Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф рус төркеме өчен "Тәртип саны"
план-конспект урока на тему

Абдуллина Лилия Ринатовна

Тема:  Саннар илендә. Тәртип саны.

(Сингапур проекты буенча 4  нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)

Максат: 1)тәртип саны төшенчәсен бирү һәм саннарны сөйләмдә дөрес куллана белергә өйрәтү;

2)тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итеп белем тупларга өйрәтү;

3)укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: презентация, техник чаралар, төрле биремнәр язылган      карточкалар, схемалар, музей рәсемнәре, музыка, төсле маркерлар, төсле кәгазьләр, А3 кәгазьләре.

Материал: Сафиуллина Ф.С. 4 сыйныф Татар теле 2010.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр (гадәти дәрестән аермалы буларак йөзгә-йөз, җилкәгә җилкә куеп утыралар).

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4_klass_trtip_sany.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районы

 78 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

Абдуллина Лилия Ринат кызының

4 сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Тема:  Саннар. Тәртип саны

Максат: 1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү   күнекмәләренә ирешү;

2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

3)Укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: Сафиуллина Ф.С. 4 сыйныф Татар теле 2010

Дәрес барышы:

I Оештыру.

1)Исәнләшү.

- Исәнмез,укучылар!

- Исәнмесез!

2) Уңай психологик халәт тудыру.

3) Хәерле көн теләү.

- Хәерле көн!

 -Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек?

 - җавап бирәләр.

4) Дежур укучы белән әңгәмә.

- Атнаның нинди көне?

- Урамда салкынмы?

-Җил исәме?

- Кар (яңгыр) явамы?

- Рәхмәт!

5) Аудирование күнегүләре.

а)прослушайте и укажите слова, которые отвечают на вопрос ничә?

Акыллы, тиз, унбер, ала, унау, бирә, утызынчы, егерме.

б) прослушайте и скажите, какое слово пропущены в логическом ряду.

Бишле, икеле, берле, өчле, сорау, дүртле.

в) прослушайте и скажите какие числа пропущены.

21,22, 23, …, 25, 26, 27, …., 29, 30.

II Актуальләштерү.

-Укучылар, алдагы дәрестә без сезнең белән микъдар саннарын кабатладык. Әйдәгез, хәзер  искә төшереп дистәләрне кабатлыйк.

1.Структура Rally-Robin – парлы эш (10, 20, 30, 40 ...100 дистәләрне кабатлау)

1-2 укучы җавап бирә ( ...№ өстәл, ... № укучы)

- Молодцы, укучылар! Бу микъдар саннары.

- Микъдар саны нәрсәне аңлата?

 - Предметның саның (количество предмета).

 - Нинди сорауга җавап бирә?

- Ничә?

III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

  1. Шушы схема рәвешендә һәр өстәл төркемнәрдә эш алып бара.
  • Җөмлә бирелә
  • Җөмләне укырга
  • Тәрҗемәсен белергә
  • Схемадагы сорауларга җавап бирергә

У: -Укучылар, җөмләләрне өйрәнегез, тикшерегез, нәтиҗә

ясагыз.( Заполните схему по вопросам. Каждый вопрос должен найти свой ответ)

Укучылар, сезгә уйларга вакыт бирелә. (30 сек)

Каждый думает самостоятельно.

2. Структура Think-write-round robin( 2 минут вакыт бирелә).

- Ә хәзер схемаларыгызга языгыз.

1 җөмлә: Ул хәзер унынчы сыйныфка бара.

2 җөмлә: Бабай бүген алтынчы хастаханәгә бара

3 җөмлә:  Азат иртәгә икенче дәфтәргә яза.

У: 1. Укучылар, схемадагы бөтен сүзләргә сораулар җиттеме?

  1. Нинди сүз сораусыз калды? – дигән сорауга җавап эзлисез. (төркемнәрдә эш) 

Round-Robin (командада сорауларга җавап бирәләр)

Һәр өстәлдән 1 укучы җавап бирә (Укучылар нинди сүз калганын әйтәләр)

 -Унынчы, алтынчы, икенче.

