Ачык дәрес. "Икмәк- яшәү терәге"
план-конспект урока по окружающему миру (старшая, подготовительная группа)

2016 нчы елда зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә Зур-Сәрдек методик куст берләшмәсе семинар - практикумында тәрбиячеләр өчен "Икмәк-яшәү терәге" ачык дәресе күрсәтелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx20.13 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Адай авылы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә белем бирү эшчәнлеге

“Икмәк – яшәү терәге”

        

Тәрбияче: Закирова А.Ш.

        2018 ел

Тема: Икмәк – яшәү терәге.

       Тәрбия бурычы: балаларда игенче һәм ипи пешерүче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү,эшлисе килү теләге уяту, көзге байлыкның халыкка шатлык,куаныч китерүен төшендерү.

        Үстерү бурычы: уеннар, табышмаклар, нәфис сүз ярдәмендә күзаллау,фикерләү,акыл сәләтен үстерү,бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычы: игенченең һәм ипи пешерүченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтү, яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.

        Сүзлек: бөртек, һөнәр,ипи пешерүче,тракторчы,комбайнчы,шофёр, механизаторлар.

        Методик алымнар һәм чаралар: уен нәфис сүз,әңгәмә,табышмаклар,музыка тыңлау,слайдлар карау.

        Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку,әңгәмәләр, авыл хуҗалыгы техникалары белән таныштыру слайдлар карау,үзебезнең авылдагы “Икмәк пешерү  йортына сәяхәт”.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: - Әйдәгез балалар бергәләшеп без басыйк

                                              Бик матур түгәрәк ясыйк.

                                              Кояшның җылы нурыннан

                                              Йөрәкләргә көч алыйк,

                                              Татулашыйк,дуслашыйк,

                                              Эшебезне без башлыйк.

Кунаклар белән исәнләшик.

                                              -Исәнмесез!Хәерле көн

      -Балалар,әйдәгез Хантимиров Раяз башкаруында Роберт Миңнуллинның бер матур шигырен тыңлап үтик әле.

“Ипекәй”

Ипинең бар карасы:күмәче бар,калачы!

         Бер капсаң, шул калачың,күмәчен я карасын,

   Тагын кабасы килә,тагын бер кабат-кабат

                                    Кабып аласы килә!

   Ай-яй тәмле карасы! Ай-яй тәмле калачы!

                                    Ипекәйне әтием безнең өчен үстерә.

                                    Ипи безне үстерә – рәхәтләнеп үс кенә!

    Бигрәк тәмле карасы,бигрәк тәмле агы да.

                                    Күмәче дә – бары да.

         Бигрәк тәмле – аз гына җитми калды тагы да,

         Ипекәйнең кайсы да – ризыкның хөрмәтлесе!

                                    Җирдә иң кыйммәтлесе!

        -Балалар,бу шигырь юллары нәрсә турында сөйли?

       (Кулга чиккән сөлге белән түгәрәк ипи тотам)

-Бүген менә шушындый тәмле,хуш исле ипинең ничек итеп өстәл түренә килүе турында сөйләшербез. (Ипине өстәлгә куям)

        -Балалар,әйтегез әле, ипи ни өчен кирәк?

      - Әйе,балалар,иписез бер генә ризыкның да тәме булмый. Сез ашны да,ботканы да ипи белән ашыйсыз. Шулвакытта таза,нык һәм зур булып үсәсез. Икмәк күптөрле витаминнарга бай,шуңа күрә ул кеше организмы өчен бик файдалы.

        - Балалар,ә ипине без кайдан алабыз?

        - Ә кибеткә кайдан килә?

        - Ипи пешерү йортында нишлиләр?

        -Әйдәгез,балалар “Табышмакта кунакта” уенын уйнап алыйк әле. Мин кемгә туп атам шул кеше табышмак әйтә,җавабын кем белә,бүлмәдән эзләп табып күрсәтә.

Табышмаклар: - Тәгәрмәчләр өстендә

                        Зур гына арбасы бар.

                 Аның эченә салып

                                      Бик күп йөк ташыйлар. (машина)

                                 -Машинаны кем йөртә?(шофер)

             -Ат түгел,кешнәми,

                    Йөз аттан ким эшләми.

                   Үзе йөри тыр да пыр,

                                      Йә,бу нәрсә кем әйтер? (Трактор)

                                                             -Тракторны кем йөртә? (Тракторчы)

            -Ура,суга,җилгәрә,

          Үзе төяп җибәрә

                 Бик күп җыеп игенне,

                            Баета ул илемне. (Комбайн)

                                           -Комбаенны кем йөртә? (Комбаенчы)

   -Үзе түгәрәк.

           Урыны түрдәрәк,

            Эче тулы күзәнәк,

                    Әчкелтем дә төчтелтем

                                   Бар нәрсәдән кадерлерәк. (Ипи)

                                                             -Ипине кем пешерә? (Ипи пешерүче)

      -Балалар ,әйдәгез ә хәзер барыбыз да күзләрегезне йомабыз һәм күзалдына китерәбез.

       - Без сезнең белән зур бер басуда.Мин сезне кечкенә бөртекләргә әйләндерәм.

       - Яз көне җиргә чәчәм. (Әкрен генә күзләрен ачып чүгәлиләр)

       - Җәй җитте.Кояш кыздыра,җирне җылыта,яңгырлар ява.

        - Ә ,бөртекләр үсәләр,башакка әйләнәләр (әкрен генә кулларын өскә күтәреп торалар)

       -Кояш бик нык кыздыра. Башаклар шиңә (башларын аска ияләр,куллар,иңсәләр аска төшә)

        - Каяндыр болытлар килеп чыгалар,яңгыр ява,башаклар гөрләп үсәләр. (Кулларын күтәреп чайкалалар)

      -Көз җитте. Менә никадәр сары алтын башаклар үсте. (Бер-берсенә карап елмаялар)

      -Бу кадәр башактан бик күп он булачак.Ә оннан ипи һәм бик күп камыр ризыклары пешереп булачак.

        Үстерешле уен: Нинди геометрик фигурага охшаган?

      -Әйдәгез,балалар хәзер геометрик фигуралар белән уйнап алыйк. Берәрне алыгыз һәм исемен әйтәсез,нинди камыр ризыклары беләсез шул фигурага охшаган?

      - Ә хәзер ипинең безнең өстәлләргә килгәнче нинди озын юллар үтүен кемнәр нинди техникалар белән эшләүләрләре турында сөйләп үтик әле.

(Слайдлар буенча балалар сөйлиләр) – 5слайд

      -Яз көне тракторчы трактор белән җирне сөрә,тырмалый,чәчкеч тагып ашлыкны чәчә.

       -Көз көне комбаенчы комбаен белән ура,суга,җилгәрә.Шофер машина белән ашлыкны элеваторга ташый. Анда чистарталар.Тегермәндә ашлыктан он ясыйлар.

       -Ипи пешерү йортында оннан ипи пешерәләр.

       -Кибеткә машиналар белән ипиләрне алып киләләр. Сатучылар безгә ипине аталар.

        Балалар икмәк турында бик күп мәкальләр бар.

        Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк,җырлый-җырлый. Түгәрәккә басыйк, кулъяулыкны бер-беребезгз бирәбез,җыр туктагач,кулъяулык кемдә кала,мәкаль әйтә.

                                                    -Икмәк -  ил тоткасы.

-Ипидән зур нәрсә юк.

                        -Икмәкне әрәм-шәрәм итү зур гөнаһ.

   - Икмәк тормыш нигезе.

      - Балалар белән туган авылыбыз Адайда да “Икмәк пешерү” йорты бар.Без сезнең белән анда ничек итеп пешерүләрен күреп чыктык.Ә хәзер әйдәгез без дә сезнең белән тәмле,хуш исле,түгәрәк күмәчләр әвәлик. Алъяпкычларны ябып,башларыгызга киеп эшкә керешик.(Тозлы камырдан балалар түгәрәк күмәчләр әвәлиләр. (“Чайкала иген кырлары” Г.Латыйп сүзләре,М.Шәмсетдинова көе тыңлап).

      -Шушы сез әвәләгән тәмле күмәчләр белән курчакларыбызга иртәгә чәй эчертербез.

      -Ә бу түгәрәк,хуш исле,тәмле ипи белән кунакларны сыйларбыз. Татар халкы элек электән кунакларны ипи һәм тоз белән каршы алган.

       Балалар бу эшчәнлектә нинди яңалыклар белдегез?Оегезгә кайткач кемгә сөйләр идегез бүгенге өйрәнгәннәрегезне?

       -Булдырдыгыз,балалар ,бик зур рәхмәт сезгә,буген сез аеруча тырыштыгыз,кыю һәм батыр булдыгыз. Шуның өчен минем сезне медалләр белән бүләклисем килә. Гел шулай тырыш булыгыз.

       -Ә,хәзер кунаклар белән саубуллашыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"

Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...

Ачык шогел: "Салкын кыш"

Мэктэпкэчэ торемендэ рус балалры очен татар теле шогеле...

Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!

Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...

Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)

Максат:                        Танып белу. 1.   балаларга язгы куренеш...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...