Разработка урока по татарскому языку для 5 класса по теме "Сузык авазларны кабатлау"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Сафина Халидя Гусмановна

5 класста "Сузык авазларны кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_kl._suzyk_avazlarny_abatlau._2015.docx32.12 КБ

Предварительный просмотр:

                         

ТЕМА:  Сузык авазларны кабатлау.

5 сыйныфның татар төркеме.

Укытучы: Сафина Халидә Госмановна

2015 нче ел

Дәрес төре  :  белем һәм күнекмәләрне кабатлау

Максат:

1.    сузык аваз һәм хәрефләр турындагы белем-күнекмәләрне  ныгыту;

2.    сүзләрне дөрес һәм матур язуларына ирешү;

3.    бер-берләренә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дидактик әсбаплар :

Укытучы өчен : дәреслек

Укучылар өчен :   карточкалар , компьютер, проектор, экран  

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Эш ритмына кертү.

  1. Оештыру
  • Хәерле көн!
  •  Көнне яхшы теләк белән башласаң , бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр.  

- Бүгенге көнегез файдалы һәм матур үтсен!

Сыйныфны эшкә әзерләү.

  1. Дәрескә әзерләнә.

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә эшлик !

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек;

 Регулятив: максат кую; Коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен тикшерү .

  1. Без сезнең белән хәрефләрне һәм авазларны өйрәндек.  Түбәндәге сорауларга 20 секунд җавап уйлыйбыз.
  • Хәрефләрне без нишли алабыз?
  • Ә авазларны?

Ск

 

.

Авазларны нинди ике төркемгә бүләбез?

  • Сузыклар
  • Тартыклар
  • Без кайсыларын өйрәндек?
  • Сузыкларны.

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

  • Хәрефләрне без күрәбез, укыйбыз,  язабыз.
  • Ә авазларны әйтәбез , ишетәбез.

  • Хәрефләрне без күрәбез, укыйбыз,  язабыз.

  • Ә авазларны әйтәбез , ишетәбез.

.

Коммуникатив: укучыларның  укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге;

коллектив  фикер алышуда катнашу

 Танып белү: хәреф һәм авазларны аера алулары, сузык авазларны калын һәм нечкәгә , иренләшкән, иренләшмәгәнгә аеру.

 3. Укыту максатын кую

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

Кроссворд чишү:

1.Исемнәр нинди сорауга җавап булып килә?

-Кем?

2.Кайсы сүз төркеме башкаларын алыштырып килә?

-Алмашлык

3.Кайсы килештәге исем җөмләдә ия булып килә?

-Баш

4.Татар телендә ничә килеш бар?

-Алты

5.Апам сүзе нәрсә белән төрләнгән?

-Тартым

6.Күплек сандагы исемнәргә инди кушымча ялгана?

-Лар

7.Күп сүзенең антонимы ничек?

-Аз

8.Т дан соң нинди хәреф килә?

  • Хәзер ике баганадагы сүзләрне әйтеп карыйк.Һәр баганада кайсы сүз артык.  Ни өчен?

Мәктәп    БАБАЙ

Тәрәзә     Урман

АПА      ӘНИ

  • Сүзнең калынмы яки нечкәме икәнен нәрсәләргә карап аерабыз?
  • Димәк без бүген кайсы авазларны кабатлыйбыз?

-Сузык авазларны

_Әйе, бик дөрес

Сузык авазлар ничәү?

-12, (а,ә, о,ө, у, и, ү, и,ы,)о,э,ы

Без аларны нинди төркемнәргә бүләбез?

-Калын

-Нечкә

Нәрсә ул сингармонизм законы?

Ирен гармониясен ничек аңлыйбыз?

Тагын нинди ике төркемгә бүләбез?

-Иренләшкән

-Иренләшмәгән

Ирен гармониясен ничек аңлыйбыз?

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.

  • Беренче баганада апа сүзе , чөнки ул калын сүз.
  • Ә икенче баганада әни сүзе , чөнки ул нечкә сүз
  • Сузык авазларга карап аерабыз.

  • Сузык авазларны

  • Беренче баганада апа сүзе , чөнки ул калын сүз.
  • Ә икенче баганада әни сүзе , чөнки ул нечкә сүз
  • Сузык авазларга карап аерабыз.

  •  Сузык авазларны

Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.

4. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел ныгыту (гомумиләштерү)

  1.  Бирелгән сүзләрдән Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне язып алырга (1 нче төркем): дәфтәр, китап, шомырт, тәрәзә, гөлчәчәк, йолдыз,төлке, болын, көзге,көнлек,яфраклар,йөзем,мөгез,капитан, мисал,ризык, имтихан,көнчыгыш.
  2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне язып алырга (2нче төркем)
  3. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне язып алырга (3нче төркем)

2.  Ә хәзер дәреслекләрнең 29нчы битен ачабыз. 54нче күнегүне телдән эшлибез.

Вакыт калса:

 3.  калын сүзләрдән нечкә сүзләр ясап язарга.

таба –                     кул –

тыш –                    тора-

тыймый –             ута-

аз-                           он-      

  1. Сингармонизм сүзеннән яңа сүзләр уйлап язарга.

 

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Дәфтәрләрдә язалар һәм сүзләрне билгелиләр.

таба - тәбә                кул -күл

тыш - теш                 тора - төрә

тыймый - тими         ута - үтә

аз -әз                           он -өн

.

Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- белемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары;

сузык авазларны аера белү; дөрес язу күнекмәсе булдыру

коммуникатив:  хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, иптәшләренең җавапларын тыңлап, ялгышлар булса төзәтмә кертү, аны бәяләү.

6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

Тест эшләү

Дәреслекнең 30 битендә

Мөстәкыйль эш.  Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

Рефлексияне оештыру.

Без бүген нәрсәләр эшләдек? Нәрсәләр белдек?

Үзбәя бирү.

2.Өй эше

- Кагыйдәләрне  кабатларга, 32нчы биттәге биремне үтәргә

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Коммуникатив: үз фикереңне төгәл  һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәәр чыгару


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по татарскому языку (уку)

Разработка урока по литературному чтению в 5 классе (татарский язык)...

разработка урока по татарскому языку в 1 классе

1 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес.Тема: Йорт хайваннары һәм кошлары ....

Разработка урока по татарскому языку в 8 классе

Гади җөмлә төрләрен кабатлау өчен дәрес планы. 8нче татар сыйныфлары өчен төзелде. Сингапур структуралары кертеп эшләнгән дәрес....

Разработка урока по татарскому языку по теме: "Ике пирожный хикәясе" 5 класс

Разработка урока по татарскому языку по теме: "Ике пирожный хикәясе" 5 класс...

Разработка урока по татарскому языку русская группа 7 класс

   Максат:      Белем бирү максаты:Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре темасы  һәм “Юлдаш” хикәясе  буенча яңа сүзләр белән танышты...