Белем бәйрәме.

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

Хуш киләсең, укучым!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_beyreme.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Хуш киләсең, укучым!

Зал бәйрәмчә бизәлә. Класс бүлмәсенә «Хуш киләсең, укучым!»,»Белем иленә рәхим ит» һ.б сүзләр язылган берничә плакат эленә. Күңелле көй астында кулларына чәчәкләр тоткан укучылар түргә уза.

1 нче укучы. Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

                    Алтын аем, уз түрдән.

                    Бармы икән тагын шулай

                    Безнең кебек сине үз күргән.

2 нче укучы. Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

                    Ачып җибәр серләр дөньясын.

                    Без бәхетле: йөрәк җырын.

                    Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

                 («Сентябрь» җыры башкарыла)

Алып баручы. Кадерле укучылар, хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләр, әти-әниләр!

 Кояшлы белем иртәсе безне кабат якты, матур,иркен мәктәпкә дәшә  сыман. Без янәдән бергә җыйналдык. Бүгеннән мәктәпләрдә  һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык – куанычлар, исәнлек, иминлек, тынычлык, якты көннәр алып килсен. Бүгенге белем бәйрәменең изге бәйрәм – рамазан гаете көннәренә туры килүе дә куанычлы. Бәйрәмнәр котлы, мөбарәк булсын, дуслар!

(«Әл-Фатиха» сүрәсе белән бәйрәм башлана)

1 нче укучы. Кулыбызга кабат кайтты Коръән

                     Күңелебезгә пакълек, изгелек.

                     Азат булып туа бүген татар.

                     Яшәмәскә мәңге изелеп.

Алып баручы. Ә хәзер, сүзебезне котлау өчен мәктәп директоры Гөлниса Шайдулловнага бирәбез.

(«Хәтерлим мин әле» җыры башкарыла.)

2 нче укучы. Бүген иртә уяндык

                    Көнгә карап куандык.

                    Их сикердек, шатландык

                    Кош кебек канатландык.

  3 нче укучы. Сентябрьнең бере ич,

                      Бүген уку көне ич!

                      Сикерешеп тордык без,

                      Бит кулларны юдык без.

  4 нче укучы. Бик күңелле сөйләшеп,

                      Шаулашып та, гөрләшеп,

                       Иң беренче мәртәбә

                      Җыйналдык без мәктәпкә.

(«Күңелле балачак» җыры башкарыла.)

5 нче укучы. Мәктәпләргә җыйналдык

                  Хәерле сәгатъләрдә

                  Укытучым өйрәт мине

                  Иң матур гадәтләргә.

     6 нчы укучы. Сентябрь дә килеп җитте

                         Сагынып көткән көннәр.

                         Бәйрәмгә дип үстердем мин

                         Өй тирәбездә гөлләр.

 

     7 нче укучы. Алыгыз сез бүген бүләк итеп

                         Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

                         Каршылагыз тагын бик күп еллар

                         Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

(Салмак көй астында чәчәк бәйләмнәре тапшырыла.)

(«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җыры башкарыла.)

8 нче укучы. Чакыра, тагын чакыра

                    Кыңгырау классларга.

                    Бүгеннән – белем көненнән

                    Уку елын башларга.

 9 нчы укучы. Сабыйларны тәбрик итеп бүген

                      Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау.

                      Туган илнең зәңгәр күген иңли

                      Алтын көздә көмеш кыңгырау.

Алып баручы. Мә, дустым, чылтырат,

                     Бүгеннән мәктәпкә!

                     Бүгеннән зур юлга

                     Хәерле сәгатътә.

(Кыңгырау чыңы яңгырый.)

                 Яшик гел шулай кояшлы  һәм тыныч көннәргә сөенеп. Һәркемнең къүңелендә бер теләк: Иминлек! Иминлек! Иминлек!

Кыңгырау чыңы мәктәпкә чакыра! Әйдәгез якты, матур классларга рәхим итегез! Хәерле сәгатътләрдә дип дәресләрне башлыйбыз!

Алып баручы. Укучылар хәзер без сезнең белән табигать кочагына сәяхәткә чыгарбыз. Ял итеп, күңел ачып, көзге матурлыкка хозурланып кайтырбыз. Әйдәгез, балалар, поездга утырыйк та сәяхәт иленә китик.

1 нче тукталыш. Истәлегем – бүләгем,

                          Сакла яшьлек бизәген, - дип атала.

(Укучылар һәм укытучылар белән истәлек – фотога төшү.)

2 нче тукталыш. Тапкырлар табигатьтә сынала – дип атала. Бу тукталышта кем тапкыр, кем зирәк, шул җиңәр тизрәк. Табигать күренешләре турында табышмаклар әйтелә:

Тау башында җиз көймә,

Җиргә төшсә җир көлә,

Суга төшсә, су кибә. (кояш)

Мине һаман сорыйлар,

Көтәләр, ә күренсәм

Качалар. (яңгыр)

Ишектән керде,

Түргә менеп утырды.(Суык)

Яшел шәлен ураган,

үзе кигән ап – ак тун,

Үзе бөдрә – чәче юк. (Каен)

Утта янмый, суда батмый. (боз)

Күзгә күренми йөри йөгерек. (Җил)

Иртә –кичен җәелә

Урман – кырга, басуга.

Кояш карый башлагач,

Пар булып юкка чыга.(Томан)

Канатсыз оча, аяксыз чаба.

Тышта өелә, өйдә җыела.(Кар бөртекләре)

Озын,яшел – түтәлдә,

Сары, тозлы – кисмәктә.(Кыяр)

10.Ите симез, мае юк,

     Тиресе калын, йоны юк. (Шалкан)

Укучылар, сез бик тиз җаваплар таптыгыз бит әле, мөгаен табышмаклар белән бик кызыксынасыздыр. Әйдәгез үзегез табышмаклар уйлагыз әле. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә  сез миңа табышмагын төзерсез. (Төрле рәсем, предметлар күрсәтелә.)

   Табышмаклар күп беләсез

   Зирәк икән үзегез.

   Акыллы һәм матур булсын

   Сезнең һәрбер эшегез.

3 нче тукталыш.     Күңелле балачак – дип атала. Бу тукталыш безгә балачакның иң күңелле мизгелләрен бүләк итәр.

 («Миңлебай», «Капкалы», «Йөзек салыш» һ.б төрле уеннар уйнала.)

     4 нче тукталыш.  Балалар без бик озак бардык. Әйдәгез, «Тәмлетамак» кафесына кереп бераз ял итеп алыйк. Авылыбызның имам- хатыйбы Хәсән абыйның вәгазьләрен тыңлап күңелләребезне пакьләндерик.

 (Бәйрәм чәй табыны янында дәвам иттерелә. )      

ТР Балтач муниципаль районы

Бөрбаш – Сәрдегәне башлангыч мәктәп – балалар бакчасы белем бирү муниципаль учреждениесе

Белем бәйрәме

                                                                      Әзерләде: Нигаматуллина Р.В.

        2011-2012 уку елы