Тукай безнең күнелләрдә

Гафурова Рузиля Ринатовна

 

"Тукай безнең күңелләрдә"

(әдәби - музыкаль кичә)

Бу инсценировка  татар теле укытучылары өчен файдалы булыр дип уйлыйм.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_beznen_kunellrd.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай безнең күңелләрдә 

(әдәби - музыкаль кичә)

Максат: шагыйрь Г.Тукай яшәгән заманны күзаллап, аның кечкенә Апуштан зур Тукай дәрәҗәсенә күтәрелә алуын, бөеклеккә нинди фаҗигаләр бәрабәренә ирешүен тирәнтен аңлату; укучыларда шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлау: Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырган стендлар һәм китаплар.

Уртада Тукай портреты. Сәхнәне тиз арада авыл өенең эче, мәктәп бүлмәсе, редакция бүлмәсе итеп тә  кулланырга мөмкин булырлык итеп алдан әзерләп куярга кирәк.

“Бәйрәм бүген “җыры яңгырый.

Укытучы. Исәнмесез, кадерле балалар, кунаклар, әти-әниләр. Бүген – бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз  туган көн бүген. Аңа багышланган әдәби-музыкаль кичәбезне башлыйбыз.

Укучы.

Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә-якны нурга күмеп,

Шаулап-гөрләп яз килә.

Укучы.

Яз килә җиргә, яз килә,

Җыр, шигырь булып.

Тирә-юньне моңга күмеп,

Тукайлы булып.

Укучы. 

Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга,

Әй шагыйрьләр солтаны.

Укучы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында бер ир бала дөньяга килә. Мөхәммәтгариф мулла һәм Мәмдүдә абыстай улларына “Аллаһның сөеклесе, яраткан колы” дигән мәгънәгә ия Габдулла дигән исем куялар.

 “Туган авыл”  шигыре.

Укучы. Әмма Габдуллага бәхетле тормыш кичерергә язмаган икән. Юкка гына:

            Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

            Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем, - дип язмаган соңрак Тукаебыз. Габдуллага 5 ай вакытта  әтисе кинәт кенә авырып үлеп китә.

Укучы. Әнисе Мәмдүдәне Сасна авылы мулласы Мөхәммәтшакирга кияүгә бирәләр. 2 яшь ярымлык Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка биреп калдыра әнисе.

Укучы. Г.Тукай үзенең “Исемдә калганнар” дигән автобиографик әсәрендә Шәрифә әбине болай дип искә ала: “Мин кыш көннәрендә төнлә ялан аяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага гына түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә  үзенең: “Кадалмас әле килмешәк!” - дигән “шәфкатьле” фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән”. (Сәхнә артында микрофоннан укырга мөмкин).

Укучы. Бераздан, яңа гаиләсенә ияләнә төшкәч булса кирәк, Шакир мулланың рөхсәте белән, әнисе Габдулланы Саснага алдыра. Ләкин ана белән үткән рәхәт көннәр озак бармый. Бер еллап торгач, әнисе дә үлеп китә.

Укучы.         

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!

Гаиләсенә җиһанның ник  китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабер ташы, -

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

Укучы. Әнисе вафатыннан соң, Габдулланы әнисенең әтисе Зиннәтулла гаиләсенә җибәрәләр. Зиннәтулла бабай - Өчиле авылының мулласы. Монда да кечкенә Апушка бәхет елмаймый.Үги әби, зур гаилә. Монда Габдулла - артык кашык. Озакламый аны бер олаучыга утыртып, Казанга җибәрәләр. Казада һөнәрчеләр Мөхәмәтвәли абзый һәм Газизә апа Габдулланы асрамага ала.

Сәхнә артында микрофоннан  укыла: “Мин бу ата-анамда ике елмы күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар. Алар үзләренең үләчәкләреннән куркып: “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылга кайтарыйк”, - дип, мине Казанга китергән ямщикны табып,  мине янәдән утыртып, Өчилегә җибәргәннәр”.

Укучы. Үги әби Габдулланы озак тотмый - күрше Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзыйга биреп җибәрә.

“Шүрәле “ поэмасының  1нче бүлеге - Кырлай авылына багышланган бүлек сөйләтелә (музыка, кош сайраулары яздырылган кассета  ярдәмендә).

Укучы. “Бу Кырлай авылы минем дөньяга  иң элек күзем ачылган урыным”, - дип яза Тукай соңрак. Монда ул беренче тапкыр сабакка төшә, мәдрәсәгә йөри, халык авыз иҗаты белән якыннан таныша, сабантуй бәйрәмен күрә.

Инсценировка.

Сәхнә күренеше. Авыл өе. Тәрәзә буенда кечкенә Габдулла китап укып утыра. Сәхнә артында микрофоннан укыла: “Бервакыт, көз көне өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде. Мин ян тәрәзә төбендә “Рисалаи Газизә” китабын укып утыра идем. Безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.”

Тышта “тр-рр, малкай” дигән  тавыш ишетелә.

Юлчы ( керә). Әссәләмәгаләйкүм!

Габдулла. Вәгаләйкүмәссәлам!

Юлчы. Әти-әниең кайда?

Габдулла. Ындырда.

Юлчы. Бар, чакырып кайт.

Габдулла чыгып китә, бераздан Сәгъди абый, Зөһрә апа белән әйләнеп керә.

Сәгъди абзый. Бәрәкаллаһ, кунак бар икән.

Юлчы. Бар шул. Ягез, йортка дога кылыйк (дога кылалар).

Сәгъди.  Яхшы. Хуш. Ни хезмәт илә килдегез?

Юлчы. Менә бу баланы алырга килдем

Сәгъди. Ничек ул? Ник алырга килдегез? Ник син алырга килдең?  

Юлчы. Мин - Кушлавыч кешесе. Бу бала - авылыбыз имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән хәбәрсез идек, менә хәзер таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында  аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе, каенесенең болай кара кешеләр арасында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була. Менә мин быел Җаектан, аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер алып китәм.

Сәгъди. Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә вакытта аны өч-дүрт ел ашатып торыйк та, хәзер эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәш булса, ник аны әүвәлдә күрмәгән?

Зөһрә апа ( авызын каплабрак). Юк, бездә кешегә бирә торган  бала юк!

Юлчы. Юк, сез не имеешь право кеше баласын тотып торырга, мин хәзер урядникка әйтәм, әле без аны таба алмый йөрсәк, ул сездә икән. Мин сезне подсуд  җибәрермен!

Зөһрә апа. Я, атасы, бирик инде, ахры , кеше баласы безгә булмас, Алла сакласын, әллә ниләр күрербез  (елап җибәрә).

Юлчы. Күптән шулай диләр аны. Әзерләгез баланы.

Сәгъди. Ярый, хәерле булсын. Я, улым, хуш, безгә рәнҗемә!

Зөһрә апа. Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың!

Укучы. Бу - 1895 ел. Габдулла озын сәфәргә чыга.  Алда – Уральск  (Җаек) каласы. Уральск - Урал суы буена утырган шәһәр. Анда татарлар шактый яши. Әтисе белән бертуган апасы Газизә монда бер сәүдәгәрдә кияүдә. Газизәнең ире Галиәсгар бай  Габдулланы үзләренә тәрбиягә алырга ризалык бирә һәм аны Уральск каласына китертүне оештыра.  Габдулла монда мәдрәсәдә укый, өч еллык  русча укытыла торган школага йөри.

Инсценировка.

1 күренеш.

Мәктәп бүлмәсе. Балалар парталарга тезелеп утырганнар. Укытучы дәрес аңлата.

Укучы. Мәдрәсәгә һич тә охшамаган якты бүлмә, саф-саф тезелгән парталар, кара такта, бигрәк тә  тишеп карый торган 80 ләп күз башта Габдулланы каушатып җибәрә. Аягын кыймалдатырга да  хәле бетеп, ул ишек төбендә басып кала.

Учитель. Я, якынрак кил. Смелее, кыюрак! Исемең ничек?.

Габдулла. Габдулла.

Учитель. Фамилияң?

Габдулла (дәшми, аяк очларына карап тора).

Учитель. Әтиеңнең исеме ничек? (бераз көтә, Габдулла дәшми). Телеңне йотмагансыңдыр бит, дускай? (балалар   көлешеп ала).

Габдулла. Кайсы әтинең? (класс көлеп җибәрә.)

Учитель. Соң синең ничә әтиең бар?

Габдулла. Өч. (класс көлә).

Учитель. Тише, дети! Бар, Габдулла, кайтып белеп кил!

2 нче күренеш.

Өй күренеше.

Габдулла кайтып керә дә күңелсезләнеп, алага атларга кыймыйча ишек төбендә басып тора.

Газизә апасы. Ни булды? Нигә кайттың?

Габдулла. Учитель әтинең исемен сорады. Алар бит минем өчәү. Кайсын әйтим?

Газизә. Ул ни дигән сүз - “кайсын әйтим?” Үз газиз атаң була торып сала мужигын әйтер идеңме әллә?

Габдулла. Мужик түгел ул.

Газизә. Мужик булмый, кем соң?Атаң синең җиде буыннан килә торган мулла нәселеннән иде. Икеләнеп торасың юк, шартлатып әйт. Мөхәммәтгариф, диң.

3 күренеш.  Школа.

Габдула (кереп баса).

Учитель. Нихәл, белдеңме?

Габдулла. Мөхәммәтгариф.

Учитель (журналга яза).  Мөхәммәте кирәкми, ансыз да югалмассың, адашмассың. Фамилияң Гарифов булыр. Әнә утыр шунда (урын күрсәтә, Габдулла утыра).

Укучы. Атасы белән бертуган агасы үлеп, Гариф мулладан калган төрле кәгазь һәм документлар Уральскига килеп төшкәнчегә кадәр, Габдулла учитель кушкан фамилия белән йөргән. Әнә шул документларны актарганда, ул үзенең чын фамилиясен белеп ала да Гарифовны Тукаевка алыштыра.

Укучы. 1907 ел. Габдулла Тукаев – танылып килә торган шагыйрь. Көзнең “әбиләр чуагы” дип атала торган бер вакыты иде. Шундый көннәрнең берсендә Габдулла Казанга кайтып төшә. Аның солдатка каралу вакыты да җиткән.

“Пар ат” җыры башкарыла..

 “Туган җиремә “ шигыре.

Укучы. Номерга урнашу, шәһәрнең төрле урыннарында йөреп, балачак хатирәләрен яңарту, берничә газета идарәханәсенә сугылу белән  ике көн вакыт үтә. Өченче көнне Габдулла “Йолдыз” идарәсенә барып чыга.

Инсценировка.

Редакция бүлмәсе. Бер өстәл артында Г.Камал язып утыра.

Габдулла (керә, әкрен генә тамак кырып). Әссәләмәгаләйкүм!

Г.Камал (башын гына күтәреп карый да). Вәгаләйкүмәссәлам (илтифатсыз гына язуын дәвам итә).

Габдулла (газеталар актара, Г.Камал аңа яратмыйча гына карап-карап ала). Безнең газета – журналларны ала идегезме, Галиәсгар әфәнде?

Г.Камал (башын күтәрми генә). Нинди газеталар?

Габдулла. “Фикер”, “Әлгасрелҗәдит”, “Уклар”.

Г.Камал.Сез Уральскиданмы әллә?

Габдулла. Әйе.

Г.Камал. Алайса, шигырьләр яза торган Габдулла Тукаевны яхшы белә торгансыздыр.

Габдулла. Ул “Апуш” мин булам.

Г.Камал (сикереп тора, каршысына килә, ике кулын эләктереп алып селки башлый). Һи, туганкай! Кергәч үк әйтәләр аны. Һади Максудига атасыннан сәлам китергән мәхдүм дип торам. Кайчан килдегез? Озаккамы? Бөтенләйгәме? Кая төштегез? Ник хәбәр бирмәдегез? Һи, шулай ярыймы?

Габдулла. Урнашуын урнаштым, “Болгар”ның 40 нчы номерына төштем. Кайтуымның сәбәбе: призывка каралу. Солдатка алынудан  котылсам, Казанда торып калырга ниятлим.

Г.Камал. Бик яхшы, бик яхшы. Әйдәгез, мин сезне иптәшләр белән таныштырыйм әле. Менә бит,  Тукай кайткан диген!

Китәләр.

Укучы. Тукайны, сәламәтлеге бик яхшы булмау сәбәпле, солдатка алмыйлар. Ул Казанда кала. Казан чоры – Тукай иҗатының гөрләп чәчәк аткан чоры. Ул монда үзенең иң яхшы әсәрләрен  иҗат итә,  мәхәббәт утларында да яна, шактый гына кимсетелүләргә дә дучар була. Ләкин ул нинди генә хәлләрдә дә шагыйрь булып, халкының “ачы хәсрәт көен” көйләүче  шагыйрь булып кала. Туры сүзле, горур, батыр йөрәкле шагыйрь  булган ул.

Бер татар шагыйренең сүзләре” шигыренең берничә куплетын сөйләтергә мөмкин.

Укучы.       

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе;

Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.

И мөкатдәс, моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен,аерылабыз ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,

Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

 (“Тәфтиләү” көе астында укыла).

Укучы. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай бары тик 27 яшендә, 1913 нче елның апрелендә, Казан шәһәрендә каты авырудан вафат була. Аны безгә апрель бирде, апрель алып китте. Ләкин Тукайны безнең йөрәкләрдән, халык күңеленнән беркем дә, берни дә ала алмас. Апрель - яз ае. Табигать яшәрә, тормыш җанлана. Тукай  да яз  белән бергә безнең күңелләрдә шигырь гөле булып чәчәк ата.

Укучы.          

Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан?!

Укучы.          

Апрель.

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,

Яшәрүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән, киләчәктән

Мөмкин түгел аеру Тукайны!

Укучы.         

Буын арты буын алышыныр,

Гасыр арты узар гасырлар.

Шигъриятнең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Балалар Тукай портреты алдына чәчәкләр  куялар, “Туган тел” җырын бергәләп җырлыйлар.

Әдәби-музыкаль кичә тәмамлангач, икенче өлештә Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлардан торган концерт куярга мөмкин.