5 класста сузык авазларны кабатлау буенча дәрес планы
план-конспект урока (5 класс) на тему

Галиахметова Гульшат Наиловна

Сингапур методикасы кулланып төзелгән дәрес планы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_klass_suzyk_avazlar.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

1 слайд.                      Тема              Фонетика.  Сузык авазлар

5 класс

 

Максат: 1.  Сузык авазлар турында булган белемнәрне  камилләштерү;  

 2. Бер- береңә ярдәмләшү  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:        

                    1. Компьютер, кулланма материаллар;

              2. Презентация

  1. Оештыру
  2. а) Психологик уңай халәт тудыру.
  3. - Исәнләшү.
  4. -Кояшны, көнне, дусларны сәламләү
  5. - Артикуляцион гимнастика. (Сузык авазларны әйттерү)

II.  Алган белемнәрне камилләштерү

Финк – Райт – Раунд  Робин структурасы белән сузык авазлар турында белгәннәрне искә төшерү.(укучыларга бит бирелә,  белгәннәрен фикер алышып, чираттан яза башлыйлар. Эшне 1 нче номердагы укучы яза башлый). Вакыт беткәч, командаларга сүз бирелә. 1 команда нәрсә язмаган, 2 нчесе шуны гына укый. (Җавап 2 нче слайдта чыга)

2 слайд.  

Сузык авазлар тавыштан гына торалар.

Арткы рәт(калын) сузыклар:[ а],[ о],[ у], [ы],[о-],[ы-].

Алгы рәт(нечкә) сузыклар:[ ә], [ө], [ү], [э], [и],[э-].

Сузыкларның күпчелеге калынлыкта – нечкәлектә парлашалар. Рус теленнән кергән алынма сүзләрдәге сузыбрак әйтелә торган [о-],[ ы-],[ э-] авазларының гына калын яки нечкә парлары юк.

Иренләшкән сузыклар: [у], [ү],[ о],[ ө], [о-].  

Иренләшмәгән сузыклар:[ а],[ ә], [ы], [э], [и], [ы-],[ э-].

Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? ( сузык аваз хәрефләрен кабатлыйбыз).

  Укучылар, миңа бер хат килде, әмма анда нәрсә әйтергә теләгәнне мин аңлый алмадым ( сузык авазлары төшеп калган текст)

3нче слайд  экранда хат

Текстны укырга сез миңа ярдәм итәрсезме?

Мин ни өчен аңлый алмаганмын икән?

Нәтиҗә Сузык авазлардан башка сүзләр ясап булмый.

4 нче слайдта  тулы текст.

Тиздән язның беренче бәйрәме – 8 март  җитә. Сез дә кадерле әниләрегезне, дәү әниләрегезне, хатын – кыз туганнарыгызны котларга онытмагыз.

Джот тотс ( өстәл саен 16 бит кәгазь куела, һәр укучы 4әрне санап ала). Яз темасына кагылышлы сүзләр язасы. Команда белән эш, язган сүзне командадагы иптәшләрегезгә әйтә барасыз. Бер команда яза калын сузыклар кергән сүзләр, ә икенче команда нечкә сузык авазлар кергән сүзләрне.(Мәсәлән, март, май, яфрак, болыт,яңгыр, кар, тал, ташу;

                         бөре, бәке,

Җавап биргәндә, командалар, игътибар белән тыңлыйбыз. Нечкә әйтелешлегә калын сүзләр кермәгәнме яисә киресенчә.

 Димәк, укучылар, сүзләрдә сузыклар бер – берсенә яраклашалар, буйсыналар. Буйсынмаган сүзләр алынма сүзләр була.

5 нче слайд сингармонизм законы

Сузыкларның, бер – берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.

Дәреслектән күнегү эшләү.

Микс – фриз – груп  структурасы ярдәмендә

  • Калын сузыклар ничә? (6)
  • Нечкә сузыклар ничә?(6)
  • Алфавитта ничә хәреф аваз белдерми? (2)
  • Сузык авазлар,  телнең алга һәм артка хәрәкәтенә карап, ничә төрле булалар?(2)
  • Иреннәр хәрәкәтенә карап ничә төрле булалар?(2)
  • Сез класста ничә бала?
  • Менә һәрвакыт шулай дус, тату яшәргә кирәк дигән фикер белән мин бүгенге дәресебезне йомгаклыйм.

6 слайд. Кояшка сузылган куллар рәсеме, уртада рәхмәт сүзе.

Ярар, укучылар, дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Җөмлә төрләрен кабатлау" (7 класста татар теленнән ФГОС дәрес планы)

7 класста үткәрелгән "Җөмлә төрләрен кабатлау" дәресенең ФГОС дәрес планы....

Разработка урока по татарскому языку для 5 класса по теме "Сузык авазларны кабатлау"

5 класста "Сузык авазларны кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе...

11 класста "Логарифмик функция" темасы буенча контроль эш №3.

Дәрес темасы: Логарифмик функция. Контроль эш №3Дәрес максаты: үткән материаллар буенча укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү; укучыларны имтиханга әзерләү максатыннан рус телендә бирелгән  бирем...

5 класста "Тигезләмә" темасы буенча математикадан контроль эш №3

Дәрес темасы: Тигезләмә. Контроль эш №3Дәрес максаты: үткән материаллар буенча укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү; укучыларны имтиханга әзерләү максатыннан рус телендә бирелгән  биремнәрне аңл...

2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "Сузык авазлар" темасы буенча тест.

Түбәндәге тест 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән. Тема: "Сузык авазлар"...

Дәрес-уен тамчы шоу "Сузык һәм тартык авазларны кабатлау",5 класс

Уен - рус мәктәпләрендә белем алучы балаларга  татар телен өйрәтүдә иң үтемле чараларның берсе.   Рус мәктәпләрендә белем алучы балаларны татр теле белән кызыксындыруда, аларның сүзлек запас...