Тормыш мизгелләре. Мансур Мозафаров
план-конспект занятия (7 класс) по теме

Салихова Кадрия Гайнулловна

Тормыш мизгелләре (Страницы жизни)

Воспоминания о М.Музафарове

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stranitsy_zhizni_mansur_muzaffarov.docx18.46 КБ

Предварительный просмотр:

Тормыш мизгелләре (Страницы жизни)

Воспоминания о М.Музафарове

Заһид Хәбибуллин

Мансур абый дигәч,уйланып каласың.Беренчедән, ул – иң кешелекле кешеләрнең берсе.Ул шулкадәр дәрәҗәдә юмарт,йомшак һәм киң күңелле, һәрбер кешегә ярдәм кулы суза торган кешеләрнең берсе.

Аның кайсы гына әсәрен алма- романслармы, җырлармы- аларның һәрберсе халык белән тыгыз мөгамәләдә туган. Мансур Мозафаров халык авыз иҗатын җик яхшы белүче һәм аны осталарча эшкәртүче иде.

Мансур абый, Ключарев һәм мин буш вакытларырыбызда бик еш очраша идек. Ничектер без уртак тел таба идек. Җәй көннәрендә без кичләребезне бакчаларда яки кафеларда уздыра идек. Бу минутларда нәрсә турында гына сөйләшми идек! Бу очрашулар иҗ бәхетле минутлар булып хәтергә кереп калган.

Галия Кайбицкая.

Бервакыт Мансур Музафаров мине “Галиябану” партиясесе белән таныштырды һәм бу партиянең минем тавыш  өчен язылуын әйтте. Мин бу вакытта Н.Җиһановның “Качкын” операсында Рәйхан образы өстендә эшли идем. Мин Мозафаровка каршы килә алмадым. Мансур миңа бик күп ярдәм итте. Ул минем белән җитәкче уздырган дәресләргә килә иде,бөтен нечкәлекләренә бирелеп минем җырлавымны тыңлый иде. Без композиторның операсыннан бөтен җыпларны башкарып чыктык. ,бигрәктә миңа Галиябану ариясе ошады. Андагы югары интонация, әдәби камиллек һәм татар милли моңы – аларны өйрәнергә җиңел иде. Беренчедән, алар тиз хәтердә кала. Икенчедән, аларны башкарган саен алар йөрәккә якынрак була баралар иде.Аларны башкарган саен башкарасы килә.

Мин Галиябану операсының, бигрәктә Мансур яраткан күренештәге Галиябану ариясен искә төшерәм:

Көтмәгәндә син барлыкка килдең,

Йөрәгемдә минем ут кабыздың.

Тик син генә гаепле тынычлыгымны һәм

Йокымны югалтканым өчен.

Илһам Шакиров

Мансур Музафоров табигатьтән бирелгән музыка әһеле. Ул балачагында бөек Тукайны күрү бәхетенә ирешә. Яшүсмер вакытында ул шәрыкь клубында милли оркестрда уйный. Шунда С. Сәйдәшев, З. Яруллин белән очраша.,әдәби-музыкаль кичәләрдә актив катнаша. Ул татар композиторларыннан Салих Сәйдәшев иҗатын югары дәрәҗәгә куя. Ул Сәйдәшевның тормышы һәм таланты турында кызыксыну һәм вакыт исәбендә онытып сәгатьләр  буе аның тормышында булган хәлләр турында сөйли иде.

Мин уйлап куям: “Әгәр татар музыкасын Мансур Мозафаровсыз күз алдына китереп карасак... Юк, юк бу булырга мөмкин түгел! Аннан башка безнең музыка ятим һәм аңа нәрсәдер җитмәс иде. “Халык күңеле” дигән тирән елга сай булыр иде.

Мәрьям Рахманкулова

Мансурның әтисе Хуҗәхмәт мулланы һәм әнисе Маһруй апаны минем әти-әнием якыннан белә иде,бигрәктә, әтием,- дип сөйләде Мәрьям Маннановна.-Маһруй апаны ул вакытта ук алдынгы карашлы,акыллы хатын буларак беләләр иде. Балаларны укытудан тыш, ул иҗат эше белән шөгыльләнә, әдәбият белән кызыксына, хәтта шигырьләр яза.

Мәрҗям Маннановна татар музыка сәнгатенең бик кызык һәм мөһим башлангычы турында хәтеренә төшерде.30 нчы еллар уртасында Мәскәүдә Мансур Мозафаров татар халык җырларын һәм композитор көйләрен пластинкага яздыруны оештырды. “Бу бик авыр һәм җаваплы эш. Әмма Мансур Мозафаров бу эшне горурлык белән башкарып чыкты.Үзенең тик тормас характеры нәтиҗәсендә бик күп татар җырлары һәм инструменталь музыка бөтен илгә таралды. Ул җырларны һәм аларны башкаручыларны җентекләп сайлады. Бу юнәлештә бик күп көчен куйды. Мансур Музафаровның иҗади тормышы татар музыка сәнгате хәзинәсендә калды.

Гөлшат Зәйнәшева

“Мин тормышка гашыйк” дип атала иде соңгы җырларының берсе. Чыннан да, ул тормышны бик ярата иде.

Бервакыт ул безгә килгәч, Идел елгасының матурлыгы, кеше тормышының кыйммәтлеге һәм шулар турында җыр язарга кирәклеге турында әйтте. Бу сүзләрне истә тотып мин материал эзли башладым. Ниһаять, түбәндәге сүзләр уема килде:

Озак яшәргә теләп йөрәгем тибә,

Күңелем минем яхшы эшләргә омтыла.

Ширъяздан Сарымсаков

Тормышта ул оялчан, аз сүзле,аз аралашучан иде. Дуслар белән очрашканда ул үзенең фикерен әйтүгә караганда, күбрәк сораулар бирә һәм башкаларның соравына җавап бирә иде.

Ул һәрвакыт үзе турында тәрбияле, югары карашлы фикер калдыра иде. Чын интелегент дип әйтеп була иде аның турында.

Мансур Музафаров ул вакыт өчен бик алдынгы карашлы гаиләдән иде. Аның әнисе шагыйрә кебек тә, җәмгыйть эшлеклесе кебек тә танылган кеше иде. Ул вакытта бу хәл татарлар арасында гына түгел. Башка милләт вәкилләре арасында да сирәк күренеш иде. Балалык һәм үсмерлек чоры композитор күңелендә бик тирән эз калдырды.

Сибгат  Хәким

 Туып-үскән шушы җирнең ямен

Алыштыпмый икән һичнәрсәң.

Башка берни дә кирәкми,

Үзем чапкан печәннәрне

Бер туйганчы иснәсәм.

“Башка берни дә кирәкми...” Җырның серле һәм күңелне яулап ала торган юлы менә шушы бер юлга сыйган.

Шул бер юл: “Башка берни  дә кирәкми”  хисләрнең агышын, юк, әйтерсең, узып барган гомернең агышын кинәт туктата. Туктата, уйланырга мәҗбүр итә.  Җырның бөтен сихерле көче дә шул бер юлда.

Икенче  җыр- “Кайда да йөрәктә” Кырлай, Тукай. Бу җырны Мансур ага белән язганлыктан, мине чиксез шатлык били.

Мансур ага үзенең балачагында, ун- унбер яшьләрендә Тукай белән очраша. Ул язмышның бу бүләге белән гомер буе горурланды.

Бөек шагыйрь Г.Тукай белән очрашулар аңарда гомерлек истәлек булып калган. Үзенең кардәше Урманчиев кибетендә йомышчы малай булып эшләгәндә ул шагыйргә яңа китаплар һәм газеталар китерә. Аларны өенә үк кертеп бирә торган була. Мозафаров Тукайның аны ничек якты каршылавын: “Беләсеңме, малай, мин бүген фәрештәләр белән сөйләштем”, -дигән сүзләре белән искә ала.

Тукай, әйтерсең, кечкенә йомышчы малайның киләчәктә күренекле сәнгать эшлеклесе буласын алдан күргән. Сибгат Хәкимдә соңыннан Тукайның Мансурга фатиха бирү күренешен тасвирлап болай яза:

Фәрештәләр белән сөйләштем мин.

Фатихамны алда, юлга син

Зур юлга чык, малай, изге эштә

Фәрештәләр булсын юлдашың.

Яшь күңелгә булган бу сүзләрнең

Алыш-биреше юк дин белән

Җыр иҗатта һәрчак фәрештәләр

Кирәк икән, кирәк, мин беләм.

“Кеше яши, әгәр аның турындагы истәлек яшәсә” ди халык әйтеме. Без сезгә Мансур ага Мозафаров турында сөйләрбез. Әгәр татар музыкасын Мансур Мозафаровсыз күз алдына китереп карасак... Юк, юк бу булырга мөмкин түгел! Аннан башка безнең музыка ятим һәм аңа нәрсәдер җитмәс иде. “Халык күңеле” дигән тирән елга сай булыр иде.

  Менә ничек искә ала аны иптәшләре, дуслары, яшьтәшләре, укучылары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Мизгелләр...

Гомер агышлары ...Әле яңа гына мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап кергэн идем.20 ел сизелми дә үтеп киткэн.Сыйныф җитәкчесе...3 нче !чыгарылыш:онытылмаслык хатирәләр!...

Школьный Музей Боевой Славы имени Героя Советского Союза Мансура Идиятовича Абдуллина

Статья о музее Боевой Славы МБОУ "Школа №109 имени М.И.Абдуллина"...

Иж-Бубый мәдрәсәсе. Гасыйм Мансуров

Иж-Бубый мәдрәсәсе. Гасыйм Мансуров<img src="https://qrcode.tec-it.com/API/QRCode?data=%d0%9c%d0%b0%d0%bd%d1%81%d1%83%d1%80%d0%be%d0%b2+%d0%93%d0%b0%d1%81%d1%8b%d0%bc+%d0%93%d0%b0%d1%82%d0%b8%...