Абдуллина Лилия Ринатовна

сайт учителя татарского языка и литературы

"Учить учиться и учиться учить!"

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: театральный кружок

Увлечения: пение,рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Казань

Место работы: МБОУ "Лицей №78 "Фарватер" Приволжского района г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/abdullina-liliya-rinatovna

Хөрмәтле коллегалар! Сезне үземнең сайтымда күрүемә шатмын. Әлеге сайт 2013 нче елны теркәлде. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Сайттагы эшләр, башлангыч сыйныфларнын рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәби уку дәресләрен укытучы мөгаллимнәр өчен күпмедер дәрәҗәдә файдалы булыр дип уйлыйм. Үзегез өчен файдалы булган мәгъүматларны таба алсагыз, мин бик шат булыр идем. Үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашуыгызны телим. Авыр, ләкин шул ук вакытта кызыклы эшебездә иҗади уңышлар!

О себе

Мин - Абдуллина Лилия Ринат  кызы.  Казан шәһәре Идел буе районы 78 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик  эш стажем – 21 ел, татар теле һәм әдәбияты укыту буенча   – 11  ел.Бу фәнне мин юкка гына сайламадым: халкымның бер вәкиле буларак, укучыларымның да татар телен яхшы белүләрен, иркен аралашуларын, татар халкының тарихын, сәнгатен, мәдәниятен тирәнтен белеп, аның белән горурлануларын телим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Татар әдәбиятын яратам. Бүгенге көндә хәзерге татар әдәбияты әсәрләрен укыйм (М.Маликова, Г.Гыйльманов, Н.Хәсәнов, Ф.Садриев , З.Кадыйроваһ.б.).

Мой взгляд на мир

Хәзерге заман укытучысы һәрвакыт үсешкә, яңалыкка, камиллеккә омтылырга тиеш дип саныйм. “Алга, яңа үрләр яуларга!” дигән сүзләр һөнәри эшчәнлегемдә девиз булып тора.

Мои достижения

Минем уңышларым

2014 нче елда укыту һәм тәрбия өлкәсендә ирешкән уңышларым өчен Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф бүлеге Грамотасы белән бүләкләндем.

2014 нче елда укыту һәм тәрбия өлкәсендә Идел буе Вахитов районнары укытучыларын әзерләүдә, иҗади якын килүдә ирешкән уңышларым өчен район грамотасы алдым.

2014 нче елда Казан шәһәре Идел буе районы профсоюз берләшмәсенең актив эшчәнлеге өчен мактау грамотасы белән бүләкләндем. 

Моё портфолио


Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: