ачык дәрес "Кышкы уеннар" 2 класс
план-конспект урока по теме

Абдуллина Лилия Ринатовна

"Кышкы уеннар"  дигән дәрес эшкәртмәсе һәм тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_syynyf_tema_kyshky_uennar.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районы

 78 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

 Абдуллина Лилия Ринат кызының

2нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Кышкы уеннар

      Максат: 1.Яңа сүзләр белән таныштыру.

     2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен һәм язу күнекмәләрен үстерү.

                     3. Кышкы уеннарның- сәламәтлек өчен әһәмиятен аңлау.

      Материал: 1)Р.З.Хәйдарова. Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан “Татармультфильм» нәшрияты, 2013.                          2)Ф.Ф.Гайнуллина “2 нче сыйныфта татар теле дәресләре”.

                           91-92 нче б.

      Җиһазлау: мультимедиа, презентация, дисклар, “кышкы уеннар” темасы буенча рәсемнәр, магнитофон.

                                       Дәрес барышы

                             

1.Оештыру моменты.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

 - Кәефләрегез ничек?

 -Яхшы.

                                 Дежур белән әңгәмә

 - Сыйныфта кем дежур?

- Дежур укуч-ң җавабы

-Әйдәгез әле,  дежур укучыга сораулар бирәбез (укуч-ң сораулары)

- Хәзер кайсы ел фасылы?

- Бүген көн нинди?

- Урамда салкынмы?

- Җил исәме?

- Кар явамы?

- Бүген сыйныфта кем юк?

                               

-Ә хәзер, укучылар, игътибар белән экранга карадык. Бергәләп шигырьне кабатлыйбыз.

Фонетик күнегү

                            Кышкы саф иртәләрдә

                            Яуганда энҗе карлар,

                            Актан шәл ябыналар

                            Урмандагы агачлар.

П.Актуальләштерү.

- Үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

 - Кыш турында.

 - Хәзер өй эшләрен тикшереп алыйк.

- Укучылар, сез кыш турында  рәсемнәр ясап килергә тиеш идегез. Әйдәгез әле, карап китик. Шушы рәсемнәр турында сөйләгез. (өй эше рәсемнәре буенча җөмләләр төзү) (укучыларның җаваплары).

-Бүген без  дәресебездә кыш турында сөйләшүне дәвам итәрбез; яңа сүзләр белән танышырбыз; җөмләләр төзергә өйрәнербез .

  Җөмләләрне урнаштыр” уены.

  • Игътибар белән экранга карыйбыз. Укучылар, уйлап карагыз әле, бу җөмләләр кайсы текстка туры килә?
  • Укучыларның җаваплары.
  •  Ә сез укучылар ничек уйнарга яратасыз? Как вы любите играть? (укучыларның җаваплары)

  Ш. Яңа матермалны аңлату.

 Дәреслек белән эш

  • Ә хәзер, укучылар, дәреслегегездәге  “Тауда” дигән текст белән танышырбыз.

                               

- Укучылар, бу текстны укыганчы сүзлек өстендә эшләп алабыз. Игътибар белән экранга карагыз.

Укытучының сәнг.укуы

Тау – гора

Биек - высокий

Чыкмады – не вышел

Авырды – заболел

Авыртты –  болел, болела

Шатландылар – обрадовались

 - Әйдәгез әле, укучылар, сүзләрне бергәләп укыйбыз, авазларны дөрес әйтергә торышабыз.

Хор белән эш

- Ә хәзер, укучылар, бу сүзләрне сүзлек дәфтәрләрегезгә язып куегыз (сүзләрне язалар).

- Әйдәгез әле, бу сүзләр белән сүзтөзмәләр, җөмләләр төзибез (укуч-ң җаваплары )

 - Укучылар, дәреслекләрегезне 130 б. ачыгыз. “Тауда” дигән текстны таптык. Авазларның әйтелешенә игътибар итегез.

1) укытучының сәнг.укуы

У: - Укучылар, текстны эчтән укыйбыз. Игътибар белән аңлап укыгыз.

2)текстны эчтән уку.

У: Ә хәзер кайсыгыз сәнгатьле итеп укып бирә?

3)1-2 укучы сәнг. итеп укый.

4)тәрҗемә эше

 - Укучылар,текстның эчтәлеген аңладыгызмы?  Как вы поняли содержание текста? Кемнәр турында сүз бара?  (О ком идет речь?) Алар нишлиләр?  (җаваплар)

Текст 3 төркемгә бүленеп бирелә ( 2 шәр җөмлә тәрҗемә итәләр) (җаваплар)

                             Физкультминут.

- Укучылар,  әйдәгез әле, хәрәкәтләнеп алабыз. Ничек күрсәтәбез?

- Кар ява;

- җил исә;

- көчле җил исә;

- урамда салкын;

- куллар туңа;

- аяклар туңа;

- битләр туңа;

- каркүп яуган.

- Балалар, без җылынып алдык, ә  хәзер матур итеп утырдык

-Укучылар, ә хәзер сорауларга җавап бирәбез. Экранга игътибар белән карыйбыз.

-  Вәли һәм Нәсим нишләделәр?

-  Вәли һәм Нәсим тау ясадылар.

- Ә Сәлим нишләде?

- Сәлим авырды.

- Тау нинди булды?

- Тау зур һәм биек булды.

- Вәли нәрсәдә шуды?

- Вәли чанада шуды?

- Нәсим нәрсәдә шуды?

 - Нәсим чаңгыда шуды.

-  Малайларга күңелле булдымы? (укучыларның җаваплары).

                           Уен “Игътибарлымы син?”

  • Укучылар, игътибар белән укыйсызмы икән? Экранга карыйбыз. Какие из этих предложений подходят к содержанию текста. Нинди җөмләләр текстның эчтәлегенә туры килә?

                           

  1. Вәли белән Нәсим кар бабай ясаганнар.
  2. Вәли белән Нәсим тау ясадылар.
  3. Нәсим һәм Вәли тимераякта шудылар.
  4. Вәли чанада шуды, Нәсим чаңгыда шуды.    
  • Укучыларның җаваплары (2, 4 җөмлә)

                           

Физкультминутка (күзләр өчен)

- Укучылар, экранга карыйбыз, күзләрне ял иттереп алабыз.

                             

Карточкалар белән эш (диалог)

                             

1У.Йомгаклау

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән  нәрсә турында сөйләштек?

-  Кыш турында, кышкы уеннар турында.

 - Нинди  кышкы уеннар белдек?

 - Чанада, чаңгыда, тимераякта шуарга була. Хоккей уйнарга, кар атып уйнарга була. Кар бабай ясарга була.

- Сез нинди уеннар уйныйсыз? (укучыларның җаваплары).

- Сез ничек уйлыйсыз, уеннар ни өчен кирәк? Для чего нужны игры, особенно на свежем воздухе?

- Сәламәтлек өчен (для здоровья).

- Димәк, уеннар сәламәтлегебез өчен файдалы. Саф һавада уйнасак, без сәламәт булабыз.

 - Әйдәгез, белемнәрне тикшереп тест эшләп алыйк.

                           

                                 Тест

  1. Найди правильный перевод.

Малайлар тау ясадылар.

а) Мальчики сделали снеговика.

б) Мальчики сделали горку.

в) Мальчики слепили снежки.

     2.  Найди лишнее слово.

           чана, туп, тимераяк, чаңгы.

          а) туп

          б) тимераяк

          в) чаңгы

     3. Продолжи предложение.

          Балалар чанада, чаңгыда, тимераякта ...

          А) уйныйлар

          Б) шуалар

          В) баралар

Тест эшлиләр

Өй эше.

  1. эчтәлеген сөйләргә.
  2. Яңа сүзләрне өйрәнергә

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык дәрес. 5 класс. "Табын янында"

5 нче сыйныфның рус төркемендә Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча ачык дәрес коспекты. Дәрескә аудиокурс һәм презентация бар....

"Дүртпочмаклар" темасына ачык дәрес, 8 класс

8нче сыйныфта "Дүртпочмаклар" темасы буенча дәрес презентациясе...

Мастер-класс_Ачык дәрес

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә_ачык дәрес...

Биологиядән ачык дэрес Чәчәк төзелеше 6 класс презентация

Укучыларны чәчәк төзелеше, чәчәк төзелешенең күптөрлелеге, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә әһәмияте белән таныштыру.Фәнне өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда үз-үзләренә ышаныч , табигатькә сакчыл ка...

Математикадан 5нче класс өчен ачык дәрес

5 нче класста математикадан ачык дәрес конспекты. Тема "Унарлы вакланмаларны чагыштыру"...