Яз кызы-Нәүрүзбикә!
Бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре,аларның гореф-гадәтләре белән таныштыру.Татар халкының үткәненә мәхәббәт тәрбияләү. Бу материал 2-4 нче сыйныфлар өчен.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 31.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Яз кызы - Нәүрүзбикә!
Максат: Бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре,аларның гореф-гадәтләре белән таныштыру.Татар халкының үткәненә мәхәббәт тәрбияләү.
Кичә үтәчәк зал бәйрәмчә бизәлә,матур көй яңгырап тора.
А.б. Туган ягыбызны иңләп яз килә. Сагынып көткән яз кояшы туган җиребезне җылыта. Бәйрәмебезне дә туган як турында җырдан башлыйк.
2 кл “ Туган ягым”
Яз килде дидек. Ә нинди айлар ул – яз айлары? (март апрель май) Хәзер 2нче сыйныф укучылары табышмак-шигырьләр сөйләрләр, сез аларның җавабын әйтеп карагыз!
1нче укучы:
Тамчы тама кыектан,
Турылап та кыеклап.
Тамчы тама тып та тып.
“Булмый язны туктатып!”
Төнлә суык шарт та шорт
Кайсы ай мин? ... (Әйе, март)
2нче укучы:
Ага юлдан гөрләвек,
Кар эчендә күлдәвек.
Агачларда бөреләр
Җиләк кебек эреләр.
Тауда үлән терелә.
Кайсы айда? ( Апрельдә!)
3нче укучы:
Шау чәчәктә агачлар-
Чияләр, алмагачлар.
Ак болыт төшкән кебек.
Шомыртлар ап-ак күбек.
Тынмый кошлар сайравы.
Кайсы ай мин?... (Май ае!)
А.б. Яз айлары бәйрәмнәргә дә бай. Март, апрель, майда нинди бәйрәмнәр була? (8март, Нәүрүз, 1нче май, һ.б. )
Менә бүген без язның үзе кебек матур, эшчән, акыллы яз кызы сайларга җыелдык. Кем яз кызы- Нәүрүзбикә булырга тели, рәхим итегез!(чыгып номер алалар, тезелеп басалар, жюри әгъзәләре белән таныштырыла)
1нче конкурс - Өй эше – катнашучылар номерлар тәртибендә үзләре турында сөйлиләр, кул эшләрен тапшыралар.
2нче конкурс – концерт номерлары:
-Татар биюе;
- шигырь “Яз килә”;
- шигырь “Бу кайсы вакыт”
- җыр “ Яз җыры”;
- шигырь “Назлы яз”
А.Б. Яз ул җылы яклардан туган ягыбызны сагынып кайткан җырчы кошлар һәм беренче чәчәкләр. Карагыз әле, сыйныфыбыз нинди матур чәчәкләр белән бизәлгән! Катнашучы кызларыбыз хәзер үз осталыкларын күрсәтерләр, кәгазьдән чәчәкләр ясарлар. Ә карап утыручылар өчен 3нче сыйныф укучыларыннан бүләк-җыр “Кояшлы ил”
Хәзер кошлар турында сөйләшеп алыйк. 2нче сыйныф укучылары табышмак әйтер, сез табышмак һәм рәсем буенча күчмә кошларны танып җавап бирегез!
- Килдек, килдек, очып ерак җирдән,
Курыкмыйча ачы, салкын җилдән.
Яз хәбәрен сезгә китердек без. (карга)
- Кырлар өстеннән очам,
Күлдән иелеп су эчәм.
Сайравым белән
Җырларга күчәм. (тургай)
- Ерак-ераклардан канат кагып,
Диңгезләрне кичеп арып-талып,
Туган җиребезне сагынып кайттым.
Җылы яктан сәлам алып кайттым. (сыерчык)
- Торыйк- торыйк дип
Кайда оя корыйк? Дип,
Туган җирдә торыйк, дип,
Аваз салып ерактан,
Сазлыкларга, кырларга
Очып килә ... (торналар)
- Бала чыгармыйсыз, диеп,
Гаеплисез, мин беләм.
Йонлач кортларны аулыйм мин,
Мактаулы шуның белән. (күке)
- Тавышымны тыңлап кара
Төскә-биткә бәхәссез,
Гап-гади кош мин үзем,
Тавышымны тыңлап кара,
Кемлегемне белерсез. (сандугач)
- Кыска томшык мин үзем.
Соңга калып киләм мин.
Чебен-черкиләр чүплим,
Үз эшемне беләм мин. (карлыгач)
3 кл. “Кошлар” җыры.
(катнашучылар эшләрен тәмамлап тапшыралар)
А.Б. Хәзер зирәклегегезне тикшереп карыйк! Викторина:
1)Борынсыз чыпчык боз тишә. (тамчы)
2) Язын килә, көзен китә, оя ясасаң, үз итә. ( сыерчык)
3) Тәрәзәне какмый,
Ачмый, ватмый,
Пыяла аша өйгә керә. (кояш нуры)
4) Су өстенә ятты,
Үзе су булып акты. ( боз)
5) Ак юрганымны алып куйдым,
Яшел юрганымны җәеп куйдым. (яз, үлән)
6) Шундый матур бер күпер,
Кеше йөрми, ат керми. (салават күпере)
- Яз килсә киенә
Көз килсә чишенә. (агач)
Жюри үз сүзен әйткәнче – җыр – “Яз бәйрәме”
Катнашучыларны котлау, бүләкләр бирү(грамоталар), бәйрәмне йомгаклау.
“Яз килә” җыры. (барысы бергә)
