл», 1928, № 6, 7), Дәрдемәнднең әсәрләр җыентыгын әзерләшүдә якыннан катнаша һәм аның тулы биографиясен яза («Дәрдемәнд әсәрләре», Казан, 1929). [6:78]

6.Бөек мәгърифәтче әдипнең нахакка гаепләнүе

Гомере буе үз халкына фидакяр хезмәт иткән бөек мәгърифәтче әдип “төрек шпионы” дип гаепләнеп, барлык эшләреннән, әдәбияттан читләштерелә. 1930 нчы елларда аның баш очында болытлар тагын да ныграк куера. Бәйләнү өчен сәбәбен дә эзлисе юк – Төркиядә укуын һәм Балкан сугышы вакытында “Вакыт” һәм “Шура” хәбәрчесе буларак кабат шунда баруын гаеп итеп тагалар. 1937 нче елның 4 нче августында 67 яшьлек карт әдип, нахакка гаепләнеп, кулга алына һәм 27 нче сентябрьдә атыла. Ә 1959 нчы елның 8 нче декабрендә СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе Ф. Кәриминең тулысынча реабилитацияләнүе турында карар чыгара.

7.Күренекле якташыбызның исемен мәңгеләштерү

1970 нче еллардан башлап Ризаэтдин Фәхреддин, Фатыйх Кәрими турында М. Гайнуллин, Ә. Кәримуллин, М. Госманов, Б. Солтанбәков һәм башка галимнәребез, Мәдинә Рәхимкулова, Дамир Гарифуллин, Ф. Самдун кебек фидакяр тарихчылар күп эзләнүләр нәтиҗәсендә туган хезмәтләрен бастырганнар. Күренекле якташыбызның исемен яшь буынга таныту йөзеннән Миңлебай урта мәктәбенә һәм галим яшәгән урамга Ф. Кәрими исеме бирелгән. 2010 нчы елның 5 нче  сентябрендә Миңлебай авылында Фатыйх Кәриминең тууына 140 ел тулу уңаеннан һәйкәл ачыла. Әлеге тантаналы чарада Фатыйх Кәриминең туганнары - Ризаэддин Фәхреддиннең абыйсының оныклары – Рөстәм Фәхреддинов (Казан) һәм Фәрит Фәхреддинов (Мәскәү) дә катнаша. Алар район һәм шәһәр җитәкчелегенә Фатыйх Кәриминең музее яңартылу һәм зыялы әдипкә һәйкәл ачылу уңаеннан рәхмәт белдерәләр. Һәйкәлнең эскизы шәһәрнең баш рәссамы Рафаэль Курамшин тарафыннан эшләнгән була. [4:19]  

Йомгаклау

Эзләнүләр барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

  1. Фатыйх Гыйльман улы Кәриминең иҗади мирасы искиткеч бай, тарихыбызда калдырган эзе тирән.
  2. Ф. Кәрими - укымышлы, зиһенле, заман белән бергә атлый торган кеше булган.
  3. Ф. Кәрими әсәрләре камиллеге, төзеклеге белән аерылып торалар. Алар XIX йөз ахыры - XX йөз башына хас проблемаларны күтәргәннәр һәм уйланырга мәҗбүр иткәннәр.
  4. Инде күп  вакыт үтүгә дә карамастан, әсәрләрендәге проблемалар актуаль, алар яратылып укылалар .

Кулланылган әдәбият.

1.  Гайнуллин Г.  Татар мәгърифәтчелек әдәбияты (1860-1905) – Казан: Тат.  кит. нәшр., 1979.

2.  Гайнетдинов М.  Фатих Кәрими – педагог // Мәгариф. 1996, №4.

3.  Ибраһимов М. Миңлебайда Ф. Кәрими музее  // Әлмәт таңнары. – 1998, №17.

4. Ибраһимов М. Ф. Кәрими музее - Казан: “Рухият” нәш., 2000.

5.  Миңнегулов Х. Й., Садретдинов. Урта гасыр һәм Х1Х  йөз татар әдәбияты. Казан: Мәгариф нәшр. 1998.

6. Татар әдәбияты тарихы – II том, Казан: Тат.кит.нәшр, 1989.

   

    


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

 Муса Җәлилнең иҗади мирасы.  Фәнни-тикшеренү эше.

                                   Тема: Үлемсезлеккә юл

                                       Эчтәлек

Кереш

I бүлек. Батырлык кайдан башлана?

1. Кечкенә Муса –зиһенле бала.

2. 13 яшьлек Мусаның беренче шигыре.

3. Муса - “Алга” исемле стена газетасының редакторы.

4. Оренбург өлкәсенең “Кызыл чәчәк” оешмасы.

II бүлек. Үлемсезлеккә юл.

1. Гаилә тормышына күзәтү ясау.

2. Хат - ярты күрешү.

3. Серле йомгак.

4. Үлеме белән җиңде үлемне.

5. “Моабит дәфтәрләре”.

6. Хатлар, хатлар...

Йомгаклау

Файдаланылган әдәбият исемлеге                  

                                    Кереш

Муса Җәлил дигәндә – татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.  

                                                               (Фоат Галимуллин, әдәбият галиме)

Тикшерүемнең объекты – татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил.

Тикшерүемнең төп максаты – Муса Җәлил турында истәлекләрне барлау һәм аларга анализ ясау.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк:

  1. Муса Җәлилнең тормыш шәҗәрәсен барлау;
  2. Муса Җәлилнең туганнары, танышлары һәм язучыларның аның турында язган истәлекләрен барлау һәм өйрәнү;
  3. “Моабит дәфтәрләре”нең язмышын өйрәнү.

Шушы бурычларга ирешү өчен, филология фәннәре кандидаты, доцент Хәнәфи Бәдигый, язучы Рафаэль Мостафин, КДУ доценты Нурфия Гафиятуллина һ.б. галимнәр, язучылар хезмәтләренә, газета-журнал материалларына   таянылды.

                      I бүлек

                Батырлык кайдан башлана?

                       1. Кечкенә Муса –зиһенле бала

Муса Җәлилнең туган җире – Оренбург шәһәреннән 120 чакрым ераклыктагы Нит елгасы буенда урнашкан Мостафа авылы. Аның әтисе Мостафа абый балаларын укытырга, белемле итәргә тырыша. Шуңадыр, Муса инде алты яшендә үк авыл мәдрәсәсендә укый башлый.

Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов истәлекләреннән:

“...Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса  мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде... Хәтере дисәң, искитмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. Аның классташлары әле яңа гына әлифне ятлап азапланалар, ә Муса инде шактый шома итеп укый һәм яза... Бер ай да узмады, үз ишләрен нык узып китте. Шуннан аны икенче класска күчерергә туры килде.

... Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенче класс материалы да артык җиңел. Уку елының уртасында инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты.”

           2. 13 яшьлек Мусаның беренче шигыре

“1919 нчы ел. Оренбург. “Кызыл йолдыз” газетасы редакциясе. 13 яшьлек Мусаның дошманга нәфрәт һәм үч тойгысы белән сугарылган “Бәхет” шигыре “Кечкенә Җәлил” имзасы белән газетада басылып чыга.  

“Кулыма мин кызыл кылычны алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

... Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман да алга барсам,

... Менә шунда бәхетле мин, бәхет – шул,

... Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка.

Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл – үл!”

           3. Муса - “Алга” исемле стена газетасының редакторы

Шагыйрьнең сеңлесе Зәйнәп Җәлилова сөйләгәннәрдән:

“... Яшьлек елларым искә төшкән саен, мин әле дә Мусаның шундый тынгы белмәс шашкын йөрәкле булуына аптырыйм. Ничек шулай барысына да кулы җиткәндер?! Муса тәкъдиме белән без авылда балалар китапханәсе оештырдык, ... кулъязма журнал чыгара башладык. Журналның редакторы Муса булды. ... Болар өстенә Муса авыл халкы өчен “Алга” исемле стена газетасы да чыгара башлады...”

           4. Оренбург өлкәсенең “Кызыл чәчәк” оешмасы

Татарстанның атказанган укытучысы, Муса Җәлилнең туганы Таһир Корбанов истәлекләреннән:

“... 1919 нчы елның көзендә Муса авылга кайтып төште. Ул, шәһәрдә алты ел торып, бик үзгәргән: чиста итеп шәһәрчә киенә, русча җиңел сөйләшә. Бер төркем малайлар белән Муса балалар театры оештырды. Пьесаларны ул үзе яза... Моңа кадәр театрның ни икәнен белмәгән авыл халкы безнең спектакльләрне яратып, көтеп ала иде.

... Озакламый Муса “Балалар түгәрәге” дигән отряд төзеде. Аны башта “Кызыл йолдыз” дип исемләгән идек, аннары “Кызыл чәчәк” дип үзгәрттек...” Соңыннан Оренбург өлкәсендә пионер һәм комсомол хәрәкәтен җәелдереп җибәрүдә “Кызыл чәчәк” оешмасының әһәмияте зур була.

                                     II бүлек

                              Үлемсезлеккә юл

                 1. Гаилә тормышына күзәтү ясау

        ... Әминә белән Муса 30 нчы еллар башында Мәскәүдә бер кичәдә танышалар. Мәскәү кызы Әминәнең күзе бик мөлаем, кара чәчле, чем кара күзле бер егеткә төшә. Үзен бик тыйнак тоткан, зифа буйлы, ачык йөзле бу акыллы кызга Муса да игътибар итми калмый. 5-6 елдан соң алар кабат очрашалар. Бу очрашудан соң алар башка аерылмыйлар. Гаилә коралар. Бер елдан (1937нче елның апрелендә) кызлары Чулпан туа. 1939 нчы елга кадәр алар Мәскәүдә яшиләр. Казанда Татар опера һәм балет театры ачылгач, Мусаны эшкә чакыралар. Ул гаиләсе белән  Казанга күченеп кайта. Ләкин бәхетле гаилә булып озак яшәргә язмаган икән. Ире Мусаны фронтка озатканда, аңа 28 яшь була. Кулында 4 яшьлек кызы Чулпан.

Әтисе  Әбүбәкер    Әнисе Гыйльми

                          \            /

            Әтисе Мостафа      Әнисе Рәхимә          Әтисе Котдус  Әнисе Рабига

                              \                /                                        \                  /

                           Муса Җәлил                   Хатыны Әминә Сәйфуллина

                                             \                    /

                                           Кызы Чулпан       -     Ире Михаил Малышев

                                                           \                         /

                                                   Оныгы Татьяна Малышева

                                                                        \

                                                          Оныкчыгы Миша

                                 2. Хат - ярты күрешү

... 1941 нче ел, 22 нче июнь. Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәрендә үк Муса Җәлил, үзе теләп, яу кырына китә. Батырлыкка, үлемсезлеккә илткән юл әнә шулай башлана.

Ә Казанда аның сөеклеләре – хатыны Әминә, кызы Чулпан кала.

Аралар ерак, ләкин күңелләр якын. “Хат - ярты күрешү”, - ди безнең халык. Ике арада күңелләрне җылытучы, өмет, шатлык китерүче хатлар йөри башлый.

       Г.Казань,
     Большая Галактионовская, д.17, кв. 28, Залиловой Чулпан
     9 марта,1942 год.

“Дорогая моя Чулпаночка!

Видишь, как  я тебя люблю и скучаю по тебе. Я из Москвы прислал тебе несколько таких открыток, по дороге тоже прислал такую открытку и ещё вот пишу. Я уже еду на фронт, воевать с фашистами. Уже совсем мало осталось доехать до фронта. Мы выгоним этих мерзавцев-фашистов из Ленинградской области, а потом совсем из Советской земли. Тогда будет всё спокойно и хорошо. Я написал про тебя стихи и сдал в Москве издать их книгой! Скоро выйдет эта книга, и ты прочтёшь их. А вот эта картинка показывает войну с немцами. Это точно так, как написано в моей книге “Ильдар”. Про Ильдара мама тебе расскажет. Ну, пока. Крепко тебя целую. Папа!”

1942 нче елның 15 нче феврале. Әтисе кызына фронттан болай дип яза: ”Мин синең өчен бик кызыклы әкият уйлап чыгардым. Алтын әтәч турында. Аның артыннан фашистлар куалар, әмма үзләре тозакка килеп эләгәләр...”

Шул ук елның 24 нче мартында язылган хатында да Муса бу турыда искә төшерә: ”Кадерле Чулпаным! Мин яңа гына сугыш сызыгыннан кайттым... Ә менә сиңа ышандырган әтәч турында язарга һич вакыт таба алмыйм. Мин аны язармын. Ул - сугыш һәм әтәч турында бик кызыклы хикәят...” 

        Башка хатларыннан да күренгәнчә, Җәлил алтын әтәч турында ниндидер кызыклы әкият уйлап чыгарган, ләкин аны кәгазьгә язарга вакыт кына таба алмаган... Чулпан исә әтисе вәгъдә иткән әкиятне бик көткән, үзе дә алтын әтәч турында төрле кызыклы хәлләр уйлап чыгарган. Әмма  Җәлилнең әкияте язылмый калган.

        1942 нче елда хатлар өзелә. Бераздан “хәбәрсез югалды” дигән рәсми кәгазь килә. 1943 нче елда Әминә әти-әниләре янына Мәскәүгә кайтып китә. Тормыш авыр, ачлык. Бераздан ачыклана: Муса исән, Германиядә яши. Гаилә абруена шик төшә. Газаплы көннәр башлана...

                                    3. Серле йомгак

        Муса Җәлилнең язмышы – серле йомгакны сүтеп карыйк әле.

      1942 нче елның 20 нче марты. Хәрәкәттәге армия.

      Язучы Гази Кашшафка хат.

     “Ниһаять, 26 нчы февральдә мин назначение алдым һәм приказ буенча Төньяк – көнбатыш фронтка (Ленинград янында) батальон комиссары сыйфатында китеп бардым. Турыдан-туры фронтка барам, хәлиткеч, иң җаваплы участокка...Миңа да үз көчемне сынап карарга вакыт җитте. Фашист-еланнарны тукмарбыз!”

        Муса Җәлил өлкән политрук итеп Волхов фронтына, 2 нче Удар Армиягә җибәрелә. “Отвага” дигән армия газетасында хәрби хәбәрче булып эшли. Еш кына фронт сызыгында була. 1942 нче ел, 26 нчы июнь. Муса Җәлил, авыр яраланып, гитлерчыларга әсирлеккә эләгә. Үлемсезлекнең юлы, фаҗигале Волхов вакыйгасыннан алып, гильотинага кадәр санасаң, 791 көн! Авыр, газаплы, әсирлектә үткәргән 791 көн...

       Гитлерчылар әсирләрдән милли легионнар формалаштыра башлый. Муса бу вакытта Гомәров фамилиясе астында яшеренеп йөри. Ул әсирләр арасында фашистларга каршы яшерен төркемнәр оештыра.

Муса Җәлилнең көрәштәше Фәрит Солтанбәков истәлекләреннән:

 “...    Апрель аеның ахырында Муса Җәлил Едлинога килде. Шул көнне берәм-берәм чишмә буена җыелдык. Муса Җәлил алдында ант итәбез. Беренче – Кормаш, икенче – Хәсән, өченче – мин. Дүртенче булып Баттал ант итте. Бу антның мәгънәсе болайрак иде: “Командирның боерыгын берсүзсез үтәргә. Ил өчен, кирәк икән, җанны да корбан итәргә. Дошман кулына эләккән очракта –яшерен оешманың эше турында сөйләмәскә. Нинди авырлыклар булса да – түзәргә! Кем антны боза, шуны Ватанны сатучы, фашистлар ялчысы дип исәпләргә”. Җәлилне без “Бөркет” дип йөри идек. Абдулла Алишны “Бөркетнең уң канаты”, Гайнан Кормашны “Бөркетнең сул канаты” дип йөрттек. “Яшерен оешма әгъзаларын исә “Бөркет балалары” дип атый идек”.    

        Җәлилчеләрнең яшерен оешмасы эше бушка китми. Көнчыгышка җибәрелгән татар-башкорт легионының беренче батольоны (меңгә якын сугышчы), немец офицерларын һәм сакчыларын кырып бетереп, Белоруссия партизаннары ягына чыга. Ләкин 1943 нче елның августында гестапо яшерен оешма әгъзаларының эзенә төшә. Газаплы төрмә тормышы башлана...

                                4. Үлеме белән җиңде үлемне  

        Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулында бердәнбер корал – сүз кала.

        Мусаның әсирлектәге елдан артык гомере, төгәлрәк итеп әйткәндә, 380 көне төрмәләрдә кыйналып, җәзаланып, котылгысыз үлем көтеп уза. Аны төрле җәзалауларга дучар итәләр. Вустрау лагеренда С. Ганиев дигән кеше Муса белән очрашкач, Җәлил аңа үзенең нинди газаплар кичерүен сөйли. Анда (карцерда) утыру түгел, селкенергә дә мөмкин булмаган. Муса багана кебек катып торган. Биш көн дәвамында ашарга-эчәргә берни бирмәгәннәр. ”Хәлдән тайдым, ләкин егылмадым”, - дигән Муса.

        Муса Җәлилне һәм аның арслан йөрәкле көрәштәшләрен фашистлар суды үлем җәзасына хөкем итә, ләкин аны җиренә җиткерергә ашыкмыйлар. Мөгаен, аларның тез чүгүләрен көткәннәрдер. Карар чыгарылганнан соң җәлилчеләрне кем генә күрмәсен, һәммәсе дә аларның бик тыныч, хәтта шаян булулары турында сөйлиләр. Бер камерада утырган Бельгия кешесе Андре Тиммерманс та, камераларга кереп йөри торган төрмә пасторы Юрытко атакай да, Италия патриоты Ланфредини да шул турыда таң калып сөйлиләр. “Муса искиткеч чыдам, көчле рухлы кеше иде. Көн саен сорау алуларга һәм кыйнауларга карамастан, ул көн саен шигырь язды”, - дип яза Андре Тиммерманс. Шундый шартларда да ул үзенең иҗатын дәвам итеп, ялкынлы шигырьләрен яза.

                        5. “Моабит дәфтәрләре”

“Моабит дәфтәрләре” - шартлы исем. Ул исемне Җәлил үзе куймаган. Туган илгә Җәлилнең 2 дәфтәре кайткан. Бу дәфтәрләрнең язмышы гыйбрәтле.

Беренче дәфтәре катлаулы юллар аша Казанга 1946 нчы елда кайтып җитә. Дәфтәрне җәлилләр утырган төрмәдән 1944 нче елның февралендә алып чыгалар, Франциягә аны Габбас Шәрипов алып килә, ул шигырьләр югалмый. Аларны әсир Нигъмәт Терегулов каршылык хәрәкәтендә катнашкан француз партизанкасы Мария Дубизога сакларга тапшыра. 1946 нчы елда Нигъмәт Терегулов Җәлил шигырьләрен Татарстан язучылар союзына тапшыра.

        Икенче дәфтәре дә катлаулы һәм авыр юл үтә. Анысын Бельгиялеләр саклап кала. Җәлил бу дәфтәрен бер камерада утырган бельгияле Андре Тиммерманска Берлиндагы Моабит төрмәсендә судка җибәргәнче ярты ай элек тапшыра. Тиммерманс аны саклый, әнисенә әйберләре белән Бельгиягә җибәрә, һәм ул Совет илчелеге аша дәфтәрне язучылар советына җибәрә.

        Дәфтәр ике блокнотта теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. Дәфтәрләр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесе яңалиф белән язылган, аның тышына карандаш белән алманча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге” дип язылган. Икенче блокнот гарәп графикасы белән язылган. Аның тышлыгында Муса 1942 нче елның сентябреннән 1943 нче елның ноябренә кадәр әсирлектә 125 шигырь һәм 1 поэма иҗат итүен хәбәр итә. Димәк, өченче дәфтәрнең булуы турында да сүзләр йөри. Кызганыч, әлегә ул табылмаган.

        Җәлил “сәяси гаепләнеп утыручы” татар егетләренең исемлеген дә язган. Алар 12 кеше (шагыйрь үзе дә шул санга керә). “Болар татар легионын  таркатуда, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр”, -диелгән. Шунда ук хыянәтче кешенең фамилиясе дә атала.

                            6. Хатлар, хатлар...

Муса  Җәлил иҗаты буенча белгеч Исхак Зәбиров (Ташкент)  берничә ел Андре Тиммерманс белән хатлар алышкан. Бельгия антифашисты хатларының берничәсенә күзәтү ясыйк.

      “Хөрмәтле Зәбиров әфәнде!

       ... Без зур кыенлык белән сөйләшә идек. Бәхеткә каршы, камерада мин чит ил тоткыннары белән беренче тапкыр гына утырмаганлыктан, бу эштә бераз тәҗрибәм бар иде. Җәлил беренче совет гражданины булган өчен дә (төрмә камерасында утыручылардан - И.З.) аралашуы ифрат авыр иде. Безнең әңгәмә немец телен аз-маз сукалау нәтиҗәсендә төрле ымнардан -ишарәләрдән гыйбарәт иде...

Мин беркайчан да сөйләшүне үз гаиләләребез турында сөйләшүгә борырга тырышмый идем. Әмма Җәлил үзенең тормыш иптәшен һәм кызы Чулпанны бик еш телгә ала иде.

Җәлил иртәдән алып кичкә кадәр яза иде. Аның миңа да багышлап шигырь язуын белдем мин...”

        “Хөрмәтле Исхак  дус!

Мин һәрвакыт да СССРдан килгән хатларны зур кызыксыну белән, хозурланып укыйм. Алар күренекле кешеләрдән яки гади укучы балалардан килгәнме - минем хисләрем бер үк. Минем шәхесемне  Җәлил исеме белән янәшә куюыгыз өчен Сезгә рәхмәтем аеруча зур. Мондый ихтирам асылда миңа түгел,чөнки мин нибары “почта әрҗәсе” генә идем  бит.

       Шуны әйтәсем килә, СССРда бөек эш хакына корбан булганнарның, батыр ил уллары һәм аларның көрәштәшләренең истәлеге ихтирам ителә...”

        “Хөрмәтле Исхак  дус!  

       ... Без тиз арада дуслашып киттек, шартлы билгеләр белән, серле язышулар белән аралаша торган идек. Соңгы кабым икмәкне дә бүлешә идек. Ул үзенең шигырльләрен газетага яза һәм аларга күчерә иде. Җәлилне Дрезденга күчергәннән соң, без аның белән соңгы тапкыр Шпандау төрмәсе душында очраштык. Ул үзен киләчәктә көтә торган күңелсез язмышка карамастан, бик кыю кеше иде...”

                                           Андре һәм Мария  Тиммерманслар.    

       

                                    Йомгаклау
       Кеше гомере бер генә. Тик гомер озынлыгы  еллар саны, картлык җитү белән генә билгеләнми. Ул кешенең иленә, милләтенә хезмәт итүнең зурлыгы белән билгеләнә.

        Хөкем карары 1944 нче елның 25 нче августында үтәлә, ярты сәгать эчендә  11 җәлилченең йөрәге тибүдән туктый. Фашистлар ничек кенә тырышсалар да, Җәлил һәм аның дусларын сындыра алмыйлар. Алар төрмә “сынауларын” каһарманнарча узалар, үлемне җиңеп, үлемсезлек яулыйлар.

Талантлы татар совет шагыйре үзенең үлемен батырларча каршылады. Дөньяга ташланган иң соңгы карашы да аның ачык, өметле булды. Соңгы сулышына кадәр аның йөрәгендә җыр сүнмәде:

            Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
           Җырлап килдем көрәш язына,
           Соңгы җырым палач балтасына
           Башны тоткан килеш языла.

Кулланылган әдәбият.

1. “Батырлыкка әверелгән гомер” // Социалистик Татарстан. 1976, № 36 (16725), 1 б.

2. Бельгиядән хатлар // Социалистик Татарстан. 1976,  № 36 (16725), 3 б.  

3. Җәлил үрнәгендә тәрбияләү // Мәгариф. 2013, №8, 9-10 б.

4. Муса Җәлил турында // Сабантуй газетасы. 1996, №13-14 (4429-4430), 3 б.

5. Үлемне җиңгән шагыйрь // Мәгариф. 2006, №2, 14-16 б.

6. “Ышан, илем, шушы ант сугарды йөрәгемнең соңгы тибешен!..” // Мәгариф. 2013, №2, 5-8 б.

7. “Яшәү хозурлыгы хөрлектә, гомер озынлыгы ирлектә...” // Мәгариф. 2011, №2, 7-9 б.

   


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Үлемсезлеккә юл Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы, Азнакай шәһәре 7 нче урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Җәлил - чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы (Фоат Галимуллин) Тикшерүемнең объекты – татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил. Тикшерүемнең төп максаты – Муса Җәлил турында истәлекләрне барлау һәм аларга анализ ясау. Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк: Муса Җәлилнең тормыш шәҗәрәсен барлау; Муса Җәлилнең туганнары, танышлары һәм язучыларның аның турында язган истәлекләрен барлау һәм өйрәнү; “Моабит дәфтәрләре”нең язмышын өйрәнү.

Слайд 3

Муса Җәлилнең туган җире – Оренбург шәһәреннән 120 чакрым ераклыктагы Нит елгасы буенда урнашкан Мостафа авылы.

Слайд 4

“Бәхет” шигыре “Кулыма мин кызыл кылычны алсам, Шулай шуннан кызыл фронтка барсам, ... Бөтен куәт белән шунда сугышсам, Җиңелми мин һаман да алга барсам, ... Менә шунда бәхетле мин, бәхет – шул, ... Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка. Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл – үл!” “Кечкенә Җәлил”, 1919 нчы ел. Оренбург. “Кызыл йолдыз” газетасы редакциясе.

Слайд 5

Муса - “Алга” исемле стена газетасының редакторы “... Яшьлек елларым искә төшкән саен, мин әле дә Мусаның шундый тынгы белмәс шашкын йөрәкле булуына аптырыйм. Ничек шулай барысына да кулы җиткәндер?! Муса тәкъдиме белән без авылда балалар китапханәсе оештырдык, ... кулъязма журнал чыгара башладык. Журналның редакторы Муса булды. ... Болар өстенә Муса авыл халкы өчен “Алга” исемле стена газетасы да чыгара башлады...” Зәйнәп Җәлилова, шагыйрьнең сеңлесе

Слайд 6

“Кызыл чәчәк” оешмасы “... 1919 нчы елның көзендә Муса авылга кайтып төште. Ул, шәһәрдә алты ел торып, бик үзгәргән: чиста итеп шәһәрчә киенә, русча җиңел сөйләшә. Бер төркем малайлар белән Муса балалар театры оештырды. Пьесаларны ул үзе яза... Моңа кадәр театрның ни икәнен белмәгән авыл халкы безнең спектакльләрне яратып, көтеп ала иде. ... Озакламый Муса “Балалар түгәрәге” дигән отряд төзеде. Аны башта “Кызыл йолдыз” дип исемләгән идек, аннары “Кызыл чәчәк” дип үзгәрттек...” Таһир Корбанов, Татарстанның атказанган укытучысы, Муса Җәлилнең туганы

Слайд 7

Шагыйрьнең гаилә шәҗәрәсе Әтисе Әбүбәкер Әнисе Гыйльми \ / Әтисе Мостафа Әнисе Рәхимә Әтисе Котдус Әнисе Рабига \ / \ / Муса Җәлил Хатыны Әминә Сәйфуллина \ / Кызы Чулпан - Ире Михаил Малышев \ / Оныгы Татьяна Малышева \ Оныкчыгы Миша

Слайд 8

Җәлилнең гаиләсе

Слайд 9

Хат - ярты күрешү “ Дорогая мо я Чулпаночка ! Видишь, как я тебя люблю и скучаю по тебе. Я из Москвы прислал тебе несколько таких открыток, по дороге тоже прислал такую открытку и ещё вот пишу. Я уже еду на фронт, воевать с фашистами. Уже совсем мало осталось доехать до фронта. Мы выгоним этих мерзавцев-фашистов из Ленинградской области, а потом совсем из Советской земли. Тогда будет всё спокойно и хорошо. Я написал про тебя стихи и сдал в Москве издать их книгой! Скоро выйдет эта книга, и ты прочтёшь их. А вот эта картинка показывает войну с немцами. Это точно так, как написано в моей книге “Ильдар”. Про Ильдара мама тебе расскажет. Ну, пока. Крепко тебя целую. Папа! 9 марта,1942 год».