 -Молодцы!

- 3.Сүзнең тамырлары нинди? (какой корень слова?) Уйлагыз.

Һәр өстәлдән 1 укучы җавап бирә (…өстәл ….№)

-Ун, алты, ике.

 - 4. Ә ни өчен бу тамырлар?

 - Сүзнең формасың үзгәрткәндә тамыры шул ук кала. (При изменении формы слова, корень остается тот же).

5. - Бу саннар ничек атала?

 -Микъдар саннары. (Количественные числительные)

6.Аларга нинди аффикслар ялганган? (какие окончания присоединены?)

 -ынчы/-енче, нчы/нче

- нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Ничәнче?

 -Укучылар, Рафт структурасы ярдәмендә командаларда кагыйдә брошюрасын чыгарабыз.

Тирәнтен уйлап карагыз әле.

3. Структура  RAFT(3 минут вакыт бирелә) 

(Төркемнәрдә эш. Укучылар кагыйдәне чыгаралар)

-  Укучылар, бер берегезгә эшләрегезне күрсәтегез.

Командадан бер укучы чыгып эшләрен күрсәтә

Физкультминут күзләр өчен

 7.- Бу саннар ничек үзгәрәләр? (Как меняются эти числа?)

-нчы, -ынчы, -енче, -нче кушымчалары микъдар саннарына ялгансалар, бу саннар тәртипне белдерәләр. Тәртип саны (порядковые числительные) була.

 -8. Нинди хәрефләргә кайсы кушымчалар ялгана?

 -нчы, -нче – сузыкларга тәмамланса, -ынчы, -енче – тартыкларга тәмамланса).

-9. Бу саннарны кайда кулланырга мөмкин?

- Без аларны число, күнегү, бит номеры әйткәндә кулланабыз.

 - Молодцы укучылар.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәфтәрдә эш

 - Укучылар, дәфтәрләрне ачтык, числоны, сыйныф эше язабыз.

-Ә хәзер укучылар,  сез үзегез чыгарган кагыйдәне искә төшереп, дәфтәрләрегездә  84 б.  10 нчы күнегүне эшлибез.

 дәфтәрдә эшлиләр

 - Ә хәзер бер берегезнең дәфтәрләрегезне тикшерегез һәм  билге куегыз.

4. Ял итү. Структура Mix Friz Grup (сорауларга җавап бирү)

Диалоглар өстендә эш.

 - Сезнең өстәлләрдә карточкалар, анда сораулар. Һәр кеше сорауга җавап яза.

1 минут вакыт бирелә.

5. Структура  Quiz – Quiz- Trade.

- Ә хәзер басыгыз, урындыкларны алып куегыз һәм сыйныфташларыгыз белән әңгңмң корыгыз.

1.- Бүген татар теле ничәнче дәрестә?

 2. - Ә математика ничәнче дәрестә?

 3. - Татар теле кабинеты ничәнче катта?

4. – Без ничәнче гасырда яшибез?

5. – Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

6. – Ноябрь ае – елның ничәнче ае?

7. – Хореография кабинеты ничәнче катта?

8.- Китапханә ничәнче катта?

9. - Инглиз теле кабинеты ничәнче катта?

10. - Спортзал ничәнче катта?

11. – Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

V. Йомгаклау.

  1. Укучылар, сезнең өстәлләрегездә кәгазьләр бар шуларда:
  • Дәрестә сез нәрсә аңладыгыз?
  • Дәрестә сезгә нәрсә ошады?
  • Дәрестә сез нәрсә аңламадыгыз?
  1. Өй эше бирү

Кагыйдәне кабатларга. Тәртип саннары белән 5 җөмлә язарга

  1. Билгеләр кую.
  2. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

7 нче сыйныф ( рус төркеме).Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

7 нче сыйныя өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

7 нче сыйныф (рус төркеме) Аергыч пр.

7 нче сыйныфларда( рус төркеме) Аергыч темасына презентаця....

Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...

11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше

Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...