Закирова Альбина Шарипяновна

сайт воспитателя детского сада

Балалар- безнең киләчәк!

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: Хезмәтем минем- мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин тәрбияче, беренче чиратта, ул- бала күңеленә яхшылык рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы дип уйлыйм.

Увлечения: Әдәби китаплар укырга яратам, кул эшләре белән мавыгам.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Адаево

Место работы: МБДОУ "Детский сад с.Адаево" Кукморского муниципального района РТ

Звание, ученая степень: Первая квалификационная категория

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zakirova-albina-sharipyanovna
"Баланы өйрәтсәң, дөньяга кеше бирерсең.”
В.Гюго

Тәрбияче – ул минем һөнәрем. Бүгенге көндә зур гына тәҗрибәм, ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешләрем бар. Минем проблемам булып балаларны рус телендә иркен сөйләшергә өйрәтү тора. Тел – ул байлык. Аны кулланырга өйрәтү – минем максатым. Балаларны төрле телләрдә аралашырга өйрәтү белән бер рәттән үз туган теле белән горурланырга, аның матурлыгын сиземләргә өйрәтергә тырышам. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә,  әлеге гыйбәрә тәрбиячелек эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш. Шуңа күрә, мин һәр балама аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга  тырышам.

       Мин - тәрбияче! Минем бурычым – гыйлемле, туган телен,җирен, өлкәннәрне хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү. Белем һәм тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәгә ирешүдә, элекке методикалар белән беррәттән, бүгенге педагогика фәне казанышларын, яңалыкларны кулланып эшлим.   

       Балаларга булган чиксез мәхәббәт тәрбияче өчен иң кирәкле, иң мөһим сыйфатларның берсе. Бакчага килгән һәр баланың шатлыгын да, борчуларын да минем үз шатлыгым, үз борчуым итеп кабул итәм. Кояш нуры һәркемгә кирәк булган кебек, һәр сабый да тәрбиячеләрнең назына, күңел җылысына мохтаҗ. Бала керсез күңел, тапланмаган хисләр белән дөньяга килә. Аның күңелендә гүзәл хисләр булдыру, аңа үсәргә, чын кеше булырга шартлар тудыру –минем изге бурычым.

Табигатьнең гүзәллеген тоя белсәм,

Хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,

Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрсәм,

Шул гөлләргә йомшак сулыш өрсәм –

Мин бәхетле!

Балаларны гел изгелеккә өйрәтсәм,

Хаталарын вакытында төзәтсәм,

Шаян-көлеп уйнауларын күзәтсәм,

Яшәү өчен дөрес юлны күрсәтсәм –

Мин бәхетле !

Тирә - юньнән иҗатыма илһам алсам,

Һәр мизгелнең гүзәллеген тотып калсам,

Шушы нурны бала йөрәгенә салсам,

Җылы учын учларымда тоеп барсам –

Мин бәхетле !

 

О себе

Мин Закирова Альбина  Шарипян кызы 1967 елның 23 апрелендә Кукмара районы Адай авылында тудым. 1974 елны Адай авылының башлангыч мәктәбенә укырга кердем. 1984 елда Зур Сәрдек урта мәктәбен тәмамладым. 1984 елда Брежнев педагогик училищесына укырга кердем. 1986 елда тәмамладым. 2016 елда Казанның "ТИСБИ" идарә университетын тәмамладым. 1995 елдан Адай авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Балаларны һәм үз эшемне яратып башкарам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Мои достижения

Моё портфолио

Гомуми мәгълүмат.

1.Ф.И.О. Закирова Альбина Шарипяновна

2.Туган көнем: 23.04.1967 ел

3.Белемем: югары: Казанның  "ТИСБИ"  идарә университеты

4.Белгечлегем: (Специальность) - тәрбияче

5.Гомуми стаж- 26 ел

6.Вазифам: тәрбияче

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: