Эссе "Мин - укытучы"
материал на тему

Абдуллина Лилия Ринатовна

Эссе "Мин - укытучы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_abdullina.docx17.48 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “78 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Лилия Ринат кызы

Мин – укытучы

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора.

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Саф күңелле кечкенә бала, мәктәпкә аяк басу белән, беренче укытучысының җылы карашын тоя, ягымлы тавышын ишетә.Укытучы алда торган максатына ирешү юлларын ача: сабыйларга белем һәм тәрбия  бирә. Уйлап карасаң, укытучы һөнәре – бик катлаулы, авыр һөнәр. Укытучыдан һәр балага игътибарлы булу сорала. Сыйныфтагы укучының психологик һәм яшь үзенчәлекләрен белү һәм аңа шәхси якын килү – бик җитди эш. Дәресләрне оештыру - укытучының әйтеп бетерә алмаслык зур хезмәте.

Төн йокысын йокламыйча әзерләнгән дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар – укытучының тирән белем, әхлак тәрбиясе бирергә тырышуы. Чынлап та, ул үзенең хезмәтендә күп төрле матур сыйфатларын ача: укымышлылык, җаваплылык, ихласлык, сабырлык, хезмәт сөючәнлек, оптимизм, ватанпәрвәрлек һәм башкалар. Билгеле, шундый мөгаллим генә үзенең фәненә ярату, кызыксыну хисе уятырга сәләтле.

Мин мәктәптә балаларга дәүләт теле - татар телен өйрәтәм. Туган телебезнең матурлыгы,  аһәңе,  рухи-әхлакый мирасы аша укучыларым күңелендә милли үзаң, бөек халкымның тарихы, гореф-гадәтләренә кызыксыну, туган якка мәхәббәт һәм бөек шәхесләргә карата горурлык,  туган якның гүзәл табигатенә соклану хисләрен  тәрбияләргә тырышам. Дәресләремдә  күренекле  мәгърифәтчеләребез К.Насыйри , Р. Фәхреддиннең педагогик мирасын, халык педагогикасын кулланып, укучыларымның уңай мотивацион эшчәнлеген үстерәм.  Бүген уку-укыту процессында яңа технологияләрне кулланып,  иҗади, әхлаклы, милли җанлы шәхес тәрбияләү – укытучы алдында торган төп бурычларның берсе. Шул максаттан укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, белемнәрен тирәнәйтү өчен, уен, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, эшчәнлекле методны, сингапур структураларын, проблемалы укыту алымнарын кулланам. Эшлекле уен, төрле бәйгеләр формасында, төркемнәрдә һәм парларда эшләү  алымнары да  белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Әдәби уку дәресләре мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра.  Мин укучыларыма әзер белем   генә бирмим, аларны иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтәм. Шуңа күрә семинар, сәяхәт, әкият, театр, интеграль,  презентация дәресләре үткәрәм, индивидуаль һәм дифференциаль укытуга, дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирәм.

Балаларның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Ул хөрмәтле кеше буларак, макталырга хокуклы. Юкка гына  Н.А.Некрасов та “Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям...”- димәгән бит! Укытучы һөнәре – мәңгелек һөнәр. Ул һәрчак булачак, укытучы дәрәҗәсе беркайчан бетмәячәк, югарылыкта яшәячәк. Укытучы ул– осталарның остазы.

Укытучы һөнәренә мәдхия булган Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре күңелләрне һәрчак күтәрә, илһамландыра. Армый-талмый эшләүче, тынгысыз күңелле укытучыларга зур хөрмәт белән баш ияргә кирәк.

Очар кошлар күккә омтылгандай

Көн дә мәктәбемә юл алам,

Сабый күңеленә ачкыч табып,

Белем орлыклары мин салам.

Туган телем – татар теле аша

Тормыш серләренә өйрәтәм,

Авыр булуына карамастан,

Хезмәтемнән табам бары тәм.

Һәрбер укучымның уңышына

Сабыйларча ихлас сөенәм.

Биек-биек белем тауларына,

Алар түгел, гүя мин менәм.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...


 

Комментарии

Афәрин! Матур эчтәлекле эссе. Эшегездә зур уңышлар!