Мизгелләр...
материал по теме

Вазиева Ильсияр Фаритовна

Гомер агышлары ...Әле яңа гына мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап кергэн идем.20 ел сизелми дә үтеп киткэн.Сыйныф җитәкчесе...3 нче !чыгарылыш:онытылмаслык хатирәләр!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rhmt_sina.doc26.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       Рәхмәт сиңа, мизгел!

    Мизгелләр... Һәр җимешнең үз мизгеле булган кебек, кешеләрнең гомерләре дә кыска гына вакыт аралыгында булып уза торган борчу-мәшәкатләрдән, шатлык-сөенечләрдән үрелгән. Алар арасында тиз генә онытыла торганнары да, ничә еллар үтсә дә кабат- кабат искә төшкәннәре дә , йөрәк түрендә гомер буена сакланганнары да , маңгайга тирән эз салганнары да бар.

        Бүген мин үземнең иң-иң сөекле укучыларым- унберенчеләрем белән булган әнә шул онытылмас мизгелләрне хәтеремдә яңартам.

        2003 ел ,27 нче май... 4нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе. Мәктәпнең язылмаган  кануннары буенча башлангыч сыйныф баскычын үткән укучыларны агымдагы уку елында 11 нче сыйныфны чыгарачак укытучыга тапшыралар. 5 нче сыйныфтан бу классны нәкъ менә ул үз канаты астына алырга тиеш. Димәк, быел нәүбәт миндә. Күңелне икеләнүләр, шул ук вакытта чарасызлык та борчып тора. Мәктәпнең өлкән укытучысы, мөгаллимнәрнең остазы, авыл халкы арасында зур хөрмәткә ия булган Ләйсинә апа Хәмәтова җитәкләгән 13 укучыдан торган( авыл мәктәпләрендә күп балалы сыйныфлар сирәк күренеш) шаян да, талантлы да сыйныфны, туры юлдан тайпылтмыйча, Кеше исеменә лаек булырлык шәхесләр итеп тәрбияләргә көчем җитәрме?Ата-аналарның ышанычын аклый алырмынмы? Күңелнең кечкенә генә бер почмагында “бәлки әле бу сыйныфны миңа тапшырмаслар” дигән өмет чаткысы да бар...

        Менә кыңгырау чыңы ишетелә. Ләйсинә апа сәхнә түренә кемнедер дәшә. Тукта, ул минем исемне атый түгелме соң? Аяклар теләр –теләмәс залга атлый. 13 пар күз яңа сыйныф җитәкчеләрен энә күзе аша үткәрә. “Я, Ходай, дөньядагы иң матур кызлар һәм малайларны бу сыйныфка гына җыеп алганнар икән,”-дип уйлыйм эчемнән генә. Нәни генә куллардан җитәкләп кыңгырау тавышы астында залны әйләнәм.

        Соңгы кыңгырау бу көнне минем өчен беренчесе иде. 7 ел сизелмичә дә үтеп киткән. Юкка гына: “Әйтерсең лә пар атларда үтте, кыңгыраулы мәктәп еллары,-“ дип җырламыйлар икән бит. Уйлап баксаң, 7 ел бер мизгел генә ич. “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә дә сынаулы көннәр генә калып бара.Минекеләр (11 нче сыйныф) шау-гөр килеп яшьлек елларының беренче иң зур бәйрәменә әзерләнә: яраткан укытучыларын барлый, чакыру кәгазьләре яза,стенгазеталар чыгара,киләчәккә планнар кора...Кызып –кызып бәхәсләшүләр, рәхәтләнеп көлүләр  умарта кортларының эшкә ашыккан вакытларындагы ыгы-зыгыны хәтерләтә. Бүген мин әлеге сыйныфның җитәкчесе иткән өчен язмышыма рәхмәт укыйм.Эш арасында  сиздермичә генә укучыларыма күз салып алам. Нинди зур булганнар алар! Берсеннән –берсе сөйкемле, акыллы кызлар сылу каеннарны да, горур аккошларны да хәтерләтәләр.Ирексездән күңел тула. Яныма әле сорау, әле киңәш белән килгән укучыларыма ,күз яшьләремне күрсәтмәс өчен ,юк-бар сәбәп табып, бүлмәдән чыгып китәм.

       Аерылу мизгелләре ай-һай авыр икән лә! Вакытны беразга гына да туктатып торып та булмый,ичмасам.Ходайга унберенчеләремә алда торган сынауларны уңышлы тапшырып чыгарга ярдәм ит, тел ачкычлары бир, рәхмәтеңнән ташлама , дип ялварам.

         Кадерлеләрем минем! Барасы юлларыгызда киртәләр очрамасын,сабыр канатларыгыз бервакытта да сынмасын, уй-хыялларыгыз чынга ашсын. Киләчәктә туар таңнарыгыз матур , баш очыгыздагы күк йөзе һәрвакыт аяз булсын, тормышыгыз бик-бик бәхетле мизгелләрдән генә үрелсен.

                                                 Ихтирам һәм ышаныч белән сыйныф җитәкчегез    

        Вәҗиева Илсөяр Фәрит кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тормыш мизгелләре. Мансур Мозафаров

Тормыш мизгелләре (Страницы жизни)Воспоминания о М.Музафарове...