Слайд 10

Алтын әтәч турында әкият

Слайд 11

Язучы Гази Кашшафка язган хаты 1942 нче елның 20 нче марты. Хәрәкәттәге армия. “Ниһаять, 26 нчы февральдә мин назначение алдым һәм приказ буенча Төньяк – көнбатыш фронтка (Ленинград янында) батальон комиссары сыйфатында китеп бардым. Турыдан-туры фронтка барам, хәлиткеч, иң җаваплы участокка...Миңа да үз көчемне сынап карарга вакыт җитте. Фашист-еланнарны тукмарбыз!”

Слайд 12

“Бөркет балалары” “... Апрель аеның ахырында Муса Җәлил Едлинога килде. Шул көнне берәм-берәм чишмә буена җыелдык. Муса Җәлил алдында ант итәбез. Беренче – Кормаш, икенче – Хәсән, өченче – мин. Дүртенче булып Баттал ант итте. Бу антның мәгънәсе болайрак иде: “Командирның боерыгын берсүзсез үтәргә. Ил өчен, кирәк икән, җанны да корбан итәргә. Дошман кулына эләккән очракта –яшерен оешманың эше турында сөйләмәскә. Нинди авырлыклар булса да – түзәргә! Кем антны боза, шуны Ватанны сатучы, фашистлар ялчысы дип исәпләргә”. Җәлилне без “Бөркет” дип йөри идек. Абдулла Алишны “Бөркетнең уң канаты”, Гайнан Кормашны “Бөркетнең сул канаты” дип йөрттек. “Яшерен оешма әгъзаларын исә “Бөркет балалары” дип атый идек”. Муса Җәлилнең көрәштәше Фәрит Солтанбәков истәлекләреннән.

Слайд 13

Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше Гайнан Кормаш -12 сәгать 06 минут Фоат Сәйфелмөлеков - 12 сәгать 09 минут Абдулла Алиш -12 сәгать 12 минут Фоат Булатов - 12 сәгать 15 минут Муса Җәлил -12 сәгать 18 минут Гариф Шабаев -12 сәгать 21 минут Әхмәт Симаев -12 сәгать 24 минут Абдулла Баттал -12 сәгать 27 минут Зиннәт Хәсәнов - 12 сәгать 30 минут Әхәт Атнашев - 12 сәгать 33 минут Сәлим Бохаров - 12 сәгать 36 минут

Слайд 14

Моабит дәфтәрләре

Слайд 15

“Бельгиядән хатлар” Социалистик Татарстан, 1976, № 36 (16725), 3 б.

Слайд 16

Хатлар, хатлар... “... Без тиз арада дуслашып киттек, шартлы билгеләр белән, серле язышулар белән аралаша торган идек. Соңгы кабым икмәкне дә бүлешә идек. Ул үзенең шигырльләрен газетага яза һәм аларга күчерә иде. Җәлилне Дрезденга күчергәннән соң, без аның белән соңгы тапкыр Шпандау төрмәсе душында очраштык. Ул үзен киләчәктә көтә торган күңелсез язмышка карамастан, бик кыю кеше иде...” Андре һәм Мария Тиммерманслар.

Слайд 17

Үлемсезлек яулаучы

Слайд 18

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!! Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем көрәш язына, Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла.



Предварительный просмотр:

                         Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы,                                

 Азнакай шәһәре 7нче гомуми урта белем                                                                            бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                                 Шәхесләребез – туган як горурлыгы.

                                        Гаҗәеп тылсымчы.

                                     Эчтәлек.

Кереш. Туган  җир -  кеше җаны өчен рухи азык .

Төп өлеш. Илсөяр Фаил кызы Сәләхова - курчаклар дөньясын иҗат иткән гаҗәеп тылсымчы.

  1. Ул үз гомерен педагогика һәм иҗатка багышлый.

  2. 500 сюжет композициясеннән артып киткән Актүбә сувенирлары -  Илсөяр Сәләхованың 30 ел дәвамында эзләнү җимешләре.

  3. Сувенирлар Россия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә киң таралыш алды.

  1. Татар конкрессы игълан иткән сувенирлар бәйгесендә гран-прига ия булу.
  2. Актүбә уенчыклары күргәзмәсе -Төркиянең Мәрсин төбәгендәге Тарсус районында.

Йомгаклау.

Файдаланган әдәбият исемлеге.

                                        Кереш.

      Туган ягыбыз Азнакай – Идел йортның кояш чыгышы тарафында, Чал Уралның соңгы дулкыннары кучкар-кучкар таулар хасил иткән манзаралы як булыр. Җире – җәннәт, суы – ширбәт, халкы - талант Азнакаемның. (слайд №1,2)

    Чыннан да, үз җиребездә туып үскән якташларыбыз фән, медицина, хокук, хәрби өлкәләрдә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Туган ягыбызның гүзәл табигатеннән илһам алып, кеше җаны өчен рухи азык тудыручы сәнгать, әдәбият, мәдәният осталары да аерым игътибарга һәм хөрмәткә лаек.

   Тикшерүемнең объекты - Актүбә бистәсендәге сәнгать мәктәбе һәм “Актүбә уенчыгы” остаханәсе җитәкчесе Илсөяр Фаил кызы Сәләхованың педагогик һәм иҗади эшчәнлеге. Тикшерүемнең максаты – татар халкының сәнгать мирасын өйрәнү, якташ шәхесләребезнең иҗатына анализ ясау. Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк:

- якташ шәхесләрнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү;

- укучыларымда якташ шәхесләр иҗатына кызыксыну уяту;

- якташ шәхесләр  иҗаты аша укучыларымда  милли гореф-гадәтләребезне сакларга омтылыш тәрбияләү. 

  Шушы бурычларга ирешү өчен  түбәндәге эзләнү методларын кулландым:

1. Район үзәк  китапханәсендә булу, Илсөяр Сәләхова турында  массакүләм мәгълүмат чараларында басылган язмалар белән танышу;

2. Актүбә сәнгать мәктәбендә, “Актүбә уенчыгы” остаханәсендә булу, андагы материаллар, экспонатлар, сувенир-уенчыклар белән танышу.

                               Төп  өлеш.

Халкыбызның тарихын һәм мәдәниятен сакларга, аны киләчәк буыннарга җиткерергә, татар халкын бөтен дөньяга танытырга тырышучы, үзгә бер мавыктыргыч дөнья -  курчаклар дөньясын иҗат иткән гаҗәеп тылсымчы Илсөяр Фаил кызы Сәләхова милләтебезнең йөзек кашы булырлык шәхес. (слайд №3)

         Әбисенең сихри әкиятләрен тыңлап үскән Илсөяр Сәләхова, ике дә уйлап тормыйча, Лениногорск педучилищесының сәнгать графикасы бүлегенә укырга керә. Шул вакытта ук үз гомерен педагогика һәм иҗатка багышлыйсына шикләнми ул. Әби-бабаларыбызның рухына җан өрү, үзебезнең милли сувенирыбызны булдыру өчен балачак хатирәләре генә җитми, ул эзләнә: театр, концертларга йөри, китапханәләрдә казына.  Әйе, иң гүзәл сәнгать әсәрләре әнә шулай туктаусыз эзләнү, газап, сынаулар аша туа.

        Менә безнең күз алдында табигыйлекнең, матурлыкның гаҗәеп бер үрнәкләре. Болар балачак уенчыклары түгел, болар - Азнакай янында гына урнашкан бер бистәнең - Актүбәнең сувенирлары, Илсөяр Сәләхованың 30 ел дәвамында эзләнү җимешләре. (слайд №4,5)

        Ә үткәннәргә күз салсак, 1992 нче елда Илсөяр Сәлахова тормыш иптәше Равил Нуруллин белән музыка мәктәбе базасында рәсем сәнгате студиясен ачып җибәрә. Анда төрле яшьтәге балалар белән бергә бистә халкы да бик теләп шөгыльләнә башлый. Илсөяр Фаил кызына бистәгә сәнгать мәктәбе кирәк дигән уй тынгы бирми. Ул чакта бистә башлыгы Газинур Газизов  белән ТР мәдәният министрлыгында студиягә мәктәп статусы алуга ирешәләр. 1995 нче елда сәнгать мәктәбенә Губкин урамындагы балалар бакчасы бинасы бирелә. Коллектив көче белән аны реконструкцияләп, капиталь ремонт үткәрәләр. 2006 нчы елда ике мәктәпне кушып, элекке “Актүбәнефть” идарәсе бинасында “Актүбә балалар сәнгать мәктәбе” өстәмә белем бирү учреждениесе оештырыла. Анда белем алучылар даими рәвештә төрле конкурсларда катнашалар һәм зона, республика, халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулап киләләр. “Актүбә уенчыгы” остаханәсенә килгәндә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР ның халык-сәнгать промыселлары мастеры Илсөяр Сәлахова аңа бар белеме һәм көче белән бергә җан җылысын да сала. 2000 нче елда “Актүбә уенчыгы” остаханәсе җаваплылыгы чикле ширкәт халык һөнәрчелеге статусы ала. Бүгенге көндә бу остаханәдә, Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белән берлектә, инвалидлар һәм инвалид балалы аналар өчен 10 эш урыны булдырылган.

Рәссам, сынчы, укытучы, икътисадчы, менеджер, остаз Илсөяр Фаил кызы ирешелгәннәр белән генә чикләнеп кала торганнардан түгел, гаҗәеп тылсымчы үзенең игелекле эшен дәвам итә, яңадан-яңа хыяллар белән яна. Ә кул җылысы белән күз нуры кушып эшләнгән, утта чыныктырылган, төсле буяулар белән бизәлгән эчкерсез сыннар аңа илһам бирә, дәрт өсти.

Бүгенге көндә Актүбә уенчыгы 500 сюжет композициясеннән артып киткән. Алар арасында ниндиләре генә юк. (слайд №6) Төрле тематикага караган уенчыклар - “Шүрәле һәм Былтыр”, “Су анасы”, “Кара бай” (әкият геройлары); “Чәк-чәк тоткан кыз”, “Самавыр тоткан кыз”, “Җеп эрләүче”, “Каз өмәсе”, “Кыз димләү”, “Әбиемнең сандыгы” (йолалар һәм гореф-гадәтләр); “Шәһәр хатыны”, “Шәһәр агае”, “Әстерхан татары”, “Казан татары”, “Керәшен татары”, “Сергач мишәре”, “Себер татары”, “Авыл хатыны”, “Авыл кешесе”, “Хезмәтче”,”Мулла”, “Шәкерт”, “Татар кызы” (көнкүреш, яшәеш); “Әби белән бабай”, “Әнием” (гаилә), “Сөембикә”, “Аксөякләр” (тарихи шәхесләр) татар халкының үткәнен, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен, тормыш-көнкүрешен, милли традицияләрен пропагандалый. (слайд №7,8,9,10,11,12) Татар спектакльләреннән, әйтик, “Зәңгәр шәл”дән, “Әлдермештән Әлмәндәр”дән ясалган сувенирлар татар әдәбияты белән кызыксыну уята.

Сувенирлар Россия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә: Америка, Югославия, Англиядә дә киң таралыш алды. Актүбәдән Американың Ак йортына- элеккеге Президенты Билл Клинтонга кадәр барып җиткән “Актүбә уенчыгы” - Илсөяр Сәләхованың әбисе Гыйльмегаян апаның соравы буенча киткән бүләк. Чөнки Гыйльмегаян әбекәй сугыш елларында җибәргән консервлары өчен океан арты Президентына да берәр бүләк җибәрү турында хыялланган булган икән.  Бу уңайдан Гыйльмегаян әбинең шигъри юллары да бар:

              Клинтоннан бүләк килә-

              Менә хикмәт, тамаша.

              Ак йорт белән Актүбә

              Күчтәнәчләр алмаша. (слайд №13)

Аннан соң мондый хикмәтле бүләкләр Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә, Мәскәү мэры Юрий Лужковка да әзерләнә.

“Актүбә уенчыгы”нда халыкның үзенчәлекле холкы аеруча ачык күренә, милләтнең тарихы, гореф-гадәтләре, көн күрү рәвеше калку чагыла”,- дип яза Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең рәхмәт хатында.(слайд №14)

Уенчык-сувенирлар күп кенә республика һәм халыкара күргәзмәләрдә, конкурсларда катнашып,  районыбыз данын яклый. “Актүбә уенчыгы” өчен иң төп җиңү - ул 1997 нче елда II Бөтендөнья татар конкрессына багышлап үткәрелгән “Татарстанның иң яхшы сувениры” конкурсында Гран-прига ия булу. Казан шәһәрендә узган Бөтендөнья нефть һәм газ сәнәгате конгрессы делегатларына тапшыру өчен Россия дәүләте заказы алулары, 2013 нче елда башкалабызда узган җәйге Универсиада спортчылары һәм кунакларына тапшыру өчен уенчыклар әзерләүләре дә зур куаныч. Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары бәйгесендә дә алар берничә тапкыр лауреат булдылар. Егет янәшәсендә чәк-чәк тотып басып торучы кыз сыны - “Русиянең иң яхшы 100 товары”ның берсе - Универсиадага әзерләнгән сувенирлар каталогына кертелгән.

2012 нче елның 5 нче декабрендә Төркиянең Мәрсин төбәгендәге Тарсус районы Азнакай белән тугандаш район булуның 15 еллыгын билгеләп үтте. Бу уңайдан “Азнакай көннәре” дип аталган мәдәни чараларга осталарның сәнгать җимеше дип, Актүбә уенчыклары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Татар халкының йөз-кыяфәте, кайгы-шатлык мимикалары, милли киеме һәм яшәү рәвеше чагылган әлеге курчак-сувенирларны төрекләр, күңелләренә матурлык алып, сокланулы караш белән тамаша кылды.

                             

Йомгаклау.

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР халык промыселы остасы, Актүбә сәнгать мәктәбе директоры, Актүбә бистәсе депутаты Илсөяр Сәлахова турында тагын бик күп язарга мөмкин булыр иде. Массакүләм мәгълүмат чараларында халкыбызның бу тырыш кызы, тылсым иясе хакында бихисап мәкаләләр язылды, фильмнар күрсәтелде. (слайд №15)

Илсөяр Фаил кызы шөһрәт казануга омтылмый. Бүтәннәргә матурлык бүләк итү, укучыларда зәвык тәрбияләү, кеше рухын саклап калу, татар халкын, аның үткәнен, бүгенгесен, гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен бөтен дөнья халкына таныту – аның максаты әнә шулар. Илсөяр Сәлахова кебек горурланып сөйләрлек ханымнар безнең милләттә күп булсын иде. Талантлы, кул эшләренә бай, һөнәрле бит ул безнең халык! (слайд №16)

          Кулланылган әдәбият.

1.”Актүбә уенчыгы”- Казан, “Рухият” нәшрияты, 2002 нче ел.

2.”Актүбә уенчыгы” ширкәтенең язма  материаллары.

3.”Татмедиа”ААҖ  Азнакай муниципаль районының “Маяк”  газетасы -№89 (12691), 14 нче ноябрь, 2012 нче ел.

4.Шәхси архивта булган фотосурәтләр.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гаҗәеп тылсымчы Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы, Азнакай шәһәре 7нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Җире – җәннәт, суы – ширбәт, халкы - талант Азнакаемның.

Слайд 3

Илсөяр Сәләхованың 30 ел дәвамында эзләнү җимешләре.

Слайд 4

Җыелганнар күршеләр, Без дә калышмыйк әле, Йөрешик тә барышыйк, Бәйрәм алышыйк әле.

Слайд 5

«Актүбә уенчыгы » сувенирлары - Азнакайны гына түгел, бөтен милләтебезне танытучы байлык .

Слайд 6

Клинтоннан бүләк килә- Менә хикмәт, тамаша. Ак йорт белән Актүбә Күчтәнәчләр алмаша.

Слайд 7

Илсөяр Сәлахова кебек горурланып сөйләрлек ханымнар безнең милләттә күп булсын иде . Талантлы , кул эшләренә бай, һөнәрле бит ул безнең халык !

Слайд 8

Иг ътибарыгыз өчен зур рәхмәт



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 7 нче урта гомуми белем мәктәбе"

          “Илһам Шакировның тормыш тукталышларына сәяхәт”

(Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы

һәм иҗатын пропагандалауда сыйныфтан тыш чара)

                                                    Азнакай шәһәре 7 нче  гомуми урта белем бирү

                                                    мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм  

                                                    әдәбияты укытучысы Фазлыева Гөлфинә  

                                                    Нәшәт кызы

Эчтәлек

I.  Кереш.       Илһам - бөтен татар дөньясының горурлыгы.

II. Төп өлеш.  Илһам Шакировның тормыш тукталышларына сәяхәт.

 1 тукталыш. Туган авыл, туган як.

 2 тукталыш. Моң чишмәсенең башы кайда?

 3 тукталыш. Тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми.

 4 тукталыш. Халык артисты.

 5 тукталыш. “Илһамның җиде могҗизасы”

 6 тукталыш.  Илһам абыйга багышланган истәлекләр

III. Йомгаклау. Риваять һәм дастаннар героена әвереләчәк шәхес

IV. Файдаланган әдәбият исемлеге

                                    Кереш

         Илһам - бөтен татар дөньясының горурлыгы.

         Сыйныфтан тыш чараның максаты:

  1. Җырчы Илһам Шакировның балачагы, мәктәп еллары, иҗаты белән таныштыру.
  2. Мәшһүр җырчыбыз турындагы истәлекләрне өйрәнү.
  3. Укучыларга И. Шакировның шәхес буларак олылыгын төшендерү, аның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, җырчы репертуарындагы җырлар аша балалар күңелендә милли моң-көйләребез белән кызыксыну, аларга хөрмәт тәрбияләү.    

Сыйныфтан тыш чараны үткәрү тәртибе.

Катнашучылар: 10 нчы сыйныф укучылары, ата-аналар, музыка укытучысы. Алып баручылар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы (төп һәм йомгаклау өлешләре), 6 укучы (төп өлешләр), музыка укытучысы музыка куелышы өчен җаваплы. И.Шакиров язмасында «Татарстан – минем республикам» (Н.Дәүли шигыре, С.Садыйкова көе) җыры яңгырый.

Укытучы:                                                                                                                      Илһам Шакиров... Татар халкының җыр тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз, баксаң, күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров.

    Илһам... Бөтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән бу исемне һәр тарафта яратып телгә алалар. Халкыбызның моң иясе булып танылган Илһам Шакиров үзе исән чакта ук рухи асылыбызны чагылдыручы зат булды, җыр дөньясының олпат улы була белде. Халык аны зурлады, әмма ул эреләнмәде, тәкәбберләнмәде, масаймады, байлык артыннан кумады, сарайлар салмады. Аның алтын сарайлары – халык күңелендә.

   Җырчының нәсел-нәсәбе, шәҗәрәсе белән кызыксынучылар күп. Без бу кичәдә Илһам Шакировның тормыш тукталышларына сәяхәткә чыгарбыз. (Һәр тукталышта бер укучы алдан әзерләнгән материаллар буенча чыгыш ясый)

Төп өлеш.

Илһам Шакировның тормыш тукталышларына сәяхәт.

1 тукталыш. “Туган авыл, туган як”

“Яңа Бүләк” җыры яңгырый. (Мидхәт Миншин сүзләре, Фәрит Хатипов көе)

Мәшһүр җырчыбыз туып-үскән Яңа Бүләк авылы хәзер Тукай районына карый. Әмма 1935 нче елның 15 февралендә, ягъни булачак җырчы туган вакытта, бу авыл Сарман районы территориясенә кергән. Ә тагын да ераккарак күз салсак... Таулык авылы... Илһам Шакировның ата-бабалары яшәгән авыл. Әтисе Гыйльметдин абзый  да шушы авылда туып үскән, шушында “башлы-күзле” булган. Илһамның апалары да шушы авылда туганнар. 1927 нче елны  Гыйльметдин абзый башка авылдашлары белән  бергә Яңа Бүләк авылына күчеп  утыра. Яңа Бүләк авылы дөньяга Илһам Шакировны бүләк иткән.

Яңа Бүләк борынгы авыл түгел. Аңа нибары XX гасырда гына, төгәл әйтсәк, 1927-1928 нче  елларда гына нигез салына. Килеп утыручылар барысы да диярлек Таулык авылыныкылар, дөрес, алар янына Бистебаш авылыннан да берничә гаилә килеп  төпләнә.

Шәхес культы чорында ил өстен томалаган кара болытлар Яңа Бүләкне дә читләтеп үтми. Ун еллык та тарихы булмаган Яңа Бүләк авылында да халык дошманнарын, кулакларны эзләү башлана. “Шундыйларның берсе”- авыл тимерчесе, Илһам Шакировның әтисе Гыйльметдин Шакиров өендә 1937 нче  елның 8 нче октябрендә тентү үткәрәләр һәм шул ук көнне аны кулга алалар. Әтисен  кулга алганда, Илһамга бит әле ике яшь ярым гына була.

Гыйльметдин Шакировны нәрсәдә гаепләгәннәр соң? Моны 1938 нче елның 8 нче июнендә Минзәлә шәһәрендә булган Татарстан АССР Верховный судының махсус коллегиясе сессиясенең ябык хөкем утырышында чыгарылган хөкем карарыннан ачык белергә  мөмкин. Гаепләнүче Гыйльметдин Шакиров, совет властена дошманнарча карап, янәсе, эзлекле рәвештә контрреволюцион, советка, колхозга каршы, троцкийчыларны яклап, агитация алып барган. Мәсәлән, 1937 нче елның февраленда колхозчыларның клубта узган җыелышында ул тагын әнә шундый агитация ясаган.  Кыр эшләре чорында техниканы ватык калдырып ремонтлаган, ягъни корткычлык эшләгән.

Әлбәттә, бу “җинаятьләрен” ул кире каккан. Әмма суд шаһитләр авызыннан әлеге җинаятьләрне раслата. Шулай итеп,   Гыйльметдин Шакиров 8 елга төрмәгә ябыла һәм әле тагын 3 елга сайлау хокукларыннан мәхрүм ителә. Әлбәттә,   Гыйльметдин Шакиров РСФСР Верховный Судына кассация  шикаяте яза. Әмма  кассация  шикаяте канәгатьләндерелми. Ниһаять, РСФСР Верховный Суды Президиумы 1972 нче елның 22 нче ноябрендә Гыйльметдин Шакировка 1938 нче елның 8 нче июнендәге хөкем карарын юкка чыгара, шулай итеп, җырчының әтисе аклана.

Гыйльметдин Шакиров, ата-бабаларының гомер уртасын гына узып барганда, 1940 нчы елның 4 нче мартында 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясендә 50 яше  туларга 2 ай кала, якты дөньядан китеп бара.

2 тукталыш. “Моң чишмәсенең башы кайда?”

 “Сарман” көе яңгырый. 

Халык җырларын сәнгать югарылыгына җиткереп башкару өчен тавыш кына түгел, ә тирән моң кирәк. Яшеллеккә күмелеп утырган Яңа Бүләк авылында чирәмлектә тәгәрәп үскән Илһамны Аллаһы Тәгалә табигый тавыш һәм кабатланмас моң белән бүләкләгән.

Илһам Шакиров ни өчен моңлы булган, моң чишмәсенең башы кайда? Бу сорауга җаваплар төрле-төрле һәм бик күп булырга мөмкин. Кемдер җыр-моң – нәселдән дияр һәм җырчының бертуган абыйсы Кыямны мисал итеп китерер. Чыннан да, Кыям Шакиров бик шәп җырлаган. Шофер кеше үзенең җырлавы белән озын юлларны да кыскарткандыр, мөгаен. Икенче берәү җавабында, җыр-моң – туган җирдән, эчкән судан, дияр. Ул да хаклы булыр. Чөнки Сарман төбәге татар җыр сәнгатенә Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллинаны үстереп биргән. Өченче берәү, ятимлек кешене моңлы итә, дип фикерләр. Гаиләдә алтынчы бала булып туган Илһам иркәләнеп, төпчек бала булып үсүнең рәхәтен татый алмаган, чөнки 1937 нче елда аның әтисен – авылның тимерчесе Гыйльметдинне кулга алгач, Илһамның балачагы хәерчелектә үткән. Чабата үреп утырганда, ул һәрвакыт җырлый торган булган. Моңсу күңел моңлы җырга шулай тартылган. Илһамны кайгы-хәсрәт, кимсенү, әтисез үсү аеруча моңлы иткәндер.

Абыйсы Кыямнан энесе Илһам турында еш кына: “Каян килгән аңа бу моң?” – дип сорыйлар икән. “Ике яклап – әтиебез ягыннан да, әниебез ягыннан да бирелгән аңа бу сәләт”, – дип җавап бирә Кыям абый.

Таулыкта яшәгән Шакир бабалары азан әйтә торган булган. Аның мәкаме бик яхшы, тавышы көчле булган дип сөйлиләр. Көйне яхшы тоемлаган.

“Илһамга бабай ягыннан да талант өлеше кергән, әни ягыннан тагын шулай ук – әнинең көйләп, моңсуланып, моңаеп йөргәнен без дә хәтерлибез. Сүзләр белән җырламый иде ул. Табын артында да, эшләгәндә дә үзалдына моңаеп көйләп йөри иде. Хәтерлим: бигрәк тә Таулыктан күчеп килгәч, җирсеп, сагынып моңлана иде ул” – дип искә ала Кыям абый. 

Кайгы-хәсрәтне  җыр белән басу - халыкның күркәм бер сыйфаты. Илһамны мәктәптәге кичәләрдә җырлата торган булганнар. Ә бер тапкыр ул клубта җырлаган. Клубта чыршы бәйрәмен карарга бөтен авыл җыелган. Беренче класста гына укыса да, Илһамның җырлавын авыл халкының ишеткәне булган инде. Соңыннан иптәш малайлары килеп: “Син җырлаганда, әниләр елап утырды”, - диләр. Илһамга уңайсыз булып китә, әниләрне елатып әйбәт эшләмәгәндер төсле тоела. Кем белә, бәлки, аналар сугыштагыларны юксынып елаганнардыр, бәлки, Илһамны кызганыптыр.

3  тукталыш. “Тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми”

...Дәһшәтле сугыш еллары да үтеп китә. Авыл халкы   җиң сызганып эшкә керешә. Мәктәп балаларына да эш җитәрлек. Бәрәңге утырту, чүп утау,  печән җыю, көлтә ташу, кырда кар тоту – боларның күбесен балалар башкара.. Йортта ир-ат булмагач, өйдәге барлык авыр эш Кыям абыйсы белән Илһамга төшә. Ә бит әле укыйсы да бар. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Илһам 12 чакрым ераклыктагы  Теләнче Тамакка йөреп, урта мәктәптә укый.

Яшьтән  үк бик зиһенле Илһам укуны ярата. Физика белән математика аңа бик ошый, спортка һәвәслеге зур, мәктәптә уздырылган чаңгы ярышларында беренче урынны алып килә.

Мәктәп елларының соңгы кышы да үтеп китә. Кулда - аттестат. Кая барырга, кем булырга? Илһам Алабуганы сайлый, пединститутка барып, имтихан тотып кайта. Укытучы булу – мактаулы эш.  Алабуга дәүләт педагогия институтында “халык дошманы” малаена “2”ле куялар. Әмма күңел тартканы – җыр бит әле. Илһам күп уйлап тормый, җыена да Казанга чыгып китә.

Музыка училищесының  кабул итү комиссиясенә керә - кая ул, якын да җибәрмиләр. Имтиханнар беткән, укулар башланырга тора. Шулай да ул училищеның директорына кереп карарга була.

Директор Ильяс Әүхәдиев та башта өметле сүз әйтми, әмма егетнең китәргә теләмәвен күреп, җырлатып карый һәм... махсус комиссия җыйный. Менә, ниһаять, Илһам алдында җыр сәнгате үзенең ишекләрен ачып җибәрә.

1954 нче ел. Көз. Елдагыча игеннәр  җыелган, эшнең азайган чагы. Кешеләр җыр тыңларга радиоалгычлар янына  җыйналганнар. Казаннан яшь башкаручылар концерты бара.

Кара урман шаулый,

Йөрәкләр ярсый,

Йөрәкләр ярсый

Тоткын җәнлектәй...

“Кара урман” көе яңгырый.

Тукта, кем җырлый соң? Диктор таныштыра: Казан музыка училищесының беренче курс студенты Илһам Шакиров.

Халык яңа җырчыны бик тиз күреп ала. Халыкның ихтирамын җырчы да сизеп ала, ул училищеда тырышып, күңел биреп укый. Моңарчы музыка грамотасының нәрсә икәнен дә белмәгән авыл малаена башта бик кыен була, билгеле. Әмма җырга, музыкага  булган мәхәббәте кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Илһам Шакировның артистлык язмышында композитор Нәҗип Җиһанов зур урын тота. Училищеның 1 нче курсын тәмамлагач, Илһамның армиягә каралу вакыты җитә, әгәр дә консерваториядә укысаң, солдат хезмәтенә алынмыйсың икән. Талантны бер күрүдә танып белә торган Нәҗип Җиһанов, әлбәттә, Илһамны үзе җитәкләгән Казан дәүләт консерваториясенә ала. Хәрби комиссариатта чокынып, аның әтисе турында белерләр һәм “халык дошманы” малае булган Илһамны, бәлки, бөтенләй икенче язмыш көтәр иде. Ә педагоглар, музыка белгечләре, композиторлар кулы астында Илһам профессиональ музыка серләрен ача, башкару осталыгының нечкәлекләренә төшенә, фортепьянода  уйнарга өйрәнә. Консерваториядә аның композитор Мансур Мозаффаров белән чын иҗади дуслыгы башлана. Соңга таба Мансур ага Илһам өчен махсус җырлар яза.

    

4 тукталыш. “Халык артисты”

 “Идел буе каеннары” (Әхмәт Ерикәй сүзләре, И. Шакиров музыкасы) җыры яңгырый.

1960 нчы елны консерватория тәмамлап, И.Шакиров Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Әле студент елларында ук исеме Татарстан чикләреннән шактый еракларга таралган  җырчының көр тавышы Союз киңлекләрен били. Гастрольләр башлана. Советлар Союзында Илһам концерт биргән шәһәрләрне искә төшерү – илебездәге  барлык зур шәһәрләрне санап чыгу булыр иде.

1964 нче елны,  сәхнәдә җырлый башлавына дүрт ел узганнан соң, аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Илһам Шакировның исеме, аның моңлы һәм дәртле җырлары көннән-көн зуррак аудитория яулый бара. 1969 нчы елны Татарстан АССР Верховный Советы И. Шакировка халык артисты дигән зур исем биреп, аның иҗатын югары бәяли.

1970 нче елда  - Татарстан АССРның төзелүенә 50 ел тулган юбилей елында концерт - башкару өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Габдулла Тукай исемендәге  Республика премиясе  бирелә.

Россия Мәдәният министрлыгы, Чайковский исемендәге Ватан музыкаль сәнгатен үстерү фонды ике елга бер тапкыр  музыка, хореография  сәнгатендә зур уңышларга ирешкән сәнгать әһелләренә “Алтын Аполлон” премиясен тапшыра. 2000 нче елның  28 нче апрелендә Мәскәүдә “Алтын Аполлон”  лауреатларын  бүләкләү тантанасы булып уза. Танылган скрипкачы, джаз музыкасы остасы Давид Голощекин, педагог- хореограф, балерина Людмила Сахаровалар белән беррәттән  татар җырының шаһы – Илһам ага Шакировка да бу дәрәҗәле бүләк тапшырылу нур өстенә нур була. Әлеге тантанадан кайткан Илһам агадан тәэсирләре белән бүлешүне сорагач, ул болай ди:

 - Татарлардан мин Россиядә беренче лауреат, һичшиксез,  күңелдә горурлык хисе бар. Татар сәнгате бөтен Россия күләмендә танылып, үзенең лаеклы бәясен алырга тиеш...

5 тукталыш. “Илһамның җиде могҗизасы”

“ Син сазыңны уйнадың” (Нәкый Исәнбәт сүзләре, И. Шакиров музыкасы) җыры яңгырый. 

Татар халкында “Илһам Шакиров” дигән могҗиза бар. Халкыбызның абруй казанган шәп җырчылары байтак күп. Аларның кайберләре биш – ун ел мәйдан тота да сәхнәдән төшә. Илһам Шакировның әле сәхнәдән төшкәне юк. Бу – беренче могҗизасы.

Илһамның икенче могҗизасы. Кайбер җырчыны тамашачының күпчелеге кабул итеп бетерә алмый. Тар даирәдә ул абруйлы, әмма “халык” дигән тамашачы аны сөйми. Илһамны эшче дә, зыялы да, профессор да, шофер да, игенче дә, президентлар да ярата. Мондый бәхет даһиларда гына була.

Илһамның өченче могҗизасы. Илһам Шакировның радиодан, сәхнәдән җырлый башлаган чагы.

Илһамның дүртенче могҗизасы. Илһам ул – галим. Халыкның онытылган, онытыла язган борынгы җырларын эзләп табып, шуларны тергезүче, сәхнәдән яктыртучы галим. Сүзләре онытылган булса, халык көйләренә талантлы шагыйрьләрдән җыр сүзләре яздырып, күпме җырларга ул яңадан җан өрде!

Илһамның бишенче могҗизасы. Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган “Син сазыңны уйнадың”, Шәүкәт Галиев сүзләренә “Сөенечкә дисәм”, “Безнең Идел буйларында”, Габделхак Игебаев сүзләренә “Мәңгелеккә китеп барам”, “Истә, һаман да истә” кебек матур җырлар – Илһам Шакировның моңлы күңелендә туган җырлар. Эстрадагы яңа ритмнар килеп кергәч тә, Илһам “Гөлмәрьям”ны иҗат итә, концертларны башлап җибәрү өчен “Сәлам” җыры да аның иҗат җимеше. Әхмәт Ерикәй сүзләренә ”Идел буе каеннары” җыры да Илһамның эстрадага керткән саллы мирасы булып тора. Кайберәүләр халык җырын “үземнеке”, мин “композитор” дип дәгъва кылганда, нишләп әле Илһам үзе чыгарган җырларны халыкныкы дип игълан итсен? Юкса ул җырлар өчен Илһамга тулаем түләү дә, аерым түләү дә аз керем бирмәс иде. Монысы инде Илһамның алтынчы могҗизасы.

Илһам Шакировның җиденче могҗизасы да бар. Ул бик күп шәкертләргә фатыйха биргән шәхес. Илһам белән бергә эшләү үзе бер мәктәп. Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Гөлзада Сафиуллина һәм башка күп атаклы җырчылар Илһам Шакировны үзенең остазы дип саный. Илһам – яшь җырчыларны сәхнәгә алып чыккан кеше.

6 тукталыш. Илһам абыйга багышланган истәлекләр”

 «Ай, былбылым» дигән татар халык  җыры башкарыла.

Халык шагыйре С.Хәким болай дип язган: «Илһам Шакиров – чын талант, халык улы. Тукай исән булса, башыннан сыйпар иде аның».

Язучы, галим, халык академигы Нәкый Исәнбәт болай дип язган: «Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров».

Атаклы пианист, композитор, Мәскәү консерваториясе профессоры Александр Гольденвейзер 1959 нчы елда Илһам Шакировның җырлавын Чайковский залында тыңлап таң кала һәм янәшәсендәге Нәҗип Җиһановка болай ди: «Какое чудо вы к нам привезли!»

Илһам Шакировның 70 яшьлек юбилее уңаеннан Дәүләт Советы карары белән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының беренчесе аңа тапшырыла. Ул чактагы Президентыбыз М.Шәймиев үз чыгышында болай ди: «Безнең буын бәхетле буын булды, чөнки без аның иҗатын ишетеп, аның үзе белән аралашып яшибез. Иҗатың аша син күпләр эзләгән «Нәрсә ул моң?» дигән сорауга җавап бирдең һәм шуны халыкка җиткерә белдең. Татар моңына маяк куйган шәхес син!»

“Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. Күңелеңдә шуның чаклы моң саклаган кешенең күңел кыллары да бик нечкәдер. Ул без сизмәгәнне сизәдер, без тоймаганны тоядыр. Ә дөнья, тормыш вакыты-вакыты белән шактый ук тупас. Шушы тупаслык талантның нечкә кылларына килеп бәреләдер дә, кылларның берсе шартлап өзеләдер”, - дип язган язучы, драматург Туфан Миңнуллин.

                               Йомгаклау.

      Риваять һәм дастаннар героена әвереләчәк шәхес

Илһам Шакиров – халык мәхәббәтен яулаган җырчы. Аның кебек талантлар мең елга бер генә туа. Аның исеме гасырларга кереп калачак. Ул - риваять һәм дастаннар героена әвереләчәк шәхес. 15 февраль – аның туган көне зурлап билгеләп үтеләчәк.

Алар безнең, яңа бу заманның,

Иң алдынгы сәнгать батыры-

Шигърияттә  Тукай,

Музыкада Сәйдәш,

Сәхнәләрдә Илһам Шакиров.

Җырны кайнар алкыш белән

Халык кат-кат ала чакырып,-

Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы,

Юллаучысы – Илһам Шакиров.

(Гәрәй Рәхим. “Юллаучы” шигыреннән өзек) 

Кичәбезне күренекле татар язучысы Гариф Ахунов сүзләре белән тәмамлыйбыз. “Илһам Шакиров берничә дистә ел буенча халкыбызның күңел хәзинәсен, мең еллык рухи байлыгын дөньяга җиткереп килә. Әгәр без үзебезне интеллигент-зыялы дип саныйбыз икән, халкыбызның күренекле улы, гражданины Илһам Шакиров башкарган титаник хезмәт алдында баш ияргә бурычлыбыз”.

       Кичә “Мәңгелеккә китеп барам” җырын тыңлап тәмамлана.

 

  Файдаланган әдәбият исемлеге

1. Вәлиев Разил. Илһам.– Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. - 6, 18,31б.

2. “Мәгариф” журналы, 1999, № 6, 69 -71 б.

3. “Татарстан яшьләре” газетасы,12 февраль, 2015 ел, 8-9 б.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Илһам Шакировның тормыш тукталышларына сәяхәт (Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатын пропагандалауда сыйныфтан тыш чара) Эшне башкаручы: Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы, Азнакай шәһәре 7 нче урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Илһам - бөтен татар дөньясының горурлыгы Сыйныфтан тыш чараның максаты : Җырчы Илһам Шакировның балачагы, мәктәп еллары, иҗаты белән таныштыру. Мәшһүр җырчыбыз турындагы истәлекләрне өйрәнү. Укучыларга И. Шакировның шәхес буларак олылыгын төшендерү, аның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, җырчы репертуарындагы җырлар аша балалар күңелендә милли моң-көйләребез белән кызыксыну, аларга хөрмәт тәрбияләү. Сыйныфтан тыш чараны үткәрү тәртибе . Катнашучылар: 10 нч ы сыйныф укучылары, ата-аналар, музыка укытучысы. Алып баручылар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы (төп һәм йомгаклау өлешләре), 6 укучы (төп өлешләр), музыка укытучысы музыка куелышы өчен җаваплы.

Слайд 3

Илһам Шакировның тормыш тукталышларына сәяхәт 1 тукталыш. “ Туган авыл, туган як” Яңа Бүләк авылы хәзер Тукай районына карый. Әмма 1935 нче елда бу авыл Сарман районы территориясенә кергән. Таулык авылы - Илһам Шакировның ата-бабалары яшәгән авыл. Әтисе Гыйльметдин абзый да шушы авылда туып үскән, шушында “башлы-күзле” булган. 1927 нче елны Гыйльметдин абзый башка авылдашлары белән бергә Яңа Бүләк авылына күчеп утыра. Яңа Бүләк авылы дөньяга Илһам Шакировны бүләк иткән. Яңа Бүләк борынгы авыл түгел. Аңа нибары XX гасырда (1927-1928 нче елларда) нигез салына.

Слайд 4

2 тукталыш. “Моң чишмәсенең башы кайда ?” Бу сорауга җаваплар төрле-төрле һәм бик күп булырга мөмкин: Җ ыр-моң – нәселдән. Җыр-моң – туган җирдән, эчкән судан. Ятимлек кешене моңлы итә.

Слайд 5

3 тукталыш. “Тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми” Авыл мәктәбен тәмамлагач, Илһам 12 чакрым ераклыктагы Теләнче Тамакка йөреп, урта мәктәптә укый . 1954 нче ел. Көз. Илһам - м узыка училищесы студенты. Училищеның 1 нче курсын тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов Илһамны үзе җитәкләгән Казан дәүләт консерваториясенә ала.

Слайд 6

4 тукталыш. “Халык артисты” 1960 нчы елны консерватория тәмамлап, И.Шакиров Г . Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә . 1964 нче елны, сәхнәдә җырлый башлавына дүрт ел узганнан соң, Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә. 1969 нчы елны Татарстан АССР Верховный Советы халык артисты дигән зур исем биреп, аның иҗатын югары бәяли . 1970 нче елда - Татарстан АССРның төзелүенә 50 ел тулган юбилей елында концерт - башкару өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе бирелә. 2000 нче елның 28 нче апрелендә Мәскәүдә “Алтын Аполлон” премиясен тапшыралар.

Слайд 7

5 тукталыш. “Илһамның җиде могҗизасы” Беренче могҗиза . Илһам Шакировның әле сәхнәдән төшкәне юк. Икенче могҗиза. Илһамны эшче дә, зыялы да, профессор да, шофер да, игенче дә, президентлар да ярата . Ө ченче могҗиза . Илһам Шакировның радиодан, сәхнәдән җырлый башлаган чагы. Д үртенче могҗиза . Илһам ул – галим. Бишенче могҗиза. “ Син сазыңны уйнадың”, “ Сөенечкә дисәм”, “Безнең Идел буйларында”, “ Мәңгелеккә китеп барам”, “Истә, һаман да истә” кебек матур җырлар – Илһам Шакировның моңлы күңелендә туган җырлар . Алтынчы могҗиза. Илһам үзе чыгарган җырларны халыкныкы дип игълан итә. Җ иденче могҗиза . Ул бик күп шәкертләргә фатыйха биргән шәхес. Илһам белән бергә эшләү үзе бер мәктәп.

Слайд 8

6 тукталыш. “ Илһам абыйга багышланган истәлекләр” «Илһам Шакиров – чын талант, халык улы. Тукай исән булса, башыннан сыйпар иде аның». Халык шагыйре С.Хәким. « Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров». Язучы, галим, халык академигы Нәкый Исәнбәт. « Безнең буын бәхетле буын булды, чөнки без аның иҗатын ишетеп, аның үзе белән аралашып яшибез. Иҗатың аша син күпләр эзләгән «Нәрсә ул моң?» дигән сорауга җавап бирдең һәм шуны халыкка җиткерә белдең. Татар моңына маяк куйган шәхес син!» Беренче Президентыбыз М.Шәймиев. “ Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. Күңелеңдә шуның чаклы моң саклаган кешенең күңел кыллары да бик нечкәдер. Ул без сизмәгәнне сизәдер, без тоймаганны тоядыр. Ә дөнья, тормыш вакыты-вакыты белән шактый ук тупас. Шушы тупаслык талантның нечкә кылларына килеп бәреләдер дә, кылларның берсе шартлап өзеләдер”. Я зучы , драматург Туфан Миңнуллин.

Слайд 9

Риваять һәм дастаннар героена әвереләчәк шәхес “ Илһам Шакиров берничә дистә ел буенча халкыбызның күңел хәзинәсен, мең еллык рухи байлыгын дөньяга җиткереп килә. Әгәр без үзебезне интеллигент-зыялы дип саныйбыз икән, халкыбызның күренекле улы, гражданины Илһам Шакиров башкарган титаник хезмәт алдында баш ияргә бурычлыбыз ”. Күренекле татар язучысы Гариф Ахунов

Слайд 10

Шигърияттә Тукай, Музыкада Сәйдәш, Сәхнәләрдә Илһам Шакиров . Файдаланган әдәбият исемлеге 1. Вәлиев Разил. Илһам.– Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. - 6, 18,31б. 2 .“ Мәгариф” журналы, 1999, № 6, 69 -71 б. 3. “Татарстан яшьләре” газетасы,12 февраль, 2015 ел, 8-9 б. Файдаланган җырлар исемлеге «Татарстан – минем республикам» (Н.Дәүли шигыре, С.Садыйкова көе) “Яңа Бүләк” ( Мидхәт Миншин сүзләре, Фәрит Хатипов көе) “Сарман” көе “Кара урман” көе “Идел буе каеннары” (Әхмәт Ерикәй сүзләре, И. Шакиров музыкасы) “ Син сазыңны уйнадың” (Нәкый Исәнбәт сүзләре, И. Шакиров музыкасы) «Ай, былбылым» татар халык җыры “Мәңгелеккә китеп барам” (И. Шакиров музыкасы)

Слайд 11

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

7нче сыйныф. Класс сәгате.

       Түгәрәк өстәл артында.

Тема:  “Язмышың үз кулыңда.”

Максат:

1. Укучыларны начар гадәтләргә бирешүдән йолып калу ниятеннән,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

2. Норкотикларның организмга зарары турындагы белемнәрен гомумиләштерү.

3. Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү.

Җиһазлау:

слайдлар, укучыларның өстәмә материаллары, М. Монро, В. Высоцкий җырлары, укучыларга тарату өчен материаллар, проектор, ноутбук.

Класс сәгатенең барышы:

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар! Без бергәләп түгәрәк өстәл янына җыелдык. Бу класс сәгатенә әзерләнү өчен укучылар күп кенә өстәмә материаллар өйрәнделәр. Әңгәмә вакытында алар үз фикерләрен әйтерләр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирерләр.

              Без дөньяның  барлык илләрендә киң таралып баручы ВИЧ, СПИД авырулары турында сөйләшербез.

              Кешелек гасырлар дәвамында нинди генә чирләрдән интекмәгән.Чума, ваба, дифтерия, чәчәк авырулары миллионнарча кешене, шул исәптән балаларны якты дөньядан алып киткән.Бу авыруларга каршы галим-табиблар прививка, дарулар уйлап тапкан.Ә менә СПИД авыруына каршы бер генә нәтиҗәле дәва да әлегә табылганы юк.

             СПИД – халыкара заман чире. Аның белән а выручылар саны геометрик прогрессия буенча үсә.Әгәр аңа каршы нәтиҗәле чаралар күрелмәсә,тагын 15-20 елдан СПИД кешенең беренче дошманы булачак, диләр медиклар.

1 укучы.  Мин өстәмә мәгълумәтләр буенча түбәндәгеләрне белдем. Хәзер Җир шарында минут саен СПИДтан бер кеше үлә, тәүлегенә меңьярым кеше дигән сүз бу! Россиядә исә ай саен 10 мең кеше СПИД авыруын йоктыра. Алдагы ун елда 1млн. кеше  әлеге зәхмәттән  үләргә мөмкин, дип чаң суга табиблар.

2 укучы.  СПИД көннән-көн дөньяда күбрәк колач ала. Африка, Азия, Кариб  бассейны, Көнчыгыш Европа илләрендә бу чир белән авыручылар саны артканнан –арта бара.

       Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, ВИЧ инфекциялеләр  саны айлап түгел,көнләп үсә. Бездә беренче ВИЧ-инфекцияле сырхау 1996 нчы елда гына теркәлгән булса да, инде Татарстанда  700ләп кеше СПИДтан япь-яшь килеш дөнья  белән хушлашкан. Чөнки авыруларның  90% ка якыны -15 яшьтән 20 яшькә кадәрге кешеләр.

3 укучы.  Бу афәтне туктату өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң?

Укытучы.   Иң мөһиме: профилактика эшен киң җәелдерү.Ата-аналар,яшьләр, балалар СПИД, наркомания ише төрле йогышлы авыруларның нинди нәтиҗәләргә китергәнен һәм, гомумән, аларны булдырмый калу чараларын алдан ук белеп торырга тиеш. Шул максаттан без бүген түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә җыелдык та инде. Чөнки бу хакта никадәр хәбәрдәр булсак, күп кенә җитди  проблемалардан үзебезне шулкадәр ныграк саклап кала алырбыз.

4 укучы.  “СПИД” һәм “ВИЧ-инфекция” дигән терминнар бар. Аларны ничек аңларга соң?

Укытучы.  Бу сорауны мәктәбебезнең фелдшеры Назира Зәкияновнага  бирик.

Фельдшер.  Медицина күзлегеннән караганда, СПИД-ул йогышлы  авыру, аны ретровирус китереп чыгара. Бу вирусны ВИЧ дип йөртәләр.Ул организмның иммунитетын (йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен) бетерә.

         (Слайд) СПИД (“синдром приобретенного иммунодефицита”) –организмда иммунитет кытлыгын, “синдром” –авыру белән бәйле бик күп билгеләр, симптомнар булуын, “приобретенного” –авыруның генетик булмавын, ә бәлки махсус юл белән йогуын, “иммунодефицит” –иммун системасы какшавын, организмның төрле инфекцияләргә каршы торучанлыгын югалтуын аңлата.

Шулай итеп, СПИД башка йогышлы авырулар өчен шартлар тудыра.Чөнки организм элек җиңелчә  генә көрәшә ала торган йогышлы авыруларга да каршы тора алмый башлый.

5 укучы.  ВИЧны кайсы очракларда йоктырырга мөмкин? Гомумән, СПИДның наркотиклар белән нинди бәйләнеше бар?

Фельдшер.  ВИЧ-инфекцияле кеше белән бергә уртак шприц кулланганда  ВИЧны йоктырырга мөмкин. Наркоманнар гадәттә бер үк энә-шприц белән кат-кат наркотик кадый. Шулай итеп, ВИЧ-инфекцияле кешенең каны сәламәт кеше канына эләгергә мөмкин.

Укытучы.   Тагын бер замана чире - наркомания турында да сөйләшеп алыйк. Түбәндәге сюжетны карап үтик.

(Слайд) Мэрилин Монро, Владимир Высоцкий, Рудольф Нуриевның фотоларын карау, М. Монро, В.Высоцкий җырларын тыңлау.

      -Бу сурәтләргә игътибар белән карагыз әле.Шактый гына иҗат кешесе наркотиклар корбанына әверелгән. Аларның да, әлбәттә,яшисе килгәндер. Илһамланып иҗат итә торган яшьтә, дан-шөһрәтнең иң бөек ноктасына җиткәндә аларның гомере өзелә. Әлеге афәт булмаса, бу сәнгать йолдызларының яңадан-яңа иҗат биеклекләренә ирешүләрен күреп, никадәр сөенгән булыр идек.

Укычучы.   Балалар, “наркомания” төшенчәсе нәрсәне аңлата ?Аңлатмасын әйтеп китүче булырмы?

6 укучы.  Наркомания- наркотиклар белән артык мавыгудан, шуларны күп кулланудан барлыкка килгән авыру.

7 укучы.  Наркоманнар ничә яшькә кадәр яши соң?

8 укучы.  Наркотик кулланучылар 30-40 яшькә кадәр яши, дип укыдым. Чөнки наркотиклар кеше организмының бер яки берничә әгъзасы эшчәнлеген боза.

9 укучы.   Мине шундый сорау борчый: яшүсмерләрне наркотик кабул итәргә нәрсә этәрә?

Укытучы.   Яшүсмерләрнең наркотиклар куллану сәбәпләрен карап үтик. Алар түбәндәгеләр: нерв киеренкелеге, тиз ышану,кызыксыну, башкаларга охшарга тырышу. Психологларның тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, яшүсмерләрнең 32 % -стресслардан “котылу”, 28% -иптәшләре тәкъдимен искә алып, 39,5 % ничек тәэсир итүен белү өчен наркотик куллана.

10 укучы.   Назира Зәкияновна, аңлатыгыз әле, наркоманнар башкалардан кай яклары белән аерылып тора?

Фельдшер.   Алар һәрвакыт шат булырлар, гел елмаеп торырлар, күз бәбәкләре зурайган, хәрәкәтләре акрын, уч төпләре тирләүчән була.

11 укучы.     Яшүсмер наркотик матдәләр кабул итүдән тыела аламы?

Фельдшер.   Әйе, наркотик кабул итүдән тыелырга мөмкин. Әмма моның өчен, беренчедән, наркоман үзе әлеге агуны кулланмау турында  ныклы карар кабул итәргә, икенчедән, ул дәвалану өчен табиб-наркологларга мөрәҗәгать итәргә тиеш, чөнки ул үзе генә бу чиргә каршы кәрәшә алмаячак.

Укытучы.   Безнең түгәрәк өстәл артында сөйләшү ахырына якынлаша. Алдагы класс сәгатьләрендә без бүтән замана чирләре: алкоголизм, тәмәке тарту, токсикомания турында сөйләшербез.

                  Бүгенге сөйләшүдән шундый нәтиҗә чыгарырга була:

(Слайд) Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый: я гомерен озайта, я яшьли үлеп китә.

                  Статистика мәгълумәтләренә игътибар итик әле. (Слайд)

Никотин

Тәмәке тарткан һәр 110 кешенең берсе     ггенә өлкән яшькә  җитәргә мөмкин.

Наркотик матдәләр       Һәр 100 наркоманның берсе генә олыгаю яшенә җитәргә мөмкин.

СПИД

СПИД йоктырган һәр 10 мең кешенең берсе генә өлкән яшькә кадәр җитәргә мөмкин.

Дөньяда 1,1 млрд тан артык кеше тәмәке тарта.

Россиядә 12 млн.нан артык наркоман исәпләнә.

Россиядә көн саен 100 дән артык кеше ВИЧ-инфекция йоктыра.

Нәрсәгә дә булса бәйле булу бары көчсезләргә генә хас. Әйдәгез, көчле булыйк. Чөнки без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз.

(Слайдлар) Фотоларны күрсәтү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Түгәрәк өстәл артында класс сәгате

Слайд 2

Максат: 1. Укучыларны начар гадәтләргә бирешүдән йолып калу ниятеннән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. 2. Наркотикларның организмга зарары турындагы белемнәрен гомумиләштерү. 3. Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү.

Слайд 3

Медицина күзлегеннән караганда, СПИД ул - йогышлы авыру, аны ретровирус китереп чыгара. Бу вирусны ВИЧ дип йөртәләр.Ул организмның иммунитетын (йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен) бетерә. СПИД (“синдром приобретенного иммунодефицита”) – организмда иммунитет кытлыгын, “синдром” – авыру белән бәйле бик күп билгеләр, симптомнар булуын, “приобретенного” – авыруның генетик булмавын, ә бәлки махсус юл белән йогуын, “иммунодефицит” – иммун системасы какшавын, организмның төрле инфекцияләргә каршы торучанлыгын югалтуын аңлата.

Слайд 4

М.Монро

Слайд 5

В.Высоцкий

Слайд 6

Р.Нуриев

Слайд 7

Яшүсмерләрнең наркотиклар куллану сәбәпләре : нерв киеренкелеге, тиз ышану, кызыксыну, башкаларга охшарга тырышу. Психологларның тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, яшүсмерләрнең 32 % - стресслардан “котылу”, 28% - иптәшләре тәкъдимен искә алып, 39,5 % ничек тәэсир итүен белү өчен наркотик куллана.

Слайд 8

Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый: я гомерен озайта, я яшьли үлеп китә.

Слайд 9

Никотин тәмәке тарткан һәр 10 кешенең берсе генә өлкән яшькә җитәргә мөмкин. Наркотик матдәләр Һәр 100 наркоманның берсе генә олыгаю яшенә җитәргә мөмкин. СПИД йоктырган һәр 10 мең кешенең берсе генә өлкән яшькә кадәр җитәргә мөмкин. Дөньяда 1,1 млрд тан артык кеше тәмәке тарта . Россиядә 12 млн. нан артык наркоман исәпләнә. Россиядә көн саен 100 дән артык кеше ВИЧ-инфекция йоктыра.



Предварительный просмотр:

                       Исемең матур, кемнәр куйган?

(Слайд № 1. Кичәнең исеме)

(Слайд №2. “Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын”. Рәсүл Гамзатов.)

1 а.б.   Рәхим- шәфкатьле булсын өлкәннәр,

            Җанны җылытсын иман нурлары.

            Әй, нәни кешем, өмет йолдызы,

            Имин, уң булсын барыр юлларың.

            Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:

            Якты дөньяга ямь биреп яшә,

            Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

            Көнгә син – терәк, исәнме, Кеше!

