Абдрахманова Роза Ядкаровна

Сайт учителя Абдрахмановой Розы Ядкаровны

Туган телне данлап яшик туган җирдә

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Распространение и изучение педагогического опыта

Увлечения: Кулинария, путешествия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Бавлы

Место работы: МБОУ "СОШ № 7" Бавлинского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/abdrahmanova-roza-yadkarovna
"Телләр үлми! Үлә бары телен җуйган халыклар..."
Рәфикъ Юныс

 "Мәктәп - биш культны үз эченә алган мәдәни учак ул: болар Туган ил, кеше, китап, туган тел һәм хезмәт культлары" Камил Әхияров

О себе

Укытучы һөнәре гомер–гомергә мактаулы һәм шул ук вакытта   авыр хезмәтләрдән саналды. Моңардан тыш, миңа калса, тел һәм әдәбият укытучысы – аерым бер һөнәр иясе һәм ул башка фән укытучыларыннан нык аерыла.

    Мин  Азнакай  шәһәренең  1  нче санлы  татар урта  мәктәбен  тәмамладым.  Татар теле  һәм  әдәбияты  укытучысы- Мәдинә  апа  безгә  еш кына  мондый  сүзләрне  әйтә  иде: “Әдәбият, иң элек, тормышны өйрәтә, дөньяга карашны формалаштыра, уйланырга мәҗбүр итә.  Әдәбият-әдәп  сүзеннән  алынган,  димәк,  әхлак,  тәрбия  мәсьәләрендә  ул  безгә  юл күрсәтүче  булып тора”. Дәресләрдә   без үзебез укыган әсәрләргә карата үз фикеребезне әйтәбез: фикер йөртү, үзеңне әдәби әсәр геройлары урынына куеп карау, яки, киресенчә, үзеңне язучы итеп күз алдына китерү, күңелеңдә геройлар тудыру – бик кызыклы күренеш була  торган  иде.

   Азнакай  төбәгендә  шигъриятне,  әдәбиятны  яратучы  кешеләр  бик  күп.  Шуңа  күрәдер  дә,  мәктәбебезгә  килгән Гариф  Ахунов,  Сибгат  Хәким,  Хәсән  Туфан  кебек  олы  аксакаллар  белән  әдәби  очрашулар  күңелемдә  тирән  эз  калдырган күрәсең.  7  нче  сыйныфта  укыганда  Нур  Әхмәдиев  җитәкләгән  әдәби  түгәрәккә  йөргәндә  беренче  шигырь юлларын сызу  күңелемдә  татар  әдәбиятына  карату  кызыксыну  уяткан.   Шулай  ук  Азнакай  шәһәренең  1 нче  санлы  татар  урта  мәктәбе  Алабуга  дәүләт  педагогия  институты  студентлары  өчен  практика  мәйданчыгы  булып  тора  иде.  Шул  студентларның  үткәргән  дәресләре,  класстан  тыш  чаралары  мине  татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы  булуга  этәрде.

  Бүген  инде  мин  30 еллык  стажы  булган  татар теле  һәм  әдәбияты  укытучысы.  Үткән  елларыма  әйләнеп  карыйм  да,  чын  күңелемнән  укытучы  булуыма  сөенәм.  Эшем  авыр,  әмма  мин  көн  саен  иҗат  итәм. Үзем  укыткан  укучыларым  арасында  минем  юлымнан  атлаучы   яшьләрне   күреп   хезмәтемнең  бушка  китмәвен  аңлыйм.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.Мәһдиев "Кеше  китә, җыры кала"

Ф.Садриев "Таң җиле"

Моё портфолио

Иҗади  уңышларга  ирешү  өчен  укытучыга  үзе  өстендә  бик  күп  эшләргә  кирәк.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы