Главные вкладки
Вагизова Гузель Ильдусовна
сайт учителя татарского языка и литературы
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: инновационная деятельность
Увлечения: чтение книг, вязание
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: с.Базарные Матаки, Алькеевский район
Место работы: МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/vagizovaguzel
Үземнең бу сайтымда татар теле һәм әдәбияттан дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чаралар эшкәртмәләре һәм презентацияләр тәкъдим итәм. Шулай ук башка татар теле укытучылары белән педагогик тәҗрибә белән уртаклашасым килә.

О себе
Мин - Вагизова Гүзәл Илдус кызы 1980 нче елны Әлки районы Базарлы Матак авылында тудым. 1997 нче елны Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамладым. Казан дәүләт педагогика университетының татар теле филологиясендә белем алдым. 2002 нче елны университетны тәмамлагач, туган ягыма кайтып Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә эшкә урнаштым. Хәзерге вакытта гимназиядә эшлим: татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытам. Үз эшемне, укучыларны бик яратам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Мәктәптә укыган чорда үземнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы татар әдәбиятына зур кызыксыну уятты , аңа мин моның өчен зур рәхмәтлемен. Иң яраткан язучым ул- Әмирхан Еники. "Әйтелмәгән васыять" әсәре бигрәк тә күңелемә якын булды. Бу әсәр аша газиз әниләребезне ярату, хөрмәт итү, оныклары белән якын мөнәсәбләр булдыру һәм беркайчан да аларны рәнҗетмичә кадерләп яшәргә кирәклеген һәрчак балаларыма һәм укучыларыма аңлатып киләм. Әти-әниләр исән чакта без иң бәхетле кешеләр булабыз икән. Тик аларны югалткач кына без моның асылына чын-чынлап төшенәбез.

Мой взгляд на мир
Бүгенге тормышыбыз һәрдаим үзгәреп тора. көн саен ниндидер яңалык ишетеп торабыз. Мәгариф өлкәсендә дә яңалыклар бик күп. Тормышта үз урыныңны табу һәм кирәкле кеше булырга тырышырга кирәк. Тормышларыбыз тыныч һәм имин булса, без барлык яңалыкларны, үзгәрешләрне кабул итеп аларны аңларга һәм тормышка ашырырга тырышырбыз.

Мои достижения
Мин гимназиядә эшләү дәверендә күп кенә ачык дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар күрсәттем. Укучыларым мәктәп һәм район олимпиадаларында катнашалар. Шулай ук ел саен КФУ олимпиадаларында катнашабыз. Үзем 1нче категориягә ия.

Моё портфолио
Үземнең портфолиода кызыклы дәрес эшкәртмәләре һәм дәрестән тыш чаралар эшкәртмәләре урын ала. Дәресләргә төрле тармаклар буенча тест һәм грамматик бирем үрнәкләре, ДЙА материаллары тәкъдим итәм. Шулай ук дәрес презентацияләре лә урын алып торачак. Үземнең сыйныфым белән үткәрелгән сыйныф сәгатьләре дә урын алачак.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты