Валиева Зөлфия Нурулла кызы

Сайт учителя татарского языка и литературы

Живи активно, мысли позитивно.../Актив яшә,позитив уйла...

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: знания, полученные на филологическом факультете института, так и познания и практические навыки, приобретённые при повышении квалификации, проведении научной работы, организации учебного процесса и проведения уроков.

Увлечения: пишу стихи,люблю готовить,читаю литературу

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: пгт Актюбинский , Азнакаевский район

Место работы: МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №1 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/valieva-zulfiya-nurullovna
Туган тел ул тәндә, җанда калсын Ана сөте булып гомергә.
Илдар Юзеев.

 Мин – укытучы! Минем бурычым – гыйлемле, телен –илен хөрмәт итүче,тормышта югалып калмыйча, үз урынын таба алырдай  шәхес тәрбияләү.

О себе

Мин,Вәлиева Зөлфия Нурулла кызы – үземнең телемне, әдәбиятымны яраткан гап-гади туган тел һәм әдәбияты укытучысы. Бүгенге көндә Актүбә бистәсенең беренче мәктәбендә татар төркемнәрендә дәресләр алып барам.Эшем нәтиҗәле булсын өчен мин “Сәләтле балаларны үстерү” программасын төзим,бу өлкәдә эшне 5 нче сыйныфтан ук башлыйм һәм татар теле ,әдәбият белән кызыксынган балаларны күреп алырга тырышам. Эш дәверендә берничә принципка таянам. Аларның беренчесе –дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру .Икенчесе –дәресләрдә төрле алым һәм эш формалары куллану.Өченчесе – дәрестә укытучы-укучы дуслыгы булу да мөһим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Әпсәләмов. Ак чәчәкләр.

Мой взгляд на мир

Тормышка караш.

Кызыл җиләкләр өзмәдем, диеп,
Тормыш җиленә түзәрмен, диеп,
Тормышның үзен яшимен сөеп.
Наилә Әюпова

Мои достижения

Минем уңышларым

1.Мәгариф идарәсенең мактау грамотасы.

2.Республика бәйгесе "Сихәтләнү", Диплом, I урын.

3.Всероссийская онлайн олимпиада, посв., ко Дню родного языка "Язык моего сердца:праздник родных слов", Диплом победителя II степени.

4.Республикакүләм «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең Мәктәпләр бәйгесе, Диплом

 

Моё портфолио

Бәхет ул – үзең теләгән эшне башкару түгел,  ә ул эшне       яратып башкару дигән сүз. (И.С.Тургенев)

Мин, Зөлфия Нурулла кызы - яңа заман укытучысы. Кешенең ышаныч символы булып аның тормыш кредосы тора. Кредо сүзенең мәгънәсе “ышанам “ дигәнне белдерә. Мин  һәр баланың сәләтле булуына ышанам. Һәр бала үзенчә сәләтле. Педагог аңа ачылырга, барлык мөмкинлекләрен күрсәтергә булыша. Педагог буларак һәрчак балада булган һәр яхшылыкны күрергә, таба белергә, югалтмаска омтылам. Минем хезмәтемдә  иң уңдырышлы технологияләрнең берсе – тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе. Мин укучыны заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тотам. Мин балаларны яратам һәм аларны кызыксындыра беләм. Мин  һәрвакыт эзләнүдә.Укучылар белән бергәләп PREZI, kahoot, crosswordlabs, learningapps программаларын кулланып презентацияләр, кроссвордлар, тестлар эшлибез һәм чишәбез. Укучыда телне өйрәнүгә кызыксындыру арта. Цифрлы белем бирү ресурсларын куллану буенча  да тәҗрибәм зур.Төркемнәргә бүленеп эшләү бик отышлы, чөнки бу вакытта укучыда гомуми, бердәм эшкә тартылу, танып-белү эшчәнлеге үсә. Мин   дәрестән соңгы тормышта да һаман укучыларым белән бергә."Каһарман язучылар" дигән түгәрәккә укучыларым  теләп йөриләр, класстан тыш үткәрелә торган чараларда катнашып төрле сертификатлар, мактау хатлары алалар.Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Мин яңача фикерләүгә игътибар бирәм.Безнең дәресләр төрле формаларда (лекция, семинар, группаларда эшләү, уен элементлары белән) үтә. Дәресләрдә уңай эмоциональ  халәт булдырырга тырышам. Минем призваниям – мәктәп, укучылар.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы