Хаертдинова Венера Навасовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Агач яфрак белән, кеше хезмэт белән матур .

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: литература, спорт

Увлечения: спорт

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Тукаевский район, село Иштеряково

Место работы: МБОУ "Иштеряковская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/venera-navasovna-haertdinova

Минем педагогик эшчәнлегем(эссе)

 

Тиңләп булмый Сезнең эшне башка хезмәт белән:

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсез Сез акыл көчен.

 

Иртә. Мин әкрен генә мәктәбемә атлыйм. Сукмак мәктәбемә алып керә. Як-ягымда чыршылар тезелеп киткән. Ә аларны ак бәс сырган һәм кояш нурларында елык-елык килеп торалар. Һәр көн шулай яраткан мәктәбемә, яраткан укучыларым янына ашыгам мин.

Вакыт уза.Укытучы булып башлаган хезмәт юлының да  утыз икенче елын ваклаганмын икән бит. Шушы вакыт аралыгында күпме сулар аккан, күпме кызлар, егетләр олы тормыш юлына аяк баскан.

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».

Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.

Мин бүген дә үземнең яраткан беренче укытучым Тәрҗемә апа Шаехованы олы ихтирам белән искә алам. Хәрефләр язарга, авазларны дөрес әйтергә, сәнгатьле укырга, кушарга,алырга, тапкырларга, бүләргә, кешелекле булырга өйрәткән, хөрмәтле укытучым! Олы йөрәкле һәм түзем булганыгыз өчен сезнең алда баш иям. Иң мөһиме- укытучы һөнәренә мәхәббәт уята алганыгыз өчен  сезгә чиксез рәхмәтле мин.

     Укытучы эше бик авыр. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә.

Мөгаллим ул – белем таратучы, ул изге кешеләр рәтендә. Заман күзлегеннән караганда, татар теле укытучысы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләтне таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак.Укучыларның дөньясын яктыртучы, акылын үстерүче рольне югалтмау – безнең төп бурычыбыз.

Утыз бер ел инде мин укытучы булып эшлим. Шушы дәвердә бу һөнәрнең никадәр үзенчәлекле, иҗади  булуына ничә тапкыр инандым.

Ничә мәртәбәләр барысын да ташлыйм микән әллә дигән уйлар килгәне булды. Дөресе шулай. Ул бетмәс – төкәнмәс китап- дәфтәрләр, озын - озак педсоветлар, берсе артыннан берсе килгән тикшерүчеләр, тиктормас, тыңлаусыз малайлар, таләпчән әти-әниләр, БРИ лар, конкурслар,  инде килеп игътибарга сусаган үз балаларым!

     Мәктәп ишеген ачып керүгә әлеге уйларның барысы да юкка чыга шул һәм тагын мине яраткан укучыларымның серле күз карашлары әсир итә., үзләренә карата.

          Мин укучыларым өчен укытучы апа гына  түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга  үргә менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм  генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары  сайлау инде синнән тора. 
  Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын  аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк.

       Мин – укытучы! Һәр яңа дәресем балалар өчен яңа ачыш алып килергә, белем алуга теләк уятырга, аларны иҗатка этәрергә тиеш. Мәктәп – иҗат мастерское бит ул.

        Заман үзгәрү белән укыту системасында да үзгәрешләр туа тора. Заман яңа таләпләр куя, яңа технологияләр килә. Мин дә - яңа заман кешесе, димәк, мин дә заман белән бергә атларга тиеш. Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр. Ә бу күзләрдә мең төрле сорау, мең төрле проблема. Бу сорауларга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Мин аларның күзләренә карап, шул сорауларга көн саен  әкрен гена җавап эзлим, алар белән бергә уйлыйм, көләм, шатланам. Минем бурычым-укучыда эчке матурлыкка омтылыш тудыру, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә өйрәтү. Әдәбият дәресендә бала әсәрдәге вакыйгалар һәм янәшә сурәтләнгән язмышлар белән таныша: күтәрелгән тема буенча фикер алыша, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә. Мин укучыларның һәрберсенә әйтергә мөмкинлек бирәм, чөнки һәр бала – үз фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар шулай кабул итәм мин аларны. Аларның һәрберсе сәләтле. Дәресләр...  Алар укучы белән укытучының бергәләп иҗат итүенә нигезләнергә тиеш. Мин дәрестә – киңәшче, өйрәтүче, ярдәмче, юнәлеш бирүче, әйдәп баручы. Мин алар белән бәхәсләшәм, иҗат итәм, фикер алышам, мөстәкыйль карарлар кабул итәм. Балаларның кызыксыну күзләрен күреп сөенәм. Әзерлексез килгән укучыларны да үз фикерен әйтергә өйрәтәм, чөнки белемгә омтылу чаткыларын кабыза белү- укытучының тагын бер бурычы. Мин тәкъдим иткән биремнәр укучының проблемасына әйләнергә, аның яшәеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. Минем максатым – укучыда иҗади мөмкинлекләрне ачу, үзенең сәләтле булуына ышандыру. Шуның өчен, укучыларны татар теле һәм әдәбият фәненә мәхәббәт тәрбияләү өчен төрле метод –алымнардан, заманча технологиядән  файдаланам.

Көн артыннан көн үтә. Һәр көн мине укучыларым сыйныф каршында басып каршы алалар. Аларның һәрбер көнгә үз фикерләре, үз карашлары бар. Алар нәрсә ишеткәннәрен, нәрсә уйлаганнарын әйтергә ашкыналар. Алар белән мин сөйләшәм, серләрен тыңлыйм, үз киңәшләремне бирәм. Балалар, алар – серле бер дөнья. Аларның дөньясына керү өчен, үзеңә дә балачакка кайтырга туры килә.

Балалар, мәктәп тормышы белән үрелеп барган гомер агышында миңа бик күп ата-аналар белән аралашырга, төрле җитәкчеләр, хезмәттәшләр белән эшләргә туры килде. Мин сыйныф җитәкчесе буларак укучыларга да һөнәри юнәлеш бирү дә дә нәтиҗәле эшлим. Бу уңайдан, мин укучылар белән педогогик-психологик, һөнәри диагностика, класстан тыш чаралар үткәрәм. Шундый чаралар үткәрүнең нәтиҗәсен дә күрдем. Укытучы һөнәрен сайлап , бүгенге көндә шәһәр мәктәпләрендә белем бирүче укытучыларым  белән очрашу , фикерләшү –үзе бер бәхет.

          Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Киресенчә булса, кайдадыр ялгыш җибәргәнбез дигән сүз. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында.

О себе

Мин,  Хәертдинова Венера Навас кызы, Актаныш  районы Колын  авылында тудым. Бүгенге көндә Тукай районы Иштирәк авылында  үз гаиләм белән яшим. Иштирәк  урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам. Белемем - югары, Казан  дәүләт педагогия институтының тарих- филология факультетын тәмамладым.  Вазифам- татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 

Үз эшемне  яратып башкарам. Һәр дәресем, гамәлем аша укучыларымда туган телгә мәхәббәт уятырга тырышам

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Татар hәм рус классикларыныӊ китаплары

Мой взгляд на мир


Мои достижения


Моё портфолио

Информация

о профессиональных достижениях

Хаертдиновой Венеры Навасовны,

учителя татарского языка и литературы

 первой  квалификационной категории

МБОУ «Иштеряковская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан

 

 

1.     Личные данные

1.1.

Фамилия

Хаертдинова

1.2.

Имя

Венера

1.3.

Отчество

Навасовна

1.4.

Должность

Учитель татарского языка и литературы

1.5.

Место работы  (дополнительно указывается преподаваемый  предмет, специальность, для педагогических работников дополнительного образования детей – профиль, направление образовательной деятельности; для методистов – направление методической работы)

Муниципальное бюджетное  общеобразовательное учреждение  «Иштеряковская средняя общеобразовательная» Тукаевского муниципального района, Республики Татарстан, работаю с  1983 года.

1.6.

Населенный пункт (город, район) (полное наименование учреждения в соответствии с Уставом, с какого года работает в данном учреждении)

село Иштеряково Тукаевского  муниципального района.

 

Стаж (педагогический)

36 лет

1.8.

Стаж (по специальности)

36 лет

1.9.

Образование (уровень образования, наименование учреждения высшего, среднего профессионального образования, квалификация по диплому, реквизиты диплома с указанием даты выдачи)

Ученая степень, год присвоения (при наличии)  (реквизиты удостоверяющего документа)

Высшее профессиональное образование. Окончила Казанский государственный педагогический  институт, квалификация по диплому «Учитель татарского языка и литературы, русского языка и литературы». Диплом ЛВ №156045, выдан 25 июня 1983 г.

1.10

Курсы повышения квалификации

 

 Курсы повышения квалификации для учителей татарского языка и литературы

 «Формирование и развитие профессиональных компетентностей учителя татарского языка и литературы как основы достижения образовательных результатов» - 108 часов ФГБОУ ВПО "Набережночелнинский институт социально-педагогических технологий ресурсов"

1.11

Квалификационная категория (имеющаяся), дата присвоения и окончания срока действия квалификационной категории

Первая квалификационная категория, с 2014 г.

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы