Дәрес-уен тамчы шоу "Сузык һәм тартык авазларны кабатлау",5 класс
план-конспект урока (5 класс) на тему

Уен - рус мәктәпләрендә белем алучы балаларга  татар телен өйрәтүдә иң үтемле чараларның берсе.   Рус мәктәпләрендә белем алучы балаларны татр теле белән кызыксындыруда, аларның сүзлек запасын баетуда, яңа сүзләрне сөйләмдә кулланырга  өйрәтүдә уеннарның әһәмияте аеруча зур.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avazlar_tamchy_shau.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

Тема: Тамчы шоу.  Сузык һәм тартык авазлар темасын кабатлау.

Максат: - сузык һәм тартык авазларның дөрес әйтелешен ныгыту, татар сүзләрен һәм              

                    алынма сүзләрне грамоталы язарга өйрәтүне дәвам итү;

  • авазларны язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен камилләштерү;
  • мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, карточкаларда биремнәр,  рәсемнәр.

Дәрес барышы.

  1. Орг. момент.
  1. Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!

  • Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

                                     

Аяклар?                                          Идәндә

Арка?                                             Туры.

Куллар?                                         Партада.

Терсәкләр?                                    Парта читендә.

  • Бүгенге безнең дәресебезнең темасы сузык һәм тартык авазларны ныгыту. Дәресебез гади генә булмас, әйтегез әле сезнең балалар өчен була торган нинди татарча тапшырулар караганыгыз бар? (Күчтәнәч, Тамчы шоу, Яшьләр тукталышы)
  • Бүген безнең дәресебез дә балалар өчен була торган тапшыру “Тамчы шоу” рәвешендә булыр.  Сез ике төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем “Тартыклар”, икенче төркем “Сузыклар” булыр. Мин биргән сорауларга 9
  • Татар сүзләрендә бу авазларның кайсысы гына очрый? (w) Ә в авазы рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла.
  • [м], [н], [ң] авазлары нинди тартыклар дип атала? (борын)
  • 1 командага сорау: тактага чыгып [а], [у] сузык авазларын язарга.
  • Син нәрсә яздың?
  • Авазлар ничек языла?
  • 2 команда: и, о хәрефләрен язарга.
  • Син нәрсә яздың?
  • Хәрефләр ничек языла?

                                2 нче тур. Уртак авазларны табу.

- Бу сүзләрдә нинди уртак авазлар әйтелә? (слайдта чыга)

  а) авыл, савыт, тавыш

  б) чаңгы, миңа, зәңгәр

   в) һәйкәл, һәм, һәрбер

   г) җиде, җиңел, җим

   д) үсә, үлән, үрдәк.

                              3 нче тур. Сорау- табышмаклар.

                     - Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

в) малай башында ни бар? (м)

г) таң нәрсәгә бетә? (ң)

д) елан башында нәрсә бар? (е)

е) әбидә бар- миндә юк,

   бабайда бар- синдә юк. (б)

ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)

и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)

к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

м) Үзе хәреф, үзе сан

  Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)

Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

                        4 нче тур. Артык авазны табу.

              - Артык авазны табарга, ни өчен артык икәнен аңлатырга (слайдта)

1 команда-  [б], [в], [д], [у], [ж]        

2 нче команда- [а], [к], [о], [ә], [и]

                       5 нче тур.   Буталган хәрефләр: (слайд)

                - Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)

                       6 нчы тур.  “Ун, син кайда?” уены. (слайдта)- кәгазьдә дә була

- без аңа утырабыз: у- -н--- (урындык)

- без аның белән уйныйбыз: у-н--- (уенчык)

- ул безгә еш килә: -ун—(кунак)

- жирафның ул озын: -у-н (муен)

- анда агачлар күп: у---н (урман)

- ул безне елата:  -у—н (суган)

- аның колаклары озын: к-я- (куян)

- Әфәрин, булдырдыгыз! Укучылар, ни өчен уен “Ун, син кайда?” дип аталды?

                         7 нче тур. Авазларның парларын табу.

- Мин әйткән хәрефләрнең парларын әйтә барабыз, ахырда нинди сүзләр килеп чыгар икән. (слайдта чыга бара)  Иң беренче борын тартыкларының берсе м хәрефен язып куябыз.

- Борын тартыгы [м]

- [а] авазының нечкә пары?  [ә]

-[г] авазының саңгырау пары? [к]

- [д] авазының саңгырау пары?[т]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

- [б] авазының саңгырау пары? [п]

- [т] авазының яңгырау пары? [д]

- [а]  авазының нечкә пары? [ә]

-  калтыраулы аваз? [р]

- [ы] авазының нечкә пары? [е(э)]

- [з] авазының саңгырау пары? [с]

- Әйдәгез килеп чыккан сүзләрне укыйк инде. “Мәктәп, дәрес” сүзләре. Шушы сүзләрне кулланып дәфтәрләрегезгә җөмләләр языгыз. (1-2 баланың җөмләсе укыту)

                      8. Физминутка. (Тамчы турында җырга бию элементлары)

                      9нчы тур.

-  Рәсем буенча эш. Слайдта өч рәсем чыга, балалар нәрсәләр икәнен истә калдырырга тиеш, рәсемнәр югала. 1 нче командага сорау:

- Беренче рәттәге, икенче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән иде? (песи балалары һәм  йомгак)

- Сул яктагы беренче йомгак нинди төстә иде?

- “Йомгак” сүзе нинди кушылмадан башлана? (йо)

- О авазы сүзнең кайсы иҗекләрендә языла?

- Икенче командага сорау: -Икенче рәттә өченче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән иде? (төлке)

- Бу сүз кайсы кагыйдәгә туры килә? (ө хәрефе беренче иҗектә генә языла)

                        10 нчы тур. Тылсымлы чылбыр.

-  Мин сезгә тоташтырып язылган сүзләр чылбырын бирәм, ә сезгә шушы чылбыр эчендә нинди сүзләр яшеренгән шуларны маркер белән түгәрәк эченә алырга кирәк була һәм бу чылбырның тылсымы нидә шуны әйтергә.

    1 вариант:   авазирәкагыйдә

    2 вариант: мәктәпеналампа

- Ни өчен чылбыр тылсымлы булды?

                     11 нче тур. Сүз эченә яшеренгән сүзләрне табу.

- Бирелгән сүз эченә яшеренгән сүзләрне табарга кирәк. “Сыйныфташларым” (чиратлап укыйлар)

                 12 нче тур. Бирелгән элементлар эчендә яшеренгән хәрефләрне табу.

- Мин сезгә кәгазь битләрендә ясалган рәсем бирәм, сез шушы рәсем эченә яшеренгән  хәрефләрне табарга тиеш(һәр командадан берәр кеше чыгып, хәрефләрне табып күрсәтә.

                  13 нче тур. “Баскыч”

- 1 команда “Б” хәрефенә башланган сүзләр төзи; 2 команда- “Д” хәрефенә башланган сүзләр төзи.

  • Укучылар безнең бәйгебез ахырына да якынлашты, барыгыз да бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт. Хәзер инде түгәрәкләрне саныйбыз. (җиңүче команданы тәбрикләү, бүләкләр бирү)
  • Дәрестә яхшы катнашучыларга билгеләр кую.

               Өй эше бирү.

      .

             Йомгаклау.

  • Укучылар дәрестә нәрсәләр эшләдек?
  • Сезгә аеруча нәрсә ошады?
  • Кайсы биремнәрне үтәү авыр тоелды?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык авазларның әйтелеше һәм язылышы

Произношение и правописание согласных звуковУрок татарского языка: 5 классЦели: Закрепить знания по разделу фонетикаПознакомить учащихся с правильным правописанием согласных звуков свойственных ...

“Сыйфатларны кабатлау” (6 класс)

Максат:  сүз төркеме буларак сыйфат турындагы белемнәрне                 гомумиләштерү, ...

5 класста сузык авазларны кабатлау буенча дәрес планы

Сингапур методикасы кулланып төзелгән дәрес планы....

Тартык авазларны дөрес әйтү һәм дөрес язу.

1.      Танып белү, үстерү:     татар һәм урс алфавитларын        чагыштыру, аерманы әйтә белү2....

Разработка урока по татарскому языку для 5 класса по теме "Сузык авазларны кабатлау"

5 класста "Сузык авазларны кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе...

Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. (Татар төркеме. V сыйныф)...