Валиева Майсара Насртдиновна

учитель татарского языка и литературы

Идеалсыз кеше - имансыз кеше

Профессия: преподаватель

Профессиональные интересы: театр

Увлечения: написание стихов

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Казань

Место работы: Муниципальное образовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа № 24 с углублённым изучением отдельных предметов Приволжского района г.Казани

Звание, ученая степень: Высшая квалификационная категория

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/valieva-maysara-nasrtdinovna
Всегда вперед!!! Һәрвакыт алга, яңа үрләргә омтылыйк, дуслар!
Минемчә.


Както  на  дороге   валялась  Совесть, оплёванная, затоптанная  ногами  пешеходов, которым  не досуг  было  призреть  её. Они  спешили  перегнать   друг  друга, чтобы  волей-неволей    поймать  налету  кусок, по-свойски  обмануть  ближнего,  по-пусто  понаушничать,  кого-нибудь  начерно  оклеветать, во время  польстить,  на показ  сыграть  хорошую  роль.

  Настрадалась  Совесть  досыта. Кое-как  на день-другой   найдёт  себе  хозяина:  сначало  кабатчика, потом  купца, но они, не выдержив  её  суда, запросто  выбрасывали  бедняжку  куда-нибудь  прочь.

"Сделай  по  моему, Господи, - в сердцах  взмолилась  она, - отыщи  мне  маленькое  дитя, раствори  меня  в  нём - и  исчезнут на веки  вечные  все неправды  и насилия.

 Намус, вөҗдан - сүзләре  белән    укытучы  сүзе  туры  килә. 

   Укытучы  хезмәте  иҗади  һәм катлаулы, шул  ук  вакытта  бик  кызыклы  да. 

Кайчакта  бик  арып  өйгә  кайткач, башыма  түбәндәге  уйлар  килә: "Минем  аруым  да  рәхәтлек  бирә  бит. Дәресләрдә  укучылар  белән  аралашу, уңай  тәэсирләр, кичерешләр,  күпме  күңел  җылылыгы! Һәрвакыт  класска  кергәндә,  минем  күңелемне  шатлык хисе  били. Һәр  укучыны  күздән  кичереп, күңелемнән  уйлыйм. Сезнең  дөньяда  булуыгыз  минем  өчен  зур  бәхет. Матурлар, мәһабәт  буйлы, акыллы, күңелгә  бик  якыннар. Ходайга  шөкер, барысы да  исән-сау, сезнең  белән  шатлыкларыбызны  бергә  уртаклашып, авырлыкларны  җиңел  үткәреребез..."

  Минем  өчен  укытучы - һөнәр  генә, җәмгыятьтәге  урын, мавыккан  эш  кенә  түгел, минем  өчен  укытучы - бөтен  тормышымның  мәгънәсе. Мин  укытучы  булып  эшләмим, укытучы  булып  яшим. Укытучы  булу  миңа  бик  ошый. Минемчә, балалар  белән  эшләү - зур  бәхет  ул. Алар  гына  риясыз  ярата, шул  яратулары  белән  укытучыга  канат  куя, илһамландыра, ышаныч  тудыра ала. Мин  укучыларым  белән  очрашуны  көтәм, әзерләнәм, аралашу  өчен  тиешле  сүзләр  сайлыйм. Минем  бар  эшчәнлегем  алар  өчен  генә. Укучылар  белән  аралашу  миңа  чиксез  шатлык, рәхәтлек  китерә, чөнки  мин  аларга, алар  миңа  кирәк. Укытучы    үзенең  укучысын  хөрмәт  белән  җавап  бирерләр. Педагог  үзенең  мин-минлеген, ачу-үпкәләрен  арткы  планга  куеп, укучы  белән чын  күңелдән, ачыктан - ачык  сөйләшергә  тиеш  дип уйлыйм. Юкка  гына  укучы  белән  чын  күңелдән, ачыктан-ачык  сөйләшергә  тиеш  дип  уйлыйм. Юкка  гына   табигать  кешеләргә  бөек  аралашу  коралы - телне  бирмәгән  бит. "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел". Яхшы  сүзнең  көче  могҗизалар  тудыра. Кайвакытта  укучыларга  икеле  куясы, тәртипсез  булганнары  өчен  әти-әниләрен  чакыртасы, көндәлекләренә  язасы  килеп  китә, ләкин шул  мизгелдә  күңелгә: "Мин - укытучы. Минем  укучыларымның  уңышлары  миннән  тора. Укучы  белән уртак  тел  тапмасам, минем  өчен  аны  директор  да, аның  урынбасарлары  да  эшләп  бетерә  алмаячаклар. Әгәр  укучы  үзен  шулай  тота  икән, димәк  аңа  педагогик, психологик  ярдәм, минем  ярдәмем  кирәк". Укытучы  үзенең  укучыларын аңларга  һәм гафу  итә  белергә  тиеш.

