Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса
Рабочая программам по татарскому языку для 7 класса татарских школ
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 66.08 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы
Татар Сарсазы гомуми урта белем бирү мәктәбе
КАРАЛДЫ: КИЛЕШЕНДЕ: РАСЛАНДЫ:
Метод берләшмә Уку-тәрбия эшләре буенча 126 нчы номерлы боерык
утырышы беркетмәсе директор урынбасары белән гамәлгә кертелде.
№1 20 август 2012 ________ И.Ш.Шәйхетдинова 31 август 2012 ел
Берләшмә җитәкчесе: 25 август 2012ел Мәктәп директоры:
________Н.Н.Паукова _____Н.Х.Митаева
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ
7 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
ТӨЗҮЧЕ: Гарипова Язилә Рөстәм кызы, югары
квалификацион категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
2012-2013 нче уку елы
Аңлатма язуы
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
- “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
- “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
- Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
- Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2011.
- Эш программасы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “Татар Сарсазы урта мәктәбенең “Укыту фәннәре, электив курсларның эш программалары структурасы, эш тәртибе, төзелеше турында положение”сенә ( боерык №46 27. 03.2012 ел) нигезләнеп төзелде
- Дәреслек ”Татар теле 7” Ф.С.Сафиуллина, Казан: Мәгариф, 2007 ел.
Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Программаның эчтәлеге:
Туган телне өйрәнү, үзләштерү укучыларны иҗади эшкә өйрәтә, тормышка әзерли. Телне дөрес куллану- фикерне ачык, төгәл, матур итеп әйтә һәм яза белү дигән сүз. Бу, үз чиратында, укучыларда ачык, төгәл, логик эзлекле итеп фикерләү күнекмәләрен булдыру белән турыдан-туры бәйләнгән. Тел фикерләүдән аерылгысыз. Телне дөрес куллану, барыннан да элек, эзлекле итеп фикер йөртә алуга кайтып кала. Укучы никадәр логик эзлекле фикер йөртә алса, аның теле дә, гадәттә, шулкадәр төзек була. Димәк, без балаларны дөрес, логик эзлекле фикер йөртергә өйрәтеп кенә аларда сөйләм культурасын булдыра һәм ныгыта алабыз
7 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. .
Ана телен укытуның төп максаты:
- кучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формада өйрәтүне дәвам итү;
- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;
- телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллнуга ирешү;
- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;
- телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;
Мәктәптә татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:
- татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;
- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру, туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;
- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;
- татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру;
- укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү;
- дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.
Тематик план, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать хисабыннан эшләнелде. Диктант язу –8 (дүртесе – контроль диктант) сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 16 сәгать, изложениеләр саны - 5 (2 – контроль изложение). Административ контроль диктант -1сәгать
Программаның эчтәлеге
№ | Төп темалар |
| Белем һәм күнекмәләр |
1 | Морфология,сүз ясалышы һәм орфографиядән үткәннәрне кабатлау | 6
| Сүз төркемнәре.Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.
|
2
| Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре
| 10+2
| Синтаксис турында төшенчә. Сөйләмдә сүзләр бөйләнеше. Тезүле бәйләнеш:тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр; гомумиләштерүче сүзләр алдына һәм алардан соң куела торган тыныш билгеләре. Ияртүле бәйләнеш:иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгеләре; ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт |
3 | Синтаксик берәмлекләр.Сүзтезмә | 10+1 | Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Хәбәрлек сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Бифункциональ кушымчалар(ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар). Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе. |
4 | Җөмлә. Җөмлә төрләре. | 12+1 | Ике составлы җөмлә. Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре:хикәя, сорау, боерык җөмлә. Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау,боерык җөмләләр; җөмләнең төрле урынында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.Раслау һәм инкяр җөмләләр,җыйнак һәм җәенке җөмләләр.Тулы һәм ким җөмләләр. Өстәлмәләр.Гади җөмлә.Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр. |
5 | Җөмләнең грамматик кисәкләре | 32 | Җөмләнең баш кисәкләре: ия, гади ия,тезмә ия; хәбәр, гади хәбәр, кушма хәбәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Тәмамлык, Туры тәмамлык, кыек тәмамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Сәбәп һәм максат хәлләре, , аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Рәвеш һәм күләм хәлләре, , аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш кисәкләрнең узара бәйләнеше, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Җөмләнең модаль кисәкләре:эндәш сүзләр, кереш сүзләр,керешмәләр. Җөмләдә сүз тәртибе. Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе. Җөмләнең аерымланган кисәкләре: җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар,алар янында куела торган тыныш билгеләре. Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү. Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау. Җөмләгә билгеләмә бирү.Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау |
