Вазиева Ильсияр Фаритовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Бишектән ләхеткәчә гыйлемгә өйрән!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Учить детей добру, твоческому мышлению и самостоятельности

Увлечения: Компьютерная графика, дизайн

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Подгорный Байлар,Мензелинский район

Место работы: МБОУ" Подгорнобайларская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/vazieva-ilsiyar-faritovna
Кеше! Рәнҗетмә, таплама кешене, Салып утларга таптама кешене; Әгәр күрмим дисәң вөҗдан газабы – Газаплан, тик газаплама кешене.
Гомәр Хәйям

Мин яратам җаным-каным белән, туып-үскән газиз илемне!

Мин яратам кендек каным тамган, тәпи баскан туган җиремне.

Мин яратам Тукай илһам алган, “Әллүки”ле туган телемне.

Мин яратам кошлар канат каккан, тулган айлы зәңгәр күгемне!

                             И.Габдрахманов.

О себе

Хәрәкәт, үсеш, яңарыш... болар заман таләпләре.

Үзалдыңа олы бер максат куеп, шул максатка ирешү юлларын эзләп, очраган каршылыкларны җиңә барып, һәръяктан камилләшеп яшәргә омтылу – сабый чактан ук безнең күңелләргә, җанга иңдерелә. Әти – әни, гаилә, мәктәп, җәмгыять – һәммәсе кечкенәдән үк бала алдына җитди таләпләр куя. Шул таләпләрне үтәү балага әхлакый тәрбия генә биреп калмый, аның ихтыяр көчен дә үстерә.

Яшәү байлыгы, яшәү шатлыгы, яшәү бәхете – һәммәсе хезмәттә туа. Ә хезмәт ул – үсеш, яңарыш...

        Мин үз гомеремне балаларны укытуга багышлаган кешеләрнең берсе. Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы.  Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы! Укытучы...  Балаларга аң-белем бирүче, тәрбияче. Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, шәфкатьлелек, сафлык орлыклары салучы. “Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!” - дигән бер галим. Хак сүзләр...  Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче дә, язучы да, сатучы да булмас иде. Укытучы һәрбер баланы укырга, язарга өйрәтә. Укытучы – барлык һөнәрләргә дә юл ачучы кеше.  Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә -  укытучы!

        Һәрберебез тормышта мәктәп бусагасын атлап чыгабыз, гомеребездәге иң күңелле мизгелләрне – мәктәп сукмакларын үтәбез. Мәктәптә укыган чакта һәркемнең җанга ятышлы, яраткан укытучысы була торгандыр ул. Син аның дәресенә һәрвакыт әзерлек белән киләсең, дәресендә кызыксынып тыңлыйсың, һәрбер әйткән сүзенә колак саласың һәм аңа охшарга тырышасың. Минем дә яраткан  укытучы апамның ягымлы карашы, якты йөзе, тәмле теле, күңелле дәресләре, мавыктыргыч тәрбия сәгатьләре, балаларны аналарча яратуы  мине  бу һөнәрне сайларга этәргеч ясады. Әйе, мәктәп еллары төш кебек кенә үтеп китте. Мәктәпне тәмамлауга, ныклы карарга килдем: мин укытучы булачакмын!  Шушы карарым мине педагогия училищесына китерде дә. Аннан соң университетта укыган  еллар... Булган белән генә канәгатьләнеп, тынычланып калмау, һаман күбрәк белергә, югарыга омтылу – чынбарлыгым, тормыш девизым ул минем. Укуда, тормышта да, эшемдә дә шулай.

Менә ике дистә елга якын бар булмышымны укучыларыма багышлыйм.  Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Ә бу тойгыларны кичерү өчен заман белән бергә атларга, һаман эзләнергә, “үсәргә” кирәк. Күпме китап-журналлар актару, Интернет дигән чиксез дәрьяны иңләү, күпме йокысыз төннәр... Ә мондый иҗади эзләнүләрдән соң  табышларыңны яраткан укучыларыңа җиткерү һәм аларның кызыксынуларын күреп, уңай нәтиҗәләргә ирешү – я, әйтегез, чын бәхет шушы түгелме соң?!

        Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим.

Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Укытучы булмасам, кем булыр идем? Укытучы һөнәре ул минем тормыш, яшәү рәвешем. Мин үземне бары тик укытучы ролендә генә күрәм, үз профессиямне үлеп яратам.

       Яраткан хезмәтеңнән тәм табып яшәүгә ни җитә!

Иң олы бәхет, минемчә, матди байлыкта да, акчада да түгел, ул – мораль сәламәтлектә. Ә рухи сәламәт кеше ул гаиләсенә, халкына, җәмгыятькә кирәеле кеше булуын тоеп яши, ул һәр чак үсештә, яңарышта... Тукай әйткәнчә: “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә... “

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

     Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңы күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төш. Түземнәр генә бәхеткә лаек. (Ф. Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”.)

Мой взгляд на мир

КИЛЕР БЕР КӨН!!! ЕРАК ЙОЛДЫЗЛАРДАН,

ҖИРЕБЕЗГӘ ЛӘЙСӘН СИБЕЛЕР!

БАР ДА БЕР ХОКУКЛЫ,ГҮЗӘЛ БУЛЫР,

ГӨЛЛӘР БЕЛӘН ТОРМЫШ КҮМЕЛЕР!

 

Мои достижения

3 место  в муниципальном туре конкурса "Учитель года - 2008"

Победитель в номинации "Нестандартность и смелость " районного конкурса "Классный руководитель года"

Благодарственное письмо МО и нРТ за плодотворную работу в составе жюри III Республиканского конкурса "Филологический марафон-2011"

Почетная грамота МУ "Отдел образования" за достигнутые результаты в деле обучения и воспитания подрастающего поколения

Победитель республиканского гранта «Наш лучший учитель»,2011г.

 

 

 

Моё портфолио

  Мәктәптә ана телен һәм әдәбиятын укыту дәверендә мин шуңа инандым: укытучы балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең эш тәҗрибәсен башка укытучылар белән уртаклашырга, яшьләргә ярдәм итәргә дә тиеш. Гомумән, белем бирү өлкәсендә эшләүченең төп миссиясе дә шуннан гыйбәрәт дип саныйм. Г.Тарханова

Добавить грамоту в портфолио