  Еш  кына  күзләремне  йомгач, күз  алдыма  укучыларым   килә. Алар  миңа  карап,  нәрсәдер  көтәләр. Нәрсә? Яхшылыкмы, яманлыкмы? Үзләрен  аңлаунымы? Балаларның  күзләрендә - бөтен бер  дөньяны  күрергә мөмкин. Аларны  укый  белү - бу  укытучының  бурычы!  Мин  укучыларымның  үзләренең  татар  милләтеннән  булулары  белән  горурланып, шәхес  буларак  нык, ышанычлы  адымнар  белән атлаучы  кешеләр  булуларын  телим.

     Бәлки, дөньяда  барлык кешеләрнең  бар  яктан  да  камилләшкән  булуларын  өмет  итү  хыял  гынадыр, ләкин  чын  укытучы  ул  хыялсыз  яши  алмый. Минем  укучым - бу  гади  генә  укучы  түгел, ул  кызыксынучан, таләпчән, татар  халкының  горурлыгы  булырлык  күпкырлы  шәхес, туган  телен  дәверләргә  алып  баручы  кеше. Менә  шундый  минем  педагогик  фәлсәфәм.

О себе

 Учительница  татарского  языка  и литературы! Работаю в русских  группах. ЕГЭ  сдала  на 96 баллов.  Дополнительно  работаю  ещё  мептодистом в ИМО ИМЦ  Приволжского  района города  Казани. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

    Не  бойтесь  читать  много!  Не  бойтесь  разбрасываться   в чтении! Прочитывайте  большое  количество  книг. Ведь  каждая  книга  открывает  мир! Чтение - это  включение  себя  в этот  мир.

  Относитесь  к  книге, как  к жизни. Читайте  её. Рассматривайте. Выискивайте  в ней  точное  знание. И идите  от  книги к книге. Ведь  книга - это только  дорога. 

Мой взгляд на мир

    Писать   о лесах  любимое  моё  занятие. Необыкновенно  важна  роль  леса  в  истории  народов  и  цивилизаций. Лес  дал  человеку  первые  орудия  труда  познакомил  с огнем. Лес   кормил  наших  преков  давал  им  кров  защищая  от  солнца  ветра  дождя  и мороза  спасая   от хищных  зверей.

   Лес  пока  продолжает  служить  человеку  свою  верную  службу. Однако  люди  давно  заметили  что  леса  на  земле  быстро  исчезают. Ученые   всего мира  проходят  к  общему  твёрдому  выводу  что  сокрощение  лесов  опасно!!!

Мои достижения

      Закончила  КГУ, ЧПУ.  Имею  высш. кв. категорию.  ЕГЭ  сдала на 96 бал. Имею  множественно  грамот, благ. пис.

Моё портфолио

Татар теле

Яхшылыкка, татулыкка

Өйрәтәсең  татар теле.

Олылаган  туган  илен

Хөрмәт  итәр  татар телен.

    Изге  гореф-гадәтләргә

    Бай  син  газиз  туган  телем.

   Иң  беренче  син  өйрәттең

   Әти  белән әни  сүзен.

Чит  телләрне  күп  белеп  тә

Белмәсәң  син  үз телеңне.

Туган  телсез  югалырсың

Булсаң  да  син  зур  белемле.

    Татар  телендә  көйләде

   Әнкәм  миңа  бишек җырын.

   Шуңа  күрә  мин  яратам

   Татар  көен, татар моңын.

Авыр  сынаулар  үтеп тә

җиңелмәдең  татар  теле

Теле  исән  милләт яши

Тел- кешенең күңел  күрке.

    И  туган  тел, и матур тел

   Горурланам  синең  белән.

    Иң  бәхетле  кеше  җирдә

    Илен  сөйгән, телен белгән.

Мои публикации:
Культура и искусство
Народная художественная культура
Образование и педагогика
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: