Белем бирү процессында интерактив такталар белән эш
методическая разработка по теме

Гилязева Фирая Ханифовна

Хәзерге вакытта укыту процессында еш кулланылучы алым. Интерактив такта куллану дәреснең темпын арттыра, 

кыска гына вакыт эчендә зур күләмле материалны үзләштерергә ярдщм итә..

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_biru_processynda_interaktiv_taktalar_beln_esh.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                Лениногорск шәһәре,

2нче урта  гомуми белем бирү мәктәбе,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйләҗева Фирая Хәниф кызы

Белем бирү процессында интерактив такталар белән эш

            Хәзерге мәктәп алдында бик күп катлаулы укыту, тәрбия эшләре тора. Компьютерлы белем бирү дидактик  һәм конкрет методикалар үсешенең иң заманча тенденцияләрнең берсе булып тора.

          Класс яки мәктәпләрнең заман техникасы белән ни дәрәҗәдә җиһазландыруга карамастан, дәрестә үзәк фигура булып укыту процессының  методикасын куллана белүче укытучы тора.

              Укытучы әлеге белем бирү методын кулланган вакытта, беренчедән, укучыларның компьютерлы зыялылыгына таяна, икенчедән, укучыларда шул ук компьютер зыялылыгын үстерә һәм компьютер культурасын формалаштыра.                  Укучылар мондый чараларның кирәклеген ныграк аңлыйлар һәм аны актив кулланырга өйрәнәләр. А.Первин, Новосибирск шәһәре мәктәпләрендә компьютерлы белем бирүне беренчеләрдән булып башлап йөрүче, гомумбелем бирү мәктәпләрендә компьютерлаштыруның максатын өч төп юнәлештә квалификацияли:

  1. барлык укучыларда билгеле бер стильдә фикер йөртүне формалаштыру;
  2. белем бирүнең эффектлылыгын арттыру;
  3. һәр урыннан мәгълүматны оператив җыючы һәм анализлаучы программалар ярдәмендә уку процессын активлаштыру.

Моннан 5-6 ел элек интерактив такталар белән эшләү ниндидер могҗиза булып тоелса, бүгенге көндә һәр мәктәп укытучысына моның белән  эшләү мөмкинлеге туды.

              Күп кенә укучылар интерактив тактаның асылы нидән гыйбарәт икәнен бик яхшы аңлыйлар һәм анда эшләргә бик яраталар Гади проектор белән интерактив тактаны чагыштырып караганда,  икенчесенең мөмкинлекләре бик күп , әлбәттә. Чөнки белем бирү чарасы буларак, тактаның педагогик мөмкинлекләре уку процессын тормышка ашыручы традицион чаралардан бик күпкә өстен. Ул бик күп төрле күрсәтмәлелек чараларының, тренажер, аудио-видео җайланмаларының сыйфатларын югары дәрәҗәдә  туплау сәбәпле, искергән, эффекты аз  булган белем бирү чараларын (плакат, макет, лингафон җайланма, магнитофон, киноаппарат...) кысрыклап чыгара Интерактив такта гади презентация күрсәтү белән генә чикләнми, анда төрле төсле маркерлар белән төзәтмәләр кертергә, материалны алдагы дәресләрдә куллану өчен шунда ук сакларга мөмкинлек бирә,  шулай ук аңа микроскоп, фотоапппарат, камераларны да тоташтырырга була. Укытучы үзенең җиткерергә теләгән  материалы белән, укучылар белән аралашуны өзмичә, тактада идарә итә ала.. Интерактив тактаны белем бирүнең  барлык этапларында да кулланырга мөмкин һәм алар дәреснең  контроль-бәяләү функциясенә зур йогынты ясый .Укучылар башкарган тестлар аша  эш  нәтиҗәләрен тиз арада күрә ала,  чөнки аңа кертелгән программа  аларның эшләрен бәяли дә ала. Кызганычка каршы , татар теле һәм әдәбиятыннан әзер тестлар эшләнмәгән.

             Дәресләрдә интерактив тактаны урынлы куллану укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыра, алар пассив тыңлаучылар гына булып утырмыйлар, теге яки бу күренешне үз мисаллары белән исбатлыйлар. Шулай ук тәкъдим ителә торган материалның сыйфатлы итеп югары дәрәҗәдә күрсәтмәлелеккә ирешергә, уку процессына төрле күнегүләр кертергә мөмкинлек бирә. Ә өзлексез барган кайтма бәйләнеш  уку процессына җан кертә, аның динамизмын арттыра һәм белем бирүнең төп максатларының берсе булган - өйрәнелә торган материалга уңай мөнәсәбәт, кызыксынучанлыкны, белем бирүнең һәр адымы нәтиҗәләре белән канәгатьләндерүне булдыра. Интерактив такта дидактик материалларның тиз алышуына ярдәм итә Атаклы педагог Я.О.Коменский әйткәнчә : “Безнең дидактиканың төп бурычы булып укучыларны аз укытып, ә укучылар күп укый торган методиканы тикшерү һәм ачу тора”.  

Белем бирү процессында тәрбия бирүне дә читтә калдырмау мөһим.  Компьютерлы белем бирүдә уку хезмәтен коллектив формада оештыруга  зур игътибар итәргә кирәктер. Минемчә, шәхес өчен кирәк булган мөстәкыйль фикер йөртү, ярдәмчеллек, башка фикергә тәнкыйть күзлегеннән  карау сыйфатлары  коллектив белән эшләгәндә формалаша.

Безнең мәктәптә барлык укытучылар да интерактив һәм мәгълүмати чараларны еш куллана. Милли белем бирүче мәктәптә татар теле укытучыларына аерым таләпләр куела, чөнки алар татар телен укучыларга бөтен нечкәлекләре белән өйрәтергә тиеш. Ә заман укучысын буш сүз, гади такта белән генә укыту процессына тартып, ниндидер нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел.

Интерактив тактаны мин күпчелек татар төркемнәрендә эшләгәндә кулланам.  “Исемнәр” темасына мин интерактив такта кулланып укыту өчен таблицалар һәм күнегүләр тәкъдим итәм.(тактада материалларны күрсәтү). Шулай ук хезмәттәшебез Роза Николай кызы Әгъләметдинова хезмәтләрен дә үз тәҗрибәмдә кулланам.

Белем бирү процессында интерактив такталар белән эш

 Лениногорск шәһәре,

2нче урта  гомуми белем бирү мәктәбе,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйләҗева Фирая Хәниф кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану....

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен)

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы”(Х республикакүләм педагогик укулар өчен)...

Белем һәм тәрбия бирү процессында сәламәтлек саклау технологияләре

Бүгенге көндә “сәламәтлек” төшенчәсенә 300 билгеләмә бирелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча,  сәламәтлек – авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына...

Укыту һәм тәрбия процессында Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү....

Укыту процессында яңа педагогик технологияләр куллану.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле б...

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

"Белем бирү процессында финанс белеме предметының актуальлеге һәм перспективасы"

Аннотация: мәкаләдә халыкның финанс грамоталылыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмау проблемасы һәм укучыларның финанс белем бирү дәрәҗәсен электив курс кертүне оештыру һәм Программаны гамәлгә ашыруга тиешле фә...