Тартык [җ] авазы һәм Җ.җ хәрефләре
план-конспект по теме

Вильданова Лейсан Марсовна

2 cыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкшртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tartyk_zh_avazy.doc37.5 КБ
Office presentation icon zh.ppt160.5 КБ

Предварительный просмотр:

        Төзеде:        Татар теленнән 2А сыйныфында ачык дәрес

Әлмәт районы Тәбән Мактама №2

урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Вилданова Ләйсән Марс кызы

Тема: Тартык [җ] авазы һәм

                     Җ, җ  хәрефләре

Тема: Тартык [җ] авазы һәм

                     Җ, җ  хәрефләре

Максат: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ   хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;

2. Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3. туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.

Җиһаз:туп, карточкалар, Мактама турында видеоязма, мультимедиа.

Дәрес барышы

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1слайд. Фотография.

1. Уңай психологик сәләт булдыру.

- Исәнмесез укучылар. Хәерле көн.

- Хәерле көн миңа!

- Хәерле көн сиңа!

- Хәерле көн сезгә!

- Хәерле көн безгә!

2. Белемнәрне актуальләштерү.

- Без узган дәрестә нинди аваз турында өйрәндек?

- Шушы аваз кайсы телгә генә хас?

- [һ] авазы белән нинди сүзлзр истә калдырдыгыз?

- [һ] ул нинди аваз, аңа характеристика биреп китик әле.

- Укучылар безнең тартык авазлардан кала тагын нинди авазлар бар?

- Сузык аваз лар үзләре ничә төрле була?

2 слайд. Сузыклар.

- Сузыкларны парлап әйтик әле?

- Ә хәзер уен уйнап алабыз. Мин туп атам һәм бер сузык аваз әйтәм. Сез нинди сузык икәнен әйтеп тупны кире миңа атыгыз.

3. Уку мәсьәләсен кую.

3 слайд.

- Менә тагын бер уен. Игътибар белән карагыз да әйтегез әле нинди хәреф төшеп калган?

- Димәк, укучылар бүген без нинди хәреф өйрәнәбез?(җ)

4 слайд. Тартык [б] авазы һәм Җ,җ хәрефләре.

II Уку мәсьәләсен кую.

1. 5 слайд.

- Укытучы укый.

- Хор белән уку.

- Үзләренә ошаган сүз белән җөмлә төзетү.

- Ә хәзер бу аваз белзн русча сүзләр уйлап карыйк.

- Димәк, [җ] авазы кайсы телгә хас аваз?

- Без тагын татар теленә хас нинди авазларны өйрәндек?

-  Әйдәгез [җ] авазына характеристика биреп китик әле.

- Ул тартык авазмы, әллә сузыкмы?

- Ни өчен тартык, аны сузып буламы?

- Нинди тартык ул?

- Тактага схемасын төзү.

    [Җ]

         Тартык

Яңгырау

2.Дәфтәрләргә число язу.

Җҗ

Җәмилә җиләк җыя.

3. 133 күнегү.

Терәк сүзлзрдән файдаланып җөмлә төзү. 2 җөмлә дәфтәргә язу.

4. Ял минуты.

III. Рефлексия

6 слайд

- укытучы укып чыга.

- Бер-ике баладан укыту.

- Дәфтәрләргә сүзләрне төзәтеп язалар.

- Узара тикшереп чыгалар, хаталарын аңлаталар.

- Укучылар шигырь нәрсә турында?

- Сез җәйне яратасызмы?

- Мин сезгә сюрприз әзерләдем. Сез җәйне яратабыз дидегез. Хәзер үзебезнең туган авылыбыз Мактама җәенә кайтыйк әле.

7 слайд. Мактама турында видеоязма карау.

 - Сезгә ошадымы? Безнең туган авылыбыз матур булсын өчен нишләргә кирәк?

- Безнең бу ел нинди ел?(гаилә елы).

  1. Без дзрестә нинди аваз турында сөйләштек?
  2. Искә төшерик әле [җ] нинди аваз ул?
  3. [Җ ]авазы кергән нинди сүзләр истә калдырдыгыз?
  4. Рус телендә бу аваз бармы?

3. Үзбәя кую.

Әгәр дәрес ошаса кызык, әгәр дәрес күңелсез булса сары шакмаклар күтәрерсез.

4. Өй эше.

а) өйрәнгән сүзләр белән җөмлә төзү.

б) җәй турында рәсем ясау.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Т өзеде: Әлмәт районы Түбән Мактама №2 мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Вильданова Ләйсән Марс кызы

Слайд 2

А У О Ы Ә Ү Ө Э(Е) И

Слайд 3

… әй Кә...ә ...иләк Бө...әк

Слайд 4

Тартык [ җ ] һәм Җ, җ хәрефләре

Слайд 5

Җәй Җиләк Кәҗә Җылы Җөмлә Җырчы Җиде Җил Җиңел Җавап

Слайд 6

Матур ж әй кил безгә! Кил, кил тизрәк бэзгә, Гөлләр белән бизәп җирне, Чәчәклар бир син безгә ! "Корректор" уены


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефе 1класс

Тема: Тартык [җ] авазы һәм   Җ, җ  хәрефеМаксат: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ   хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;2. Җөмлә төзү күнекмәләрен ...

[Һ] авазы һәм Һ,һ хәрефләре.1 нче сыйныф.Татар төркеме.

Укучыларны  [Һ]  авазы һәм Һ,һ хәрефе белән таныштыру,бер дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә ,бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; аваз-хәреф   сүз модельләре нигезендә, сүзнең ...

Презентация.[Һ] авазы һәм Һ,һ хәрефләре.

Укучыларның сөйләме,  логик фикерләвен ,фонематик ишетеп таный белүен,игътибарлылыкларын үстерү;  уку хезмәте культурасы ,кызыксынучанлык  тәрбияләү...

“Тартык [с] авазы һәм С,с хәрефләре”

Укучыларны [с] авазы һәм С,с хәрефләре белән таныштыру, уку күнекмәләрен формалаштыру, логик фикерләү, хәтер, игътибарны үстерү өчен шартлар тудыру, ачык һәм төгәл җавап бирергә өйрәтү....

Тартык аваз хәрефләре

"Тартык аваз хәрефләре" темасы буенча 5нче сыйныфның татар төркемендә уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе...

[р]авазы, Рр хәрефләре.

[р]авазы, Рр хәрефләре белән таныштыру,  [р]авазы булган калын һәм нечкә кушылмаларны билгеләү, уку....

Шш авазы,Шш хәрефләре

Тема: Тартык [ш] авазы һәм Шш хәрефләре. Максат: 1) [ш] авазы һәм Шш хәрефе белән танышу;2) Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү һәм иҗекләрне укый белү;3)Дәрестә проблемалы ситуацияләр тудырып, ук...