Математикадан 5нче класс өчен ачык дәрес
план-конспект урока по математике (5 класс)

5 нче класста математикадан ачык дәрес конспекты. Тема "Унарлы вакланмаларны чагыштыру"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematikadan_achyk_deres.docx21.14 КБ

Предварительный просмотр:

5 сыйныфта математикадан ачык дәрес.

Үткәрү вакыты:

Дәрес темасы: Унарлы вакланмаларны чагыштыру.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту.

Дәрес төре: диалогик-проблемалы.

Төп төшенчә: чагыштыру

Методлар: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш.

Материал: Виленкин Н.Я. һ.б. математика дәреслеге.

Җиһазлау: PowerPoint презентациясе, компьютер, проектор, үзбәя карточкасы, ярдәмлек материал карточкасы, А4 форматында язылган укучылар өчен эш дәфтәре

Максат:

 белем бирүдә: укучыларны унарлы вакланмаларны чагыштырырга өйрәтү.

 үстерешле: математик сөйләм телен үстерү, логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү, хәтерне үстерү, анализлау, алган белемнәрен һәм осталыкларын кулланырга өйрәнү,чагыштыру күнекмәләрен ныгыту.

тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту, классташларың һәм үзенең хезмәтенә объектив бәя бирә белү.

Планлаштырган нәтиҗәләр:

предмет нәтиҗәләре: унарлы вакланмаларны чагыштыру алымнары белән таныштыру, мәсьәлә чишүдә куллана белү һәм  саннарны чагыштыру күнекмәләрен камилләштерү.

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:уку материалына кызыксыну уяту, уку эшчәнлеген мотивлаштыру, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы.

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив УУГ:  укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү, дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү, күмәк төзелгән план буенча эшләү, үткәнгә карап бердәй эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү, ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтмәләр кетү, үз фикереҗне дөрес итеп әйтү;

коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә һ әм башкаларны ишетә-тыңлый белү, мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү;

танып белү УУГ: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү, үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү, яңа белемнәр табу, дәреслектән, сүзлектән, тормыш тәҗрибәсеннән дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып сорауларга җавап бирү .

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

Максат:  сыйныфта эш шартларын оештыру.

Укытучы: Исәнмесез укучылар!

  • Бүгенге дәресне кытай мәкаләсе белән башлап җибәрәсе килә: “Миңа сөйләсәң  мин онытырмын, миңа күрсәтсәң  истә калдырырмын, миңа сынап карарга бирсәң  мин өйрәнермен!”  

2нче слайд

  1. Дәреснең максатын кую

Максат: эшчәнлек максатын кую күнекмәсен формалаштыру.

Укытучы: -Мин сезгә бер әкият сөйлим: “ Борын-борын заманда бер шәһәрдә унарлы вакланмалар яшәгән ди. Бик тату яшәгәннәр. Шулай, көннәрдән бер көнне алар арасында бәхәс куба. Кайсы сан зуррак икэн?  Күпме бәхәсләшсәләр дә уртак фикергә килә алмаганнар. Алар бүген безнең ярдәмгә мохтаҗ. Укучылар, ярдәм итәбезме бу шәһәрдә яшәүчеләргә?

   Шулай итеп, бүгенге дәрес темасы һәм максаты нинди була? (Дөрес, унарлы вакланмаларны чагыштыру кагыйдәсен табу)  3-4 нче слайд

 Ләкин, башта  бераз разминка ясап алыйк:

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: уку гамәлләрен башкару өчен шартлар тудыру.

  5 слайд  1нче бирем:   - Вакланмаларны укыгыз. (унарлы вакланмаларны татар һәм русс телендә укыйлар). Игътибар белән тыңлыйбыз, әгәр вакланманы укыганда хата була икән, биремне төгәлләгәч хатаны төзәтербез.

(Укучылар вакланмаларны укып бетергәч бәялибез)

  2нче бирем   - Укучылар сезнең алдыгызда бирем белән карточкалар ята. Сез бүген шул битләрдә эшләрсез. Исем, фамилиягызны язып куегыз.

6 нчы слайд:

-укучылар сезгә саннар күрсәтелгән. Бирем:  шушы саннардан барлык

а) натураль саннарны сайлап языгыз

б) катнаш саннарны языгыз

в) унарлы вакланмаларны языгыз.

7 слайд 

2нче бирем:  математик диктант.-  Саннарны  карточкага баганалап языгыз.

Биш бөтен уннан җиде,

Кырык ике бөтен йөздән илле ике,

 Бер бөтен йөздән өч,

Сигез бөтен меңнән бер,

Өч бөтен меңнән өч йөз сиксән ике,

Җиде бөтен ун меңнән утыз дүрт.

8-9 слайд   Үз-үзеңне тикшер һәм бәялә. Укучылар кызыл төстәге ручканы кулланалар. Дөрес җаваплар слайдта бирелгән. Билгене слайдта күрсәтелгән критерий буенча куялар.

  1. Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеген булдыру, яңа белемнәр үзләштерүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү, килеп туган проблеманы анализлау.

Укытучы: - балалар әйдәгез әле искә төшерик:  10 слайд

1дм= 10 см                     1см= 0,1 дм

1см= 10 мм                   1мм= 0,1 см

1 дм= 100 мм                1 м= 0,01 дм

-Укучылар конвертта зәңгәр карточкалар бар, сезгә бүгенге эштә ярдәмлек материалы булыр. Проектор белән эш төгәлләнә.

 

Тактада ике тигез кисемтә сызылган.

________________                         _________________

6 см                                                      60 мм

-Бу кисемтәләр турында нәрсә әйтә аласыз? (алар тигез, чөнки 6см=60мм)

Хәзер  бу зурлыкларны дм аша күрсәтик. (1нче укучы см ны дм га , 2нче укучы мм ны дм га әйләндерә.)