2 а.б.  Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә. Гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата- анасына мәшәкатьләр дә алып килә. Аларның иң беренчесе – балага исем кушу. (Исем кушу йоласы.)

3 а.б. Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Татар халкы элек- электән исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Балага исем кушу – бик җаваплы, зур һәм мөһим выкыйга. Тугач, адәм баласына нинди исем кушалар –шул бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин.

1 а.б. Исем- ул язмыш тамгасы. Ул илаһи күккә язылган. Исем – һәммәбезнең йөрәгендә, шулай ук бик биектә дә. Тургай күктән агылган моңы белән игеннәрне тартып үстерә, Ай, ерактан торып, диңгез- океаннарны билгеле бер вакытта ярыннан чигендерә, аннары кире ярына этәрә – Җир – Ананың тигез- ипле әйләнешен көйли. Исемнең дә хикмәте шулай: Җир белән Күк арасында, бер ноктага төенләнгән символ буларак, халыкка ул яшәү нуры, илаһи кодрәт, ихтыяр көче иңдереп тора, яшәеш тәкъдирен белгели.   Исем- халыкның йөз ачкычы. Исемен алыштырганнарга мәңге Күк иленең Югары капкалары ачылмас. Исемсез халык булганны дөнья белмидер. Һәр халыкның таҗына Ходай учыннан кош мисалында исем индерелгән. Кемнәргә нинди кош язган да, кайсы исемгә нинди кош насыйп әйләгән- хикмәт Раббы Хозурында.

 2 а.б.  Исемне берәү дә сорап алмый. Без үзебезгә дуслар, матур киемнәр сайлый алабыз. Ә исемне әти- әни сайлый, чөнки исем кушканда син әле ап-ак биләүдәге нәни сабый. Әти-әни бәбигә исемне алдан ук сайлый. Алар иң матур мәгънәле исем эзлиләр. Исем матур да яңгырасын, әйтергә дә ансат булсын. Шул ук вакытта исем әдәпле, шәфкатьле булырга өндәп торсын.

3 а.б. Исемнәр үзе бер тарих. Аларны ачыклауга галимнәр зур әһәмият бирә. Әйдәгез, кайбер исемнәрнең мәгънәләренә игътибар итик әле.  (“Рәйхан” җырын тыңлау) (Слайд №3.  Рәйхан- гарәп сүзе: “зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл”.)  Йөрәккә үтеп керерлек әлеге җыр – татар халкының борынгы җыры “Рәйхан”. Рәйхан- гарәп сүзе: “зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл” дигәнне аңлата. Яңгырашы да, мәгънәсе дә бик матур.

1 а.б. Ә хәзер Гомәр Саттаровның “Роза” исемле шигырен ишетерсез.

       Роза- бик күркәм чәчәк-

      Чәчәкләрнең чәчкәсе;

       Роза- бик күркәм исем-

       Хуш исле, нечкәсе.

                    Роза – гөл, Роза – исем,

                    Икесе дә ал чәчәк;

                    Гөл- чәчәк исемнәрен

                    Чибәр кызлар йөртәчәк.

                     Гөлчәчәк, Гөлия, Гөл.

                    Сез барга үсә күңел.

Татар исемнәре арасында “гөл” һәм “чәчәк” тамырыннан ясалган исемнәрне шактый күп очратабыз: Гөлчәчәк, Чәчкә, Гөлүсә, Айгөл,  Гөлия,  Гөлшат, Гөлгенә. (Слайд №4. “Гөл” һәм “чәчәк” тамырыннан ясалган исемнәр:  Гөлчәчәк, Чәчкә, Гөлүсә, Айгөл,  Гөлия,  Гөлшат, Гөлгенә.)   (“Гөлгенә”  җырын тыңлау)

Табигатьнең матур чәчәкләре күмәклек исемнәреннән ялгызлык исемнәренә күчеп, матур исемгә әйләнгәннәр: Ландыш, Лилия,  Резедә, Сөмбел, Миләүшә. (“Миләүшә”җырын тыңлау)

(Слайд №5. Табигатьнең матур чәчәкләре  исемнәреннән алынганнар: Ландыш, Лилия,  Резедә, Сөмбел, Миләүшә.)

2 а.б. Гарәп телендә “матур” мәгънәсен аңлатучы сүзләр бик күп. Вәсим, Вәсимә, Җамал, Җамалия, Зариф, Зарифа, Җәмил, Җәмилә һ. б. (Слайд №6. Гарәп телендә “матур” мәгънәсен аңлатучы исемнәр:  Вәсим, Вәсимә, Җамал, Җамалия, Зариф, Зарифа, Җәмил, Җәмилә һ. б.) (“Җәмилә” җырын тыңлау)

Татарларда “сылу”, “гүзәл” сүзләре исемнәр ясау өчен нигез булып хезмәт иткән : Сылу, Айсылу, Миңсылу, Гүзәл, Гүзәлия һ.б. (Слайд №7. “Сылу”, “гүзәл” сүзләре исемнәр ясау өчен нигез булып хезмәт иткән : Сылу, Айсылу, Миңсылу, Гүзәл, Гүзәлия һ.б . “Нур” –яктылык нуры  - сүзе кушылган исемнәр : Нурия, Нурсәйдә, Нурбәк, Нурислам,  Гөлнур, Айнур, Илнур һ. б.)

“Нур” –яктылык нуры  - сүзе кушылган исемнәр бик матур яңгырый һәм еш очрыйлар: Нурия, Нурсәйдә, Нурбәк, Нурислам,  Гөлнур, Айнур, Илнур һ. б.    (“Нурия” җырын тыңлау)

3 а.б. Баланың кайсы вакытта, ягъни кайсы елда, елның кайсы фасылында, кайсы аенда, ничәнче бала булып тууы белән бәйләнештәге исемнәр дә күп: Язбикә, Язилә,() Язгөл, Мөхәррәм – гарәпчә ай елының беренче ае, Сәфәр - икенче ае, Рәҗәб -  җиденче ае, Шәвәли - унынчы ай.

Әүхәди, Вахит, Әхәт- гарәп сүзләре- “беренче” дигәнне аңлата;

Сания- “икенче”,  Салисә- “өченче”, Рабиг -  Рабига –“дүртенче” һ. б. (“Сания” җырын тыңлау)

(Слайд  №8. Мөхәррәм – гарәпчә ай елының беренче ае, Сәфәр- икенче ае, Рәҗәб-  җиденче ае, Шәвәли- унынчы ай. Әүхәди, Вахит, Әхәт- гарәп сүзләре- “беренче” дигәнне аңлата;

Сания- “икенче”,  Салисә- “өченче”, Рабиг -  Рабига –“дүртенче” һ. б.)

(Слайд №9.  Фарсы сүзе “синә” – (“күкрәкле” мәгънәсендәге сүз) кушылган исемнәр:

Гөлсинә- гөл күкрәкле, Алсинә – ал күкрәкле, Нурсинә- нур күкрәкле.

Баланың белемле, укымышлы, галим булуын теләп, гарәп алынмаларыннан барлыкка килгән исемнәр: Галим, Миргалим, Галимә һ.б.

Баланың тугрылыклы, гадел булуын теләп, шул мәгънәдә бирелгән исемнәр:  Гадел, Гаделә (Әдилә), Инсаф, Назыйф, Нәзифә һ.б.

Баланың үзләренә дус, иптәш, юлдаш булуын теләп кушылган исемнәр: Илдус, Илфат һ.б.

Юмартлык, игелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәсен белдергән исемнәр: Кәрим, Кәримә, Рәхим, Рәхимә һ.б. )

1а.б. Фарсы сүзе “синә” – (“күкрәкле” мәгънәсендәге сүз) кушылган исемнәр:

Гөлсинә- гөл күкрәкле, Алсинә – ал күкрәкле, Нурсинә- нур күкрәкле.

Баланың белемле, укымышлы, галим булуын теләп, гарәп алынмаларыннан барлыкка килгән исемнәр: Галим, Миргалим, Галимә һ.б.

Баланың тугрылыклы, гадел булуын теләп, шул мәгънәдә бирелгән исемнәр:  Гадел, Гаделә (Әдилә), Инсаф, Назыйф, Нәзифә һ.б.

Баланың үзләренә дус, иптәш, юлдаш булуын теләп кушылган исемнәр: Илдус, Илфат һ.б.

Юмартлык, игелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәсен белдергән исемнәр: Кәрим, Кәримә, Рәхим, Рәхимә һ.б.

2 а.б.  Исемнәр мәгънә ягыннан гына түгел, ә килеп чыгышы буенча да төрле төрләргә бүленәләр:

  • Борынгы төрки татар исемнәре: Айдар, Биктимер, Сөембикә һ.б.
  • Ислам дине белән бәйле исемнәр: Ислам. Динислам, Ризван, Заһит һ.б.
  • Гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә һ.б.
  • Фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Раушан,() Раушания һ.б.
  • Рус һәм Европа телләреннән алынган исемнәр: Рафаэль, Диана, Эльвира, Руслан һ. б.(“Раушания” җырын тыңлау)

(Слайд №10. Борынгы төрки татар исемнәре: Айдар, Биктимер, Сөембикә һ.б.

Ислам дине белән бәйле исемнәр: Ислам. Динислам, Ризван, Заһит һ.б.

Гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә һ.б.

Фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Раушан, Раушания һ.б.      Рус һәм Европа телләреннән алынган исемнәр: Рафаэль, Диана, Эльвира, Руслан һ. б.)

3 а.б. Кеше исемнәре гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр –исемнәр бар. Ә безнең исемнәребез нинди мәгънә белдерә икән? Әйдәгез, исемнәр бакчасына күз салыйк.  (Слайд № 11, 12. Укучыларның фотолары, исемнәренең мәгънәләре).

1а.б. ( Слайдтагы язмаларны укый.) Әйе, матур исем, мәгънәле исем гасырлардан гасырларга, буыннардан буыннарга күчә. Җыр булып яңгырый. Кичәбезне Дагстан шагыйре Гамзат Цадаца шигыре белән тәмамлыйк:

Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

Аннан тугры дусны күрмисең.

Безнең хакта мәңге ядкарь  саклап

Картаймыйча яши һәр исем.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исемең матур, кемнәр куйган? Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең “Азнакай шәһәре 7нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы

Слайд 2

“Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын”. Рәсүл Гамзатов.

Слайд 3

Рәйхан- гарәп сүзе, “зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл”.

Слайд 4

“Гөл” һәм “чәчәк” тамырыннан ясалган исемнәр: Гөлчәчәк, Чәчкә, Гөлүсә, Айгөл, Гөлия, Гөлшат, Гөлгенә.

Слайд 5

Табигатьнең матур чәчәкләре исемнәреннән алынганнар: Ландыш, Лилия, Резедә, Сөмбел, Миләүшә.

Слайд 6

Гарәп телендә “матур ” мәгънәсен аңлатучы исемнәр: Вәсим, Вәсимә, Җамал, Җамалия, Зариф, Зарифа, Җәмил, Җәмилә һ.б.

Слайд 7

“Сылу”, “гүзәл” сүзләре исемнәр ясау өчен нигез булып хезмәт иткән : Сылу, Айсылу, Миңсылу, Гүзәл, Гүзәлия һ.б . “Нур” –яктылык нуры - сүзе кушылган исемнәр : Нурия, Нурсәйдә, Нурбәк, Нурислам, Гөлнур, Айнур, Илнур һ. б.

Слайд 8

Мөхәррәм – гарәпчә ай елының беренче ае, Сәфәр- икенче ае, Рәҗәб- җиденче ае, Шәвәли- унынчы ай.

Слайд 9

Әүхәди, Вахит, Әхәт- гарәп сүзләре- “беренче” дигәнне аңлата; Сания- “икенче”, Салисә- “өченче”, Рабиг - Рабига –“дүртенче” һ. б.

Слайд 10

Фарсы сүзе “ синә” (“күкрәкле” мәгънәсендәге сүз) кушылган исемнәр: Гөлсинә- гөл күкрәкле, Алсинә – ал күкрәкле, Нурсинә- нур күкрәкле. Баланың белемле, укымышлы, галим булуын теләп, гарәп алынмаларыннан барлыкка килгән исемнәр: Галим, Миргалим, Галимә һ.б. Баланың тугрылыклы, гадел булуын теләп, шул мәгънәдә бирелгән исемнәр: Гадел, Гаделә (Әдилә), Инсаф, Назыйф, Нәзифә һ.б. Баланың үзләренә дус, иптәш, юлдаш булуын теләп кушылган исемнәр: Илдус, Илфат һ.б. Юмартлык, игелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәсен белдергән исемнәр: Кәрим, Кәримә, Рәхим, Рәхимә һ.б . )

Слайд 11

Борынгы төрки татар исемнәре: Айдар, Биктимер, Сөембикә һ.б. Ислам дине белән бәйле исемнәр: Ислам. Динислам, Ризван, Заһит һ.б. Гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә һ.б. Фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Раушан, Раушания һ.б. Рус һәм Европа телләреннән алынган исемнәр: Рафаэль, Диана, Эльвира, Руслан

Слайд 12

Диләрә Язилә Каролина Гузәл Азалия Динар Илнар Зарина Әдилә Ольга Ильяс Алсу Сабина Салават Искәндәр Миләүшә Диана Ангелина Марианна Рәилә Динислам Исемнәр бакчасында



Предварительный просмотр:

         Минем педагоглык осталыгым

                                    Эссе

             Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы

Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы минем һөнәрем.

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар дип, уза көннәрем.

Мин укытучының хезмәтен агач белән чагыштырыр идем. Агач аска да, өскә дә үсә. Ул аска-җиргә, тирәнгәрәк тамырларын җәеп җибәрә. Тамырлары тирәнгәрәк үтеп кергән саен, өскә дә ныграк күтәрелә.

    Мәктәп – безнең тамырыбыз. Баланың белеме нык, яхшы булса, киләчәктә хыялларын тормышка ашыру да җиңел булыр. Ә өскә, белем үрләренә күтәрелгәндә балалар өчен укытучы – сабыйларның җанын җылытып, педагогик сәләте, психологик осталыгы белән аларга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче остаз.

  Үзем башлангыч сыйныфларда укыганда укытучыны, беренче чиратта, бөтен нәрсәне дә булдыра ала торган, ниндидер фантастик көчкә, иң зур хөрмәткә һәм дәрәҗәгә ия булган кеше дип күз алдыма китерә идем.

   Мин Ютазы районы Кәрәкәшле авылында белем алдым. Бер гасырлык тарихы булган Кәрәкәшле мәктәбен язучы Рафаэль Мостафин юкка гына “Кече академия” дип атамаган. Чөнки туган авылым Кәрәкәшле – галимнәр ватаны. Безнең авылдан 17 галим, 131 атказанган кеше чыккан. Галимнәр Мирфатыйх Зәкиев, Нариман Хаҗипов, Фәһимә Хисамова, Нил Габбасов, Әнвәр Шәрипов, Илбарис Надиров һәм башкалар – барысы да Кәрәкәшле мәктәбендә белем алган. Ә мәктәпнең тарихы исә 1907 нче елга барып тоташа...

   Балачак хыяллары мине Алабуга дәүләт педагогия институтының педагогия факультетына алып килде. Аны уңышлы гына тәмамлап, кулга диплом алып, туган ягыма эшкә кайттым. Мин педагогик эшчәнлегемне башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башладым. Хезмәтемнең бу еллары миңа тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итте. Ә кечкенәдән үк туган телемне ярату, әдәбият белән кызыксыну мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга дигән ныклы карарга китерде. Һәм бүгенге көндә мин - Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 30 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ике югары педагогик белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

    Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысына мәктәптә аеруча зур бурычлар йөкләнә, чөнки ул белем бирүне милли тәрбия белән дә үреп барырга тиеш, нәкъ менә ул татар балаларында милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияләргә бурычлы. Шуңа күрә бүгенге көн укытучысы тирән белемле, һәрьяктан гармоник үсешкә ия булырга тиеш. Ул үз фәне буенча укучының теләсә нинди соравына да җавап бирергә әзер булырга, башка өлкәләрдә дә хәбәрдар булып, төрле темага сөйләшә һәм әңгәмә кора белергә тиеш.

    Замана үзгәреп тора. 30 ел мәктәптә эшләү чорында мәгариф системасында бик күп үзгәрешләр, яңалыклар булды. Ләкин укыту процессы никадәр үзгәрсә дә, бала белән турыдан-туры аралашу, җанлы сөйләшү – зарур. Чөнки бернинди техник чаралар да укытучының җанлы-эмоциональ сүзен алыштыра, балага рухи-әхлак тәрбиясе бирә алмый.

  Интернет бүгенге көн өчен кирәкле мәгълүмат чарасы булса да, мин үзем күбрәк китап-журнал уку, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында. Укучыларымны да шуңа өйрәттем. Нәтиҗәләре дә озак көттермәде – бик күп укучыларым районкүләм, Республика һәм Бөтенроссиякүләм бәйгеләрдә уңышларга ирештеләр. Мәсәлән, Гафиятуллина Әдилә Казан Федераль университеты үткәргән “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә 3 ел рәттән дипломант булды. Әдиләнең доклад өчен әзерләгән темалары да кызыксыну уятырлык иде:  «Азнакай төбәге авылларының топонимиясе”, «Халык педагогикасында зәвык тәрбиясе» “Татар фамилияләренең ясалыш үзенчәлекләре”.

 Ә “Марсель Галиев исемендәге Беренче Республикакүләм  укулар”да укучым Зиннурова Диләрә 3 нче призлы урынга лаек булды. Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган Арча районы Яңа Кырлай авылында уздырылган “Без – Тукайлы халык” IV Республикакүләм Тукай укуларында укучым Әхмәтшина Азалия дипломант булды.

 Укучыларымны сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә дә өйрәтәм. Нәтиҗәләребез дә куанычлы:  “Туган телем – серле тел” исемле Республикакүләм бәйгедә укучыларым Сафина Азалия 1 нче дәрәҗә, Мәхмүтова Гүзәл 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Сафина Азалия шулай ук Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесенең “Нәфис сүз” номинациясендә дипломант булып, гала-концертта чыгыш ясады.  Азалия  халкыбызның  сөекле шагыйре Г. Тукай иҗаты белән дә кызыксына.  “Без – Тукайлы халык” исемендәге IV Республика конкурсында һәм «Тукай замандашлары» исемендәге V Бөтенроссиякүләм сәнгатьле сөйләм бәйгесендә дипломант булды. “Моң чишмәсе” исемендәге татар сәнгатенең региональ фестиваль-конкурсында 1 дәрәҗә дипломант булды.

Укучыларым арасында каләм тибрәтүчеләр дә бар. “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә укучым Хафизова Нәргизә диплом белән бүләкләнде. Ә Клара апа Булатова премиясен тапшыру конкурсында Тинбакова Рәйлә катнашучы дипломына ия булды.

2015 нче елда Борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләренә багышлап укучылар арасында үткәрелгән Республикакүләм рәсем конкурсында укучым Вәлиева Гүзәл 1 нче дәрәҗә дипломга ия булды. Бүләкләнү дә истә калырлык булды, чөнки дипломны һәм рәхмәт хатын Минтимер Шәймиев һәм мәгариф министры Энгель Нәвәп улы Фәттахов Казан Кремлендә тапшырдылар.

Бик күп укучыларым районда  үткәрелгән конференция һәм бәйгеләрдә актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

Үзем дә, укытучы һәм сыйныф җитәкчесе буларак, һәрвакыт эзләнүдә. 2014 нче елда Халыкара фәнни-гамәли конференциядә алган почет грамотасы, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең дипломы, 2015 нче елда X Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесендә алган Рәхмәт хаты, “Моң чишмәсе” исемендәге татар сәнгатенең региональ фестиваль-конкурсының Рәхмәт хаты, 2016 нчы елда “Тукай укулары” исемле Республикакүләм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясенең дипломы, “Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен” дип бирелгән Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгының Мактау Грамотасы (2013), “Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә нәтиҗәле хезмәте өчен” дип бирелгән Азнакай муниципаль район башлыгының Мактау Грамотасы (2015) соңгы еллардагы тырыш хезмәтемнең нәтиҗәләре.

Ирешкән уңышлар белән генә канәгатьләнеп калмыйча, мин бүген дә хезмәтемнең алгы сафында. 2014 нче елда “Ачык дәресләргә анализ” исемле район семинарында яшь укытучылар алдында «Фигыльләрне кабатлау» темасына ачык дәрес биреп,  2016 нчы елның август конференциясендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларына “Татар теле дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү алымнары” темасына мастер-класс күрсәтеп, эш тәҗрибәм белән уртаклаштым. Шул ук елның ноябрь аенда шәһәребезнең 6 нчы мәктәбе базасында “Федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында заманча дәрес” дигән темага багышлап үткәрелгән директорларның Төбәкара семинарында “БРТ әзерлек чорында Тукай мәсәлләрен куллану” темасына 9 нчы сыйныф укучылары белән мастер-класс үткәрдем. 

Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларым белән дәрестән тыш төрле чаралар үткәрәм. Якташыбыз Илдус абый Гыйләҗев белән очрашу, “Исемең матур, кемнәр куйган?”, “Гаилә бәйрәме”, “Чәй яны – гаилә җаны” һәм башка төрле кичәләрдә ата-аналар да катнашып, туган телебезнең сафлыгына сокланып, балаларының ана телен яратып өйрәнүләренә шатланалар. Ә Казанга барып, Камал һәм Тинчурин театрларында караган спектакльләр, Петербург шәһәренә экскурсия укучыларымның хәтерләрендә озак сакланыр дип уйлыйм.

Йомгаклап шуны әйтәм, укытучы исемен һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, иман кирәк.

Укытучы! Ул бала күңелендә игелекле, гаҗәп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала. 


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Согласия участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» на обработку персональных данных.

                                                                         Заместителю Премьер-министра

                                                          Республики  Татарстан

                                                                        Министру образования и науки

                                                         Республики Татарстан

                                               Э. Н. Фаттахову

                                                                    от учителя татарского языка и

                                                                         литературы МБОУ «СОШ №7 г.

      Азнакаево» Фазлыевой Гульфины

Нашатовны

                                             Согласие

                         на обработку персональных данных

      Я, Фазлыева Гульфина Нашатовна, в соответствии со статьей 9 Федерального закона от 27 июля 2006 года № 152-ФЗ «О персональных данных» даю согласие Министерству образования и науки РТ, расположенному по адресу: город Казань, ул. Кремлевская, дом 9 на обработку моих персональных данных.

      Я уведомлен и понимаю, что под обработкой персональных данных подразумевается сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), использование, распространение (в том числе передачу), обезличивание, блокирование, уничтожение и любые другие действия (операции) с персональными данными.

     Также под персональными данными подразумевается любая информация, имеющая ко мне отношение как к субъекту персональных данных, в том числе его фамилия, имя, отчество, дата и место рождения, адрес проживания и любая другая информация.

     Порядок отзыва согласия на обработку персональных данных мне известен.

     Подпись: Фазлыева /Фазлыева Гульфина Нашатовна/

        13 февраля 2017 г.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Эшне башкаручы: Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минем туган ягым, мәктәбем, яраткан хезмәтем

Слайд 2

Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бу тормышта минем адымым нык, Укытучы минем һөнәрем. Бар көчемне, талантымны биреп, Балалар дип, уза көннәрем.

Слайд 3

Кәрәкәшле авылы мәктәбе – “Кече академия”

Слайд 4

Хезмәт куйган мәктәбем Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбендә 199 0 нчы елдан эшлим. Гомуми эш стажым – 29 ел.

Слайд 5

“Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция

Слайд 6

“Марсель Галиев исемендәге Беренче Республикакүләм укулар”

Слайд 7

“Туган телем – серле тел” исемле Республикакүләм бәйге

Слайд 8

“Без – Тукайлы халык” исемендәге IV Республика конкурсы һәм «Тукай замандашлары» исемендәге V Бөтенроссиякүләм сәнгатьле сөйләм бәйгесе

Слайд 9

Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе

Слайд 10

IV Республикакүләм Тукай укуларында. Арча районы Яңа Кырлай мәктәбе

Слайд 11

“Моң чишмәсе” исемендәге татар сәнгатенең региональ фестиваль-конкурсы

Слайд 12

“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе

Слайд 13

Борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләренә багышлап укучылар арасында үткәрелгән Республикакүләм рәсем конкурсында бүләкләнү мизгелләре

Слайд 14

Районда үткәрелгән конференция һәм бәйге нәтиҗәләре “ Туган ягым йолдызлары” исемендәге яш ьл әрнең II муниципаль эзләнү- тикшеренү конферен циясе (2013), 1 урын, Зиннурова Диләрә; Туган тел көне уңаеннан уздырылган район рәсемнәр бәйгесе (2013, 2014), 2 урын, Тинбакова Рәйлә; Каюм Насыйри исемендәге яш ьл әрнең XI Төбәкара фәнни-тикшеренү укуларының муни ципаль этабы (2014), 2 урын, Гафиятуллина Әдилә; Туган тел көне уңаеннан уздырылган район рәсемнәр бәйгесе (2014), 3 урын, Сәлимова Самира; “Туган як серләре” исемендәге Республикакүләм туган якны өйрәнү экспеди циясене ң район этабы (2014), 3 урын, Вәлиева Гүзәл; “Ветеран оныклары Җиңүне ясыйлар!” исемле III Республикакүләм рәсем бәйгесенең муни ципаль этабы (2015), 1 урын, Вәлиева Гүзәл; “Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз” исемле укучыларның III эзләнү- тикшеренү конферен циясе (2015), 1 урын , Әхмәтшина Азалия; «Минем яраткан укытучым » исемле IV Республика конкурсының муни ципаль этабы (2015), 3 урын, Сафина Азалия; Г. Тукай исемендәге VI Бөтенроссия сәнгат ьле сөйләм бәйгесенең муни ципаль этабы (2016), 1 урын, Сафина Азалия.

Слайд 15

Уңышларым... Яш ь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күп ь еллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Мактау Грамотасы (2013), Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яш ь тулу уңаеннан Азнакай муниципаль районы башлыгының Мактау Грамотасы (2015)

Слайд 16

Эзләнү, табышларым... I Республикакүләм Марсел ь Галиев укулары (2014), 1 нче дәрәҗә диплом; Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе (2014), дипломант; РФ һәм ТР мәдәният елы уңаеннан үткәрелгән Халыкара фәнни-гамәли конференция (2014), почет грамотасы; X Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе (2015), Рәхмәт хаты; “Моң чишмәсе” исемендәге татар сәнгатенең региональ фестиваль-конкурсы (2016), Рәхмәт хаты; “Тукай укулары” исемле Республикакүләм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясе (2016), диплом.

Слайд 17

Истәлекле мизгелләр... Унберләремне олы тормышка озатам...

Слайд 18

2016 нчы елның апреле. Казанның Г. Тукай музеенда бүләкләнү мизгелләре

Слайд 19

2014 нче елның апреле. Азнакайда узган “Марсель Галиев исемендәге Беренче Республикакүләм укулары”

Слайд 20

2016 нчы елның август конференциясе. “Татар теле дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү алымнары” темасына мастер-класс

Слайд 21

Азнакай шәһәре 6 нчы мәктәп базасында “Федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында заманча дәрес” дигән темага багышлап үткәрелгән директорларның Төбәкара семинары. “БРТ әзерлек чорында Тукай мәсәлләрен куллану” темасына 9 нчы сыйныф укучылары белән мастер-класс

Слайд 22

Укытучы ул - бала өчен игелекле, гаҗәп кешелекле, якты күңелле җан, тормышының остазы.

Слайд 23

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

    Заявка на участие  в Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел»

Район (город), регион

Юридический адрес  общеобразовательной организации, адрес, телефон

ФИО учителя (полностью), контактный телефон

Информация об учителе (должность, квал. категория, общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте)

Ссылка на школьный (личный)сайт, где размещены материалы

Республика Татарстан,

г. Азнакаево

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 г. Азнакаево» Азнакаевского муниципального района РТ.

Адрес: г. Азнакаево, ул. М. Хасанова, 24.

Телефон: (88592)7-64-86

Фазлыева Гульфина Нашатовна

89178943389

Учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории.

Общий стаж работы 29 лет.

Стаж работы на последнем рабочем месте 26 лет

http://nsportal.ru/fazlyeva-gulfina-nashatovna


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: