Мастер - класс
классный час на тему

Валиева  Майсара  Насртдиновна

 Үз-үземә мин - УКЫТУЧЫ!

Мин - укытучы! Укытучы - белем  нурларын  балаларга  өләшүче  изге  җан  иясе.

Яшь  буынга  белем һәм  тәрбия  бирү, аларны  саклау, туган  телеңне  үстерү - укытучыга  тапшырылмаган  изге  бурыч, шуңа  хыянәт  итмик!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master-klass.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

                       Мастер-класс

Хәерле көн телим барчагызга,

Белем иленә рәхим итегез.

Зур ачышлар, яңалыклар көтә

Җиң сызганып, әйдә, үтегез!

   Кеше-табигать тарафыннан яратылган искиткеч могҗиза. Үзенең тынгысызлыгы, гыйлемгә омтылуы белән күптөрле ачышларга, ирешеп булмастай тоелган биеклекләргә ирешкән. Бары белемле булганда гына табигатьнең гүзәллеген тулысынча бөтен йөрәгең белән тоя аласың. Мин сезне искиткеч мизгел- җәйге аланга чакырам. Табигатькә ямь биреп, безне сөендерер өчен 1 генә көн гомере булган күбәләк күпме шатлык китерә! Мин сезне хәзер шушы гүзәл могҗизаны ясарга өйрәтәм.

(оригами ясау)

- Менә әз генә вакыт эчендә нинди матур күбәләк ясарга өйрәндек. Сезнең нәрсәләргә өйрәнәсегез килә? Гомумән, нәрсәгә ирешәсегез килә?  Күбәләк канатына язып куегыз әле. (Әйтә-әйтә язалар).

- Нинди матур теләкләр, максатлар! Бу күбәләкләр сезне шул максатларга канатландырып, искә төшереп торсыннар.

 Хәсән Туфанның “Талантлы син кеше туганым” шигыреннән юллар белән танышып китик әле.

...Очрый һаман миңа юлларда

Илһам белән тулы йөрәкләр.

Йөрәк катнашмаган хезмәтләр

Юлыкмады миңа юлларда.

Илләр аша үткән елларда.

Талантлы син, Кеше туганым,

Сәләтле син һәрбер иҗатка.

Дөнья дигән бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың,

Талантлы син, Кеше туганым.

-Шигъри юллары белән Х.Туфан безгә нәрсә җиткерергә теләгән?

-Кеше башкарган һәр эш, хезмәт тырышлык, белем ярдәмендә туган,

- Кеше хезмәте белән дөнья алга бара, үсеш күзәтелә.  

Белемле булу өчен нинди сыйфатлар кирәк соң?

(йөрәк кисәкләргә бүленгән, бер ягына әлеге бирем, икенче ягына үзеңне үстерү өчен киңәшләр языла)

Чыгып укый баралар, төзиләр.

Нәтиҗә. Минем фикерләрем дә сезнең фикерләрегез белән аваздаш. 

- Димәк, зур уңышларга ирешү өчен, без биргән киңәшләр, кирәкле сыйфатларны сыйдырган, Х.Туфан әйткән кайнар йөрәк кирәк.

     Элек- электән халкыбыз белемле кешегә зур ихтирам белән караганнар. Бу мәкальләрдә ачык күренә. Мин мәкальләрнең яртысын элеп куям, яртысы - сездә. Үзегезгә тиешле мәкальне табып, икенче өлешен куюыгызны сорыйм.

(Мин укыйм, икенче яртысы кемдә дип сорыйм. Чыга баралар, беркетәләр).

-Гыйлем китапның эчендә дә, ... тышында да була.

-Гыйлемсез бер яши,... гыйлемле мең яши.

-Бәхетне юлдан эзләмә, ...белемнән эзлә.

-Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең

- Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау  гаеп.

    Әйе, гомер буе эзләнгәндә, тырышканда, үз-үзең өстендә эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Үзегездә туган хисләрне гадәти булмаган шигъри юлларга салып, синквейн төзик әле.

Синквейн.

Кеше

Белемле, тырыш

Уйлана, эзләнә, эшли

Кеше ачышларга омтылучан зат.

Укытучы

Кеше

Гадел, намуслы

Иҗат итә, эзли, ачыш ясый

Кеше дөньяны камилләштерергә тырыша.

Эзләнүче.

Кеше

Зыялы, тәрбияле

Белә, уйлана, эзләнә

Үз өстендә туктаусыз эшләүче.

Иҗатчы.

     Гаиләнең шатлыгы, туган иленең, дөньяның киләчәге булып сабый туа. Тәүге адымнар, тәүге ачышлар... Өмет чаткылары балкып торган бу күзләргә алдагы көнгә ышаныч, өмет, ялкын салыр зирәк мөгаллим. “Балачак- кеше гомеренең иң әһәмиятле чоры, киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, ә чып-чын мөстәкыйль  кабатланмас тормыш! Балачак елларында баланың кулларыннан җитәкләп кем алып барган , аның акылына һәм йөрәгенә әйләнә-торәдән нәрсә сеңгән, баланың бүгенге көндә нинди кеше булуы хәлиткеч дәрәҗәдә шуннан тора”,- ди  В.А.Сухомлинский. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул  Укытучы-Ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете.

Хәерле көн телим барчагызга,

Белем иленә рәхим итегез.

Зур ачышлар, яңалыклар көтә

Җиң сызганып, әйдә, үтегез!

   Кеше-табигать тарафыннан

яратылган искиткеч могҗиза.

Үзенең тынгысызлыгы, гыйлемгә

 омтылуы белән күптөрле ачышларга,

 ирешеп булмастай тоелган биеклекләргә

 ирешкән. Бары белемле булганда гына

 табигатьнең гүзәллеген тулысынча бөтен

 йөрәгең белән тоя аласың. Мин сезне

 искиткеч мизгел- җәйге аланга чакырам.

Табигатькә ямь биреп, безне сөендерер

 өчен 1 генә көн гомере булган күбәләк

күпме шатлык китерә! Мин сезне хәзер

 шушы гүзәл могҗизаны ясарга өйрәтәм.

 ...Очрый һаман миңа юлларда

Илһам белән тулы йөрәкләр.

Йөрәк катнашмаган хезмәтләр

Юлыкмады миңа юлларда.

Илләр аша үткән елларда.

Талантлы син, Кеше туганым,

Сәләтле син һәрбер иҗатка.

Дөнья дигән бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың,

Талантлы син, Кеше туганым.

Элек- электән халкыбыз белемле

кешегә зур ихтирам белән караганнар.

 Бу мәкальләрдә ачык күренә. Мин мәкальләрнең

 яртысын элеп куям, яртысы - сездә. Үзегезгә

 тиешле мәкальне табып, икенче өлешен

 куюыгызны сорыйм. (Мин укыйм, икенче

 яртысы кемдә дип сорыйм. Чыга баралар,

 беркетәләр).

-Гыйлем китапның эчендә дә, ... тышында да була.

-Гыйлемсез бер яши,... гыйлемле мең яши.

-Бәхетне юлдан эзләмә, ...белемнән эзлә.

-Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең

- Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау  гаеп.

    Әйе, гомер буе эзләнгәндә, тырышканда,

 үз-үзең өстендә эшләгәндә генә нәтиҗәләргә

 ирешергә мөмкин. Үзегездә туган хисләрне

 гадәти булмаган шигъри юлларга салып,

 синквейн төзик әле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс "В мире профессий. Операционная логистика" для школьников 8-11 класс

Мастер-класс разработан для ознакомления школьников с миром новых, современных профессий а так же подготовки школьников к сознательному выбору профессии, создание условий для успешной профориентации п...

Презентация мастер - класса (приложение к структуре мастер - класса) Тема: «Профессиональная и инфекционная безопасность медицинского персонала. Применение медицинских перчаток. Техника надевания стерильных перчаток»

Мастер - класс или обучающий тренинг предназначен для отработки практического навыка "Техника надевания стерильных перчаток" с целью повышения профессионального уровня и обмена опытом участн...

Мастер-класс на тему «Проблемы развития комплекса умений и навыков ученика класса специального фортепиано в свете предпрофессиональной подготовки».

Тема мастер-класса:«Проблемы развития комплекса умений и навыков ученика специального фортепиано в свете предпрофессиональной подготовки». Тип урока:Политематический....

МАСТЕР-КЛАСС ПО ПРОФЕССИИ 08.01.07 «МАСТЕР ОБЩЕСТРОИТЕЛЬНЫХ РАБОТ» КВАЛИФИКАЦИЯ: «КАМЕНЩИК»

Мастер-класс по теме "Кладка арочной перемычки", профессия 08.01.07 Мастер общестроительных работ (каменщик). ...

Методическая разработка Мастер-класс Посвященный празднованию 120-летия со дня основания лицея Для обучающихся первых и вторых курсов по специальности 43.02.11 «Гостиничный сервис» Тема мастер-класса «Анимация как способ повышения продаж гостиничного пр

Повышение эффективности образования, в соответствии с новыми образовательными стандартами, зависит от степени активной позиции студентов в учебном процессе. Преобразования требуют существенных перемен...