Яңа ел бәйрәме!

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

Яңа ел бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_beyreme_word.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы

укытучысы Нигаматуллина Рәмзия Вагыйз кызы.

Яңа ел бәйрәме

Күңелле көй астында биеп сәхнәгә алып баручы –әбиләр чыга.

1 Әби.  Алла, абау җаным кая килеп чыктык без? Чыршы да бизәп куйганнар. Болар нишләп утыра монда?

2 әби. Нишлисең инде шушы мәктәпнең директоры Гөлниса Шайдулловна чакырды бит безне бирегә. Хәзер икәү яңа ел алып барабыз.

1 әби. Шулай шул, үпкәләмә  ахирәт   хәтерләр шул кадәрле начарайды. Барысын да тиз онытам.

2 әби. Үзеңә кирәклесен онытмыйсың син. Әллә кайчангы әҗәтләрне сорап тилмертәсең. Я, ярар әйдә яңа ел бәйрәмен башлап җибәрик.

1 әби.  Хөрмәтле дуслар, исәнмесез!  Яңа ел белән сезне!

2 әби. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

1әби. Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

2 әби. Бәйрәмебезнең бизәге булган  балаларны бирегә чакырыйк!

                       Күңелле көй астында тезелешеп балалар керә.

           1б.  Бүген бездә зур бәйрәм

                 Бүген Яңа ел килә!

                 Безнең күңелләр җырга

                 Һәм биюгә җилкенә.

         2б.  Җырлыйбыз да биибез,

                 Зурлыйбыз Яңа елны.

                 Яңа елда- яңа утлар,

                 Яктыртсын Яңа елны!

         3б.   Без бүген чыршы янында

                 Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

                 Кыш бабайны каршыларбыз,

                 Яңа җырлар җырларбыз.

Җыр. Яңа ел турында.

           4б.   Исәнме чыршы, исәнме!

                  Яңа ел килеп җитте.

                 Күңелле чыршы бәйрәмен

                   Балалар күптән көтте.

            5б. Күрегез бу чыршыны!

                  Чыршының да чып-чыны

                  Нинди төз, матур,биек-

                  Тора түшәмгә тиеп.

            6б.   Нинди матур безнең чыршы

                    Җем-җем килеп яна ул

                    Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                    Котлы булсын Яңа ел!

Җыр. Чыршыкай.

        7б.  

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел – иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!

Тылсымлы икән Яңа ел –

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп җиттек,

Үсеп киттек бер яшькә!

         8 б. Сагынып көттек без сине,

                 Көннәрне санап көттек

                 Календарь битләренә  һәм

                 Сәгатькә карап көттек.

9б.         Тик Яңа ел бер үк елда

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

Яңа ел еш булса, күптән

Дәү кеше булыр идек,

Күбрәк "бишле" алыр идек,

Бик көчле булыр идек!

Җыр: Кар бөртекләре.

10б.   Кулны-кулга тотынып

                      Җырлыйбыз да биибез

                      Яңа елда һәркемгә

                      Бәхет-шатлык телибез!

11б.  Алдагы ел белән тагын

         Якыная арабыз.

         Тиз килсен дип, Яңа елга

         Без үзебез барабыз!

         Теләсәгез, әйдәгез,

         Без сезне дә алабыз!

1әби. Ахирәтем , җаным беләсеңме мин бит хәзер интернетта бик каты утырам.

2 әби. Кайда утырасың? Интернатта торам дисенме?

1 әби. Нинди интернат, ин-тер-нет дим, интернет! Минем олы улымның малае дәү кеше бит. Шул алып бирде. Нәрсә генә юк анда?

2 әби. Нәрсә бар инде я, барысын белгәч ахырзаман җитү инде бу ахырзаман.

1 әби. Менә бер көнне шулай утырам малай гороскоп дигән нәрсәгә килеп чыктым. Анда язылганнарны укып шаккаттым. Менә язып та алдым. Елан елына әнә нәрсәләр генә язылмаган.

2 әби. Укыр идем дә күзлек калган. Әйдә булмаса балалар бәйрәм итә торсын, без тиз генә өйгә кайтып килик.

Бәйрәмгә  әкият геройлары - Камырбатыр, Шүрәле керә, исәнләшәләр.

  1. Исәнмесез кадерле кунаклар, рәхим итегез!

Камырбатыр:

Камыр-камыр диделәр,

Кабарттылар, изделәр.

Көчем барын сизделәр.

Батыр булсын диделәр.

Камырдан пешә-икмәк!

Димәк икмәктә-хикмәт! Мине таныдыгызмы? – әйе бу мин камыр батыр,сезнең белән күңел ачарга килдем.

Шүрәле. Кети-кети уйныйм дисәң,

       Карурманга кер әле.

       Мине белмәгән бар микән?

      Исемем минем...

Бал-р: Шүрәле.

Әйдәгез тизрәк килегез яныма, ясыйк матур түгәрәк, безгә кунаклар килгән , уйныйк-җырлыйк бергәләп! (“Шүрәле белән уен).

1 әби. Абау, абау ахирәт монда әллә нәрсәләр килгән! Бәйрәм кыза башлады димәк.

2 әби. Син ахирәт интернетта утыргач күп беләсең инде әйме. Быел нәрсә елы була инде?

1 әби. Шуны да белмәскә инде моңарчы,  Елан елы була. Менә нәрсә көтә безне тыңлап тор. (укый)

2 әби. Әйе. Яңа ел безнең көтеп алган яраткан бәйрәмебез шул. Илләребез генә имин булсын. Бәйрәм рухы сезне Яңа елның соңгы көннәренә кадәр сихри моңга күмеп, күңелләрегезне моң белән бизәсен.

Музыка астында Кар кызы һәм куяннар керә.

Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кадерле кунаклар.

1 әби. Исәнме, кызым, әйдә рәхим итегез бәйрәмгә!

Бию – зайчик Шнуфель.

2 әби. Кызым, син  ник ялгызың гына, бабаебыз кая безнең?

Кар кызы. И и и, бабакаем кичә яңа ел бүләкләре алырга киткән иде. Кайтмады, әле дә юк. Ансыз ничек бәйрәм булыр инде?

 1 әби. Килер, кызым, кайгырмыйк әле. Әйлән – бәйләнебезне дәвам итик, аңарчы бабаебыз да кайтыр!

 (Балалар чыршы тирәли шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар.)

1 әби. Ахирәт, минем онык мәктәптән кайта да мәзәк сөйләп җибәрә.

2 әби. Каян өйрәнә соң аларны. Беркөнне минем улым да сөйләп маташа иде.

1 әби. Ник хәзер шундый дәрес керә ди. Менә тыңла әле.

- Наил, сиңа мәктәпкә бару ошыймы?

- Ошый! Аннан кайту да ошый. Тик менә бару белән кайту арасындагы сәгатьләрне җенем сөйми.  

 2 әби. Минем дә мондыйлары истә калган тыңла әле.

Математика дәресендә бер укучы кулы белән бер колагын каплап утыра икән. Моны күреп партадашы аңа:

  -Нигә колагыңны томаладың?-дигән.

  -Укытучы апа сөйләгәннәр колагымнан чыгып китмәсен өчен,-дип җавап биргән малай.

1 әби. Абау, ахирәт без сөйләшеп онтылып киткәнбез, ахры. Бәйрәмгә кунаклар да килә башлады түгелме!

Көй астында бизәнгән, чәчләрен ясаган, заманча итеп киенгән Убырлы керә.

Убырлы: Әкият геройлары бәйрәмгә киткән дип ишеттем дә, бизәнеп, матур итеп киенеп килдем әле менә, барыбер чакырмас идегез.

1 әби. Әбәү, урман карчыгы, танырлык та булмагансың!

Убырлы: Балалар, ә сез таныдыгызмы?

Балалар: Син Убырлы бит.

2 әби. Убырлы?! Нинди убырлы булсын бу, мондый кәттә убырлы буламыни?

Убырлы: Ничек кенә була әле.(көлә) Жидкокристаллический экранлы телевизорымны саттым, пластик операция ясаттым. Заграничный себеркемә утырып, кичә генә Париждан кайтып төштем.

Шүрәле. (Убырлыны әйләндергәләп карый) Ну ты даешь Убыр! Кая югалды бу дигән идем аны? Әй, дустым, монда балалар Кыш бабайны көтәләр, ә бабай һаман юк, синең эшең түгелме бу?

Убырлы. Син нәрсә, шүрәле дус. Гел мине генә начар итеп күрәсең. Былтыр шушы бәйрәмдә шухыр- мухыр эшләмәм дип тәүбә иттем бит. Мин яхшы бабушка да була алам. Менә күрерсез, сүземдә торачакмын. Минем дә матур гына итеп чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым бик килде.

Шүрәле. Әйдә алайса, бер биеп алыйк.

(“Кечкенә үрдәкләр биюе”)

Убырлы. Шәп булды бу! Тик Кыш бабай булмагач, бәйрәмнең дә яме юк икән шул.

Шүрәле. Карале, урман карчыгы әйдә бер тапкыр булса да яхшылык эшлә инде.

Убырлы. Һе, минем бит сездән аермалы буларак всемогущий себеркем бар. Хәзер булдырабыз аны.

            Әфсен-төфсен, җилфер –җилфер

             Юкка чыккан Кыш бабайны бирегә китер.

(себерке белән сихерли, Турахан керә көй астында.)

Турахан. Исәнмесез, кадерле кунаклар. Әссәламегәләйкем!

1 әби. Вәгәләйкемәссәләм!

Убырлы. Абау кем бу? Заграничный себерке заграничный Кыш бабайны китерде.

Турахан. Матуркайларның матурлары, акыллыларның акыллылары дөньяларыгыз имин булсын. Кая килеп эләктем соң мин? Нинди энәле гөл үсеп утыра монда? Ай-яй, нинди суык!

2 әби. Бабай син Сәрдегән авылының Яңа ел бәйрәменә килдең. Ә бу чыршы. Үзең кем буласың димме?

Турахан. Мин Турахан карт булам. Сезнеңчә Кыш бабай. Бездә ел буе җәй була. Без яңа елны яз көне каршылыйбыз.

1 әби. Ә без кыш көне каршылыйбыз шул, суыкта.

Турахан. Бик хуп, бәйрәмегезне котлап кызларымны чакырыйм әле.

(Шәрыкь кызлары биюе.)

1 әби. Бабай рәхмәт, бүләгең өчен. Әйдә син дә безнең белән уйнап-биеп ал.

(Җырлы-биюле уен)

Турахан. Сез бик күңелле яшисез икән. Үз илемә кайткач, балаларга да өйрәтермен. Сезнең барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Бәхетле булыгыз, хушыгыз. (китә)

2 әби. Урман карчыгы бу бит безнең бабаебыз булмады.

Убырлы. Нәрсәсе ошамый сезгә? Бүреге- чалмасы бар. Юка гына булса да тун кигән, бүләк тә алып килгән.

1 әби. Син бит үзең кыш бабайны табып китерәм дип сүз бирдең.

Убырлы. Ярар инде тагын бер тапкыр тырышып карыйм, алайса. (Сихерли) Әфсен-төфсен, җилфер –җилфер

             Юкка чыккан Кыш бабайны бирегә китер.

Санта Клаус керә.

Санта Клаус. Гудмонин чилдрин хеппи ньюе..!

Балалар. Э хәппи ньюе тьую.

1 әби. Әстәгъфирулла. Нәрсәләр ди, нинди әкәмәт соң бу?

Шүрәле. Убыр синең сихерең тагы дөрес булмады, безнең бабай түгел бу!

Санта Клаус. Мин Санта Клаус булам. Сезнеңчә Кыш бабай. Америкадан килдем. Сезгә бүләгем дә бар.

                (Инглиз телендә җыр “Новогодняя песенка”)  

Санта Клаус. Сәнкью. Безнеңчә дә яхшы сөйләшәсез икән балалар,  Сездә бик тә күңелле булыр иде бер  биеп тә алсам.

1 әби. Рәхим итеп бәйрәм ит!

                  (“Гномнар биюе”)

Санта Клаус. Һай, рәхмәт, хәзер инде сөенеп үз илемә кайтырга да була. Яңа ел һәммәгезгә дә бәхет- шатлык, сәламәтлек алып килсен. Бай-бай, гуд-бай. (китә)

2 әби. Бай, бай аллага шөкер генә итеп торырлык. Дөньялар гына тыныч булсын.

Шүрәле. И убыр, башка ил Кыш бабайларын күрсәтеп бетердеңме инде? Үзебезнең бабай кирәк безгә, нәрсә дә булса эшлә инде.

Убырлы. Балалар, мин бу Кыш бабайлары белән буталып беттем инде. Ниндирәк соң әле ул безнең кыш бабай? Һай ти-ти баш!

(балалар сүрәтли)

Убырлы. Әллә гаеп заграничный себеркедә микән? Кая Шүрәле булмаса үз себеркемне китер әле?

(каен себеркесен алып килә, убырлы сихерли.)

Әфсен-төфсен, җилфер –җилфер

Юкка чыккан Кыш бабайны бирегә китер.

(Ерактан кыш бабай атлары тавышы килә)

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

                      Исәнмесез, әбиләр!

                      Тирән карларны ерып

                       Бар җиргә суык өреп,

                       Озын юллар үттем мин

                       Сезгә килеп җиттем мин

                         Котлы булсын Яңа ел!

Кар кызы. Бабакай, бик озак югалып тордың. Берәр явызы тозак корган микән әллә дип борчылып беттек. Әле ярый Убырлы булышты бабакай.

К.б. Юк,юк, балалар! Юлымда бер генә начар фикерле кеше дә очрамады. Мин урман- кырларда кош-кортларны, җәнлекләрне бәйрәм белән котлап йөрдем. Убырлыга да рәхмәт, балаларга булышуына мин бик шат.  

2 әби. Карале ахирәт Рәйханә кибетенә алмалар, апельсиннәр, тәмле конфетлар кайткан.    Авыл хатыннары   бетергәнче тиз генә Яңа елга алып куйыйм, озак тормам сез бәйрәм итә торыгыз.

1 әби. Бәйрәм җитә шул. Кунаклар да килер мин әйтәм. Өстәлгә нәрсәләр әзерләрмен дип борчылам әле Мәтрүнә.

2 әби. Хи, тапкансың кайгырыр нәрсә. Елан елы булгач өстәл уртасына тавык, балык, бака һәм диңгез хәшәрәтләрен  куясың. Елан шулар белән туклана ди.

1 әби. Әй синең белән сөйләшеп торам тагын. Гомерең буе кибет әйбере ашадың, коймак та пешерә белмисең ич син. Рәхимҗан бәгырең генә бик тәмле итеп кабартма, өчпочмак пешерә торган иде.

2 әби. Ярар. Мине сөйләп торма әле ахирәт, сөйләшә башласак дөньяларны онытабыз, бәйрәмне дәвам итәргә кирәк, ләбаса!

(Балалар кыш бабайга  шигырьләр сөйлиләр, әйләнеп җырлыйлар.)  

1 куян. Кыш бабай, Кыш бабай

             Син безне тагын тыңла

              Без нишлибез, әйтеп бир,

              Җавабын бик нык уйла.

Музыка (балалар курайда уйнау хәрәкәте ясыйлар)

К.Б Белдем-белдем, сез шешәдән сөт эчәсез.

(балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясыйлар.)

К.б.   Белдем-белдем, сез минем сакалымны тарыйсыз.

(балалар барабан кагу хәрәкәте ясый.)

К.Б Белдем- белдем, сез тузанлы мендәрне кагасыз.

1 әби. И бабай картлык шатлык түгел шул,  берсен дә белә алмадың. Балалар Кыш бабайга нинди җәза бирәбез?

Балалар. Биетәбез!

К.б. Биим, биим шатланып,

       Чыршы бәйрәменә килеп

        Булмас биеми калып.

(барысы да бииләр.)  

( шулвакыт сәгать 12 не суга, Яңа ел керә. Кыш бабай аны күтәреп ала. )

Кыш бабай. Изге уйда өйдән-өйгә йөреп,

                     Зур ышаныч белән сузып кул.

                     Гадел хуҗа булып якты түрдән,

                      Кыю атлап уз син, Яңа ел!

 Яңа ел. Исәнмесез, дусларым!

               Мин яңа  ел, алып килдем

                Барыгызга көч һәм тырышлык,

                Алып килдем сезгә тормыш ямен,

                Алып килдем мәңге тынычлык!

Барысы бергә: рәхмәт Яңа ел ! Түргә уз!

2 әби. Әй , Мәтрүнә җаным тагы бер елга картайдык.

1 әби. Юк, юк нишләп картаерга, йөрәк һаман 18 дә диләрме әле. Кара әле яшь вакытта без биеп тә карый идек бит име. Нишләп кенә бетми идек.

2 әби. Ник әйдә бер  биеп калыйк. Без кемнән ким. (Бииләр.)

Кыш бабай.  Ярый, дуслар, миңа менә
Сукты сәгать. Вакыт китәргә.
Саубуллашыйк, ә аннан соң инде
Юл тотармын ерак илләргә.
Яңа елым теләгем шул –
Җир шарын әйләнеп чык,
Калдыр якты эзеңне,
Бу тормышны шатлык итеп
Бүләк ит син үзеңне.

Убырлы:  Ә безгә бүләкләр алып килдеңме соң бабай?

Кыш бабай.  Алып килмичә- килдем, бүләкләремне ишек төбендә калдырган идем. Убыр, шүрәле дусларым булышыгыз әле, бүләкләрне алып керегез. Шундый акыллы балалар икәнсез, бик булдырдыгыз! (Кыш бабай бүләкләр өләшә)

  1. Хушыгыз, балалар, сау булыгыз кунаклар!
    (Кыш бабай чыгып китә, кыңгырау чыңы ишетелә. Барысы да бергә).
    Рәхмәт, Хуш, сау бул, Кыш бабай!
    Кар кызы.  Хуш, Иске ел,

Убырлы. Һай, кыш бабайдан калмам дигән идем.  Кайда әле минем себеркем! Хәзер куып җитәбез аны! Сау булыгыз дусларым!

1 әби. Кадерле дусларыбыз! Бәйрәмебез ахырына җитте.  Саубуллашыйк булмаса. Яңа елда бәхетегез тулып торсын,  өстәлләрегез сый-хөрмәттән сыгылып торсын, мәхәббәтегез сүрелмәсен, сәламәт, көчле рухлы булыгыз.

2 әби.   Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын,

Бәбиләр туып торсын,

Табыннар тулып торсын!