• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Рәхмәт,Укытучым!

Опубликовано Валиева Зөлфия Нурулла кызы вкл 12.05.2024 - 13:21
Валиева Зөлфия Нурулла кызы
Автор: 
Фартдинов Нияз

Вәлиева Зөлфия Нурулла кызы -  милләтебезне чиксез хөрмәт итүче, үз телебезгә мөкиббән, гореф-гадәтләребезне яратучы һәм саклаучы, милли җыр-моңнарыбызга гашыйк, милләтебезнең киләчәге булсын дип, янып-көеп эшләп йөрүче укытучы ул...Сез иң гүзәл дә, иң тыйнак та, иң сабыр да, иң күркәм дә... Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучым ! Кайларда гына булсам да, Сез - минем кадерле укытучым булып, йөрәгем түрендә сакланырсыз....

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл f.niyaz_.docx309.9 КБ

Предварительный просмотр:

                                 

  • ВӘЛИЕВА   ЗӨЛФИЯ   НУРУЛЛА  кызы
  • Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
  • Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • I квалификацион категорияле укытучы
  • Белгечлеге буенча эш стажы: 38 ел

      Үзем иҗат иткән шигыремне аңа багышлыйм: Рәхмәт,Укытучым!

Бу дөньяда бик күп һөнәр:

Пешекче, төзүче, язучы, сатучы...

Тик син шуны онытма:

Аң-белем бирә - УКЫТУЧЫ.

Бүгенгедәй хәтеремдә

Булдым  мин дә - укучы.

Елмаеп каршы алдың

Минем тәүге укытучы.

Укытучым, нәни йөрәгемдә

Син телемә сөю уяттың.

Кулдан тотып язу серләренә,

Гыйлем дөньясына озаттың.

Үз балаңдай якын иде

Синең өчен һәр укучың.

Кирәк чакта әрләсәң дә

Чит-ятлардан безне якладың.

Киләчәктә хыялым бар-

Укытучы булырга.

Укыган мәктәбемә кайтып

Туган тел укытырга.

Рәхмәт әйтәм сиңа, УКЫТУЧЫМ...

Баш иямен синең каршыңда.

УКЫТУЧЫМ - гомер юнәлешем

Балкыйсың син күңел түрендә.


Поделиться:

Сказка "12 месяцев". История и современность

Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши

Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками

Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"

Каргопольская игрушка