6 см = 0,6 дм                     60 мм = 0,60 дм

0,6 дм   =  0,60 дм

(Унарлы вакланманың ахырына нуль өстәгәндә яки ахырындагы нулен алып ташлаганда, бирелгән вакланмага тигез вакланма килеп чыгар)

Тагын  бер мисал карыйк : унарлы вакланмаларны чагыштырыгыз

0,600  =  0,6

Нәтиҗә: ничек уйлыйсыз ни өчен безгә нульләрне өстәргә яки алырга кирэк?

(унарлы вакланмаларны чагыштыру өчен)

- Бергә уйлагыз әле: 0,800  һәм   0,8  ;   9,235   һәм  9,45    ;  18,2    һәм  18,35  

саннарын ничек чагыштырабыз?  (унарлы тамгалары санын нуль  белән тигезлибез)

    3,125 һәм 5,1  саннарын ничек чагыштырабыз?  (башта бөтен өлешләрен чагыштырабыз)

      -Хәзер укучылар унарлы вакланмаларны чагыштыру өчен кагыйдә чыгарырга кирәк.

 Укучылар өч группага бүленәләр, аларга  язулы кәгазьләр бирелә, балалар унарлы вакланмаларны чагыштыру алгоритмын төзиләр.

Бу язулы кәгазьләрне магнит тактасына алгоритм буенча төзеп куялар.

1.Унарлы тамгалары санын тигезләргә;

2.Өтерләрне төшереп калдырырга;

3.Килеп чыккан натураль саннарны чагыштырырга;

4.Нәтиҗә ясарга.

5. Физкультминутка:

6. Беренчел ныгыту

Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру.

Биремне тактада һәм карточкада  эшлибез:

Унарлы вакланмаларны чагыштырырга: (бирем карточкада)

а) 5,35    5,3     б)  6,201    6,2    в)  5,206       5,3   г)  3,125     5,1  

     7.  Мөстәкыйль эш

Максат: эталон буенча тикшереп, мөстәкыйль кулану мөмкинлеген булдыру

-Ә хәзер конверттан сары төстәге карточкаларны алабыз һәм мөстәкыйль рәвештә биремне эшлибез. Фамилияне  язабыз.  

    Унарлы вакланмаларны чагыштырырга

1)    55,7         55,7000           2)  0,5      0,724                  3) 85,09      67,99

4)    0,908       0,918              5)   7,643       7,6439           6) 12,5         12,05

 - Конвертта дөрес җаваплар  кызыл карточкада бирелгән . Бер-берегез белән эшләрегезне алышып тикшерәбез  һәм  бәялибез. Бер хата да юк  “5”, бер хата  “4”, ике хата ”3”, өч һәм аннан күбрәк “2”

      8. Гамәли кулланыш

Унарлы вакланмаларны чагыштыруны медицинада куллану. ( Термометр) Укытучы һәм укучылар арасында әңгәмә.

-Кем белә, сәламәт кешенең тән температурасы  күпме була?

-Кайсы очракларда кешенең температурасы күтәрелә?

-Температура күтәрелгәндә ни эшләргә кирәк?

    9.  Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү,үз фикереңне дәлилләү. дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

-Без бүген дәрестә нәрсә белергә теләдек? Бу белемне алуга ирештекме?

( унарлы вакланмаларны чагыштырырга өйрәнү)

-Балалар, әйтегез әле, унарлы вакланмалар буенча нинди яңа информация белдегез? ( мин белдем, унарлы вакланмалар тигез, кечерәк яки зуррак булырга мөмкин)

-Шулай итеп, без шәһәрдә яшәүче унарлы вакланмаларга ярдәм иттекме? Алар хәзер тату яшиләр микән?( әйе) Мин дә сезнең классташларыгыз белән тату яшәвегезне теләр идем.

-Сезнең партада 3 төрле төстә фигуралар ята. Әйдәгез бүгенге дәресне бәялик:

-Әгәр сез бүгенге теманы аңлап классташыгызга сөйли аласыз икән яшел карточканы күтәрәсез

-Әгәр тема буенча ачыкланмаган сораулар калса сары карточканы күтәрәсез

-Кызыл карточка, димәк без сезнең белән өстәмә эшне дәвам итәрбез.

Нәтиҗә ясыйк:

 Дәрестәге эш өчен рәхмәт, Өй эше п.31 №1200 , https://skysmart.ru/  ( интерактивная тетрадь ) индивидуаль биремнәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математикадан эш программасы 1 сыйныф

Математикадан эш программасы...

Математикадан контроль эш №5 5 класс

5 нче сыйныфтагы математика дәресе өчен контроль эш...

10 нчы сыйныф өчен математикадан дәрес эшкәртмәсе "Китерү формулалары"

1. Актуальләштерү.- Өй эшләрен тикшерү (Мордкович дәреслегеннән күнегү)- Сораулар буенча кабатлау:ü Китерү формулаларын нинди почмаклар өчен кулланырга була?ü Китерү формулалары нинди алгебраик ...

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

х, һ тартык авазлары.Технологик карта.5нче класс.

х һәм һ тартыклары. Рус мәктәбенең   5нче сыйныфында укучы татар балаларына дәрес эшкәртмәсе һәм технологик карта....

Математикадан диагностик эш. 5 класс.

Кереш диагностик эш тест формасында бирелә. Диагностик эш 18 биремнән тора, №10, 11, 16, 18 биремнәрен чишү ике-өч гамәлдән тора, шуңа күрә алар 2 шәр балл белән бәяләнә, калган дөрес биремнәр өчен 1 ...