"Тел дигән дәрья бар"
план-конспект занятия (8 класс) по теме

Вагизова Гузель Ильдусовна

Бу  татар теле һәм әдәбияттан дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. Ул үз эченнә лексика һәм грамматиканы ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_tel_dign_drya_bar11.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Тел дигән дәрья бар.

Максат : Туган телебезнең байлыгын, матурлыгын, гүзәллеген, фикри тирәнлеген күрсәтү.

               Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

                Туган телебезгә, халкыбызның гореф- гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар, карточкалар, биремнәр, гәзит.

        

КВН ның барышы

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белемле чумып алыр,

Белмәгән карап калыр.

Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар. Без бүген туган телебез- татар теленә багышланган КВНга җыелдык. Бәйрәмебездәике команда көч сынашачак : “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар”. Безнең туган телебез гаять бай һәм өйрәнү өчен кызыклы һәм файдалы. Туган телебезне без яратырга һәм сакларга тиешбез. Бүген без сезне тылсымлы тел дөньясына алып керербез, аның байлыгын аңларга ярдәм итәрбез. Хәзер татар теленә багышланган кичәне башлыйбыз.

 

   Сәламлау.

Командаларның бер- берсен сәламләве.

2 тур.

 1. Табышмак әйтешү башлана.

Ишектән керә-

Түргә менеп утыра.

Ул нәрсә? ( суык).

Киеме аның ак тун,

Үзе бөдрә булса да,

Бөдрә чәче юк аның.

(каен)

Утсыз да ул яндыра

Корт чаккандай эз калдыра.

Үсә койма буенда

Гел чагудыр уенда.

(кычыткан).

Чакырдылар, дәштеләр,

Барган идем качтылар.

Ул нәрсә? (яңгыр).

 2. Оста сүз төзүче.

Сандугачкай сүзеннән күбрәк итеп сүз язарга. Сүзне чиратлашып әйтәбез, кайсы командада туктап кала, шул команда оттыра, ә икенче команда җиңә.

 3.Мәкальләрнең ахрын дәвам ит.  

       Зирәкләр

Күршең үзеңнән ......................(яхшырак булсын)

Ана күңеле балада....................(бала күңеле далада)

Җиде тапкыр үлчә....................(бер кат кис)

Аз сөйлә......................................(күп эшлә)

Алдан кычкырган күкенең........(башы ярыла)

Кунак булсаң..............................(тыйнак бул)

        Тапкырлар

Сөйдергән дә тел........................(биздергән дә тел)

Йөз сум акчаң булганчы............(йөз дустың булсын)

Калган эшкә..................................(кар ява)

Һөнәрле үлмәс..............................(һөнәрсез көн күрмәс)

Ни чәчсәң.......................................(шуны урырсың)

Аерылганны аю ашар,бүленгәнне....(бүре ашар)

3 тур. Капитаннар ярышы.

1.Фразеологизмнарныңмәгнәләрен бер сүз белән әйтү.

1. Балавыз сыгу – елау

2. Чебеннән фил ясау – арттыру

3. Баш вату – уйлау

4. Ике тамчы су кебек –охшаш

5. Баштан чыгарып ташлау – оныту

6. Күз ачып йомганчы – бик тиз

7. Күзгә төтен җибәрү – алдау

8. Чәчләр үрә тору – курку

9. Теш тешкә тимәү – туңу

10. Авыз салу – үпкәләү

2. Җөмләнең баш кисәкләрен табу.

1. Синдә генә шулай ай елмая

     Синдә генә шундый таң ата.

2. Бер кыз бала җыр чыгарган

    Багышлап әнисенә.

3. Челтер- челтер, челтер- челтер

     Болында челтер чишмә ага.

4. Кәкүк кычкыра урманда яз җиткәч,

    Җир яшәргән, кырларда гөл үскән.

5. Балалар, вакытында уйнагыз

    Җырлагыз, биегез, көлегез.

( Ике капитанга да шул ук биремле карточкалар бирелә, кайсы тизрәк эшли шул җиңә).

Музыкаль тәнәфес.

4 тур. Кроссворд чишү.

Тукай

Кушлавыч

Тамыр

Заман

Рәвеш

Табышмак

Килеш

Дәүли

Чирмешән

Сораулар:

  1. Татар халкының бөек шагыйре.
  2.  Г. Тукай туган авыл.
  3. Сүзнең мәгнәле кисәге.
  4. Фигыльнең төрләнү бер ысулы.
  5. Мөстәкыйл сүз төркеме.
  6. Татар халык авыз иҗатының бер төре.
  7. Исемнәрнең төрләнү бер ысулы.
  8. Безнең якташ язучыбыз.
  9. Әлки районындагы елга.

2.Синонимнарның парын табу.

Алфавит            боерык                  Укытучы                 өлкән

Ут                       сабак                     Дус                          кардәш

      Чиста                  адәм                      Йөгерү                    чабу

Батыр                  әлифба                  Матур                     автор

Әмер                    табиб                    Елау                        мөгалим

Кеше                    баһадир                Язучы                     борынгы

Доктор                 пөхтә                     Иске                       күз яше түгү

Кызыл                  ялкын                    Олы                       иптәш

Дәрес                    ал                          Туган                     чибәр

Ике командага да карточкаларда язылган сүзләр бирелә. Беренче команда үзенең карточкасы буенча беренче сүзне укый, ә икенче команда үзенең карточасы буенча инонимын табарга тиеш. Аннары икенче командадан бер уйнаучы сүз укый, ә беренче команда синонимын эзли.

3. Исемнәр язу.

Һәрбер  команда алтышар чын татар исеме язарга тиеш.

5 тур.

1.Кызыклы грамматика.

      Буталчык җөмләләр язылган карточкалар ике командага да бирелә. Һәр ике команда          җөмләләрне дөрес тәртиптә урнаштырырга тиеш.

  1. Тот китабыңны дөрес укыганда.

( Укыганда китабыңны дөрес тот)

  1. Шәһәргә китте өчен алыр Наилә әйберләр.

( Наилә әйберләр алыр өчен шәһәргә китте).

  1. Экскурсиягә бармады күрә Азат авырганга.

( Авырганга күрә Азат эксурсиягә бармады).

  1. Чит авыллар, шәһәрләр мин  аша уздым.

( Мин чит авыллар, шәһәрләр аша уздым).

  1. Нәкый буларак бик тиз музыкант үсә.

( Нәкый музыкант буларак бик тиз үсә).

2. Кем тизрәк?

Аның асылы булып сорауларга җавап тизрәк әйтү тора.

  1. Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар? (7)
  2. Нинди ояда беркайчан да йомырка булмый? (синонимнар оясында)
  3. Татарстанның кайсы шәһәрен табада кыздырып була? (Алабуга)
  4. Сүзләр ясауда, аларның мәгънәләрен үзгәртүдә катнаша торган кисәк? (кушымча)
  5. Татар телендә җөмләнең нинди кисәкләре бар? (баш, иярчен)
  6. Җиде үрдәк оча, өчесен атып төшерәләр, ничә үрдәк кала? ( өч кала, калганнары оча)
  7. Дүрт шәм янып тора, өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала? (өч шәм кала, берсе янып бетә)
  8. Күлмәкне икегә аерсаң нәрсә була? (күл – мәк)
  9. Нинди сүздә алты н хәрефе бар? (алтын)
  10. Утыз я хәрефеннән торган кеше исеме ничек була? (Зоя)
  11. Әбидә бер, бабайда ике? ( б хәрефе)
  12. Кайсы ике нотага нинди тартык аваз кушкач, ике зат алмашлыгы килеп чыга? (ми-н,си-н)

3. Оста шигырь белүче.

Шигырьләрдән өзекләр укыла, аның исеме һәм шагыйре әйтелергә тиеш.

  1. И, сабыйлар! Эшләгез сез иң мөкатдәс нәрсә эш.

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.(“Эшкә өндәү”, Г.Тукай)

  1. Дөнья мине үзгәртте

Еламаска өйрәтте

Күлмәк җиңен ертасымы

Бәйлисе бар йөрәкне.(“Кайсыгызның кулы җылы “.Х. Туфан)

  1. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным тәнем белән.(“ Туган авыл”, Г. Тукай)

  1. Юк, кирәкми мин, өйрәнмим, минем уйныйсым килә.

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.( “Кызыклы шәкерт”, Г.Тукай)

  1. Кызыклы мозаика.

Ике командага да карточкалар бирелә, шуны тутырырга кирәк була.

“Зирәкләр” командасына

“ М” хәрефенә башланган исемнәр, фамилияләр язарга.

Шәһәр-

Елга-

Район-

Чәчәк-

Әдәби әсәр-

Шагыйрь-

Хайван-

Үсемлек-

Композитор-

Авыл-

“Тапкырлар” командасына “А” хәрефеннән башланган иснмнәр, фамилияләр язарга .

    Йомгаклау.

( Нәтиҗәләр)

Безнең туган телебез гаять бай һәм матур. Юкка гына мәшһүр галимебез, мәъгрифәтче К. Насыйри: “ Туган телнең серләрен өйрәнү- бөек эш ул”,- димәгәндер. Хәзер тел турында нинди мәкаль- әйтемнәр таптыгыз икән, шулар белән танышып үтик.

Зирәкләр. Телләр белгән- илләр белгән. Тел- күңел көзгесе. Теле барның- юлы бар.

Тапкырлар. Татлы сүз- җан азыгы. Теле- күңел көзгесе. Тел- белемнең ачкычы, акылның бачкычы.

Жюри нәтиҗә ясый. Бөек шәһесләрнең тел турында әйткән канатлы һәм хикмәтле сүзләре:

  • Һәр културалы кешенең ике төрле теле бар: шуларның берсе анасыннан өйрәнелгән тел.( К. Насыйри).
  • Тел халыкның акылын, гореф- гадәтләрен, дөняга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең ллар буенча үзенә сеңдереп килеп, безнең заманнарга җиткергән чикчез кадерле хәзинә.( Г. Бәширов).

Балалар, татар теленең байлыгын өйрәнүне дәвам итик. Аның матурлыгына, сафлыгына, байлыгына сокланып, горурланып карыйк. Һәм инде, әлбәттә, бер- беребезгә җылы мөнәсәбәтләрне саклыйк. Сау булыгыз, балалар. Шуның белән безнең кичәбез тәмам.