х, һ тартык авазлары.Технологик карта.5нче класс.
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Файзрахманова Ризида Саттаровна

х һәм һ тартыклары. Рус мәктәбенең   5нче сыйныфында укучы татар балаларына дәрес эшкәртмәсе һәм технологик карта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл h_hm_h_tartyk_avazlary._tehnologik_karta.docx74.72 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Файзрахманова Р.С.

Предмет

Татар теле (5нче а сыйныфы, рус мәктәбенең татар группасы)

Тема

[х] һәи  [һ] тартыклары.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча: йоткылык тартыгы [һ], кече тел тартыгы [х] авазларның мөстәкыйль авазлар булуына һәм аларның ясалыш үзенчәлекләренә төшенү; бу авазлар кергән сүзләрне дөрес итеп әйтә белү; [һ], [х] авазлары кергән сүзләрнең язылышын хәтердә калдыру .

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую, модельләштерү, анализлау, бирелгән мәгълуматны кабул итү

Коммуникатив УУГ: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; үз фикереңне җиткерә белү;  дөрес әйтелеш өстендә эшләү, комьпютер ярдәмендә мәгълүматны үзләштерү

Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру;эшчәнлек төрләрен сайлау, эшчәнлеккә үзбәя бирү, укытучы белән уртак эшчәнлек оештыру

Шәхескә кагылышлы: телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә  омтылу.

Дәреснең тибы

яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Төп төшенчәләр

Аваз, хәреф, саңгырау тартык, кече тел авазы, йоткылык авазы

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, татар  әдәбияты

Эшне оештыру

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар

экран, ноутбук, презентация, текст, сенсор тактасы

Дәрес  этаплары

Укытучы, укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре(УУГ)

1нче этап. Оештыру өлеше.

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

 

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

Исəнмесез, балалар!

-Хәерле көн миңа!

-Хəерле көн сиңа!

-Хәерле көн сезгә!

-Хәерле көн   безгә!

--Бүген көн нинди?

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ:эш урынын оештыру

ШУУГ:укытучыга һәм хезмәттәшләреңә хөрмәт хисе булдыру

2нче  этап.Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

-Үткән дәрестә нәрсә үттек?( [в ]һәм [w] тартыгы)

- Өйгә бирелгән эшне тикшерик әле. Сезгә, сайлап алу өчен, өч төрле күнегү бирелде. "Ялкын" журналының төрле саннарыннан [в ] һәм [w] авазлары кергән 5 сүз табып, 5 җөмлә язып килергә кушылган иде. 70, 71 нче күнегүләр.

-Алдагы дәрестә без [в] һәм [w] авазлары өйрәндек. Шул турыда сөйләшеп алыйк:

- В хәрефе ничә авазга билге булып йөри?

-[w] авазы ничек дип атала? (ирен-ирен тартыгы дип).

-[в] авазы ничек дип атала? (ирен-теш тартыгы дип).

-Яңгырау тартык алдыннан һәм сүз ахырында[в]авазы урынына нинди аваз әйтелә? ([ф] авазы әйтелә)

ТБУУГ:  авазларга характеристика бирү, анализлау

КУУГ: үзеңнең, иптәшләреңнең эшен бәяләү, коллектив  фикер алышуда катнашу

РУУГ:укытучы,сыйныфташыңның сөйләмен тыңлый, аңлый белү

ШУУГ: дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

3нче этап.

Уку мәсьәләсен кую

Укучыларның уку эшчәнлеген    мотивлаштыру

Укытучы Бари Рәхмәтнең “Махирә” дигән шигырен укый.

-Әйтегәз әле, ни өчен Маһирә шулай сөйләшә?(Ул [х] һәм [һ ] тартык авазларын бутый)

-Бүген без нәрсә өйрәнәчәкбез?

-Әйе, без бүген дәрестә [х] һәм [һ ] авазлары кергән сүзләрнең дөрес әйтелешен, дөрес язылышын өйрәнербез.

Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ:дәреснең темасын, максатын формалаштыру, үзбәя

КУУГ: укытучы һәм укучы белән хезмәттәшлек, тыңлый белү, үз фикерләреңне әйтә белү

ШУУГ: үзмаксат кую

4нче этап. Уку мәсьәләсен чишү.  Танып-белү эшчәнлеге

73нче күнегү(телдән)(Башта хор белән укыйлар, аннары аерым укыйлар)

Укучылар өчен бурычлар: а) [х ] -кече тел тартыгы икәнен, чөнки ул ясалганда, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-беренә якынаюын һәм һава өреп чыгарылуны аңлау;

ә) [һ ]-йоткылык тартыгы икәнен, чөнки ул ясалганда, йоткылык стеналары тараюын һәм алар аша һава өреп чыгарылуны аңлау;

б) [х] һәм [һ ] тартыкларының парсыз саңгырау тартыклар икәнен аңлау;

в) бу авазларның күбрәк гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очравын, аларның дөрес әйтелешен һәрвакыт истә тотарга кирәклекне аңлау;

г) укуда һәм язуда дөрес куллану.

д) кагыйдәне укыту

е) авазларның моделен төзү

                                 [х] һәм [һ ]

Охшашлык (әйтелештә)           аерма(ясаллышта)

Саңгырау тартыклар                 [һ ]-йоткылык

                                                     [х]- кече тел

П: йоткылык тартыгы [һ], кече тел тартыгы [х] авазларның мөстәкыйль авазлар булуына һәм аларның ясалыш үзенчәлекләренә төшенү

ТБУУГ: модельләштерү, анализлау, бирелгән мәгълуматны кабул итү

КУУГ:башкаларның сөйләмен тыңлау, аңлау,

ШУУГ -авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен формалаштыру; төркемнәрдә эшли белү

5нче этап.

Физминут.

Физминут.

РУУГ:эмоциональ  чишелеш

6нчы этап. Белемнәрне ныгыту

6нчы этап. Белемнәрне ныгыту

1. Күнегүләр эшләү:

 -74  күнегүләрне эшләү (40 бит) .Орфографик сүзлек белән эшләү.

3. Сенсор тактасында эшләү.Бирелгән сүзләрдәге нокталар урынына х яки һ хәрефен куегыз.

4.75 нче күнегү(язма). Хаталы сүзләрне төзәтеп һәм тыныш билгеләрен куеп, хатны күчереп язу. Җөмләләрне тиешле урында кызыл юлдан язу.

П: [һ], [х  авазлары кергән сүзләрне дөрес итеп әйтә белү; [һ], [х] авазлары кергән сүзләрнең язылышын хәтердә калдыру .

ТБУУГ: мөстәкыйль эшли белү, төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау; сүзлек белән эшләү

КУУГ:укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге; коллектив фикер алышуда катнашу, дөрес әйтелеш өстендә эшләү, комьпютер ярдәмендә мәгълүматны үзләштерү

РУУГ:хаталарны табып төзәтә белү,  дөрестән дөрес түгелне аеру, үзконтроль

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

7нче этап.  Өй эше

Дәреслек буенча дифференцаль биремнәр.

а) 41нче биттәге 77нчы күнегү(язма);

ә) сүзлек диктантына әзерләнергә;

б) 41 биттәге  76 нчы күнегү, тизәйткечне ятлау.

ТБУУГ:дифференциальләнгән бирем

ШУУГ: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу

8нче этап. Рефлексия, бәяләү, үзбәя

-Бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-[х] һәм [һ ] нинди таартыклар?

-[х] таартыгы кайда ясала?

-[һ] таартыгы кайда ясала?

  • Үзбәя бирү.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5555555

Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяләү

КУУГ:укытучыны тыңлау, әңгәмәдә катнашу

ШУУГ: үзбәя, үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы

110нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы  
 Фәйзрахманова Ризидә Саттар кызы.

Тема: [х] һәи  [һ] тартыклары.
Теманың максаты: 1) х һәм һ хәрефләре турында белемнәрне актуальләштерү, аларның кулланылу үзенчәлекләре турында төшенчә формалаштыру;

2) матур һәм дөрес язу, анализлау, нәтиҗә ясый белү, җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;

3) толерантлык тәрбияләү.

Предмет нәтиҗәсе: йоткылык тартыгы [һ], кече тел тартыгы [х] авазларның мөстәкыйль авазлар булуына һәм аларның ясалыш үзенчәлекләренә төшенү; бу авазлар кергән сүзләрне дөрес итеп әйтә белү; [һ], [х] авазлары кергән сүзләрнең язылышын хәтердә калдыру .

Шәхси: телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә  омтылу.

Универсаль уку гамәлләре:

Танып – белү: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую, модельләштерү, анализлау, бирелгән мәгълуматны кабул итү

Коммуникатив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; үз фикереңне җиткерә белү;  дөрес әйтелеш өстендә эшләү, комьпютер ярдәмендә мәгълүматны үзләштерү

Регулятив: дәреснең темасын, максатын формалаштыру;эшчәнлек төрләрен сайлау, эшчәнлеккә үзбәя бирү, укытучы белән уртак эшчәнлек оештыру

Эш формалары: фронталь,  индивидуаль, төркемнәрдә эшләү

Материал:  5нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова

Җиһаз:   компьютер, презентация, сенсор тактасы

 Дәреснең тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья, татар  әдәбияты

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

 Хор белән әйтү:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

-Бүген көн нинди?

2нче  этап.Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

-Үткән дәрестә нәрсә үттек?( [в ]һәм [w] тартыгы)

- Өйгә бирелгән эшне тикшерик әле. Сезгә, сайлап алу өчен, өч төрле күнегү бирелде. "Ялкын" журналының төрле саннарыннан

 [в ]һәм [w] авазлары кергән 5 сүз табып, 5 җөмлә язып килергә кушылган иде. 70, 71 нче күнегүләр.

-Алдагы дәрестә без [в] һәм [w] авазлары өйрәндек. Шул турыда сөйләшеп алыйк:

- В хәрефе ничә авазга билге булып йөри?

-[w] авазы ничек дип атала? (ирен-ирен тартыгы дип).

-[в] авазы ничек дип атала? (ирен-теш тартыгы дип).

-Яңгырау тартык алдыннан һәм сүз ахырында[в]авазы урынына нинди аваз әйтелә? ([ф] авазы әйтелә)

3нче этап. Уку мәсьәләсен кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укытучы Бари Рәхмәтнең “Махирә” дигән шигырен укый.

-Әйтегәз әле, ни өчен Маһирә шулай сөйләшә?(Ул [х] һәм [һ ] тартык авазларын бутый)

-Бүген без нәрсә өйрәнәчәкбез?

-Әйе, без бүген дәрестә [х] һәм [һ ] авазлары кергән сүзләрнең дөрес әйтелешен, дөрес язылышын өйрәнербез.

Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.

4нче этап. Уку мәсьәләсен чишү.  Танып-белү эшчәнлеге

  1. -73нче күнегү(телдән) (Башта хор белән укыйлар, аннары аерым укыйлар)

Укучылар өчен бурычлар: а) [х ] -кече тел тартыгы икәнен, чөнки ул ясалганда, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-беренә якынаюын һәм һава өреп чыгарылуны аңлау;

ә) [һ ]-йоткылык тартыгы икәнен, чөнки ул ясалганда, йоткылык стеналары тараюын һәм алар аша һава өреп чыгарылуны аңлау;

б) [х] һәм [һ ] тартыкларының парсыз саңгырау тартыклар икәнен аңлау;

в) бу авазларның күбрәк гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очравын, аларның дөрес әйтелешен һәрвакыт истә тотарга кирәклекне аңлау;

г) укуда һәм язуда дөрес куллану.

д) кагыйдәне укыту

е) авазларның моделен төзү

                                 

[х] һәм [һ ]

Охшашлык (әйтелештә)           аерма(ясалышта)

Саңгырау тартыклар                 [һ ]-йоткылык

                                                     [х]- кече тел

5нче этап.Физминут.

6нчы этап. Белемнәрне ныгыту

1. Күнегүләр эшләү:

 -74  күнегүләрне эшләү (40нчы бит). Орфографик сүзлек белән эшләү.

3. Сенсор тактасында эшләү.Бирелгән сүзләрдәге нокталар урынына х яки һ хәрефен куегыз.

4.75 нче күнегү(язма). Хаталы сүзләрне төзәтеп һәм тыныш билгеләрен куеп, хатны күчереп язу. Җөмләләрне тиешле урында кызыл юлдан язу.

7нче этап.Өй эше.

Дәреслек буенча дифференцаль биремнәр.

а) 41нче биттәге 77нчы күнегү(язма);

ә) сүзлек диктантына әзерләнергә;(74нче күнегү)

б) 41 биттәге  76 нчы күнегү, тизәйткечне ятлау.

8нче этап. Рефлексия, бәяләү, үзбәя

-Бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-[х] һәм [һ ] нинди таартыклар?

-[х] таартыгы кайда ясала?

-[һ] таартыгы кайда ясала?

  • Үзбәя бирү.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5555555

Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык [җ] авазы һәм Җ.җ хәрефләре

2 cыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкшртмәсе....

Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефе 1класс

Тема: Тартык [җ] авазы һәм   Җ, җ  хәрефеМаксат: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ   хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;2. Җөмлә төзү күнекмәләрен ...

Тартык авазларның әйтелеше һәм язылышы

Произношение и правописание согласных звуковУрок татарского языка: 5 классЦели: Закрепить знания по разделу фонетикаПознакомить учащихся с правильным правописанием согласных звуков свойственных ...

“Тартык [с] авазы һәм С,с хәрефләре”

Укучыларны [с] авазы һәм С,с хәрефләре белән таныштыру, уку күнекмәләрен формалаштыру, логик фикерләү, хәтер, игътибарны үстерү өчен шартлар тудыру, ачык һәм төгәл җавап бирергә өйрәтү....

Технологик карта 5нче сыйныф.

"Язгы каникулда" тексты буенча үткәрелгән дәрес....

Дәрес-уен тамчы шоу "Сузык һәм тартык авазларны кабатлау",5 класс

Уен - рус мәктәпләрендә белем алучы балаларга  татар телен өйрәтүдә иң үтемле чараларның берсе.   Рус мәктәпләрендә белем алучы балаларны татр теле белән кызыксындыруда, аларның сүзлек запас...