6 | Кабатлау | 3 | Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау. |
7 | Б.С.Ү | 20 | Сөйләмдә логик басым күнекмәләре булдыру. Сөйләмне интонацион һәм мәгънәви кисәкләргә – синтагмаларга бүлү күнекмәләре булдыру. Туган як табигатен тасвирлау (пейзаж). Укучыларның телдән бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен баету Мәкаләләр язу күнекмәләрен ныгыту. Тулы һәм ким җөмләләрдә диалогик һәм монологик сөйләм формалары күнекмәләрен булдыру. Эш кәгазе-гариза турында аңлатма бирү. Гариза язарга өйрәнү. Сюжетлы картина буенча хикәя төзү күнекмәләрен булдыру,бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә эш. Картина нигезендә сыйфатлама элементларын кулланып хикәя төзү Җәйге матур көннәр” темасына диалогик һәм монологик сөйләм. Текст нигезендә катлаулы план төзү һәм шул план ярдәмендә сөйләү күнекмәләре формалаштыру. |
8 | Диктантлар | 8 | Барысы 105сәгать |
Контроль эшләр
№ | Админис тратив тест | Диктант | Изложение | Сочинение | Барлыгы | Б.с.ү | |
1чирек | 1 | 1 | 1 | 2(3с.) | 5 | 2 | |
2чирек | 2 | 1 | 1 | 4 | 1 | ||
3чирек | 2 | 1 | 1 | 4 | 3 | ||
4чирек | 2 | 1 | 3 | 5 | |||
Барлыгы | 1 | 7 | 4 | 4(5с.) | 16 11 11+4изл.+5соч.+8д.=28сәгать |
7нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергәтиешле гомумкүнекмәләр
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлеше | Китап, өстәмә чыганак белән эш итә белү | Фикерләү белән бәйле күнекмәләр | Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше |
1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү. 2. Уку операцияләрен планлаштыру. 3. Белем алуның иң кулай ысулларын сайлау. 4. Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү. 5. Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү. | 1. Дәреслек белән эш итә белү. 2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү. 3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. 4. Белемнәрне системалаштыру һәм камилләштерү өчен таблица, график, схемалардан файдалану. 5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, сәнгатьле уку : - уку елы башында – 75-120 сүз; - уку елы ахырында – 80-125 сүз. 6. Сүзлекләр, белешмә материал һәм иҗтимагый-сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү. | 1. Уку мәсьәләсен куя белү. 2. Танып-белү активлыгын үстерү. 3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру. 4. Төшенчә, атама (термин), кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү. 5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. 6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү: а) сүзтезмәләргә анализ ясау; ә) җөмлә кисәкләренә анализ ясау; б) гади җөмләгә синтаксик анализ ясау; 7. Тикшеренү ысуллары: а) модельләштерү; ә) охшатып эшләү. | 1. Телдән сөйләм: а) кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе; ә) сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирү белү күнекмәсе; б) диалоглар төзү күнекмәсе; в) үрнәк схема, планнар ярдәмендә сыйфатнамә төзи белү күнекмәсе. 2. Язма сөйләм: а) күчереп язу; ә) сүзлек диктанты (25-30 сүз); б) контроль диктант (120-130 сүз); в) катлаулы план буенча изложение язу: 1) уку елы башында (250-300 сүз); язманың күләме (140-160 сүз) 2) уку елы ахырында (300-350 сүз); язманың күләме (160-180 сүз); г) фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп инша язу; д) эш кәгазьләре язу (гариза) |
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Сүзлек диктанты –20-25 сүз
Сүзлек диктантын бәяләү
- Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
- Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
- Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
- Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.
Контроль диктант- ел башында 110 сүз, ел ахырында 120 сүз
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, өч пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. 2-3 орфографик, 1-3 пунктуацион яки ике төзәтүле, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. 5 орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, 4 төзәтүле эшкә “2” куела.
Изложение текстының күләме
ел башында 200-220 сүз (120-130 –язма күләме)
ел ахырында 220-250 сүз (130-140- язма күләме)
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлегесакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы
ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
7 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.
-Ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре булган җөмләләр һ.б.) төзү, аларны сөйләмдә файдалану, дөрес интонация белән уку, гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;
-әдәби образларга, сыйфатлама элементларын кертеп, характеристика яза белү, әсәргә телдән яки язма бәя бирү;
-эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.
файдалану, дөрес интонация белән уку, гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;
-әдәби образларга, сыйфатлама элементларын кертеп, характеристика яза белү, әсәргә телдән яки язма бәя бирү;
-эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.
Милли региональ компонентны куллану
№ | Дәрес темасы | Милли региональ компонентны |
1 | Синтаксиска кереш. Синтаксик берәмлекләр. | “Хат ташучы” темасына инша |
2 | Тойгылы җөмлә. | “Мәктәпкә таләпләрем” инша |
3 | Җөмләдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе. Логик басым. | Якташ шагыйрьләребез Ш.Хафиз, М.Мифтахова,М.Әхмәтшина һ. б |
4 | Ике составлы җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. | “Сәламәт тәндә –сәламәт акыл” |
5 | Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыннары. | “Безнең сыйныф” |
6 | Аергычның аерылмышы белән бәйләнеше. | Ф.Тарханова шигырьләреннән аергычларны табу |
7 | Тәмамлык һәм аның белдерелүе. | “Яраткан шөгылем”инша язу |
8 | Аныклагычларның аерымлануы, алар янында тыныш билгеләре. | “Кышкы табигать кочагында |
9 | Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау. | К.Тимбикова әсәрләреннән өзекне тикшерү |
10 | Модаль кисәкләр.Эндәш сүзләр. | Ф.Тарханова шигырьләреннән табу. |
11 | Тулы һәм ким җөмләләр | К.Тимбикова “41нче ел сөлгесе” |
12 | Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре. | М.Әхмәтшина шигырьләре. |
13 | Туры һәм кыек тәмамлыклар | “Мәктәп музеенда” |
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).
3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
4. “Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11 нче сыйныфлар.ТР Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011 ел.
5. Диктантлар җыентыгы һәм изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)
6. Татар телендә тыныш билгеләре
7. Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар
8. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел
9. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
10. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.
11. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.
12. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.
13. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы. К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.
14.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары
№ | Дәрес темасы | Сәг. саны | Үтәлү срогы | Үтәлеш датасы | Укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр | Дәрес төре һәм укучы эшчәнлеге | Искәрмә | ||||||||||||
Морфология, сүз ясалышы һәм орфографиядән үткәннәрне кабатлау | |||||||||||||||||||
1. | Кереш. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре. Кабатлау. | 1 | 3.09 | Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә , бүленүен искә төшерү. | Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау | ||||||||||||||
2. | Сүзләрнең ясалыш ягыннан мәгънәле кисәкләре. Кабатлау. | 1 | 4.09 | Кушымчаларның сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларга бүленүен искә төшерү. | Аңлату,әңгәмә, күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
3. | Б.С.Ү. “Минем җәйге көнем”.Сочинение | 1 | 10.09 | Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен баету. | Бирелгән тема буенча мөстәкыйль рәвештә сочинение язу | Сочинение №1 | |||||||||||||
4 | Сүзләрнең ясалыш ягыннан мәгънәләре, сөйләмдәге роле. Кабатлау. | 1 | 5.09 | Сүзләрнең ясалыш ягыннан мәгънәләрен кабатлау. Белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Кабатлау, күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
5 | Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау. | 1 | 11.09 | Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү.Сүз төркемнәренең морфологик һәм синтаксик билгеләрен искә төшерү. | Аңлату,әңгәмә, күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
6. | Бәйләгеч сүз төркемнәрен.Кабатлау. | 1 | 12.09 | Ярдәмлек сүз төркемнәрен искә төшерү, кабалау. Белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Күнегүләр эшләү,Ярдәмче төркемнәренә анализ | ||||||||||||||
7. | Модаль сүз төркемнәрен.Кабатлау | 1 | 17.09 | Модаль сүз төркемнәрен искә төшерү. Белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Модаль сүз төркемнәренә анализ | ||||||||||||||
8. | Аңлатмалы диктант”Ябалак” | 1 | 18.09 | Укучыларның грамоталыкларын тикшерү. | Диктант язу.грамматик бирем эшләү | Диктант№1 Дикт.җ . 94б З.Н.Хәбибуллина Г.Ш.Нәбиуллина | |||||||||||||
Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре | |||||||||||||||||||
9. | Синтаксис турында төшенчә | 1 | 19.09 | Синтаксисның төп берәмлекләре сүзтезмә һәм җөмлә булуы. Үзара бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмәнең сүзтезмә булуы. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй- фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең җөмлә дип аталуы. Составында ничә җөмлә булуыннан карап, (гади, кушма ) җөмләләр булуы. Мәгънә ягыннан бер- берсеннә бәйләнгән җөмләләрнең текст дип аталуы. Текстның башлам, төп, ахыргы өлештән торуы. Текстның төп Синтаксисның тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнүе , тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасы пунктуация дип аталуы турында белем һәм күнекмәләр бирү. | Аңлату, әңгәмә,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
10. | Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле, теркәгечсез бәйләнеш. | 1 | 24.09 | Җөмләдә сүзләрнең төрле грамматик чаралар ярдәмендә ( килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, теркәгеч һәм санау интонациясе, сүзләрнең урнашу тәртибе, ия белән хәбәрнең бер үк зат-санда килүе турыда белем һәм күнекмәләр бирү. | Аңлату,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
11. | Тезүле бәйләнеш:тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре. | 1 | 25.09 | Тезүле бәйләнешнең бары тик тиңдәш кисәкләр арасында гына булуы; теркәгечләр ярдәмендә дә, алардан башка да формалаша алуы, санау интонациясе белән әйтелүе турында белем һәм күнекмәләр бирү. | Аңлату, әңгәмә,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
12. | Тезүле бәйләнеш :тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр; гомумиләштерүче сүзләр алдына һәм алардан соң куела торган тыныш билгеләре. | 1 | 26.09 | Укучыларга теркәгечле, теркәгечсез бәйләнеш турында белем һәм күнекмәләр бирү. Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тышыш билгеләре турында белем бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Аңлату, әңгәмә,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
13. | Ияртүле бәйләнеш. Иярүче,ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе. Изложение язарга әзерлек. | 1 | 1.10 | Җөмләдә бер –берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуы, ияртүче, иярүче кисәкләр турында белем һәм күнекмәләр бирү. | Күнегүләр эшләү Изложение язарга әзерлек. | ||||||||||||||
14. | Б.С.Ү. Өйрәтмә изложение «Авыл төне» | 1 | 2.10 | Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Грамоталыкларын тикшерү. | Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап язу | Изложение№1 Изл..җ З.Н.Хәбибуллина 49 бит | |||||||||||||
15. | Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле мөнәсәбәт. Хаталар өстендә эш. | 1 | 3.10 | Җөмләдә бер –берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуы, ияртүче, иярүче кисәкләр турында белем һәм күнекмәләр бирү.ХӘБӘРЛЕКЛЕ,АЧЫКЛАУЛЫ,АНЫКЛАУЛЫ МӨНӘСӘБӘТ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ | Аңлату, күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
16. | Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан ачыклаулы мөнәсәбәт | 1 | 8.10 | Җөмләдә бер –берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуы, ияртүче, иярүче кисәкләр аларның шартлы билгеләре турында белем һәм күнекмәләр бирү.Ачыклаулы мөнәсәбәттә торган сүзләрне аеру. | Аңлату, күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
17. | Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы мөнәсәбәтләрне кабатлау. | 1 | 9.10 | Ияртүле бәйләнештә хәбәрлекле, ачыклаулы ,аныклаулы мөнәсәбәтләрне аера белү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Аңлату, әңгәмә,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
18. | Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан аныклаулы мөнәсәбәт | 1 | 10.10 | Ияртүле бәйләнештә ачыклаулы мөнәсәбәт турында белем һәм күнекмәләр бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
19 20 | Б С.Ү.Сөйләмдә логик басым.Практик күнегүләр. Б.С.Ү.Сөйләмне интонацион һәм мәгънәви кисәкләргә – синтагмаларга бүлү. | 1 1 | 15.10 29.10 | Сөйләмдә логик басым күнекмәләре булдыру. Сөйләмне интонацион һәм мәгънәви кисәкләргә – синтагмаларга бүлү күнекмәләре булдыру. | Аңлату, | ||||||||||||||
21. | Ияртүле бәйләнешне кабатлау. | 1 | 17.10 | Ияртүле бәйләнештә аныклаулы мөнәсәбәт турында белем һәм күнекмәләр бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Аңлату, әңгәмә,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
22. | Б.С.Ү. Сочинение язуга әзерлек дәресе.Туган як табигатен тасвирлау (пейзаж). | 1 | 22.10 | Укучыларның телдән бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен баету | Сочинение язарга өйрәтү | ||||||||||||||
23. | Б.С.Ү.Сочинение “Туган ягыма көз аяк басты“, “Алтын көз” | 1 | 23.10 | Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен баету. | Эзлекле, төгәл итеп үз фикереңне язу | Сочинение №2 | |||||||||||||
24 | Гади җөмлә синтаксисы буенча тестлар эшләү. | 1 | 24.10 | Алган белемнәрне ныгыту, тикшерү. | |||||||||||||||
25 | Контроль диктант (административ) | 1 | 16.10 | Укучыларның бөйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Грамоталыкларын тикшерү | Дөрес итеп укылган текстны язу | Диктант №2 Дикт.җ . 93б З.Н.Хәбибуллина Г.Ш.Нәбиуллина | |||||||||||||
26 | Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау. Хаталар өстендә эш. | 1 | 30.10 | Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Әңгәмә,гади җөмләләр төзү | ||||||||||||||
Сүзтезмә | |||||||||||||||||||
27. | Сүзтезмә. Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар | 1 | 31.10 | Кимендә ике мөстәкыйль сүзнең үзара бәйләнешкә керү нәтиҗәсендә сүзтезмә барлыкка килүе, сүзтезмәнең иярүче, ияртүче кисәкләрдән торуы турында белем һәм күнекмәләр бирү. | Аңлату, сүзтезмәләрне анализлау күнекмәләре бирү | ||||||||||||||
28. | Исем сүзтезмә. сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар | 1 | 12.11 | Исем сүзтезмә , аның үзенчәлекле яклары турында белем һәм күнекмә бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Сүзтезмәләрне анализлау күнекмәләре бирү | ||||||||||||||
29. | Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. | 1 | 13.11 | Сыйфат сүзтезмә , аның үзенчәлекле яклары турында белем һәм күнекмә бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Сүзтезмәләрне анализлау күнекмәләре бирү | ||||||||||||||
30 | Алмашлык сүзтезмә. сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. | 1 | 14.11 | Алмашлык сүзтезмә , аның үзенчәлекле яклары турында белем һәм күнекмә бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Сүзтезмәләрне анализлау күнекмәләре бирү | ||||||||||||||
31. | Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар | 1 | 19.11 | Сан сүзтезмә , аның үзенчәлекле яклары турында белем һәм күнекмә бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Аңлату, әңгәмә.Күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
32. | Рәвеш сүзтезмә. | 1 | 20.11 | Рәвеш сүзтезмә , аның үзенчәлекле яклары турында белем һәм күнекмә бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Аңлату, әңгәмә,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
33 | Б.С.Ү. “Сабантуй” газетасына мәктәп тормышыннан мәкаләләр язу. | 1 | 21.11 | Мәкаләләр язу күнекмәләрен ныгыту.. | Аңлату, әңгәмә.Күнегүләр эшләү. | ||||||||||||||
34. | Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар | 1 | 26.11 | Рәвеш сүзтезмә , аның үзенчәлекле яклары турында белем һәм күнекмә бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Аңлату, әңгәмә,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
35 | Аңлатмалы диктант “Шомырт чәчкә аткан чак” | 1 | 27.11 | Укучыларның бөйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Грамоталыкларын тикшерү | Грамматик биремле тикшерү диктанты язу | Диктант №3 Дикт.җ . Н.В.Максимов. С.М.Трофимова М.З.Хәмидуллина | |||||||||||||
36. | Хәбәрлек сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Хаталар өстендә эш. | 1 | 28.11 | Хәбәрлек сүзтезмә , аның үзенчәлекле яклары , сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар турында белем һәм күнекмә бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Әңгәмә,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
37. | Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар ) Изложение язарга әзерлек | 1 | 3.12 | Сүзтезмәләр турында алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту , сүзтезмәләрне тикшерү алымнарын өйрәтү. | Аңлату, әңгәмә,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
38 | Бәйләнешле сөйләм үстерү Өйрәтмә изложение”Сукмак.Озату.” | 1 | 4.12 | Укучыларның бәйләнешле сөйләм нәрен үстерү. Изложение язу күнекмәләре булдыру.Текст эчтәлеген грамоталы итеп язуларына ирешү | Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап язу | Изложение №2 Н.В.Максимов С.М.Трофимова М.ЗХәмидуллина Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы.103б | |||||||||||||
39 | Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе. | 1 | 5.12 | Сүзтезмәләрне тикшерү алымнарын өйрәтү. | |||||||||||||||
40 | Сүзтезмәләрне кабатлау. | 1 | 10.12 | Сүзтезмәләр турында алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту , сүзтезмәләрне тикшерү алымнарын кабатлау. | Аңлату, әңгәмә,күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
Җөмлә. Җөмлә төрләре | |||||||||||||||||||
41 | Ике составлы җөмлә | 1 | 11.12 | Укучыларга җөмлә , ике составлы җөмләләр турында белем һәм күнекмәләр бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Аңлату, күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
42 | Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә, | 1 | 12.12 | Бер составлы исем , фигыль җөмлә турында белем һәм күнекмәләр бирү. Җөмләләрнең үзенчәлекле якларын ачыклау. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Аңлату, күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
43 | Контроль диктант “Хезмәт ләззәте” | 1 | 17.12 | Укучыларның бөйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Грамоталыкларын тикшерү | Тулы күләмле диктант язу | Диктант №4 Дикт.җ . 51.б Н.В.Максимов. С.М.Трофимова М.З.Хәмидуллина | |||||||||||||
44 | Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя,сорау,боерык җөмлә.Хаталар өстендә эш. | 1 | 18.12 | Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре турында белем һәм күнекмәләр бирү. | |||||||||||||||
. | |||||||||||||||||||
45 | Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя,сорау,боерык җөмләләр. | 1 | 19.12 | Төйгылы җөмлә турында мәгълүмат бирү. Белемнәрне практикада ныгыту. | Аңлату, күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
46 | Җөмләнең төрле урыннарында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре | 1 | 24.12 | Тойгылы җөмләдә тыныш билгеләренең куелышы турында белем күнекмәләр бирү. | |||||||||||||||
47. | Раслау, инкяр җөмләләр | 1 | 26.12 | Укучыларның бәйләнеш ле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен баету. | Әңгәма, аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
48. | Б.С.Ү. Иҗади сочинение “Кышкы уеннар” | 1 | 25.12 | Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки инкарь итүгә бәйле рәвештә җөмләләрнең раслау яки инкарь җөмләләргә бүленүе турында белем һәм күнекмәләр бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аң- лап, эчтәлеге буенча гади план төзү,эзлекле сөйләү,план буенча язу | Сочинение №3 | |||||||||||||
49 | Хаталар өстендә эш | 1 | 14.01 | ||||||||||||||||
50. | Җыйнак, җәенке җөмләләр | 1 |
| Җөмләләргә морфологик- синтаксик анализ ясау алымнарын аңлату. Практик күнегүләр өстендә белемнәрне ныгыту. Баш кисәкләрдән генә торган җөмләнең җыйнак җөмлә, баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмләнең җәенке җөмлә дип аталуы турында белем һәм күнекмәләр бирү.; | Әңгәма, аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
51 | Тулы һәм ким җөмләләр. | 1 | 14.01 | Тулы һәм ким җөмләләр турында белем һәм күнекмәләр бирү. | |||||||||||||||
52 | Б.С.Ү.Тулы һәм ким җөмләләрдә диалогик һәм монологик сөйләм формаларыннан файдалану.Практик күнегүләр. | 1 | 15.01 | Тулы һәм ким җөмләләрдә диалогик һәм монологик сөйләм формалары күнекмәләрен булдыру. | Тулы һәм ким җөмләләр тикшерә белү | ||||||||||||||
53. | Өстәлмәләр. | 1 | 16.01 | Өстәлмәләр турында белем һәм күнекмәләр бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | |||||||||||||||
54. | Гади җөмлә | 1 | 21.01 | Җөмләләрнең төп билгеләрен табу күнегүләр эшләү | Гади җөмләләр турында белем күнекмәләр бирү. Үзенчәлеген ачыклау, белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Җөмләләрнең төп билгеләрен табу күнегүләр эшләү | |||||||||||||
55 | Теркәгечле кушма җөмләләр. | 1 | 22.01 | Кушма җөмлә, аның төзелеше үзенчәлекле яклары турында мәгълүмат бирү. Алган белемнәрне практикада куллану. | Әңгәма, аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
56. | Теркәгечсез кушма җөмләләр | 1 | 23.01 | Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр турында белем һәм күнекмәләр бирү, үзенчәлекле якларын ачыклау. | Җөмләләрнең төп билгеләрен табу күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
57 | Җөмлә төрләрен гомумиләштереп кабатлау. | 1 | 28.01 | Гади җөмләләр турында белем -күнекмәләрне искә төшерә. Үзенчәлеген ачыклау, Күнегүләр өстендә кабатлау. | |||||||||||||||
Җөмләнең грамматик кисәкләре | |||||||||||||||||||
58. | Җөмләнең баш кисәкләре: ия,гади ия, тезмә ия, аларның белдерелүе,җөмләдәге урыны. | 1 | 29.01 | Җөмләнең баш кисәкләре.(гади ия, тезмә ия, гади хәбәр, кушма хәбәр) турында искә төшерү, өстәмә мәгълүмат бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Җөмләләрнең төп билгеләрен табу күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
59 | Җөмләнең баш кисәкләре: хәбәр, гади хәбәр, кушма хәбәр, аларның белдерелүе,җөмләдәге урыны. | 1 | 30.01 | Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыннары турында белем һәм күнекмәләр бирү. | Җөмләгә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү | ||||||||||||||
60 | Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү. | 1 | 4.02 | Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә тикшерү белем һәм күнекмәләр бирү. | Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү. | ||||||||||||||
