Гафурова Рузиля Ринатовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

"Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышларга ирешә ала." Р.Кеннеди

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: "Эшчәнлек метод"технологиясен куллану

Увлечения: матур әдәбият әсәрләрен уку, кул эшләре белән шөгыльләнү

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казан шәһәре

Место работы: Казан шәһәре Идел буе районы МБОУ №95

Звание, ученая степень: не имею

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/yusupova-ruzilya-rinatovna
Мин – укытучы. Укытучы – белем нурларын балаларга өләшүче изге җан иясе. Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын таратыр, дөнья көтү юлларын өйрәтүче олы көч, акыл ул. Мин көн саен узган сукмак – мәктәп белән гаилә арасын бәйләп торган изге юл. Шушы юлда дөреслекне күрсәтүче дә без – укытучылар. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү бирү, аларны саклау, туган телеңне үстерү – укытучыга тапшырылган изге бурыч, шуңа хыянәт итмик! Зиһенебездә булган белемне, күңелебездәге тәүфыйкъ һәм иманны киләчәк буыннарга тиешенчә өйрәтик! Укытучы сумкасында яткан гади генә китапларның зур байлык, бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуын балалар күңеленә җиткерик!

Укытучым!

Күңелемә нурлар салдың,

Дөньяларга күзем атың,

Ни кылсам да сабыр булдың

Әй,мөхтәрәм укытучым!

Менә инде хәзер 11 елдан бирле мин - укытучы. Ләкин укытучы һөнәренең нинди катлаулы, җаваплы икәнлеген  мин елдан-ел  аңлый гына барам. Минем уйлауларымча, бүгенге көндә ул галим дә, актер да, спортчы да, психолог та, остаз да. Укытучылык - ул минем һөнәрем. Мин балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытам. Тел ул - байлык. Аны кулланырга өйрәтү - минем максатым. Татар теле безнең дәүләт теле, аның матурлыгын сиземләргә, туган тел белән горурланырга өйрәтергә тырышам. 

О себе

Мин-Гафурова Рузиля Ринат кызы. Казан шәһәре Идел буе районының 95нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик эш стажым -11ел.Үземнең эшемне бик яратып башкарам.Балаларны ярату, аларга белем, тәрбия бирүгә омтылу, укытучы һөнәрен сайлавым  булды.Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Нәрсә соң ул бәхет? Минем өчен ул газиз туган җирем, сөекле әткәй-әнкәем, яраткан гаиләм һәм әлбәттә, минем кадерле мәктәбем. Иртән ашыга-ашыга, дулкынланып, шатланып, мәктәбемә барам. Анда мине, иң якын дусларын көткәндәй, укучыларым көтә. Алар белән мин яшим, иҗат итәм. Дөньяга балалар күзлегеннән чыгып карарга тырышам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Мой взгляд на мир

"Тормыш - ул мизгел. Аны башта караламага язып, аннары акламага күчереп куеп булмый"   А.П.Чехов

Моё портфолио

 

 конференцияләрдә чыгыш ясау;

- конкурсларда катнашу (үземне сынап карау);

- газета-журналларда, интернет челтәрендә мәкаләләр бастыру;

- массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш булдыру

- укучыларымны төрле дәрәҗәдәге конкурс, конференция, олимпиадаларга әзерләү.

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы