Технологик карта 5нче сыйныф.
методическая разработка (5 класс) по теме

Вафина Гульсина Хамитовна

"Язгы каникулда" тексты буенча үткәрелгән дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnologik_karta_5klass91.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уку  предметы:   әдәбият

 Сыйныф: 5

Укытучы: Вафина Гөлсинә Хәмит  кызы

УМК : автор Хәйдәрова  Р.З.

Дәреснең  темасы:  «Язгы каникулда»  хикәясе

Дәреснең  тибы: яңа  материалны  үзләштерү

Максат:

Дидактик( яңа белемнәр бирү)  :  хикәяне  уку һәм эчтәлеген  аңлауга  ирешү;кирәкле мәгълүматны билгеләү;  

Үстерелешле: иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;  

дәрестә алган белемнәрне кирәкле  вакытта  куллану;

 Тәрбияви: әдәплелек кагыйдәләренә, ярдәмләшеп яшәү,  итәгатьлелеккә  өйрәтү.

 

Көтелгән нәтиҗәләр: автор  фикерен , төп   мәгънәне билгели  белү, мәкальләр куллану , диологик сөйләмгә  чыгу

   Предметара бәйләнеш : рус әдәбияты дәресе, татар теле дәресе;

  Җиһазлау: 1. . - Дәреслек:  Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Татар теле. 5 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

1. Презентация Power Point – “Язгы каникулда”

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Укучы өчен максат:

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру.

- Исәнмесез, балалар! Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп,  әдәбият дәресен башлап җибәрик.

   Слайд 1.Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Укытучы:

 -Укучылар, слайдка карагыз әле! Анда нәрсә күрәсез?

 - Әйе, сезгә яшьтәшегез  хат  язган.

-Малайга  ярдәм итәргә телисезме?

-Ничек  уйлыйсыз , малай белән нинди  хәл булган?

 

 Укучыларның  исәнләшүе

Дежур  укучының  чыгышы:

-Исәнмесез, укытучы апа  һәм хөрмәтле кунаклар! Мин бүген дежур, сыйныфта барлык  укучылар да  бар, без дәрескә әзер!

   Мин сезгә  яхшы  кәеф ,уңышлар, ә үзебезгә яхшы билгеләр телим.

( слайд №2    Хат  рәсеме)

Хатны  укыйлар.

Хат тексты (Слайд №3)

   Исәнмесез, яшьтәшләрем!

Миңа  сезнең  ярдәмегез кирәк.Укытучыбыз өй эше  бирде: каникуллар турында инша  язарга .Ләкин  каникулда  бер хәл  булды.Мин һаман шул  турыда  уйлыйм, миңа бик  күңелсез. Нишләргә ? Белмим.  Киңәш бирегез.  

                                  Гали.           ”

Слайд № 3-2

Кызыл сорау билгесе  урынына  сүзләр әйтәләр.( күңелсез, начар...)

КУУГ: сыйныфташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

РУУГ: алда торган мәсьәләне билгеләү, чишү юлларын фаразлау

КУУГ:тыңлый, тыңлаганын кабул итә, үз фикерен әйтә белү

Дәрескә максат кую,укучылар-да белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Укытучы өчен максат: элек үзләштергән сүзләрне, белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру.Дәрес темасын ачыклауга юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат: үткән дәресләрдә  өйрәнгән сүзләрне  искә төшерү, рәсем буенча бәйләнешле  җөмләләр төзү.

Укучылар хикәяне  аңласыннар өчен шартлар  тудыру.

 Укучылар өчен максат: хикәяне укып, тәрҗемә  итү, аңлау.

-Малай  нинди  сорау  биргән?

-Ә без  беләбезме  нишләргә?

-  Укучылар, әйдәгез  рәсемгә карыйк әле. Бәлки  нәрсәдер  белә алырбыз.

-Укучылар , бәлки,  малайга ничек ярдәм итәргә икәнлеген  дәреслектәге хикәяне укыгач белербез.

-Малайлар  чын дуслармы?

-Хатта малай  киңәш сораган .Беләбезме? Сүзнең дәреслекләрдә рәсем  янында  хикәя  бар. Бәлки  шуны  укыгач  белербез.

-Укучылар,  бирелгән  сүзлеккә  игътибар  итик  әле.

   

Алдагы  эшебез  схема  рәвешендә  булыр.Һәрберегезнең  алдында  карточкалар  бар. Әлеге  карточкалардагы  буш  шакмакларны  тутырырга  тиеш сез.

Әйдәгез ял итеп алыйк

“Без,без, без идек”

Уенны оештыру.

-Укучылар, ә сез чын дуслармы?

Нишләргә?

- Белмибез.Белергә кирәк.

Слайд №4

Рәсемгә карап  җөмләләр  әйтәләр.

Слайд №6  Сораулар:

1.Рәсемдә кемнәрне күрәсең?

2.Нинди вакыт?

3.Алар  нишлиләр?

 4.Алар дуслармы?  

  Слайд№5 ҮЗБӘЯ!

-Әйе, дуслар,  чөнки бергә уйныйлар...

 

СЛАЙД№6Сүзлек

1) Сүзлектәге сүзләрне укыйлар.

1)Хикәяне  гөжләп укыйлар.

 2)Берәр җөмләләп тәрҗемә белән укыйлар.

СЛАЙД№7(Катнашучылар һәм   аларның  гамәлләре)

Малайлар аерым, кызлар  аерым  түгәрәкләр ясап  такмаклыйлар

-Дуслар!(авызларын ачалар).

Җәза:

“Туган телем”җыры”   Слайд№8. Слайдта ял вакыты күренеше

ТБУГформалаштыру:

 максатлар кую; максатка ирешү юлларын планлаштыру;

 РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

 ТБУУГ: китапханә ресурсларын  кулланып, киңәйтелгән мәгълүматны эзләү; текстларны структуралаштыру; текстның төп фикерен, тасвирланган вакыйгаларның эзлеклелеген төзү;

Танып-белү эшчәнлеге.

Укытучы өчен максат: кабат  автор  биргән  сорауга  кайтып , төп  фикерне чыгарырга ярдәм итү. Предметара бәйләнеш тудыру.

- Хикәянең исеменә  тагын бер игътибар итеп алыйк  

- Язгы каникулда  нәрсә булган?

 -Сез  дуслар,  ә малайлар чын дуслармы?

(Фикерләрен үзгәрткән урынны таптыру)

Диалогны  укыту.

Парларда  эш(Иңгә-иң)Ноутбукларда эш.

Диалогны  тулыландырып язарга.

Предметара бәйләнеш тудыра:

  -Укучылар,   тагын  башка дәресләрдә хикәяләр укыгач  шундый киңәшләр биргән  идегезме?  

Слайд №8

-Юк,  чөнки....  Алар  бер-берсен аңламыйлар...

Диалог!

2 укучы диалогны  укый

СЛАЙД№  9 .   Диалогта  төшеп  калган  репликаны  табалар  һәм  өстәп  язалар. Парлап  укыйлар.

Валентина Осеева “Синие листья”

Паустовский “Теплый хлеб”

ТБУУГ: гомумиләштерү;  уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, урынлы  сүзләрне  куллану  нигезендә  диалогик

сөйләм формалаштыру

КУУГ: тыңлау, ишетү һәм  ишеткәнне  үз  фикере  белән чагыштыру,үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Сингапур методикасы  буенча  йомгаклау  эшен  оештыру.  Киңәшләр  бирдертү .  мәкальләр  әйттерү.А-4  ЭШ

Өй эше :

1.Дәреслектәге  9нчы күнегү

2.Малайга киңәшләр язарга.(5-6 җөмлә)

3.Малайга  хат яз.(300 сум)

Дәрескә билге  куйдырту.Үзбәя  битләрен җыю. Билгеләр  кую.

Слайд№10

“Плейсмэт консенсус”

Киңәшләр  һәм  мәкальләр язылган   битләрне  чыгып  тактага элдертү.

Слайд.№11

Сингапур!”800 руб Самэри”

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, килешүләр ярдәмендә проблемалы ситуацияләрдән чыгу;

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныф.Әдәби уку.Технологик карта.

Уку  предметы:   әдәби уку  Сыйныф: 3Укытучы: Вафина Гөлсинә Хәмит  кызыУМК : автор Хәйдәрова  Р.З.Дәреснең  темасы:Ш.Галиев. «Кунаклар» шигыреДәреснең  тибы: я...

Фразеологик әйтелмәләр (5 нче сыйныф, технологик карта)

5 нче сыйныф өчен татар теленнән  “Фразеологик әйтелмәләр” темасына технологик карта...

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

әдәби укудан технологик карта.(3 сыйныф,рус төркеме.)

Тема:“Көндәлек режим». Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигыре....

х, һ тартык авазлары.Технологик карта.5нче класс.

х һәм һ тартыклары. Рус мәктәбенең   5нче сыйныфында укучы татар балаларына дәрес эшкәртмәсе һәм технологик карта....

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,5нче сыйныф(рус төркеме)

quot;Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,Р.З.Хәйдәрова дәреслеген кулланып, , 5нче сыйныфның рус төркемендә узды...