61 | Грамматик биремле диктант “Ладога буенда” | 1 | 5.02 | Укучыларның грамоталыгын, белем дәрәҗәсен тикшерү. | Тулы күләмле диктант язу | Диктант №5 Дикт.җ Н.В.Максимов. С.М.Трофимова М.З.Хәмидуллина | |||||||||||||
62 | Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау. | 1 | 6.02 | Җөмләләргә морфологик –синтаксик анализ ясау ысулларын аңлату, практикада куллану. | җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
63 | Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч,тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар. Хаталар өстендә эш. | 1 | 11.02 | . Җөмләнең иярчен кисәкләре(.Аергыч.) турында искә төшерү, үзенчәлеген ачыклау. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | |||||||||||||||
Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ . | |||||||||||||||||||
64 | Аергычларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. | 1 | 12.02 | Аергыч, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны турында мәгълүмат бирү. | Җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
65 | Тәмамлык.Туры һәм кыек тәмамлык, аларның белдерелүе,җөмләдәге урыны. | 1 | 13.02 | Тәмамлык.Туры , кыек тәмамлык, аларның белдерелүе турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру. | Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ . Җөмләләр тикшерү.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү буенча күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
66 | Җөмләгә морфологик-ситаксик анализ ясау күнегүләре. | 1 | 18.02 | Җөмләгә морфологик-ситаксик анализ ясау күнегүләре. ясау күнекмәләрен булдыру. | Әңгәма, аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
67 | Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре,аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. | 1 | 19.02 | Укучыларга вакыт һәм урын хәлләре турында белем һәм күнекмәләр бирү. | Әңгәма, аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
68 | Б.С.Ү. Өйрәтмә изложение | 1 | 20.02 | Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.Текст эчтәлеген логик эзлеклектә грамоталы итеп язуларына ирешү. | Әңгәма, аңлату, җөмләләр тикшерү | Изложение№3 | |||||||||||||
69 | Сәбәп һәм максат хәлләре,аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. | 1 | 25.02 | Укучыларга сәбәп һәм максат хәлләре турында белем һәм күнекмәләр бирү..Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
70 | Б.С.Ү.Эш кәгазе-гариза. | 1 | 26.02 | Эш кәгазе-гариза турында аңлатма бирү.Гариза язарга өйрәнү. | Аңлату,язу күнекмәләре булдыру | Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.Я.Х.АЯ.Х.Абдрәхимова Казан “Мәгариф”2003 100б. | |||||||||||||
71 | Рәвеш һәм күләм хәлләре,аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. | 1 | 27.02 | Укучыларга рәвеш һәм күләм хәлләре турында белем һәм күнекмәләр бирү.Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту | Әңгәмә, аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
72 | Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны. | 1 | 4.03 | Укучыларга шарт һәм кире хәлләр турында белем һәм күнекмәләр бирү. Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Әңгәмә, аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
73 | Б.С.Ү. Сочинение а.“ Кыш көне кошлар” б.“Кышның күңелле мизгелләре” | 1 | 5.03 | Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Кыш көне кошлар тормышы турында иҗади язма эш язуларына ирешү. | Гади план төзү,эзлекле сөйләү,план буенча язу | Сочинение №4 | |||||||||||||
74 | Аныклагыч. аның белдерелүе, җөмләдәге урыны. | 1 | 6.03 | Аныклагыч, аның белдерелүе, алар янында тыныш билгеләре турында белем һәм күнекмәләр бирү.Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. | Аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
75 | Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү. | 1 | 11.03 | Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә тикшерү белем һәм күнекмәләр бирү. | Әңгәмә, аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
76 | Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш кисәкләрнең узара бәйләнеше. | 1 | 12.03 | Укучыларга җөмләнең тиңдәш кисәкләре турында мәгълүмат бирү. | Җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
77 | Контроль диктант “Гейзер” | 1 | 13.03 | Укучыларның грамоталыгын тикшерү | Диктант № 6 Диктант 106 бит | ||||||||||||||
78 | Җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында тыныш билгеләре. | 1 | 18.03 | Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре турында белем һәм күнекмәләр бирү. | Аңлату, | ||||||||||||||
