Даутова Роза Мугайяровна

Таныш булыйк. Мин- Даутова Роза Мугайяр кызы.Татарстан Республикасы Сарман районы  Кэужияк  мәктәбендә татар теле һәм әдбиятыннан белем бирәм. Бу мәктәптә эшләвемә мин бик шатмын. 

 Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү    миңа зур бурычлар йөкли. Балаларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

       Тәҗрибәм артык зур булмаса да, инде үз ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешем бар. Тел ул- байлык. Аны кулланырга өйрәтү- минем максатым. Укучыларымны татар телен яратырга,  аның матурлыгын сиземләргә өйрәтергә  тырышам. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш.  Шуңа күрә  мин, һәр укучыма аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам. 

Добавить запись

Защита от спам-роботов