Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
методическая разработка (6 класс) по теме

Сабирова Фания Халиулловна

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;

               белем һәм күнекмәләрне ныгыту;

               табигатьне ярату һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Татарстан картасы, Кызыл китап, тестлар, И.И. Шишкин

            картиналарыннан репродукцияләр, дәреслек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat_m_keshe.doc133.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                           Тема. Табигать һәм кеше.

                                                   Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;

               белем һәм күнекмәләрне ныгыту;

               табигатьне ярату һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Татарстан картасы, Кызыл китап, тестлар, И.И. Шишкин

            картиналарыннан репродукцияләр, дәреслек.

Дәрес барышы.

1.  Оештыру.

2. “Табигать һәм кеше” темасы буенча белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү. Укучылар, сез тактада И.И.Шишкин картиналарының репродукцияләрен күрәсез. И.И.Шишкин нәрсә турында язарга яраткан.(И.И.Шишкин табигать турында язарга яраткан).

 Без дә бүген сезнең белән табигать турында сөйләшербез, төрле күнегүләр эшләрбез.Сорауларга җавап бирегез әле, табигать нәрсә ул? Кеше табигатьтән нәрсәләр ала?Табигатьне саклау ни өчен кирәк? Кешелек нинди куркыныч алдында тора? (Табигать пычрана, үсемлекләр кими, хайваннар юкка чыга)

Без табигатьне саклау өчен дәүләтләр нәрсәләр эшләве турында да сөйләшербез.

   1) Күп нокталар урынына кушымчалар куярга.

Кеше табигать... үзенә кирәк әйберләрне ала. Җир... файдалы казылмалар чыгаралар. Урман... гөмбәләр, җиләкләр җыялар. Ләкин табигать  пычрана. Табигать... сакларга кирәк. Аны саклау - һәр кеше...изге бурычы.

   2) Астына сызылган сүзләргә сораулар куярга.

 Сулар, һава радиоактив матдәләр белән пычрана. Урманнарда җәнлекләр кими. Урманның файдасы күп. Урман безгә ягулык, төзү материалы, дарулар бирә. Урмандагы һәр үсемлек , кош табигатькә ямь бирә. Урман климатныяхшырта. Урманда һава чиста. Урман -  планетаның үпкәсе. Суга агулы матдәләр агызмагыз. Табигатьне сакларга кирәк, чөнки анда без яшибез.

   3) Дәреслек белән эш.

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә.

   4) Җәя эчендәге сүзләрдән теләк фигыльләр ясарга.

Агачларны (сындырмаска). Урманда чүпләр  (калдырмаска). Суларны (пычратмаска). Суларга зарарлы матдәләр (агызмаска).Табигатьне (сакларга).

   5) Безнең Татарстанда зур елгалар, урманнар күп.Алар – табигать байлыгы.

 Татарстанда нинди елгалар ага? Зәй нинди елгага коя? Чулман нинди елгага коя? Идел нинди диңгезгә  коя?

 Хәзер барысын да кемдер картада күрсәтә.

  6) Татарстанда тыюлыклар да күп. Нинди тыюлыклар беләсез? Тыюлыкларда нәрсә эшләргә ярамый?  (Картада тыюлыклар күрсәтелә)

  Егерь сүзенең мәгънәсе аңлатыла.

1. Профессиональ аучы.

2. Хайваннарны аулау, аларны саклау буенча белгеч.

3. Кайбер армияләрдә егерь полкының солдаты.

7)Укучы  әтисенең һөнәре турында сөйли.

- Минем әтием егерь булып эшли. Алар урманда хайваннарның санын контрольдә тоталар, аларны саклыйлар. Егерь урманчы белән бергә эшли. Алар урманны чистарталар, яшь агачлар утырталар. (компьютерда әтисенең эш вакытындагы рәсемнәр күрсәтелә)

8)  Бөтен дөньяда табигатьне саклау буенча зур эш алып барыла.

Ксения Кызыл китап турында сөйли һәм Кызыл китапны күрсәтә. Артур Гринпис оешмасы турында сөйли..

9) Укытучы. Табигатьне саклау буенча безнең дәүләт  200дән  артык документ кабул иткән. Иң әһәмиятлесе: 1991 елда кабул ителгән “Әйләнә-тирә мохитне саклау” турында комплекслы закон.

Тест биремнәре эшләү.

 А. Татарстан буйлап нинди елгалар ага?

     -Татарстан буйлап Идел, Чулман, Нократ, Зәй, Агыйдел елгалары ага.

     -Татарстан буйлап Идел, Агыйдел, Ангара елгалары ага.

     -Татарстан буйлап  Идел, Чулман, Зәй, Амур елгалары ага.

А.  - Татарстанның иң озын елгасы – Ык.

     - Татарстанның иң озын елгасы - Зәй.

     - Татарстанның иң озын елгасы - Идел.

В. Табигатьне саклау  турында төп закон кайчан кабул ителгән?

    - 1999 елда         - 1991 елда.                     - 1990 елда.

Г. Егерь-

    - үсемлекләрне саклаучы белгеч.

    - хайваннарны саклаучы белгеч.

    - кошларны саклаучы белгеч.

3. Йомгаклау. Без бүген нәрсә турында сөйләштек? План буенча сөйләп карыйк.

А) Нәрсә ул табигать?

Б) Табигатьнең файдасы.

В) Табигатьнең пычрануы

Г) Табигатьне саклау

4. Өй эше.  “Табигать һәм кеше” темасына хикәя язарга.

5. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

7 нче сыйныф ( рус төркеме).Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

7 нче сыйныя өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

7 нче сыйныф (рус төркеме) Аергыч пр.

7 нче сыйныфларда( рус төркеме) Аергыч темасына презентаця....

Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...

тест 7 нче сыйныф (рус төркеме)

7 нче сыйныфта тест эше...

5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе.

5 нчы сыйн ыф (рус төркеме) табигать һәм без темасына дәрес эшкәртмәсе....

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...