79 | Җөмләләргә морфологик –синтаксик анализ ясау. | 1 | 19.03 | Җөмләләргә морфологик –синтаксик анализ ясау күнекмәләрен булдыру. Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау. | Аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
80 | Җөмлә кисәкләре кабатлау | 1 | 20.03 | Аңлату, җөмләләр тикшерү | |||||||||||||||
81. | Җөмләнең модаль кисәкләре:Эндәш сүзләр. | 1 | 1.04 | Җөмләнең модаль кисәкләре.( эндәш сүзләр, кереш сүзләр, керешмәләртурында белем һәм күнекмәләр бирү. | Аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
82. | Б.С.Ү. Изложение “Мәдинә” | 1 | 2.04 | Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү. | Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аң- лап, эчтәлеге буенча гади план төзү,эзлекле сөйләү,план буенча язу | Изложение №4 | |||||||||||||
83. | Җөмләнең модаль кисәкләре: кереш сүзләр, керешмәләр. | 1 | 3.04 | Җөмләнең модаль кисәкләре: кереш сүзләр, керешмәләр турында белем һәм күнекмәләр бирү. | Аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
84 | Сүзлек диктанты | 1 | 8.04 | Укучыларның грамоталыгын,фикерләү сәләтен тикшерү. | Иҗади сәләтләрен үстерү,бәйләнешле,логик эзлекле җөмләләр язу. | Диктант№7 | |||||||||||||
85 | Җөмләдә сүз тәртибе .Хаталар өстендә эш | 1 | 9.04 | Укучыларга җөмләдә сүзләр тәртибе турында белем , күнекмәләр бирү. | Аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
86 | Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе | 1 | 10.04 | Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе турында мәгълүмат бирү. | Сүзләрнең туры һәм кире тәртибе буенча күнегүләр эшләү | ||||||||||||||
87 | Җөмләдә сүзләр тәртибе . Кабатлау. | 1 | 15.04 | Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибен дөрес аера белү. | |||||||||||||||
88 | Б.С.Ү. “Табигатьтә яз тантана итә” Хикәя язу | 1 | 16.04 | Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен баету. | |||||||||||||||
89 | Җөмләләргә морфологик –синтаксик анализ ясау | 1 | 17.04 | Җөмләләргә морфологик –синтаксик анализ ясау ысулларын аңлату, практикада куллану. | Аңлату, җөмләләр тикшерү | ||||||||||||||
90 | Җөмләнең аерымланган кисәкләре. | 1 | 22.04 | Җөмләнең аерымланган кисәкләре турында күнекмәләр булдыру. | |||||||||||||||
91 | Җөмләнең аерымланган кисәкләре:җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар. | 1 | 23.04 | Җөмләнең аерымланган кисәкләре:җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар. турында күнекмәләр булдыру. | |||||||||||||||
92 | Җөмләнең аерымланган кисәкләре:җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар янында куела торган тыныш билгеләре. | 1 | 24.04 | Җөмләнең аерымланган кисәкләре:җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар янында куела торган тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләрен булдыру. | |||||||||||||||
93 | Б.С.Ү.Сюжетлы картина буенча хикәя төзү. | 1 | 29.04 | Сюжетлы картина буенча хикәя төзү күнекмәләрен булдыру,бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә эш. | Сөйләп карау һәм караламага язу һәм акка күчерү | ||||||||||||||
94 | Җөмләләргә морфологик –синтаксик анализ ясау | 1 | 30.04 | Җөмләләргә морфологик –синтаксик анализ ясау ысулларын аңлату, практикада куллану. | |||||||||||||||
95 | Җөмләгә билгеләмә бирү. | 1 | 5.05 | Җөмләгә билгеләмә бирә белү. | |||||||||||||||
96 | Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау. | 1 | 6.05 | ||||||||||||||||
97 | Гади җөмлә ситаксисы буенча тестлар. | 1 | 7.05 | ||||||||||||||||
98 | Җөмләләргә морфологик –синтаксик анализ ясау | 1 | 12.05 | Җөмләләргә морфологик –синтаксик анализ ясау ысулларын аңлату, практикада куллану. | |||||||||||||||
99 | Б.С.Ү.Картина нигезендә сыйфатлама элементларын кулланып хикәя төзү. | 1 | 13.05 | Укучыларның телдән бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү. | Материаллар туплау, гади плпатөзү | ||||||||||||||
100 | Контроль диктант « » | 1 | 14.05 | Укучыларның грамоталыгын,фикерләү сәләтен тикшерү. | Диктант№8 | ||||||||||||||
101 | Б.с.ү.Хаталар өстендә эш | 1 | 19.05 | Ясалган хаталарны төзәтү | |||||||||||||||
102 | Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. | 1 | 20.05 | . Кагыйдәләрне искә төшерү. | |||||||||||||||
103 | Б.С.Ү.”Җәйге матур көннәр” темасына диалогик һәм монологик сөйләм. | 1 | 21.05 | Диалогик һәм монологик формаларны куллану күнекмәләрен формалаштыру. | |||||||||||||||
104 | Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. | 1 | 26.05 | Еллык үткәннәрне кабатлау, системага салу. | |||||||||||||||
105 | Йомгаклау дәресе. | 1 | 27.05 | ||||||||||||||||
