Мастер-класс_Ачык дәрес
опыты и эксперименты по теме

Бачкова Эльвира Васильевна

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә_ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ачык дәрес29.03 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә

  Максат: 

  1. Укучыларга кеше тормышында  һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.
  2. Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше  бирү.
  3. Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру, гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  презентация, татар теленең аңлатмалы сүзлеге,  

2 төркемгә карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Кереш өлеше

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә үтеп китәчәк.

Балачаклар инде кире кайтмас:

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Мең төрле уй баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк.

 -Нинди һөнәр сайларга?

    Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 - 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк - хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне  арттыра алу мөмкинлеге  булганда  дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә.  Безнең бүгенге бәйләнешле сөйләм үстерү дәресенең темасы: “Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә” дип атала. (1 нче слайд) Бүгенге сөйләшүебез сезгә файдалы булыр дип уйлыйм.

 

  1. Уку мәсьәләсен кую.

   Күренекле мәгърифәтче, галим, якташыбыз  Каюм Насыйриның  “Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхәте белән танышыйк.  (2 нче слайд)  “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын - көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр -  ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал”.

-Бу нәсыйхәттән ниләр белеп калдыгыз? Бөек мәгърифәтчебез нәрсә әйтергә теләгән?
(Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди. Һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә.)
- Әйе, укучылар, һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә.

-Ә хәзер һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында фикер алышырбыз.

  1. Уку мәсьәләсе чишү.

 1нче бирем.

-Нәрсә соң ул һөнәр? Аның лексик мәгънәсен ачыклыйк әле.

-Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?
2 нче бирем.
- Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк,  кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк?
( Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт) 
- Нәрсә ул профессия?
-
Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.
- Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?
-
Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була. 

Һөнәр -кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен махсус күнекмәләр таләп ителә торган эш, кәсеп. Нинди дә булса өлкәгә караган белгечлек, профессия, шөгыль.

    Үзенә хас алым, методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе. Һәвәскәрлек, нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.

(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге)

  • Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди  Һөнәр  осталарын әйтә аласыз? (җаваплар)
  • Сезгә кызыклы сорау бирәсем килә. Укымыйча яки эшләмичә яшәп буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.)
  • Сезгә бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да егетләр - булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз.
  • “Хезмәт – дөньяда  бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул “ дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. ( К.Ушинский ) (3 нче слайд)  
  • Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Әтиегез яки әниегез белән уртак шөгылегез, алардан өйрәнгән һөнәр турында сөйләгез. Сезне кызыксындырган һөнәр нинди?   (Егетләрнең җавапларын  тыңлау.)
  • Кызларны әниләре нинди юнәлештә тәрбияли икән? (Кызларның чыгышы.)
  • Профессия сайлаганда без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз, нинди факторларга игьтибар иттегез? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
  • хезмәт шартлары;  эш хакының күләме;
  • профессиянең  популярлыгы;  әһәмиятлеге;
  • сәләт;   күңелгә ятуы;
  • әти-әни, туганнар, дуслар киңәше;  синең һөнәреңә ихтыяҗ булу,    сәламәтлеккә.

Укытучы: Профессияне сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк:
        ТЕЛИМ                          БУЛДЫРАМ        КИРӘК

               Профессия сайлауның 5 принцибы.

   Профессия сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик:

     1.  Шәхси кызыксынулар. (Һәр бала ниндидер профессия белән кызыксынырга мөмкин).

     2. Гаилә традицияләре. (Кайбер гаиләләрдә барысы да укытучы, бухгалтер, хәрби хезмәткәр, механизатор һ.б. булырга мөмкин).

     3. Укудагы уңышлар. (Аерым фәннәр “5”легә генә укып, ул фән белән тирәнтен кызыксыну).

     4. Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе. (Җәмгыятьтә яңа һөнәрләр барлыкка килә).

     5. Укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы. (Бердәм республика имтиханыннан  яхшы баллар җыеп, югары уку йортына   имтиханнарсыз керү, яки вузның түләүле бүлекләрендә  уку өчен финанс кыенлыклары булу).

    Профессияләр төркемнәре. Хезмәт предметына бәйле рәвештә  Психологлар һөнәр сайлаганда түбәндәге моментларга игътибар итәргә куша.  Сез беләсез инде, алар бөтен һөнәрләрне 5 төркемгә бүләләр.

(Укучылар белән бергәләп).        

     1. Кеше - кеше (тәрбияче, сатучы, шәфкать туташы һ.б.).

     2. Кеше - табигать (агроном, зоотехник, урманчы һ.б.).

     3. Кеше - техника (токарь, слесарь, машина йөртүче һ.б.).

     4. Кеше - тамгалар  системасы (компьютерда җыючы, хисапчы,  кассир һ.б.).

  5. Кеше - сәнгать образы (рәссам, буяучы, чәчәкләр үстерү остасы   һ.б.).

  Безнең укучылар һөнәр сайлау турында уйланалармы? Аларның фикерләрен белү максатыннан,  түбәндәге анкета сораулары бирелгән иде. (4 нче слайд)

Нәтиҗәләр белән танышыйк.

1. Киләчәккә нинди һөнәр сайлар идең?

2. Ни өчен бу һөнәрне сайладың?

3. Әти-әниең фикере белән туры киләме?

4.Кайсы мөһимрәк:

 а) кызыклы эшме;

 ә) зур акчамы;

 б) югары дәрәҗәме?

5. Югары белем алырга телисеңме?

6. Ни өчен югары белем алырга телисең?

  а) армиягә бармас өчен;

  ә) күп акча эшләү;

  б) яхшы укыйм;

  в) әти -әни тели.

Анкета нәтиҗәләренән күренгәнчә һөнәр сайлау теләкләрегез зурдан икәне күренә.

  1.  Сорауга җаваплар төрле: тәрҗемәче, эретеп ябыштыручы, тәрбияче, инженер, юрист, программист,укытучы
  2.  Кызыклы, һәрвакыт кирәк,  балалар яратам, әтием шул һөнәр иясе, ошый кебек җаваплар
  3.  Кызыклы эш - 2, зур акча - 3, югары дәрәҗә - 2
  4.  Әйе - 7
  5.  Әти-әни тели - 2,    күп акча эшләү - 4, яхшы укыйм -1

Нәтиҗә. Үзегез эшли алырдай сәләтегез булган гына һөнәр сайлагыз.

Мәкальләрне  дәвам ит!

1. Һөнәр иясе бай булмас, (бай булмаса да ач булмас.)

2. Эшчән бәхетне эшендә күрер, (ялкау бәхетне төшендә күрер.)

3. Һөнәр утта янмый, (суда батмый торган хәзинә.)

4. Һөнәр ашарга сорамый, (үзе ашата.)

5. Һөнәрленең кулы алтын, (акыллының акылы алтын.)

6. Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс.)

7. Хезмәт иясе - (хөрмәт иясе.)

8. Эше барның (ашы бар.)

9. Эш сөйгәнне (ил сөйгән.)

10. Агачны яфрак бизәсә, (кешене хезмәт бизи.)               

Игътибарлылыкка уен.

1 төркем.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

Тест

Бу тест киләчәктә   нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

   Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура - өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен  фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга.  30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен  өчпочмакларны санагыз.

Беренче  тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне  бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак.  Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар.  Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак.  Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак. Сәнгать белән,  кеше белән кызыксыну көчле.  Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау  сәләте көчле.

   Бу тест  сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга,  һөнәр сайларга ярдәм итәр.

  1. Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Укытучы:    

   Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

   Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.             

                Һөнәрләр күп: кем булсаң да

                 Игенчеме, эшчеме?

                 Тик онытма бер нәрсәне:

                 Хезмәт бизи кешене.

   Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.